«Мәңгелектән моңлы кайтаваз»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

Муниципаль бюджетлы белем бирү учреждениясе

"Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"


"Мәңгелектән моңлы кайтаваз"

(Рөстәм Яхин иҗатына багышланган 5-9 сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара)







Эшне башкарды :

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галимова Римма Фаат кызы




2014

Максат: Рөстәм Яхин иҗаты мисалында татар музыкасына мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Сихри моңнар остасы композитор Рөстәм Яхинның иҗатын өйрәнүне дәвам иттерү.

  2. Укучыларның әдәби телдә сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

4. Мәшһүр композитор һәм пианист иҗаты үрнәгендә укучыларда әдәплелек, әхлаклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. Рөстәм Яхин портреты

2. "Рөстәм Яхин замандашлары истәлегендә" күргәзмәсе

3. Мультимедиа проекторы

4. Презентация

5. Ноталы әсәрләр

6. "Акыл ияләре" уены өчен:

- 3 сукмак (кызыл, сары, яшел),

- орденнар,

- медальләр,

Репертуар:

1. Татарстан Республикасының гимны

2. Композиторның "балалар музыкасы турында" яздырган сүзләре (1971ел)

3. Күренекле җырчыларыбыз (аудиофайллар) һәм укучылар башкаруында Рөстәм Яхин романслары

Хәзерлек эше:

1. Рөстәм Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

2. Композитор музыкасы белән танышу, аны анализлау.

3. Рөстәм Яхин турында замандашларының истәлекләрен барлау.

4. Җырларын тыңлау һәм өйрәнү.

Кичә барышы

Татарстан Республикасының гимны яңгырый (слайд 2)(тамашачылар басып тыңлыйлар). Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм укучылар!

2нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле дуслар!

1нче алып баручы. (слайд 3) Атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы мәшһүр композиторыбыз һәм пианистыбыз Рөстәм Яхин тормышына һәм иҗатына багышланган кичәбезне башлыйбыз.

2нче алып баручы. Бүгенге кичәбезне без "Мәңгелектән моңлы кайтаваз" дип атадык.

1нче алып баручы. Димәк без бүген, үткән гасырда яңгырап үткән, моңы күңелләрне тетрәндергеч Рөстәм Яхин музыкасын кабат ишетә алачакбыз.

2нче алып баручы. Безнең өчен - яшь буын өчен бу бигрәк тә мөһим дип уйлыйм мин, чөнки саф татар моңын, классикага әйләнгән искиткеч гүзәл көйләрне башка бернинди, бүгенге көндә яңгырый торган, музыка белән дә чагыштырып булмый. Аеруча мөхим булган балалар музыкасы нинди булырга тиешлеген без хәзер композиторның үзен ишетеп беләчәкбез.

(Композиторның "балалар музыкасы турында" яздырган сүзләре яңгырый)

1нче алып баручы.

Кем син, Яхин?

Затлы маэстро.

Композитор. Данлы пианист.

Җирдән алып күккә кадәр тылсым -

Җырларыңа бар да сыйган ич.

2нче алып баручы. Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин 1921 елның 16 августында Казанда дөньяга килә.

1нче алып баручы. Булачак композиторның әтисе, Мөхәммәтхаҗи Әбделфәттах углы мулла гаиләсендә туа. Үз чоры өчен укымышлы кеше була, милли читекләр тегә.

2нче алып баручы. (слайд 4) Әнисе, Мәрьям Садыйк кызы Мусина чыгышы белән сәүдәгәр гаиләсеннән. Шигырьләр иҗат итә, татар халык җырларын көйләп йөри торган була.

1нче алып баручы. Рөстәмнең әтисе бик яшьли, 1933 елда дөнья куя, балаларны тәрбияләү тулысы белән әнисе җилкәсенә төшә. Үсә төшкәч исә, Мәрьям апа улына фортепиано алып бирә һәм кечкенәдән аның киләчәген билгели дип әйтсәк тә ялгыш булмас.

2нче алып баручы.

Яшьтән үк ул ана назын тойды,

Рухын аның, җыры җылысын...

