Башлангыч мәктәптә экологик тәрбия

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү "Әйләнә-тирә дөнья "курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, технология, музыка, сынлы сәнгать дәресләрендә дә моның өчен мөмкинлекләр зур.

Экологик бәйләнешләрне өйрәнү балаларның логик фикерләү сәләтен, хәтерен, күзаллауларын, табигатькә сакчыл караш һәм шулай ук сөйләмнәрен үстерүгә дә ярдәм итә.Моны гамәлгә ашыру өчен түбәндәге өч мәсьәләне хәл итәргә кирәк:

  • табигатьтәге бар нәрсә дә үзара бәйле икәнлеген дәлилләү;

  • укучыларга ни өчен табигать бәйләнешләрен белергә кирәклеген (бу бәйләнешләрне бозуның табигать өчен дә, кеше өчен дә начар нәтиҗәләргә китерүен, бәйләнешләрне белгән кешенең табигатьтән аңлы файдалана белүен) төшендерү;

  • балаларда шушы бәйләнешләрне белү нигезендә табигатьтә үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен үстерү.
    Җир йөзендә яшәүче организмнар белән терек булмаган табигать арасында кызыклы бәйләнеш бар.

Терек табигатьнең үз эчендә дә экологик бәйләнеш күп төрле.

Гөмбәләр, үсемлекләр, хайваннар арасындагы бәйлелек бик үзенчәлекле.

Укучыларга табигать һәм кеше арасындагы бәйләнешне аңлату хәзерге көндә бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте искиткеч зур. Кеше үзе дә табигатькә йогынты ясый. Ул уңай яисә кире тәэсир булырга мөмкин.Уңай тәэсир: табигатьне саклау, агачлар утырту, хайваннар үрчетү һ.б.; кире тәэсир: һаваны пычрату, урманнарны кисү, үсемлекләрне, хайваннарны юк итү.

Элек-электән үк авылда яшәүче һәр кеше укый-яза белмәгән очракта да, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләрен ачыклый алган. Бу белемнәр атадан балага, бер буыннан икенче буынга мирас итеп калдырылган.

Халкыбыз борынгыдан табигать белән нинди генә мөнәсәбәткә керсә дә, аңа зыян китермәү, аны саклау, алдагы буыннарга да калуын теләп эш иткән.

Берничә дистә еллар буена, күп кенә милли традицияләребез юкка чыгу белән беррәттән, халык экологиясенә дә игътибар кимеде, ә бу исә табигатькә кеше тарафыннан тискәре йогынтының артуына китерде.(1-5 нче слайдлар күрсәтелә,суга кадәр)

Әби-бабаларыбыз табигатьне ничек саклаган соң? Милли мирасның бер өлешен тәшкил иткән халык экологиясен без төрле дәресләребездә файдаланырга тырышабыз һәм балалар белән махсус альбом башлап җибәрер өчен материаллар җыя башладык һәм алар байтак күп булды инде. Альбом берничә өлештән торачак. Беренчесе"Табигать һәм халык авыз иҗаты" дип аталыр.

Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан.Әкият, мәкаль,әйтем, сынамыш һәм табышмакларда күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән. Бу чыганакның төп өстенлеге шунда: белемнәр балаларга мавыктыргыч рәвештә җиткерелә.

Дәресләрдә халык авыз иҗатының бар төре булган табышмакларны еш кулланабыз. Аларның күбесе еш очрый торган табигать күренешләренә багышланган("Ак яулыгым төшеп калды"...), яки табигый җисемнәргә хас үзенчәлекләр турында( "Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак").Табышмаклар балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, дәресне җанландыра, укучыларның активлыгын күтәрергә ярдәм итә.Табышмакларны теләсә кайсы дәреснең уңайлы моментын табып файдаланырга була.Аларны кулланып кроссвордлар ,филвордлар төзергә була.

Халык авыз иҗатының икенче бер төре - мәкаль.Кыска, ләкин хикмәтле сүзләр белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрне бер буыннан икенче буынга җиткергән; шуңа күрә күпчелек аны "ата-баба сүзе" дип йөрткән.Мәкальләр арасында табигатькә багышланган һәм экологик тәрбияне күз алдында тотканнарын сайлап, дәресләрдә куллану, аларның асылын укучыларга җиткерү дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, аларда игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята. Мәсәлән,"Суга сусаган - чишмә әрчегән", "Агач утырткан - ага булган","Кул пычранса, су белән юарсың,су пычранса ни белән юарсың?" һ.б. шундый мәкальләрдән файдаланабыз

Сынамышларны да шулай ук киң кулланырга була.Әйтем һәм сынамышларны балаларның хәтеренә сеңдерү өчен бу эшне экологик лото рәвешендә дә оештырабыз. Төен атыш уеннары да уйныйбыз. Мәкаль, әйтем , сынамыш ике өлешкә бүленә(Мәсәлән, беренчесе - "урман утырткан", икенчесе - "ачлык күрмәс");һәр өлеш аерым карточкага теркәлә,укытучы кушуы буенча, укучылар мәгънә ягыннан туры килүче өлешләрне эзлиләр.

