План разработки по татарскому языку

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Укытучы: Гәрәева Ф. М Тема: Җөмлә. Максат: 1)җөмлә турында аңлату, хикәя, сорау,боеру җөмләләр белән таныштыру; 2)дөрес язу күнекмәләрен үстерү; 3) ана теленә мәхәббәт тәрбияләү; Җиһазлау: "Татар теле" дәреслеге З.И.Җамалетдинова,рәсем, компьютер 1.Оештыру моменты. -дәрес максаты белән таныштыру; 2.Актуальләштерү. -рәсем буенча эш; Слайд №1 күрсәтелә. Анда нәрсә сурәтләнгән? Рәсемнең темасын әйтегез. -Слайдның 1 нче сентябрьгә туры килгәнлеген каян белеп була? -Сездә Белем бәйрәме ничек үтте?Рәсем белән охшашлык булдымы? -1 нче сентябрьгә ничек әзерләндегез? Мәктәпкә кем озатты? 2.Габдулла Тукайның "Бәйрәм бүген" шигыре буенча эшләү; -Шигырьне кем язган? Бу сүзләрне автор кем исеменнән язган?(балалар, укучылар исеменнән). -Алар 1 нче сентябрьне ничек атаганнар?(Бәйрәм дип, чөнки 1 нче сентябрь- уку елының башы, Белем көне.) 3.Матур язу. Ссс Сентябрь 2. Уку мәсьәләсен кую. -1 күнегү. -Текстта ничә җөмлә бар икәнлеген ничек белерсез?(укып чыгарбыз, уй тәмамланганмы, юкмы, шуны ачыкларбыз.) -Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшләрбез?(Җөмлә турында искә төшерербез.) 3. Физкультминутка 4. Уку мәсьәләсен чишү. -сорауга җавап бир. Сезнең сыйныф нинди? (Безнең сыйныф чиста һәм җылы.) 2. Укы. Җөмләләрне генә күчереп яз. Ни өчен җөмлә дип уйлыйсың? - Җөмләләрне ничек сайларсыз? (Уйның тәмамланганмы, юкмы икәнлеген ачыклап.) - Төркемдә фикер алыша- алыша, телдән эшләгез. - Ә хәзер җөмләләрне генә күчереп алыгыз. (Тикшерү, үзбәя.) 3.3 нче күнегү. - Парларда киңәшләшеп эшләгез. - Җөмлә чикләрен күрсәтү өчен нишләрсез? (Язманы укырбыз, чөнки җөмләнең тәмамлану-тәмамаланмавы тавыш интонациясе белән ачыклана.) (Тикшерү, үзбәя.) 4. 4 нче күнегү. - Бу күнегүдә нәрсәләр күрәсез? (Җөмлә модельләрен.) - Модельләр буенча нәрсәләрне белеп була ? (Җөмләдәге сүзләр санын, җөмлә азагындагы тыныш билгесен.) - Ә нинди сүзләр язарга кирәклеге билгелеме? (Юк) - Димәк, монда нәрсә мөһим? (Сүзләр саны һәм җөмләдә уйның әйтелеп бетүе,әйтелү максаты буенча җөмләләрнең модельгә туры килүе.) (Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.) 5. 5 нче күнегү. - Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Рәсемдә җәй, җәйге урман сурәтләнгән.) ( Укучылар язылышын истә калдырсыннар өчен, сурәтләнгән сүзе, иҗекләргә бүленеп, тактага языла.)
  • Ни өчен бу рәсем уку елы башында тәкъдим ителгән дип уйлыйсыз?
  • Бу рәсем җәйне сезнең күңелләрдә ничек сакларга ярдәм итә? ( Күңелле, ямьле, чәчәкле, аллы- гөлле күбәләкле итеп.)
  • Ә хәзер һәрберегез рәсем буенча бөйләнешле җөмләләр уйлап языгыз.
( Тикшерү, үзбәя.) 6.∆ 6 нчы күнегү. - Бу күнегүнең үзенчәлеге нәрсәдә? ( Ул теләк буенча башкарыла.) - Уйлап карагыз әле, сезнең барыгызда бу күнегүне эшли аламы? Ни өчен? (Чөнки узган ел без аларны сүзлек сүзләре итеп өйрәндек.) IV. Модельләштерү.
  • Модель буенча җөмлә турында сөйләгез.





(Җөмләдә сүзләр бер- берсенә бәйләнгән, уй тәмамаланган була. Әйтелү максаты буенча җөмләләр өч төргә бүленә: хикәя, сорау, боеру җөмләләр.) V. Рефлексив кабатлау. Үзбәя. - Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек? - Дәрестә үз эшегезне бәяләгез. VI. Өй эше.
  1. Җөмлә турында өйрәнгәннәрегезне гаиләгездә сөйләгез.
  2. ∆ 6 нчы күнегү.


















ТЕМА: Кошларга ярдәм итик.

Максат:1)укучыларга хикәянең эчтәлеген аңлату;

2)бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

3)кошларга ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү;

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

-укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү;

-дәрес максаты белән таныштыру;

2.Актуальләштерү.

(Укытучы дәресне кыш турында сөйләшүдән башлый.)

-Хәзер елның кайсы вакыты?Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

-Кыш килде.Тышта суык,бураннар булып тора.