Сайрады ул яшь сандугач булып,

Үз халкының тоеп сулышын

1нче алып баручы.

Шуннан бирле газиз анасының

Байрак итеп хәер-догасын,

Кыю җәеп иҗат колачын,

Моңыбызның йөзек кашы Яхин

Сөендерә сәнгать дөньясын.

"Әниләр"җыры ( Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе) башкарыла.

2нче алып баручы.

Бик тырыш һәм сәләтле бала булганга Рөстәм Казандагы җидееллык балалар музыка мәктәбен өч елда укып чыга һәм укытучылары ярдәме белән Мәскәү дәүләт консерваториясе каршысындагы музыка училищесында укуын дәвам итә. Училищены уңышлы гына тәмамлаганнан соң, 1941 елда Р.Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын тапшыра (слайд 5). Әмма илдә Бөек Ватан сугышы башланып китә.

1нче алып баручы.

...Көтелмәгән афәт туган илгә төште!

Яуга китте Җәлил, Яхиннар,

Йөрәк тулы нәфрәт алга таба дәште

Җиңмәсеннәр диеп дошманнар!

2нче алып баручы.

Җәлилләргә насыйп булган,

Шул сугышта ятып калырга.

Яхиннарга кайтып үлгәннәрнең

Шигырьләрен көйгә салырга.

"Каеннар шаулый" җыры (Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе) башкарыла.

1нче алып баручы. (слайд 6) Бөек Җиңүдән соң Рөстәм Яхин Мәскәү консерваториясендә укуын дәвам итә һәм 1950 елда аны тәмамлый. Диплом эше итеп, яшь композитор һәм пианист фортепиано белән симфоник оркестр өчен концерт (беренче бүлек) тәкъдим итә. Бу әсәр турында соңрак "Яхинның иң бөек әсәре" дип әйтәчәкләр, чөнки ул татар музыкасында фортепиано белән оркестр өчен беренче концерт була.

Рөстәм Яхинның "Фортепиано белән оркестр өчен концерт"ы уйнатыла.

2нче алып баручы. 1950-1952 елларда Р.Яхин Казанда яңа гына ачылган консерваториядә булачак композиторларга белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый.

Тәэсиратын җырның тик моң белән

Үлчи халык, сәнгать дөньясы.

Мең төсмерле чын моң, шиңмәс бөре,

Йөрәк аның шыткан оясы.

1нче алып баручы. Рөстәм Яхин бик тиз вакыт эчендә Татарстанның әйдәп баручы композиторына әверелә. Шунысын да әйтергә кирәк, татар музыкасында романс жанрын да нәкъ Рөстәм Яхин тудыра.

2нче алып баручы.

Милли романслар чәчәк аткан

Моң бакчабыз үсә, ямьләнә.

Бакчага җан иңдерүче Яхин

Үзе классикка әйләнә.

"Бу таңнар, иртәләр" җыры (Зәкия Туфайлова сүзләре, Рөстәм Яхин көе) башкарыла.

Укытучы.

Рөстәм Яхин дисәм,

Күңелемдә

Чишмә булып чыңлый якты моң...

Сәйдәш биеклеген кыйбла иткән

Җырчысы ул татар халкының.

Кичәбезнең кызыклы икенче өлешенә күчәргә вакыттыр дип уйлыйм. Ул сезнең барыгызга да бик таныш булган "Акыл ияләре" уены. (слайд 7) Уеныбызны башлап җибәрер алдыннан, хөрмәтле кунаклар, мөһтәрәм жюри әгъзалары белән танышып китик. Безнең кичәбезне үзенең килүе белән ямьләндергән Югары жюри әгъзасы _________, аның ярдәмчеләре ______ һәм ______. Сәхнәгә катнашучыларыбызны чакырабыз, болар _____, _____, _____ . Уеныбыз барышында медалләр һәм орденнар биреп торучы ярдәмчем _____.

Пролог (слайд 8).

Прологның беренче конкурсы - "Татар теле конкурсы". (слайд 9) Кадерле, укучылар, шундый шигырь юлларын тыңлап китегез:

Сандугач, сандугач.