Халкыбыз төрле табынулар, ырымнар ярдәмендә кешеләрнең табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләгән.Мәсәлән, мондый әйтем бар:"Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр". Кем инде үз башының авыртуын теләсен. Бала-чагалар, күктә очучы кошларны күреп, саный башлыйлар.Монда да әби-бабаларыбыз кисәтә:"Кыр казларын санасаң, алар аерылып кала".Кыр казларының аерылып адашып йөрүе кызгану хисе уята, шунда ук санаудан туктыйсың.

Халкыбыз суны ятып эчүдән дә тыйган."Суга ятып эчмә, эчеңә елан керер".Абау, каты куркыта! Шундый кисәтүдән соң кайсы малайның инештән ятып су эчәргә батырлыгы җитәр дә, кайсы малай су эчәргә дип чишмәгә куелган савытны алып ташлар?"Суга пес итмә-үзеңә кияүгә кыз чыкмас". Максат -сулыкларның чисталыгына ирешү, әдәпсезлектән тыю. Ә кисәтүне күрегез.Кырт кисә.Сулыкларны саклау буенча тагын бер тыю:"Ташландык дип, коега төкермә". Әйе, яңадан да шушы коеның суын эчүең ихтимал.(Су турындагы материалны карау,филворд, кроссвордларны да карап китәбез.)

Халык экологиясе буенча төзеләчәк альбомның икенчесе "Үсемлекләрне көнкүрештә куллану" дип аталачак.

Андагы беренче тема "Чәчкәләр сәгате" булачак.Чөнки безнең бабаларыбыз, күләгә һәм чәчәкләргә карап, вакытны гаять төгәл билгели алганнар

Икенче тема "Дару үләннәре".Татарстан җирендә халык медицинасында 80 гә якын төр үлән кулланыла, ләкин бары 20 ләбенең генә җитәрлек запасы бар. Башлангыч сыйныфларда дару үләннәре турында мәгълүмат җыю 2 максатны күздә тотып оештырыла: беренчедән, дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү; икенчедән,үсемлекләр дөньясына сак караш тәрбияләү.

Өченче тема-"Табигый буяулар".Хәзерге чорда химия өстенлек алса да, бу тема буенча эш алып бару табигатьнең тагын бер серле ягын ачарга ярдәм итәр.Халкыбызның милли бизәкләрен алып карасак, аларда күбрәк ачык төсләр өстенлек иткәнен күрербез.Кайдан алынган соң бу төсләр?Әбиләребез-бабаларыбыз җепләр,тукымалар, тире буяу өчен төрле үсемлекләр файдаланганнар:

-яшел буяу ясау өчен- каен яфраклары, сөт үләне яфраклары;

-сары буяу ясарга-суган кабыгы, эт тигәнәге тамыры;

-зәңгәр буяуга-зәңгәр бүрәнкә чәчәк, күкчәчәк чәчәге;

-шәмәхә буяуга -кара бөрлегән җиләге(ежевика);

-кызыл буяуга-сары мәтрүшкә чәчәге;

- көрән буяу өчен -зирек кабыгы кулланылган.

Буяу алу өчен, вакланган үсемлекне, суга салып.куе утырым калганчы кайнатканнар.Табигый буяулар төсләре уңмау белән аерылып торганнар.

Дүртенче тема-"Ашарга яраклы үсемлекләр".

Өченче альбомны «Кызыл китап-сагыш төсе» дип атарга була. Әби-бабаларыбызның ядкарен кадерләп саклый белсәк, альбомга яңа темалар өстәргә мөмкинлек булыр.(слайдларны дәвам итеп карыйбыз)

Һәрбер төбәкнең табигый көчләргә баш ию, йола-бәйрәмнәр үткәрү буенча үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар.

Мәсәлән, авылыбызда яңгыр сорау йоласы хәзер дә сакланып калган.

"Карга боткасының" да үзгәртелгән варианты -"Яңгыр боткасы"яшәп килә.

"Сөмбелә" бәйрәменең дә рәвеше үзгәртелгән хәзер.Ул "Уңыш бәйрәме" итеп ел саен уздырыла. Яз саен "Кошлар көне" уздырыла. Буыннардан буыннарга җитәрлек матур бәйрәмнәр бу.

Кызганычка каршы хәзерге иске һәм яңа йолалар белән бергә начарлары да туып килә.

