- Преподавателю
- Начальные классы
- Проектная работа по окружающему миру Нәрсә ул Ватан? бумажный вариант
Проектная работа по окружающему миру Нәрсә ул Ватан? бумажный вариант
Раздел | Начальные классы |
Класс | 1 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Гарипова Л.К. |
Дата | 22.08.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Проект эше
Нәрсә ул Ватан?
I. Башлам өлеше Эшне башкардылар: 1 сыйныф укучылары Камалов Г.Ә., Гыйльфанов Р.М. Проект җитәкчесе: I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гарипова Л.К. Проектның төре - информацион-иҗади. Проектның срогы - ирекле. Максат. Гуманлы, рухи яктан бай шәхес, үз иленең чын патриотын тәрбияләү Бурычлар: - укучыларда үз туган җиренә, төбәгенә карата мәхәббәт хисе формалаштыру; - Россияне туган ил дип тануны формалаштыру; - илнең, республиканың символикалары аша гражданлык, патриотлык хисләре тәрбияләү.
II. Төп өлеш
- Хәерле көн, залда утыручылар, комиссия членнары! Без сезне үзебезнең проект эше белән таныштырырга телибез. Проектның исемен "Нәрсә ул Ватан?" дип атадык.
- Бу хезмәтне Шәрип башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Камалов Гадел белән Гыйльфанов Рушат башкарды.
- Проектның җитәкчесе укытучы апабыз - Ләйсән Котдусовна.
- Проектның түбәндәге максат, бурычларын билгеләдек. Сез аларны экранда күрә аласыз.
- Ватан дигәч, иң беренче безнең илдә яшәүчеләрнең күз алдына "Россия" сүзе килеп басадыр. Ә Россия ул - ил. Без яшәгән ил.
- "Минем Ватаным - Россия" дип әйтү генә җитә микән?
- Нәрсә ул Ватан?
- Ватан нидән башлана? Әлеге эшебездә без бу сорауларга җавап табарга тырышырбыз.
- Россия дигәннән, нинди ил соң ул Россия?
- Россия - дөньядагы иң зур ил.
- Илебезнең башкаласы бик матур һәм зур шәһәр - Мәскәү.
- Һәр илнең үз флагы, гербы һәм гимны була. Ә Россиянеке түбәндәгеләр.
- Илебезнең президенты - В.В. Путин.
- Россиядә дөньядагы иң матур республика - Татарстан бар. Республиканың да үз флагы, гербы, гимны бар.
- Аның башкаласы - данлы Казаныбыз
- (Казанны бөтен дөнья татарларының мәркәзе дип тә әйтәләр). Татарстан Республикасы - татар халкының Ватаны. Димәк безнеке дә.
- Президентыбыз - Р.Н. Миңнеханов.
- Республикада 43 район бар. Ә без яшәгәне аккошлар иле - Актаныш. Димәк, Актаныш районы да безнең Ватаныбыз.
- Алга таба карасак, һәр районда авыллар бар. Минем өчен Актаныш районында иң матур авыл - Шәрип авылы. Шул авылда минем туган йортым, гаиләм, әти-әнием.
- Актаныш районында тагын бер гүзәл авыл бар, ул - Мерәс авылы. Монда минем туган йортым, гаиләм - әнием.
III. Йомгаклау, рефлексия
- Болар барысы да изге сүз "Ватан" сүзе астында.
- Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Ватан ул гаиләдән башлана. Ватан ул - туган йорт, гаилә, әти-әни, туган авыл, район, туган Республика, туган ил.
- Рушат, "Ватан" сүзе "ил" сүзен алыштыручы булса да,бәлки Җир планетасын да Ватан дип атарга була торгандыр? Чөнки туган илебез дә планетаның бер өлеше бит. Минем шәхси фикерем шундый.
- Дөрестән дә, бу кызыклы сорау: "Җир шары минем Ватаныммы?" Гадел, руслар әйтмешли "Это уже другая история" Әйдә бу сорауга киләсе очрашуга җавап табып килербез. Ә бүген без үзеббезне кызыксындырган сорауга җавап таптык шикелле.
- Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сау булыгыз!