Китмә, китмә, сандугач!

Канатларын талдырып,

Туган җирне калдырып

Бездә туып үстең син.

Чык суларын эчтең син.

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Рөстәм Яхин тарафыннан язылган "Китмә, сандугач" җырыннан бу сүзләр. Ләкин бу шигьри юлларны күчергәндә мин хаталар җибәргәнмен, сезгә аларны табып төзәтүләр кертергә кирәк! ("Китмә, сандугач" җыры яңгырый) Сәхнәгә хаталарны тикшерү өчен махсус экспертны - ________ чакырабыз. (Кемнең ничә хатасы икәне әйтелә). Дөрес җавап болай булырга тиеш иде: (дөрес җавап укыла) (слайд 9).

Прологның икенче конкурсы - "Сөйләм осталыгы конкурсы" (слайд 10). Бүгенге кичәбез башланыр алдыннан мин безнең катнашучыларыбызга сорау бирдем: "Нәрсә ул моң?" Хәзер җавапларын ишетәчәкбез. (Укучыларга 30 сек. эчендә тулы җавап бирергә кирәк). Сүз хөрмәтле Югары жюри әгъзасы ______ бирелә. (1,2,3 урыннар куела).

Кагыйдәләрне исегезгә төшерәм:

  • яшел юл 4 этаптан тора һәм анарда 2 тапкыр ялгышырга мөмкин.

  • сары юл 3 этаптан тора һәм анарда 1 тапкырдан да артык ялгышырга рөхсәт ителми.

  • кызыл юл 2 этаплы һәм анарда ялгышырга һич тә ярамый.

(Кагыйдәләр аңлатылганнан соң, урыннар куелган тәртиптә, укучылар теләгән юлларын сайлап алалар.)

2 этап

3 этап

4 этап

1 этап

2 этап

3 этап

1 этап

2 этап

1 этап

Бүгенге кичәбезнең төп темасы Рөстәм Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты булганлыктан, кадерле дуслар, уеныбызның беренче этабы данлы композиторыбызның тормышы белән бәйле булачак.

Беренче этап (слайд 11)

Экранда сез 3 тема күрәсез. (слайд)(Беренче булып яшел, аннары сары юлда басып торучы катнашучы тема сайлый, соңыннан калган тема кызыл юлда уйнаучыга).

(Катнашучы нинди теманы сайлавына карап ,шул темага кагылышлы җәя эчендәге сораулар бирелә)

  • Ил язмышы (Р.Яхинның яшәеше (беренче карашка "шома, сикәлтәсез" гомере) илнең 3 фаҗигасы белән билгеләнә. Нинди 3 фаҗига хакында сүз бара?)

Җавап: (1921 елгы ачлык, 1937 елгы репрессия һәм 1941 елгы сугыш)

  • Кара тәкъдир ("Әминә апам Кызыл Армия офицерына кияүгә чыкканнан соң безне кара бер тәкъдир эзәрлекләде" дип яза композитор үзе турындагы истәлекләрдә. Яхиннар гаиләсенә төшкән кайгыларны санап үтегез.)

Җавап: (1930 елда мал-мөлкәтне һәм йортны тартып алалар, 1932 елда тифтан 16 яшьлек бертуганы Сәлим үлә, 1933 елда әтиләре Мөхәммәтхаҗи абзый вафат була, аннан соң икенче бертуганы Әдһәм һәм дүрт баласын ятим итеп Әминә дә дөньядан китеп баралар)

  • Консерватория (1950 елда, Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, Р.Яхинны Казанда яңа гына ачылган консерваториягә, булачак композиторларны укытырга, җибәрәләр. Әмма биредә ул 2 генә ел эшләп ала. Нинди сәбәпләр аркасында талантлы яшь композитор педагогиканы ташларга мәҗбүр була?)