Яз саен безгә каен бөресе, нарат бөресе җыю планы килә.Ә бу агачка зыян китермичә генә башкарыла торган эш түгел. Бөрене бит агач башында утырып җыеп булмый. Аның өчен каен ботагын сындырырга кирәк.Бигрәк тә яшь каеннар зыян күрә. Чөнки аларның бөреләре эрерәк тә, күбрәк тә була. Бер яктан агач та кызганыч, икенче яктан план да үтәргә кирәк.

Печәнгә төшү вакытын алыйк.Хәзер авыл кешеләре печәнгә төшкәндә әле үләннәр чәчәк тә атмаган, тамырлары да ныгымаган була. Яшь, сусыл үлән кипкәндә бөтенләй азаеп кала. Ә чәчәк атып, орлык коймагач, бу урыннарда печән елдан-ел юкара төшә. Шуның белән кеше үзенә дә, табигатькә дә зыян сала.

Аннары тагын бер нәрсә: хәзер болыннарга печән чабарга тракторлар белән чыгалар. Алар бик күп кош-кортның, хайваннарның югалуына китерә. Чөнки болынны чапканда тракторист күп вакыт әйләнә, ягъни периметр буенча чаба.Ә бу печән эчендәге хайваннарның курка-курка уртага җыелуына китерә. Алар, ахыр чиктә, чыгып качарга куркып, чапкыч астына килеп эләгәләр.Мондый хәл булмасын өчен болынны аркылыга-буйга чабарга кирәк.

Әхлакый- экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте бик зур.Башлангыч сыйныфлар өчен уку китапларына табигатьне саклауга багышланган бай материал тупланган.Мәсәлән, Идрис Туктарның "Серле тартма" хикәясен укыгач, һәр укучыда кошлар өчен җимлекләр ясау теләге туды һәм яхшымы , яманмы барысы да җимлекләр ясап куйдылар, җимнәрен салулары турында гел сораштырып торам.

Татар теле, рус теле дәресләрендә дә тел кагыйдәләрен, грамматик материалны өйрәткәндә дә экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре зур:грамматик материалны аерым бер темага сөйләм материалына бәйләп аңлату.Мондый дәресләрдә укучыларга ике тема хәбәр ителә.Мәсәлән,

1.Калын һәм нечкә к авазлары.

2.Кыш һәм кошлар.

Бу дәрестә тел арты һәм кече тел тартык авазларын дөрес әйтүне ныгыту максаты һәм кышкы табигатьнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү, кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык тәрбияләү максат итеп куелды. Кышкы урманга сәяхәт итеп, балалар күп нәрсә өйрәнделәр. Кышкы йокыга талган җәнлекләр, салкыннан курыкмыйча бала чыгарган батыр кош -чукыр турында кызыклы мәгълүматлар тупладылар.Өйрәнгән авзлар сөйләм материалында ныгытылды.

Диктант, изложение, уку күнекмәләрен тикшерү өчен үсемлекләр, җәнлекләр яки табигатьне саклауга багышланган текстлар сайлап була. Табигать кочагында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре н үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү макстыннан экологик диктант тәкъдим итәбез.

"Без яз башында урманга бардык. Галия үзе белән транзистор алды, ә Илдар этен ияртте. Урман куелыгында уйнап аргач, коры ботакларны сындырып учак яктык. Илгиз, каен тузын пычак белән юнып, суын агызырга кереште. Алсу кырмыска оясы тапкан икән- таяк белән болгатып туздырып ташладык. Кызлар күп итеп чәчәк җыйдылар, әнә шулай матур итеп ял иттек."

Укучылар нинди хаталар җибәрелгәнне атарга, дәлилләп җавап бирергә тиешләр.

Математикадан экологик темаларга күп төрле мәсьәлә чишәргә була.Мәсәлән:

"Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?"( Консерв б.-90,пакет-200,пыяла-1000ел)

Агачларның бик яхшы фильтр икәнлеген «тузан йотканлыгын беләбез. Ләкин күпме? Бу темага да күп мәсьәләләр чишәргә була. Предприятиеләрнең, машиналарның һаваны пычратуы буенча мәгълүматлар бар. Алар буенча да мәсьәләләр чишәбез. Мәсәлән:

"Бер эре предприятие атмосферага елына 200 т сөрем чыгара.Яңа чистарту җайланмалары куйганнан соң сөрем чыгару 20 тапкыр кими.Хәзер һавага күпме сөрем чыга?"

Экологик темага шигъри арифметик табышмаклар да бар.

Ничә сәгатьтә куып җитә?

"Нибары 10 сантиметр гына була

30 яшьлек лишайник та, гадәттә.

Көнгә 60 сантиметр үскән бамбук

Куып җитә аны ничә сәгатьтә?"(4 с.)

