Конспект урока в 1 классе по татарскому языку на тему Кайда? (где?)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 сыйныф (татар теле)

Тема: Кайда? (Где?) соравы белән таныштыру

Максат: 1) Кайт фигылен куллану,кайдан? соравына җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү.

2) Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү.

3) Уку әсбапларына сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, рәсемнәр,

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру.

Исәнмесез, балалар. Татар теле дәресен башлыйбыз.

II.Дәреснең максаты әйтелә.

Бүген без сезнең белән кайдан? соравына җавап бирергә өйрәнербез.

III. Фонетик зарядка.

А) Ә хәзер үткән теманы искә төшереп үтик. " Яңа ел бәйрәме" темасына сүзләрне искә төшерү. (слайдтагы рәсемнәр белән эш)

Балалар предметларның исемнәрен хор белән кабатлыйлар, аерым әйтәләр, сорауларга җавап бирәләр: (2-4 слайдлар)

  • - Бу нинди бәйрәм?

  • - Бәйрәмдә кемнәр бар?

  • - Бу нәрсә?

  • - Чыршы нинди?

  • - Чыршы матурмы?

  • -Чыршыда нәрсәләр бар?

Б) "Кибеттә уены"н уйнау, Нәрсә кирәк? структурасын сөйләмдә куллану.

- Исәнмесез!

-Исәнмесез! Сезгә нәрсә кирәк?

-Миңа каймак кирәк.

-Рәхим ит!

-Рәхмәт!

В) Укучы белән укучы арасында сөйләшү үткәрү.Максат: ситуатив күнегүләр үтәү, сөйләмдә Синең исемең ничек? Сиңа ничә яшь? сүзләрен кабатлау, урынлы куллану.

Укытучы: - Алина, к вам в класс пришел новый ученик, как ты с ним познакомишься?

IV. Ял итү.

Җил исә, исә, исә..

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына...

Агачлар үсә, үсә,үсә...

VII. Яңа темага кереш.

(5 слайд) Балалар бүген безнең дәресебезгә Лунтик кунакка килгән. Лунтик хочет научить вас отвечать на вопрос кайдан?- откуда , кайдан кайта? - откуда возвращается?

VII. Яңа тема.

6-11 нче слайдлар

Укытуы аңлатып китә,мәктәп - нәрсә? соравына җавап була,мәктәптән( со школы),кайдан? соравына җавап бирә , -тән показывает откуда идет, возвращается, и отвечает на вопрос откуда? -Кайдан?

Димәк, Балалар кайдан кайта? - Дети откуда возвращаются?

  • Балалар мәктәптән кайта? - Дети со школы возвращаются.

Башка слайдлар да шулай аңлатыла, хор белән кабатлана. Көчлерәк укучыларга сорау да бирергә мөмкин.

VIII.Ситуатив күнегүләр: " Курчак театры" уены. Парталарда йомшак уенчыклар- хайваннар.

Представьте себе, что вы артисты кукольного театра. Озвучьте животных. Как скажет, каждое животное, кто он, и откуда он идет.

Мин- аю. Аю урманнан кайта.

Мин- кыз. Кыз кибеттән кайта.

IX.Ял итү.

Күзләрне йомып ял иттерү яки күзләргә гимнастика ясау.

X. Дәреслек белән эш.

Дәреслекнең 80 нче битен ачабыз.4нче күнегүне карыйбыз.Балалар рәсемнәрне исемнәрне белән әйтеп чыгалар.Сорауларга җавап табып әйтәләр.

XI .Йомгаклау.

Балалар, әйтегез әле, без дәрестә нинди сорауга җавап эзләдек? Ул сорау ничек тәрҗемә ителә? Кайдан? соравы безгә ни өчен кирәк? ( Балалар татарча әйтә әйтә алмасалар, укытучы үзе әйтеп җибәрә.)

XII. Балаларны мактау.



© 2010-2022