Җавап: (Бервакыт Р.Яхин Мәскәүдә консерватория тәмамлаучылар концертында катнаша. Шул сәбәпле, эшенә бераз соңга калып килә. Консерваториягә килгәндә, эшкә соңга калып йөрүче яшь мөгаллимгә карата төрле хурлау сүзләре язып, дивар гәзите чыгарып элгән булалар инде. Тәртәдән чыккан яшь укытучыны студентлар үзләре фаш итә, янәсе. Әмма Р.Яхин бу эшнең кем күрсәтмәсе буенча башкарылуын яхшы белә һәм турыдан-туры консерватория җитәкчесе, композитор Н.Җиһановка кереп, үз теләге белән эштән китүе турында гариза яза.)

(Кызыл юлны сайлаган катнашучы дөрес җавап бирә алмаса, аның ВА-БАНКка барып, уенда калырга мөмкинлеге бар).

ВА-БАНК (слайд 12)

(Кызыл юлдагы катнашучыга җилпәзә рәвешендә 5 сорау тәкъдим ителә, ул берсен сайлап аңа дөрес җавап бирергә тиеш, җавап бирә алмаган очракта тамашачылар янына залга төшеп утыра, җавап бирә алса калганнар белән икенче этапка күчә )

ВА-БАНК сораулары:

  1. Композитор белән аралашу барышында, иң әүвәл, күзгә холкының нинди сыйфатлары ташлана торган булган? (Композиторның киң күңеллелеге, кешеләргә һәрвакыт ихтирамлы вә игътибарлы мөнәсәбәт саклый алуы).

  2. Рөстәм Яхинның ике йөзле кешеләргә карашы нинди яшәү принципларына корылган була? ("Кешенең үзе белән түгел, андагы начар гадәтләр белән көрәшергә кирәк")

  3. Рөстәм Яхинның тормышында ике хатын-кыз образы мөхим роль уйный: беренче урында әнисе - Мәрьям апа булса, икенче урында хәләл җефете Хәлимә ханым тора. Ләкин булачак композиторга әле студент елларында ук тагын бер гүзәл зат белән танышырга насыйп була, соңрак аңа "Яхин җырчысы" дигән исем дә бирәләр. Сүз нинди хатын-кыз хакында бара? (Сайра Сәлахетдинова)

  4. Р.Яхин болай дип әйтә торган булган: "Сәнгатьтә безгә ... кирәк түгел!"

Нәрсә турында сүз бара? (Тирания)

  1. Рөстәм Яхинның яраткан жанры нинди? (лирик вокаль яки фортепиано миниатюралары)

(Җаваплары дөрес булмаса да калган ике катнашучы 2нче этапка күчә, тик штрафной очко белән һәм алар бирә алмаган сорауга тамашачылар җавап бирә. Һәр дөрес җавап өчен тамашачылар орден алалар).

Икенче этап (слайд 13)

Уеныбызның икенче этабы данлы композиторыбызның иҗаты белән бәйле булачак. Экранда сез 3 нота күрәсез, һәр нота астында ниндидер бер җыр яшерелгән. Сезнең бурычыгыз - шул җырның өзеген тыңлаганнан соң, исемен дөрес итеп әйтү.

«Мәңгелектән моңлы кайтаваз» №1. И.Шакиров башкаруында "Керим әле урманнарга" җыры.

«Мәңгелектән моңлы кайтаваз» №2. З.Сөнгатуллина башкаруында "Очрашырбыз, ышанам" җыры.

«Мәңгелектән моңлы кайтаваз» №3. Х.Бигичев башкаруында "Серле күзләр" җыры. (слайд)

(Кызыл юлда уйнаучы укучы дөрес җавап бирә алса уен бетә һәм калган сораулар тамашачыларга бирелә. Ә инде җавап бирә алмаса тамашачылар янына залга төшеп утыра. Сары юлда уйнаучы укучы бер ялгышусыз җавап биргән булса 3 этапка күчә.Ә инде икенче тапкыр ялгышса уеннан чыга һәм җиңүче булып яшел юлда уйнаучы укучы исәпләнә).

Өченче этап (слайд 14)

Уеныбызның өченче этабына күчәбез. Сезнең алдыгызда 2 тема.

