Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Конспект урока математике Берурынлы санга баганалап тапкырлау (2 класс)Тема: Берурынлы санга баганалап тапкырлау .
Максат:

1) Танып белү максаты:

- берурынлы санга баганалап тапкырларга, мисалларны чишәргә өйрәтү;

-кагыйдәләрне үзләштерүне тикшерү;

-мәсъәләләр чишәргә өйрәнүне дәвам итү.

  1. Үсеш максатлары:

-укучыларның исәпләү күнекмәләрен, игътибар, хәтер, сөйләм телен һәм логик фикерләвен үстерү;

-компьютер кулланып эшләү күнекмәләрен үстерү.

  1. Тәрбия максатлары:

-математика фәне белән кызыксыну тәрбияләү;

-белем алуга омтылыш, пөхтәлек, үз-үзенә таләпчәнлек, җаваплылык хисе тәрбияләү


Җиһазлау: Белмәмеш рәсеме, 3 төстәге чәчәкләр, тест " Вакыт үлчәү берәмлекләре", перфокарталар ( 3 төстә), компьютер, презентация.
Дәрес төре: Дәрес- сәяхәт.
Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
1 нче укучы. Дәресләрнең бөтенесен кирәк белеп калырга, Тапкырларга да бүләргә, кушарга да алырга. Әгәр тыңлап утырмасаң, өйдә дә укымасаң, Дәресләрнең иң авыры, дәресләрнең иң кыены Ма-те-ма-ти-ка.
2 нче укучы. Ребуслар чишәсе бар, мәсьәләләр, мисаллар, Ә мисаллар кайчагында чишелмиләр- усаллар. Эшләсәң өй эшеңне, кызганмасаң көчеңне, Дәресләрнең иң-иң-иң җиңеле- Ма-те-ма-ти-ка.

- Без дә сезнең белән математика дәресендә . Безнең бүгенге дәрескә бик күп кунаклар да килгән. Безнең математика дәресе бүген кемгә җиңеле булыр, ә кемгә авыры - ахырдан әйтерсез. Бүген без сезнең белән Белем иленә сәяхәткә чыгарбыз. Безнең белән сәяхәткә Белмәмеш тә чыгачак. Ул күп сорауларга жаваплар эзли. Бәлки сорауларга җавапны безнең дәрестә табар. Аңа булышыйк, үзебезне тәртипле тотыйк. Дөрес утырыйк, уйлап җаваплар бирик. Сәяхәт вакытында безгә үзебезнең математика дәреслэрендә өйрәнгәннәрне яхшы белүебез кирәк.
П. Үтелгәнне ныгыту. Укучылар белән Белмәмеш сезгә мәсьәләләр алып килгән. Үзе чишә алмаган, әйдәгез аңа булышыйк.


1) Малай велосипедта шәһәргә бара. Аның каршына машина очрый. Машинада 6 колхозчы утырган. Аларның һәрберсе 1 тавык тоткан. Барлыгы күпме җан иясе шәһәргә бара? 2) Кәрзиндә 3 алма. Аларны кәрзиндә алма калырлык итеп ничек 3 малайга бүләргә? 3) Әгәр ул цифрның астын өскә әйләндерсәң 3 кә кимрәк сан барлыкка килә. Бу нинди цифр?


Бик әйбәт , балалар. Сез мәсьәләләрне дөрес чишә алдыгыз. Математика бик төгәл фән. Шуңа күрә дәреснең һәр минутын файдалы итеп үткәрергә кирәк. Мин сезнең хәзер тест ярдәмендә «Вакыт үлчәү берәмлекләре» темасын ничек үзләштердегез икән, шуны тикшерим әле. (Тестлар өләшенә).


  1. Иң зур вакыт үлчәү берәмлеге?
  1. Сәгать
  2. Секунд
  3. Гасыр
  4. Ел
  1. Кайсы язма дөрес?
  1. 1 гасырда 365 тәүлек
  2. 1 минутта 60 секунд
  3. 1 елда 12 ай
  1. Хатасын тап!
  1. 1 сәг. 15 мин. = 105 мин.
  2. 2 тәүлек = 48 сәг.


