Табигать һәм без

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Табигать һәм без Туган як табигате - бала иң күп белем һәм күзаллаулар ала торган чыганак ул. Табигатьтәге тере һәм терек булмаган объектларга кызыксыну кече яшьтән үк башлана. Балалар барысын да күрәләр: урман сукмагындагы эшчән кырмыска да, куе үлән арасындагы кечкенә генә үрмәкүч тә, кояш нурларында ялтырап киткән куркыныч кондыз да аларның игътибарыннан читтә калмый. Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр, ачык төсләр, авазлар күптөрлелеге, табигый исләр балаларның игътибарын гел җәлеп итеп тора. Алар үзләренә өр-яңа дөнья ачалар: барысын да кул белән тотып карарга, күзәтергә, иснәргә, мөмкин булса, кабып карарга да тырышалар. Сабый баланың тирә-юнь белән шулай итеп чын күңелдән кызыксынуын куәтләп, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләсе килеп туа. Ләкин иң элек өлкәннәр үзләре табигатьне яратырга һәм бу яратуны балаларда уята белергә тиешләр. Без табигать тарафыннан яратылган, кеше беркайчан да тирә-як белән элемтәсен җуймый. Кечкенә генә кыр чәчәгенең гүзәллеген, кояш баешының төсләрен күрү, шомырт чәчәк аткан исләрне сизү, кошлар сайравының моңын тою өчен сабыр, үткен күзле һәм нечкә күңелле булырга кирәктер. «Табигать - бөек укытучы ул," - дигән борынгылар. Мәктәпләрдә укытыла торган табигать турындагы фән иң катлаулы һәм иң кызыклысы. Бик зур күләмдәге сорауларны үз эченә алуы белән катлаулы ул. Анда шәхси гигиенаның иң гадәти кагыйдәләреннән башлап, планетабыз, илләр һәм халыклар турында өйрәнүгә үк барып җитәбез. Укытучы белән укучы бергәләп төрле эзләнү-күзәтү эшләре алып бара, тирә-якның серләренә төшенергә тырыша. Бу ягы белән бик тә кызыклы ул. Кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт - бик җитди мәсьәлә. Укучыны табигатьне яратучы гына түгел, ә аны саклаучы һәм яклаучы итеп тә тәрбияләү - укытучының төп бурычы. Башлангыч сыйныфларда баланы дүрт ел укыту дәверендә табигать фәне буенча күп төрле юнәлешләрдә эш алып барыла. Элек "Табигать белеме» дип аталган курс хәзер «Әйләнә-тирәбездәге дөнья" дип атала. Димәк, тирә-юньдә ниләр бар - барысы турында да бераз мәгълүмат бирә дигән сүз. Башлангыч мәктәп - балада әхлакый-экологик тәрбия формалаштыруда иң кулай чор. Ә инде мәктәпкәчә яшьтә алган танып белү дәрәҗәсе экологик культура үстерүнең төп нигезен тәшкил итә. Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда алган белемнәр, күзәтүләр укучыга тормышта әйләнә-тирәлек белән аралашырга, нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар икәнен аерырга ярдәм итә. Бүгенге тормышта табигатьне экологиядән, экологик проблемалардан башка гына күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә экологик тәрбия - әйләнә-тирә дәресләренең аерылгысыз бер өлеше. Тирә-юнь ниндидер сәбәпләр аркасында теге яки бу куркыныч үзгәрешләргә дучар булса, аның тереклеккә тәэсире котылгысыз, кешенең табигатькә булган саксызлыгы табигатьнең кешеләргә карата һәлакәтле булуына китерә һәм, киресенчә. Менә шушы тәгълиматны балаларга төшендерү башлангыч мәктәптә башкарыла, ассызыклап