Внеклассное мероприятие Кичке уен

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



КИЧКЕ УЕН
Максат.Укучыларның монологик, кара-каршы, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә, татар халык иҗатын тулырак күзаллау өчен шартлар тудыру; укучыларда халык фольклорын тирәнрәк өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, сәнгатькә, сәхнәгә, иҗатка тарту, сәләтләрен үстерү, иҗади фикерләүгә якынайту; балаларда милли үзаң, горурлык хисләрен уяту.
Зал матур итеп бизәлә. Язгы аланда яфраклар яра башлаган каеннар. Ә каен ботакларына "сандугачлар" кунган. Алып баручы.

Бәйрәмсез бик куңелсез бит, Күңелсездер сезгә дә. Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә. Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмнәр бик күп болай да, Ә шулай да, ә шулай да Халкыбызның йолаларын Искә төшерик әле, Күңелле итеп бүген "Уен" үткәрик әле. Алып баручы. Язның бер матур кичендә, сандугачлар сайрап, агачлар яфрак ярганда, авыл яшьләре елга буена- кичке уенга җыелалар. (Көтмәгәндә аланга әби белән бабай килеп керә, алар исәнләшәлар.) Алып баручы . Исәнмесез! Хәерле кич! Нишләп йөрисез кичен? Бабай. Шушы аланлыкта кичке уен буласын ишетеп, яшь чакларны искә төшерик, дип килдек, кызым. Алып баручы . Дөрестән дә, без аларны Искә төшерик әле . Халык йоласын кайтарып, Бер уйнап алыйк әле. Бабай. Соңга калабыз дип куркып, Иртәрәк килдек, ахры ... ("Сандугачлар" сайравы ишетелә.) Әби. Аптырама, карт, карале, Ничек матур аланда... Сандугач сайрый өздереп, Җыры сарыла җанга. Карыйм, карыйм ... Тик күрәлмыйм, Кайда соң үзе, кайда? (Әби үрелеп-үрелеп агач башына карый.) Бабай. Нинди матур, моңлы тавыш ишетелә, күңелем тулып җырлыйсы килә башлады (Җомга көе) "Җомга" (татар халык җыры) башкарыла. Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачым, әйтеп сайра: Сөйгән ярым кайларда?
Саңдугачым очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем
Алып баручы .Бигрәк тә матур җырлыйсыз инде... Бабай. Яшь вакытта болай гына җырламый идек шул, кызым. Чү, яшьләр килә түгелме? ( Милли татар киемнәре кигән кызлар, малайлар керәләр, исәнләшәләр.) Бабай. Исәнмесез, исәнмесез, балакайларыбыз! Кичке уенга чакырган өчен зур рәхмәт, сезгә! Әби. Инде кунак булыйк кичен, Бергә күңел ачыйк бүген. 1 нче малай. Исәнмесез, кызлар! Һавадагы йолдызлар. 1 нче кыз. Исәнмесез! Кемнәр дисәк, безнең малайлар икән. 2 нче малай. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Кызлар бездә бик күбәү, Алия, Лилия, Гөлия, Айсылу... Барысы да бигрәк сылу! 3 нче малай. Әйдә, дуслар, җырлыйк әле Уйнаган гармуннарга, Ал чәчәк күк яшик әле Туган якларыбызда.
4 нче малай. Барысы да шундый уңган, Барысы да шундый булган, Йөзләре кояш кебек Торалар нурлар сибеп.
5 нчы малай. Бас, бас, катырак бас, Бии икән дисеннәр, Безнең яшьләр табаныннан Ут чыгара дисеннәр. Татар халкының "Сигезле биюе" башкарыла.