  • Беренче адым (Музыка мәктәбенә Рөстәмне иң әүвәл кем җитәкләп алып килә?)

Җавап: (Әтисенең тугандаш сеңлесе Мәрьям Рахманкулова).

  • Яңалык (Р.Яхин татар музыкасына нинди яңа жанрлар алып керә? )

Җавап: (Сюита, ноктюрн, прелюдия, вальс-экспромт, музыкаль мизгел, романс һәм һичшиксез иң бөек әсәре "Фортепиано һәм симфоник оркестр өчен концерт )

(Сары юлда уйнаучы укучы дөрес җавап бирә алса ул җиңә. Ә инде җавап бирә алмаса яшел юлда уйнаучы катнашучы җиңүче дип исәпләнәчәк).

Эпилог (слайд 15)

(Сораулар тамашачыларга. Дөрес җавап өчен медаль бирелә. 2 медаль 1 орденга тиң).

  1. Бәләкәй чакта Рөстәм бер хайванны бик ярата торган була. Сүз нинди хайван турында бара? (Кәҗә бәтие)

  2. Рөстәм Яхин нинди спорт төрен үз иткән? (Р.Яхин чаңгыда йөрергә бик яраткан)

  3. "Бергә булырбыз" романсы башкарыла (өзек). Бу романсның исеме ничек?

Йомгаклау

Кичәнең нәтиҗәләре ясала. Югары жюри әгъзасы

- җиңүчене "Р.Яхин тормыш юлын һәм иҗатын иң әйбәт белүче"дипломы һәм бүләк белән,

- катнашучыларны граммоталар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикли.

Укытучы кичә барышына өлеш керткән барлык балаларга да шулай ук истәлекле бүләкләр тапшыра.

Кулланылган әдәбият

  1. "Идел" №6, 2005. "Рөстәм Яхин: үзем турында"

  2. "Мәдәни җомга" №37, 2011. "Нигъмәтҗанов М. Халык күңеленең аһәңсазы"

  3. "Сәхнә" №11-12, 2005. "Галиев М. Сүзсез дога"

  4. "Казан утлары" №10, 2001. "Монасыйпов Ш. Назлы моң"

  5. "Сөембикә" №8, 2001. "Сафиуллина Г. Күзләрем тик сине эзлиләр"

  6. "Татарстан" №7, 2001. "Әхмәт Р. Мәңгелеккә бирелгән"

  7. "Сөембикә" №9, 1996. "Җырланмаган җыр, ясалмаган портрет хакында"

  8. "Казан" №7-8, 1996. "Ахунов Г. Музыканың җаны"

  9. "Казан" №7-8, 1996. "Любовский Л. Бармы олы җанга тынычлык? Рөстәм Яхинның музыка дөньясы"

  10. Рустем Яхин в воспоминаниях современников/ сост. И ред. Ф.И. Хасанова; Казанская консерватория.- Казань, 1996.- 276с. «Хисамов Н. Илаһи моң»

  11. Рустем Яхин: Материалы. Письма. Воспоминания / сост.: Ю.Н. Исанбет. К.С. Тазиева; общ. ред., вступ.ст., коммент., указ. Ю.Н. Исанбет.- Казань: Татар. кн. изд-во, 2002.- 431 с. "Яруллин М. Безнең очрашулар"

  12. "Татарстан" №1-2, 1994. "Латыйп К. Бишек җыры"

  13. "Казан" №7-8, 1996. "Фәйзи З. Күңелдә дә, истә дә"

  14. Рустем Яхин: Материалы. Письма. Воспоминания / сост.: Ю.Н. Исанбет. К.С. Тазиева; общ. ред., вступ.ст., коммент., указ. Ю.Н. Исанбет.- Казань: Татар. кн. изд-во, 2002.- 431 с. "Арысланов А. Күңелендә һаман да яз иде аның"

  15. Рустем Яхин в воспоминаниях современников/ сост. И ред. Ф.И. Хасанова; Казанская консерватория.- Казань, 1996.- 276с. "Зәйнашева Г. Сандугачлар китә тора..."


© 2010-2022