  1. Кайсы рәттә үлчәү берәмлекләре үсә бару тәртибендә язылган?
  1. Гасыр, ел, ай, атна, тәүлек
  2. Атна, ел, ай, сәгать, тәүлек
  3. Секунд, минут, сәгать, тәүлек



( Мөстәкыйль эшлиләр. Соңыннан дөреслеге тикшерелә, укучылар үз-үзләренә билге куялар ).

Дөреслеген тикшер!

  1. 3

  2. 2,3

  3. 1

  4. 3


Мин сезнең сәяхәткә әзерлегегезне тикшереп чыктым, ә хәзер сәяхәткә китәргә була. Без сезнең белән сәяхәткә җәяү генә барырбыз. Кайсы авылга килеп чыгарбыз икән ? Бу авылга керер очен сазлык аша чыгарга кирәк. Сазлыкны бары тик эзләр аша гына чыгып була. Ә эзләр серле, аның артындагы мисалны чишәргә кирәк. ( Эзләр куела, аның артына 320+60,200-70 тибындагы мисаллар язылган). Менә без авылга килеп җиттек. Бу авылда татар халкының күренекле язучысы бераз торган . Кем икән ул? Әгәр мисалларны чишеп, җавапларын язсагыз һәм ул җавапларга туры килгән хәрефләрне куйсагыз, сез ул язучының исем, фамилиясен укый алырсыз
I вариант II вариант 240+60 = 540+170 = 300-210 = 720- 120= 190+23= 125+125 = 130+130 = 700- 400 = 810-110 = 820 -120 = 444-44 = 540 -140 = 110-20 =


213

300

400

90

260

90

700

400

Б

Г

Л

А

Д

А

У

Л


250

600

700

300

710

К

У

Й

А

Т


- 1 вариантларның нинди сүз килеп чыкты? - Габдулла. - 2 вариантларның нинди сүз килеп чыкты ? - Тукай. - Дөрес, балалар, бу язучы Габдулла Тукай.( Г. Тукай рәсеме күрсәтелә).


Ә хәзер менә бу кроссвордны чишеп, кайсы авылга килеп җиткәнебезне белик. (балалар җавапларын әйтүгә,экранда язу чыга.)

С

а

н

т

и

м

е

т

р

к

в

а

д

р

а

т

к

и

с

е

м

т

ә

т

о

н

н

а

г

а

с

ы

р


  1. Метрның йөздән бер өлешенә тигез булган озынлык үлчәү берәмлеге?
  2. Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык?
  3. Турының ике нокта белән чикләнгән урыны?
  4. Иң зур авырлык үлчәү берәмлеге?
  5. Иң зур вакыт үлчәү берәмлеге?

- Авылның исеме ничек булды? - Сасна . ( Экранда Сасна сүзе күрсәтелә). - Ә хәзер, балалар, экранга карыйк әле. Бу безнең бүгенге дәресебезнең темасы: « Берурынлы санга баганалап тапкырлау» - Менә бу мисалларны ничек эшлибез?
90 . 7 9дистә . 7=63дистә 90 . 7 = 630
х38 х84 х69 9 7 4

342 588 276 - Кайсы мисалларны телдэн исәпләргә авыррак? - Икенче рәттәге. - Шуңа күрә бүген без сезнең белән язылышларында икеурынлы, өчурынлы булган саннарны баганалап язып тапкырларга өйрәнербез. - Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Киек казлар очалар, Зәңгәр күлгә төшәләр. Рәхәтләнеп йөзәләр, Чирәм буйлап йөриләр, Аннан алар торалар, Канатларын кагалар, Бик еракка очалар. Ш. Алган белемнәрне камилләштерү. 1. Ә хәзер мөстәкыйль рәвештә дәреслекнең 9 биттәге № 7 нче биремен дәфтәрдә үтәрбез.

