Конспект урока математики на тему 100 эчендә кушу, алуны ныгыту. (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 сыйныфта математика дәресе

Тема: 100 эчендә кушу, алуны ныгыту.

Максат: укучыларның мәсьәләләр чишү күнекмәсен ныгыту; 100

эчендә кушу, алуны камилләштерү; логик фикерләү сәләтен,

кызыксынучанлыкны үстерү; бер-береңә,өлкәннәргә карата

игътибарлылык, дуслык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: тест биремнәре язылган карточкалар, ноутбук, проектор,

слайдлар.

Материал: дәреслек, 55 бит, дәфтәрләр, карандашлар.

Дәрес барышы:


  1. Оештыру моменты. (1 слайд)

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Безгә бүген дәрескә кунаклар кергән. Аларга да карап бер елмаеп алыйк. Алар безнең белемнәребезне карап, күзәтеп утырачаклар.

-Укучылар, без әдәби уку дәресендә нәрсәләр укыйбыз? ( Укучылар җавабы тыңлана)

Конспект урока математики на тему 100 эчендә кушу, алуны ныгыту. (2 класс)

  1. "Гөлчәчәк" әкияте буенча сәяхәт. (2 слайд)

-Укучылар, без бүген сезнең белән "Гөлчәчәк" әкиятенә сәяхәткә чыгарбыз.

gzalilova.narod.ru/present_lit.html

Конспект урока математики на тему 100 эчендә кушу, алуны ныгыту. (2 класс)Борын-борын заманда, зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган ди. Аның бер улы һәм Гөлчәчәк исемле килене булган, ди. Карчык бик явыз булган. Карчыкның улы анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып китә. (3 слайд)

(Әкият дәвам ителә)

Төн киткән, көн киткән, байтак җир киткән. Соры бүре төсенә кергән, килене артыннан чапкан. Гөлчәчәк юлында мисаллар, мәсьәләләр очраган.


  1. Телдән исәпләү. ( 4 слайд)

1) 60 - 7 20 + 50

80 + 2 56 + 4

70 - 30 45 + 50

2) Марат уенчык ясау өчен 7 чыршы күркәсе, ә 3 кә кимрәк имән чикләвеге тапты. Барысы ничә күркә һәм имән чикләвеге тапкан?

Конспект урока математики на тему 100 эчендә кушу, алуны ныгыту. (2 класс)Гөлчәчәк якында гына тузгак башлы, куыш эчле зур бер агачка ялына башлаган. ( 5 слайд)

-Укучылар, карагыз әле, нинди агачка ялынган Гөлчәчәк? (имәнгә)

- Ләкин укучылар, имәннең ботагы саен мисаллар, ди.

4. Тест эшләү. Карточкалар бирелә. ( 6 слайд)

Тест

1. 18 - ( 4 + 6) аңлатмасының җавабы:

а) 9 б) 8 в) 10 г) 7

2.Кайсы аңлатманың җавабы 10 га тигез.

а) 8 + 2 - 6 б) 60 - 30 + 10 в) 100 - ( 80 + 10)

3. Дөресме? 16 - 8 < 18 - 9

а) әйе б) юк

4.Кайсы тамга төшеп калган? 8 + 5 ... 18 - 8

а) < б) = в) >

5. 60 - (10 + 20) һәм 60 -10 +20 аңлатмаларының җаваплары тигезме?

а) әйе б) юк

6. 31 һәм 4 саннарының суммасы.

а) 35 б) 27 в)71 г) 74

7. 50 һәм 3 саннарының аермасы.

а) 26 б) 53 в) 47 г) 49

5.Укучылар эшләгән эшләрен бер-берсе белән алыштыралар, үзләре тикшерәләр. Җаваплар экранда күрсәтелә .( 7 слайд)

6. Гөлчәчәкне Соры бүре тагы куып җиткән, Гөлчәчәк күлгә ялына икән. ( 8 слайд)

Дәфтәрләргә число язу. ( 9 слайд)

-Дәфтәрләрдә аңлатмаларны чагыштырырга.

36 - 4 ... 36 - 6 88 -7 ....98 - 7

7 + 32 ...32 +7 79 - 6 ... 97 - 7

7.Гөлчәчәк күл буенда бераз ял итсен. Без дә су буенда ял итеп алыйк әле.

Физминут. ( 10 слайд)

СКонспект урока математики на тему 100 эчендә кушу, алуны ныгыту. (2 класс)у буенда бакалар

Бик иртә уяналар.

Бата-калка

Битләрен дә юалар.

Аннары тезелешеп

Зарядка да ясыйлар.

Алга да иеләләр,

Артка да иеләләр,

Сулга да иеләләр.

Аякларын тып-тып итеп,

Кулларын чуп-чуп итеп,

Әкрен генә суга чумалар.

8.Гөлчәчәк бара торгач, каен янына барып җиткән. Аңа менәргә уйлаган, ләкин ботагы саен мәсьәлә икән.

-Мәсьәләләр чишү. (11 слайд)

  • 1Конспект урока математики на тему 100 эчендә кушу, алуны ныгыту. (2 класс).Ике кыз бер -берсенә кара-каршы юл озынлыгын үлчәп килгәннәр. Берсе очрашканга кадәр 20 м, икенчесе 8 м га артыграк үткән. Бу юлның озынлыгы күпме булган?

2.Алинә белән Мәдинә куышлы уйнаганнар. Алинә 60 м йөгергәндә, Мәдинә аннан 4 м га арттарак калган. Мәдинә ничә метр йөгергән?

-Мәсьәләләрне тактада, схема сызып, чишү.

9.Гөлчәчәк сыерчыкка ялынган. Сыерчык та Гөлчәчәккә мисаллар биргән,аңа чишәргә булышыйк, укучылар. (13 слайд)

6 + ... = 11 ... - 7 = 6 14 - .... = 5

8 + ... = 12 ... - 8 = 9 11 - ... = 3

10. Гөлчәчәкнең абыйсы юлга чыга. Аңа да юлында түбәндәге биремнәрне үтәргә кирәк була? ( 14 слайд)

Конспект урока математики на тему 100 эчендә кушу, алуны ныгыту. (2 класс)

1.Саннарны 20 гә тутыр:

17,19,18,16,15.

2.Саннарны 50 гә тутыр:

44,48, 49,46,45.

Гөлчәчәкне абыйсы коткарган.Абыйсы аны өйләренә алып кайткан. Шуннан бирле Гөлчәчәк бик әйбәт гомер итә башлаган.

11. Өй эше бирү. № 3,4, 55 бит. ( 15 слайд)

12. Дәресне йомгаклау.

-Укучылар, әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

-Дустыңны авыр вакытта ташламаска, булышырга, ярдәм итәргә кирәк.

-Сезгә бүгенге сәяхәт- дәрес охшадымы?

-Билгеләр кую.


© 2010-2022