Конспект занятия для начальных классов Уңыш бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Уңыш бәйрәме.

Килегез,дуслар кунакка

Зур бәйрәм бүген бездә

Уйныйбыз да көләбез,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Залга көз керә.

Исәнмесез,балалар.Сез мине беләсезме?.

-Мин кем?

-Әйе, мин сентябрь дә,мин октябрь дә,мин ноябрь дә.

Ә сез көзне яратасызмы?

-Көз көне көннәр нинди була?

-Бүген көн нинди?

-Урамда яңгыр явамы?

_Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Кошлар кая китә?

-Нинди кошлар көньякка китә?

-Ә сез миңа көз турында матур шигырьләр әзерләдегезме?

Көз турында шигырьләр.

Бер карасаң, күктә болыт булла

Бер карасаң, тагы яктыра.

Көндезләрен бераз җылы була,

Ә кичләрен кинәт туңдыра

Бер карасаң ,шыбыр-шыбыр итеп

Яңгыр ява-җирдә былчырак

Шул арада тагын карлар ява.

Бозланалар сулар ялтырап.

Укучылар бара мәктәпләргә-

Суыклыктан кызыл йөзләре.

Ә шулай да алар туңабыз дип

Сынатмыйлар бер дә үзләре.

Әйдә, суык булсын !

Йомшак карлар яусын!

Без беләбез барсы үтәсен-

Якты нурлар сибеп,иркәләп һәм сөеп

Җылы язның килеп җитәсен.

Н.Арсланов.Җитез көз.

Бигрәк җитез сары көз.

Килә дә җитә тыз-быз.

Җәйнең узып киткәнен

Сизми дә калабыз без.

С.Сүнгәләй.Күңелсез көз.

Көннәр суынды

Яфраклар сулды

Көз килдеме әллә

Кошлар юк булды.

Нинди салкын көз,

Тышта күңелсез!

Ничек яшәрбез

Чәчәксез ,гөлсез.?

Үтте инде матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Сандугачлар,карлыгачлар

Очып ките еракка,

Торналар да ялга ките

Җылы якка көньякка.

Күчмә кошлар турында әңгәмә.Кош исемнәрен кабатлау.

.Яфракларны өзә-өзә

Көчле җил уйный тышта.

Бик күп утын хәзерләнә

Мичкә ягырга кышка.

Укытучы:Әйдәгез,балалар кунакка Көз кызларын чакырабыз:

Көз кызлары!Килегез безгә!

Көз кызлары:Без көз кызлары килдек сезгә

Көзге байлык кулыбызда.

Муллык белән байлык телибез

Кем очраса юлыбызда.

Көз кызлары:

1.Кәрҗинемдә кыярлар,помидор һәм алмалар.

2.Кәрҗинемдә яңгырлар, салкын суык көннәр бар.

3.Кәрҗинемдә яшел ,сары,алтын кызыл төсләр бар.

4.Кәрҗинемдә бик күп сезгә табышмакларым бар.

ТАБЫШМАКЛАР ЧИШҮ.

1. Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)

2. Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

3. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

4. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

5. Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

6. Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

7. Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)

1.Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат.

Суярсың да тунарсың,

Тунагачтын еларсың.

2.Кыш киләсен ул белгән-

Җәен җитмеш тун кигән.

3.Күзләре күп-

Тик берсе дә күрми.

4.Җир астында алтын казык

Без анны алдык казып.

5.Төсе кызыл

Үзе түгәрәк,

Тәме татлы

Ул нәрсә?

УЕН.Бирелгән билгеләр буенча яшелчә,җиләк-җимеш исемнәрен тап.

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор,карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

Арыш,бодайлар белән

Авыл амбары тула.

Яхшы эшләгәч ,уңыш күп.

Бар кеше дә бай була.

Җырлы бию.

Ә ХӘЗЕР МИН СЕЗНЕ БАКЧАГА ЧАКЫРАМ. Әйдәгез, бакчага барабыз. (түгәрәк буенча йөреп түгәрәккә басу.)

Җыр.

Зур бакча алдыбызда

Кәрҗиннәр кулыбызда.

Уңышны җыеп ал.

Базыңа төшереп сал.

Әйе,җыеп ал.

Базыңа төшереп сал……

Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа - кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кишер:

Минем исемем - кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Суган:

Минем исемем - суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.

Помидор:

Җылы якта тусам да мин,

Сездә дә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

Чөгендер:

Җир астында җыйнак кына

Кызарып үсеп ятам.

Чөгендерле аш та тәмле,

Венегретка да батам.

Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.

Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.

Сәламәтлекнең серләре -

Яшелчә белән дуслык.

Яшелчә, һәркем белгәнчә,

Витаминга бай ризык.

Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Әйдәгез, түргә, дуслар!

Сезсез өстәлнең яме юк,

Сез - безнең якын дуслар.

Яшелчә -кеше өчен бик файдалы азык.Яшелчәләр витаминнарга бай була.Кем яшелчәләр ашый ,шул сәламәт була.

Җыр - "Уңыш җыябыз"

Малай: Бүгенге бәйрәмебезне икмәктән башка күзалдына китерүе дә кыен.

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу -

Күпереп пешкән арыш икмәге.

Яшәү чыганагы - кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

Икмәк - игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

. Кыз: Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Икенче икмәк быел мулдан булды.

Бәрәңге:

Әгәр мине җиргә күмеп куеп,

Кешеләр карамасалар,

Бу кадәрле уңыш булмас иде,

Күммәсәләр, утамасалар.

Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,

Көч түкмичә бер ни уңалмый.

Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,

Бәрәңгесез аш та булалмый.

Малай: Чынлап та, дуслар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене чүпләп ярышырбыз.

"Кем тизрәк чүпләр?" уены

Кыз:

Бакчага ямь биргән кебек,

Кичәбез дә ямьләнде.

Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе

Чын бакчага әйләнде.

Малай:

Мәктәп бакчасында, дуслар,

Тырыш хезмәт куйдык без.

Уңышлар да куандырды,

Сау-сәламәт булыйк без.

Кыз:

Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы

Гел яңгырап торсын.

Малай:

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

Җыр - "Көзге табын"

8

© 2010-2022