Йомгаклап әйткәндә экологик тәрбия бирерлек моментларны күп дәресләрдә төрлечә кулланырга,файдаланырга була.Һәм алар буенча аерым папкаларда материаллар җитәрлек.

Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә: халык мәкалендәгечә,"үзе утырган ботакка балта чапмый торган" , табигатьнең гүзәллеген тоя белгән, кирәклеген аңлаган, миһербанлы, кешелекле балалар тәрбияли алсак иде. Һәм үзебез дә аларга бар нәрсәдә дә үрнәк булсак иде.Чөнки:" Үрнәк - иң яхшы тәрбия",- дип әйткән әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз.

Исеңдә тот!

Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв ба

нкасына 90 ел, пакетка -200 ел, пыяла таралсын өчен 1000 ел кирәк. Слайдлар.

1.Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

2.Зәңгәр чәчәк.

3.Лаләләр

4. Табигать ярдәм көтә.

5. Табигать ярдәм көтә.

6-11.Су турында

12-15.Кроссворды,филворды.

16-21.Кошлар турында.

22-29.Кызыл китап,тест, шифалы үләннәр.

30.Кем күбрәк белә?

31-35.Күренешләр.

Туган ягым кошларының җаваплары:

1.Карга

2.саескан

3.торна

4.челән

5.сыерчык

6.күгәрчен

7.аккош

8.чыпчык

Кем күбрәк белә?

1.Полиэтилен.2. Транспорт. 3.Стеллер сыеры.4. Ерткыч. 5. Ачык.

6. Фил менә дигән йөзүче.7. Ярканат. 8. Тауга менү. Куянның алгы аяклары арткы аякларына караганда кыска. 9. Бүре корбанын качып көтеп тормый, ә куып тота. 10. Чокырларда, агач төпләрендә. 11.4/3 өлешен. 12. Айсберглар. 13. Гринпис инглизчәдән"яшел дөнья». 14.Кышын агачлар катып кала,су йотмыйлар, шуңа күрә кышын кискән агач коры була.15. Кинология. 16. Ак чыршы. 17. Бертөрле. 18.Бетулин. 19. Өрәңге. 20.Алар иң соңыннан чыкканга озаграк яшиләр.21. Ул агулы матдә бүлеп чыгара. 22. Хайваннар.23. Кыргый үгез.



Табигать - тиңсез хәзинә.

Табигать - ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз! Мин Мамадыш районының Югары Яке авылында яшим. Шушы авылда яшәвем белән горурланам. Чөнки әби - бабам, әти - әнием, апа - абыйларымның туган җире. Һәркем өчен үзенең торган җире, туган ягы бик тә кадерле. Бөтен нәрсә туган җирдән башлана. Безнең өй авыл читенә урнашкан. Каршыбызда елга, аннан ерак кына түгел урман. Мәктәптән кайтканда да, уйнарга чыккач та әйләнә - тирәбезнең матурлыгына игътибар итәм. Авылымның табигате кышын Гази һәм Миннәхмәт чишмәләренең чылтырап агуы, язын туган якларын сагынып кайткан кошлар тавышы, җәен кызарып пешкән җиләкле Шәмәкәй,Сулы елга, Җәйләү, Кыңгыр елгалары белән күңелгә якын. Көзге табигатьнең матурлыгын күзәтү өчен экскурсиягә бардык. агачларның төрле төстәге күлмәкләренә сокланып карадым. Аяк астындагы яфраклар безнең белән сөйләшәләр кебек тоелды. Иң матур көзге букетка конкурс та оештырдык. Шушы матур хисләр белән өйгә кайтып барганда мин бер ямьсез күренешкә игътибар иттем. Авылдан ерак кына булмаган урында чүплек өеме барлыкка килгән. Ә анда ни генә юк! Сулыкларның пычрануы, урманнарның бетүе, чүп өемнәренең артуы - болар барысы да кешелек дөньясына зур куркыныч янау билгесе. Тормышыбызны пластик әйберләрдән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Кибет киштәләрендә пластик шешәләрдә соклар тезелеп тора. Матур пакетларда һәм савытларда төрле ризыклар сатыла. Бушагач аларны теләсә кая тотып атабыз. Җил аларны очыртып әллә кайларга алып китә. Ул шешәләр , пакетлар җирдә черемичә ничә еллар яталар. Кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында табигатебез яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Үзебез яши торган планетабызны бары тик бергәләшеп кенә дәвалый алабыз.
















Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль гомумибелем учреждениесе

"Югары Яке төп гомуми белем бирү мәктәбе"


Экология елына карата иншалар бәйгесе.


Тема: Табигать - тиңсез хәзинә.
























Эшләде: Хәсәнов Рушан

4-сыйныф укучысы

Укытучы: Фәхретдинова Л.М.



© 2010-2022