Бабай. И-и, балалар, күңелем бигрәк яшәреп китте. (Биеп килеп,әбигә баса, парлап биеп алалар.) Әби. Җитәр, җитәр, уздырдың, Бигрәк тузан туздырдың, Аягыңны шакылдатып, Колагымны тондырдың. Бабай. Әбиемнең кәҗәсе- Бакчада, кәбестәдә. Биемәгәч, җырламагач, Мин монда нәмәстәгә. 3 нче кыз. Кызлар, егетләргә бер җырлап күрсәтик әле. ("Ал чия төпләрендә" көенә.) Егетләр килгән, егетләр Нигә килгәннәр икән? Тыңлап карыйк, җырласыннар, Нәрсә диярләр икән. Егетләр. Ал чия төпләрендә, Гөл чия төпләрендә, Сулар сибеп үстерәләр Тәрәзә төпләрендә.
Сандугачның балалары, Талга кунганнар икән. Кызларыгыз бигрәк чибәр, Бигрәк уңганнар икән.
"Карауҗаавылы көе" (татар халык җыры) башкарыла. Тәрәз ачып җимнәр чәчтем, Килде ике күгәрчен. Килде дә ике күгәрчен, Килде сезне күрәсем. Кушымта: Күгәрчен гөрлидер Баласын уятырга. Әле ярый дусларым бар Күңелне юатырга.
Калфагым бар, шәлем юк, Шәл алмыйча хәлем юк. Сез дусларым хакы өчен Җырламыйча хәлем юк. Кушымта. Алтын булып агаем ла, Көмеш булып тамаем. Сез дусларым каршысында Шәмнәр булып янаем. Кушымта. Тәрәз ачып җимнәр сиптем, Ашагыз, кошкайларым. Кайгы-хәсрәтләр күрмичә Яшәгез, дускайларым.
Әби. И-и,сөбханалла, балаларга күз тимәсен: барсы да җырлый, барсы да бии,чып-чын артист диярсең. Алып баручы.Без уеннарыбызны дәвам итәрбез. Әби. Уйнагыз,балакайларым, уйнагыз. Без сезне читтән генә карап торыйк. Бабай. Карап тормыйк әле, карчык. Түбән очта кичке уенда уйный торган "Чума үрдәк,чума каз" уенын балаларга өйрәтик әле. Чума үрдәк, чума каз, Чума үрдәк, чума каз, Тирән күлне ярата шул, ярата, Тирән күлне ярата шул, ярата, Айдар үзенә иптәш эзли, Белмим, кемне ошата? Алияне ошата шул, ошата, Алияне ошата шул, ошата. (Җыр кабатлана, исемнәре үзгәрә.)
4 нче кыз.Әбекәй,син дә үзегез уйнаган уеннарны безгә өйрәт әле. Әби. "Йөзек салыш"уены . Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп басыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнен сизсәгез, аңа берәр "җәза" бирәбез.(Йөзек сала.) Йөзек кемдә, сикереп чык. Уйнаучылар. Йөзек - Лилиядә. Нишләтәбез Лилияне? Балалар. Җырлатабыз. (Лилия җырлый.) Бабай. Ул уйнаган уеннар. Җырлаган җырлар! Исәбе-хисабы юк иде. Сез дә, балалар, безнең милли киемнәребезне, моңлы татар җырларыбызны онытмагансыз икән, рәхмәт. Әби. Безнең яшьлекне искә төшерүегезгә рәхмәт, балалар. Алып баручы. Туктатмагыз гармунны, Чакрыйк без кызларны. Бергә-бергә җырлыйк әле Без яраткан җырларны.
Күмәк җырлы уен" Челтәр элдем читәнгә" уйнала. Егетләр бер рәткә, кызлар аларга каршы басалар. Кара-каршы җырлыйлар.
Кызлар. Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә. Егетләр. Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә. Кызлар. Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән? Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсыз микән? Егетләр. Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз, Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Бабай:Үзебезнең матур йолаларыбызны, гореф- гадәтләребезне онытмагыз!
Әби:Җәй көннәрендә эштән соң- болынлыкларда үткәрелгән "Кичке уен"ны, кышкы озын кичләрдәге"Аулак өй"кебек матур бәйрәмнәрне сез, балалар,киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешсез!











© 2010-2022