-Кошлар кышны ничек кичерәләр?

-Кайберләре җылы якларга очып китте, монда калганнары да бар.

-Хәзер без магнитофон язмасында кошлар тавышларын тыңларбыз, аннары кош

Лар турында табышмаклар әйтешербез,җавапларын табарбыз.

1.Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. Ул нинди кош?

(ЧЫПЧЫК.)

2.Ханның кызын алыр идем, кашым кызыл булмаса?

(К ӨРТЛЕК.)

3.Кечкенә генә берәү, артында озын терәү.Ул нәрсә?

(САЕСКАН.)

4.Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч?

(ТУКРАН.)

5.Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу,

Кызыл тәпи кемдер бу?

(КҮГӘРЧЕН.)

6.Агач башында йорты, эчендә яши җырчы кошы.

(СЫЕРЧЫК.)

-Слайд №1.

-Күрсәтелгән кошлардан кайсыларын таныйсыз? Исемнәрен әйтегез.

(Укучыларның җаваплары.)

-Бездә кышлаучы кошларны рәсемнәрдән күрсәтегез.

-Күгәрчен,саескан, песнәк, ала карга, тукран, чукыр, ябалак,көртлек.

-(Укытучы М. Җәлилнең "Күке" шигырен укый.)

-Бу нинди кош булыр, укучылар?

-Күке.

-Ул нәрсә дип кычкыра, нигә аңа ямансу?

-(Укучылар җавабы.)

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Хәзер без Касыйм Тәхауның "Кошларга ярдәм итик."хикәясен укырбыз.Мин хикә

Яне укыйм, ә сез түбәндәге сорауларга җавап эзли торыгыз.

-Хикәядә нинди кошлар турында сүз бара?

-ТОМШЫК сүзен ничек аңлыйсыз?

-Кош авызының очлаеп торган өлеше, борыны.

-Хикәядә сурәтләнгән кошлардан иң матуры кайсы?

-"Урман докторы" дип кайсы кошка әйтәләр?

(Әсәрне укып чыккач, шушы сорауларга җавап табу,сораулар буенча әңгәмә үткәрелә.)

4.Белемнәрне ныгыту.

-Хикәяне өлешләргә бүлеп укыту.

-Укытучы:

-Кайсы кошны урман докторы дип атыйлар?Шул өзекне укып күрсәтегез.

-Тукранны урман докторы дип атыйлар,чөнки ул агачлардагы зарарлы бөҗәкләрне чүпли.

-Чукырлар турында нәрсә әйтелгән,ул нинди кош,кайда яши,ничек туклана?

Хикәядән шул турыда сөйләүче урынны табып, укып күрсәтегез.(Укучылар өзекне укыйлар ,сорауларга җавап бирәләр.)

-Көртлекләр ничек, кайда яши?Шул турыда укып үтик.(2 нче абзацны кычкырып уку һәм сорауларга җавап табу)

-Кышын кошларга яшәү җиңелме, аларны ачлыктан коткару өчен нишләргә кирәк?

Аларны ачлыктан коткару өчен безгә нишләргә кирәк ?(Җимлекләр ясарга, кошларга җим сибәргә.)"Кошлар ашханәсе" рәсемен карау:_Рәсемдә нәрсә күрәсез?

_Җимлекләр ничек ясалган?

_Җимлеккә нинди кошлар килгән?

_Аларга нинди җим салынган?

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Түбәндәге сораулар буенча әңгәмә:

Хикәядә иң матур киемле кайсы кош турында сөйләнә?

Тышкы кыяфәте буенча иң матур кошны табыгыз.

Кайсы кош гыйнвар-февраль аенда бала чыгара?

Кайсы кош төнне кар астында үткәрә?

Кешеләргә кошлар нинди файда китерә?

Урманда яшәүче кошлар нәрсә белән туена? Хикәядән шул турыда сөйләүче урыннарны табып укыгыз.

Укытучы:

Ә хәзер Ә. Кариның бер шигырен укыйм, ә сез аңа исем куеп карарсыз.

Җимлек ясап бирде миңа

Абыем Сәлим.

Шуңа хәзер кошлар өчен

Җим сибәм мин.

Бире килә күк күгәрчен,

Песнәк, чыпчык.

Җыелалар бер-бер артлы

Пыр- пыр очынып.

Ашап туйгач алар

Төрле якка.

Тик күгәрчен генә кала

Иң азакка.

Ул да туйган,

Биегән күк

Уйнап йөри.

Миңа рәхмәт әйткән сыман:

-Гөлдергү,- ди.

- Шигырьгә исеп куеп карагыз.( "Кошлар ашатам".) Шушы шигырьдән нинди нәтиҗә чыгарып була?

- Кышын кошларга бик кыен. Аларга ашарга җитми. Шуңа күрә кошларны ашатырга кирәк.

- Моның өчен нишләргә кирәк? Соңгы абзацны укыйк әле. ( Укучылар укыйлар, аннары рәсем буенча хикәя төзиләр.)

6. Йомгак.

- Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек? Кошларга ни өчен ярдәм кирәк? Җәй көне без нигә аларга җимлекләр куймыйбыз?

Өй эше. Кош рәсемен ясарга.

© 2010-2022