Внеклассное мероприятие Праздник Алифба

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залга кисмә хәрефләрдән "Хуш, Әлифбам!" дип язылган, шарлар эленгән.

Максат:

Тырышып укуның кирәклеген исбатлау, күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашалар.Әлифба бәйрәме- укучыларның яртыеллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга,язарга,матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Кадерле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме-сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме-

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус,әйдәле!

Дөньяны гөрләтсен

Әлифба бәйрәме.

Кыңгарау чыңы ишетелә.(Кыңгарау булган укучы сыйныфка килеп керә.)

Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары укытучы апагызга ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә иң беренче сәяхәт әлифбадан башланды.

Әлифба китабы Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче

Беренче кат шул сарайга

Сине алып керүче,
Тик бер китап, аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Ул нинди китап?

Ул -Әлифба китабы.

1 нче укучы. "Ә" хәрефе сөйкемле,

Чакырып тора безне.

Әни белән рәттән куям

"Әтием" дигән сүзне.

2 нче укучы. Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип,

Белгән идем мин аны.

3 нче укучы. "И" хәрефеннән башлана

"Илем" дигән матур сүз.

Туган илнең иң бәхетле

Уллары, кызлары без.

4 нче укучы. Фил бүрәнә ташып йөри,

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,
Күрсәм дә тик төшемдә.

5 нче укучы Бөрлегәнем, җиләгем дип,
Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

6 нчы укучы Ана сүзен һәммәбез дә

Яратабыз ,сөябез.

Шуңа күрә,"А" хәрефен

Беренче өйрәнәбез.

Җыр: "Әлифба".

И Әлифба, син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы. Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

И Әлифбам, син кулымда балкыйсың

Нәкънур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак нур булып. Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

1 нче укучы Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәммәбез дә шат безнең.

Соңгы битен укыдык

Кичә Әлифбабызның!

2 нче укучы. Сөекле Әлифбам!

Әйләндең чын дуска,

Тик безнең арада

Вакытың бик кыска.

3 нче укучы. Әлифба,без сине

Онытмабыз бер дә.

Иң якын дус булып

Калырсың күңелдә.

4 нче укучы. Син алга таба

Киңәшче булырсың.

Җиткерәбез сиңа

Рәхмәтнең олысын.

5 нче укучы Без бит хәзер һәммәбез дә

Укый-яза беләбез.

Моның өчен Әлифбага

Бик зур рәхмәт, диябез!

Бергә Рәхмәт сиңа Әлифба!

Әлифба китабы Мине зурлавыгыз өчен зур рәхмәт,балалар. Минем ярдәмчеләрем-хәрефләрем сезне укырга өйрәтергә бик тырыштылар. Нинди уңышларга ирештегез микән, минем сезне тикшереп карыйсым килә.

(Шул вакытта куркыныч тавышлар ишетелә.Шүрәле белән Убырлы килеп керә).

Шүрәле Ә-Ә-Ә! Менә кайда икән болар!

Убырлы Бездән башка гына бәйрәм үткәреп яталар! У-У, мин аларны тотып алсаммы!

Шүрәле Кытыклап үтерәм!(Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.(Килгән кунаклар янында да йөри).

Укытучы. Чү-чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине яраталар. Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер без сезгә сораулар бирәбез, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсагыз , сез-җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасагыз, кире урманыгызга кайтып китәсез. Ризамы?

Шүрәле. Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!

Әлифба китабы 1сорау. Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы нәрсә дип атала?

Шүрәле. Беләм-беләм , күргәнем дә бар! Солдатлар!

Укытучы. Белмәдең шул Шүрәле! Әйтегез әле , балалар!

Балалар. Алфавит.

2 сорау. Ни өчен ъ (калынлык билгесе)һәм ь(нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?

Убырлы Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән,шуңа күрә тавышлары чыкмый.

Укытучы. Тагын белмәдегез. Балалар, кайсыгыз әйтә?

1бала. ъ һәм ь аваз белдермиләр. Шуңа күрә, тавышсыз хәрефләр дип аталалар.

Шүрәле. Җитте, җитте, сез җиңдегез. Әйдә Убыр дус! Кайтыйк урманыбызга. Әле безнен өйрәнәсе әйберләребез күп икән!

Убырлы . Тукта әле Шүрәле дус! Бәлки безгә монда калырга рөхсәт итәрләр.

Укытучы. Балалар, Шүрәле белән Убырны бәйрәмебездә калдырабызмы? (Әйе). Алайса сүзне Әлифбага бирик.

Әлифба китабы

1 нче бирем Укучылар, мин сезгә сүзләрнең беренче иҗеген әйтәм, ә сез аларга иҗекләр өстәп яңа сүзләр барлыкка китерегез.

2 нче бирем Өстәлдә сүзләр таратылган. Калын әйтелешле сүзләрне бер баганага, нечкә әйтелешле сүзләрне икенче баганага урнаштырырга кирәк.

Әлифба китабы Афәрин балалар!

Хәзер нәни дусларым мин сезнең тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне дә тикшереп карыйм әле!

1 нче бирем Аның өчен мин сезне "Балык тоту" уенына чакырам. (Эш тәртибе аңлатыла). Слайд 26

2нче бирем Ә хәзер мин сезне "Төз ату" уенына чакырам. Слайд 27(Эш тәртибе аңлатыла).

3 нче бирем. Русча да белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә. (Балалар табышмакларга җаваплар бирәләр). Слайд 28-36

4 нче бирем. Хәзер укучылар ребуслар чишәрбез? Слайд 37-43

Афәрин балалар! Сез чыннан да бик күп нәрсәләр үзләштергәнсез икән.

Әлифба китабы Нәни дусларым! Дәресләрегезне яхшылап хәзерләгез. Дәреслекләрне дә саклап тотыгыз.

Әлифбагызга алмашка

Туган тел килер.

Сезгә ул бетмәс-төкәнмәс

Шатлык китерер.

Зур ярдәм итәр сезгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр сезгә,
Әлифба биргән белем.

(Туган тел китаплар өләшә.)

Укытучы Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкият өйрәтер.Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, милләт җанлы, гыйлемле булып үсегез.

Укытучы киңәшләр әйтә:

-аларны гел чиста кул белән генә тотыгыз,
-почмакларын бөкләмәгез,

-аларны тышлагыз,
-ашаганда китап укымагыз,

-китапны һәрвакыт кадерләгез, ул синең иң зур киңәшчең булыр.

1 нче укучы. Әлифбам өйрәтте

Хәрефләр танырга,

Тукталып тормыйча,

Гел алга барырга.

2 нче укучы. Хәрефләр диңгезе

Чайкалды каршымда.

Хәрефләр бер төсле

Тоелды барсы да.

3 нче укучы. Аларны танырга

Әлифбам булышты.

Шәп укый алырлар,

Диеп ул тырышты.

4 нчы укучы. Һәр көн бер авазның

Исемен белдек без.

Сузыкка, тартыкка

Аларны бүлдек без.

5 нче укучы. Сузыкны җырладык

Туган тел көенә.

Ә тартык сузылмый
Җырламый һич кенә.

Әлифба китабы

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,
Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратасыз,

Тагы да күп белерсез.

"Туган тел" җыры яңгырый (барлык кешеләр белән бергә)

Бүләкләр тапшырыла.

© 2010-2022