өйрәнелә. Балаларның тирә-юньне саклауга үзләренең көчләреннән килгәнчә өлеш кертә алулары - экологик тәрбия бирүнең, табигатьне саклауның төп күрсәткечләреннән берсе. Бала дәрестә яхшы билгеләренә укый икән, ә мәктәпкә барганда урамдагы агачларны һәм куакларны сындыра, мәктәп бакчасындагы чәчәкләрне таптый, бүлмә гөлләренә су сибү кирәклеге турында уйлап та карамый икән, дәресләрдә экологик тәрбия бирәбез дип сөйләүнең кирәге шулкадәр генәдер. Шәхсән мин үзем, предмет буларак, әйләнә-тирә дәресләрен бик яратам. Аларда укучыга инде тормыш тәҗрибәсе аша таныш төшенчәләр күп очрый, мисал китереп, күрсәтеп, хәтерләп, сөйләп, аңлатып була. Укучыларга туган як табигатенә сакчыл караш, аны ярату хисе, экологик культура тәрбияләү максатыннан мәктәбебез белән ел саен табигатькә көзге һәм язгы сәяхәтләр оештырабыз. Бу чарага алдан ук әзерләнәбез: укытучылар үзебез барачак урынны алдан карап кайтабыз, табигать турындагы белемнәрне ныгытабыз, ни өчен, нилектән дигән сораулар әзерлибез. Экскурсия вакытында агач һәм куакларны, кырмыска ояларын, яр буйларын, күктәге болытларны күзәтергә өйрәнәбез. Табигать белән бергә-бер калып очрашу, табигать кочагында төрле уеннар оештыру, вакыт чикләүләрен тоймыйча ял итү балаларны бөтенләй башка яктан ачарга булыша. Алар табигатьтә ихлас булалар, матурлыкка сокланулар яшереп кала алмыйлар. Ә инде ял иткән урынны чүп-чар калдырмыйча чистартып, бәрәңге пешергән учакны сүндереп китү үзе үк экологик тәрбиянең чагылышы түгелмени? Табигать-тиңсез хәзинә. Әнә шул хәзинәгә сакчыл караш тәрбияләү әйләнә-тирә дәресләре белән генә чикләнми. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә еш кына табигатьне сурәтләгән әсәрләргә мөрәҗәгать итәбез. Әдипләребезнең күркәм әсәрләре аша яшь күңелдә табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе һәм сакчыл караш тәрбиялибез. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә табигатьне укучыларның үзләреннән тасвирлатабыз, туган як болыннарының, урман-күлләренең сихри матурлыгын тоеп, үзеңчә яратырга, алар белән горурланырга өйрәтәбез. Картина буенча инша яздырганда сәяхәттәге күзәтүләренә, хәтердән тасвирлау мөмкинлекләренә таянабыз. Табигатьне яратырга өйрәтүнең кулай алымы - ул сынлы сәнгать дәресләре. Үзе яшәгән, тәпи басып киткән җир табигатен матур итеп сурәтләгән, салават күперенең бөтен төсләрен кулланган, сәләте белән рәсеменә җан өргән баланың шул табигатьне рәнҗетергә кулы барыр микән?! Табигать турында кайгыртып, интеграль дәресләр үткәрү дә бик отышлы. Мәсәлән, бер караганда коры саннардан гына торган хисаплау дәресендә табигать белән нинди уртаклык булырга мөмкин? Ләкин математика һәм әйләнә-тирә дәресләре укучыларга иҗат итәргә мөмкинлек тудыра. Алар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча биремнәр, мәсьәләләр төзиләр, күзәтәләр һәм үз белемнәрен объектив бәялиләр. Укытучының: "Табигатьтә барлык нәрсә дә үлчәнергә тиеш, барлык нәрсәне дә хисапларга мөмкин," - дигән сүзләре белән башланып киткән дәрес балалар арасында бәхәс тә кузгатты, үз фикерләрен яклый белергә дә