  1. Карточка биремнәрен үтәрбез.
х420 х390 х470 х680 8 3 5 6 3360 1170 2350 4080
- Булды, молодцы! ( Җавапларының барысы да дөрес булган укучылар чәчәкләр алалар). - Ә хәзер өстәмә күнегүләрдән № 3 нче мәсьәләне эчтән укып чыгабыз. Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара ?... ( Мәсьәләгә тулы анализ ясала, шартны балалар әйтә баралар, кыскача языла)

И. - 890 пар

Х. - ? 2 тапкыр күбрәк ?


(Балалар мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә чишәләр, соңыннан мәсьәләнең дөреслеге экран аша тикшерелә )

х 890 + 890

2 1780

1780(пар) 2670 (пар)


- Безнең алда аланлык. Ул турыпочмаклык формасында. Анда чәчәкләр, җиләкләр үсә. Аланны киртә белән әйләндерик, сыерлар, сарыклар кереп таптамасыннар. Моңың өчен нәрсәләр эшләргә кирәк ? - Периметрын табарга. - Алайса турыпочмаклыкның периметрын ничек итеп табабыз ? - Периметрын табу өчен, буена иңен кушабыз һәм икегә тапкырлыйбыз. (Перфокарталар өләшү. Кызыллары - авыр, зәңгәрләре - уртача, сарылары - җиңел )

Иңе (м)

Буе ( м)

Периметры

40

30


55

45


12

2


18

12


20

5


Иңе (м)

Буе ( м)

Периметры

3

6


7

9


5

4


6

9


10

4




Иңе (м)

Буе ( м)

Периметры

14

13


250

150


300

150


450

50


60

40



- Сезгә перфокарталарда исәпләп периметрын табарга кирәк. ( Балалар мөстәкыйль эшлиләр, соңыннан дөреслеге экранда тикшерелә. )





Иңе (м)

Буе (м)

Периметры

40

30

(40 + 30) · 2 = 140 (м)

55

45

(55 + 45) · 2 = 200 (м)

12

2

(12 + 2) · 2 = 28 (м)


Иңе (м)

Буе (м)

Периметры

250

150

(250 + 150) · 2 = 800 (м)

300

150

(300 + 150) · 2 = 900 (м)

450

50

(450 + 50) · 2 = 1000 (м)


Иңе (м)

Буе (м)

Периметры

3

6

(3 + 6) · 2 = 18 (м)

5

4

(5 + 4) · 2 = 18 (м)

10

4

(10 + 4) · 2 = 28 (м) - Ә хәзер мэктәпкә кайтып класска керик. IV. Йомгаклау. - Бүген дәрестә сез үзегезгә кирэкле нинди яңалыклар алдыгыз? ( Санап чыгалар). - Хәзер бергәләп дәрестә актив катнашучыларны билгелик, билгеләр куйыйк. (Тактада һәр укучының исеме язылган таблица, кырыена магнитлы чәчәкләр куелган, кызыл чәчәк - 5 ле, зәңгәре - 4 ле, сарысы - 3 ле. Укучы кайсы төстәге чәчәкне күп җыйган, шул билге куела). - Белмәмеш сезгә шул төстәге чәчәкләр алып килгән. Ул чәчәкләрнең артын карагыз әле. Монда язылган биремнәр сезгә өйгә эш була. (Кызыл төстәге чәчәкләр - көчле укучыларга, зәңгәр чәчәкләр - уртача, сары чәчәкләр - авыр үзләштерүчеләргә. Чәчәкләр артына язылышлары нульгә тәмамланган саннарны тапкырлауга мисаллар язылган ).
- Дәрестә барыгыз да актив булдыгыз. Дәресне Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамлыйк.
Өйгә эш: №3,4 дәфтәр 4 бит


© 2010-2022