өйрәтте. Нәтиҗәдә алар үз сәламәтлегеңне кайгыртырга, табигатьне сакларга һәм якларга кирәк икәненә төшенделәр. Табигатьтә терек һәм терек булмаган объектлар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Бөҗәкләр, җәнлекләр, кошлар да - табигать баласы. Укучыларда безнең якларда кышлаучы кошларны саклап калуда җаваплылык хисе тәрбияләү, кошлар турындагы белемнәрне тирәнәйтү максатыннан әти-әниләр алдында "Кошлар кайда кышлый?" дигән темага дәрес үткәрелде. Дәрескә алдан әзерлек эшләре алып барылды: балалар шигырьләр ятладылар, кош рәсемнәре ясадылар. Сыйныфыбызда үткәрелгән бу чараның дәвамы булып, берничә көннән мәктәбебезгә кошлар өчен җимлекләр килә башлады. Әлеге эшкә әтиләрне дә тарту әллә ничә төрле тәрбияви максатны колачлады. Без әлеге җимлекләрне бакчадагы агач ботакларына элеп куйдык, ә балалар кошлар ашханәсен даими рәвештә икмәк валчыклары белән тәэмин итеп торалар. Әле язын җылы яклардан кайтучы кошларга да сыерчык оялары эленер дигән өметтә калабыз. Укучыларның терек һәм терек булмаган табигать һәм аның байлыклары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә һәм, гомумән, әйләнә-тирәбезгә мәхәббәт һәм сакчыллык тәрбияләү максатыннан районыбызда әйләнә-тирә дөнья буенча фән олимпиадасы үткәрү гадәткә керде. Бәйгегә әзерлекне алдан ук башлыйбыз: укучыларга өстәмә материаллар, төрле энциклопедияләр тәкъдим итәбез, тестлар һәм биремнәр эшләтәбез. Олимпиадага әзерләү нәтиҗәсез үтмәде: ике ел рәттән сыйныфымда укыган Зиннәтов Данис куст мәктәпләре арасында икенче урынга лаек дип табылды. Тирә-як мохиткә ярдәм итү йөзеннән балаларның үзләрен актив эшчәнлеккә тарту - аларның табигать фәненнән алган белемнәрен гамәли куллануның әһәмиятле бер төре. Сыйныф бүлмәсендә гөлләр үстерү, аларны тәрбияләү, яз көне мәктәп ишегалдына чәчәкләр утырту, җәй буена мәктәп тәҗрибә участогында эшләү шуңа мисал булып тора. Укучылар өчен үзебез дә үрнәк күрсәтсәк, максатыбызга ирешү отышлырак булыр кебек. Шул нисбәттән гаиләбез белән инде өч ел рәттән ишелеп баручы елга ярына агач үсентеләре утырту зур әһәмияткә ия. Күркәм эшкә тагын ике гаилә килеп кушылды. Шунысы куанычлы: барыбызның да балалары башлангыч мәктәптә укыйлар, алар бу изге гамәл турында инде күптән яшьтәшләренә сөйләп сөенче алдылар. Көзге экскурсия вакытында гөрләп үсеп киткән кечкенә агачлык яныннан үтү һәркемдә горурлык хисе уятты. Табигать ул - уртак йортыбыз. Шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә экологик проблемалар килеп туа. Үзебез яшәгән җирнең чисталыгы, уңайлылыгы, табыннарыбыздагы ризыкның сыйфаты, кеше сәламәтлеге турында һәрдаим кайгыртып торырга кирәк. Без бик катлаулы чорда яшибез: теләсә нәрсә ашап, пычранган һава сулап, тормыш проблемаларына бирешмәскә тырышып, сәламәтлегебез турында уйламыйбыз да. Ә безгә бит гомер ике бирелмәгән. Туган йортыбыз булган табигатьнең кадерен белеп, аны саклап һәм яклап яшәргә өйрәник. Үзебез укыта торган балаларга да шуны сеңдерик!

Чулпан Гали кызы Гасимова,

Зур Сәрдек гимназиясе МББУ учреждениесе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы.

© 2010-2022