Внеклассное мероприятие “Әниемнең җылы кочагы”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кадерле әниләребез, әбиләребез!

Сезне чын күңелебездән әниләр көне белән тәбрик итәбез. Әни! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. Әни дигәндә дөньялар яктыра, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшь килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше - әни. Бүгенге бәйрәмебез безнең өчен кадерле булган әниләргә, әбиләргә багышлана. Аларга сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын телибез.

Җыр "Күгәрченнәр җырлашалар"

Әни җирдә иң күркәм кеше, Кадрия Әниләрнең белик кадерен. Җил давылдан саклап үстергән ул. Кызганмыйча бөтен гомерен.

Аның киңәшләре көч - дәрт өсти, Чулпан

Илһам бирә миңа яшәргә. Бәхет - шатлык белән һәрчак язсын Әни диеп аңа дәшәргә.

Бүген сөенә- сөенә, Сөмбел Бик күп җырлар җырлыйбыз. Сезне , кадерле әниләр, Бәйрәм белән котлыйбыз.(бергә ) Әниләргә бүләк бирү.

Күмәкләшеп без дә дуслар Эльвира Җырлап алыйк әйдәле . Котлы булсын, гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме.

Җыр " Бүләккә"

Нигә бүген бөтен җирдә Кадрия Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш көлеп карый, Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - әниләр көне Чулпан

Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең көненә Сөмбел Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, Эльвира Теләгем бар минем дә: Мәңге шулай кояш кебек Балкы күңел күгемдә!

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак Иң ягымлы кешеләр. Иң сөйкемле , мәрхәмәтле Алар безнең әниләр.

Әни сүзе - иң бөек сүз, Кадрия Юк аңа һичбер алмаш. Иң-иң әйбәт кешеләр дә Әни кебек булалмас.

Иң-иң әйбәт балаң булып Чулпан Яшәсәм ярар иде. Әниемнең ышанычын Акласам ярар иде.

Иң кадерле, иң хөрмәтле Сөмбел Булсын җирдә әниләр. Әниләрне кадерләсәк, Тыныч булыр ил - көннәр.

Әйтәсебез килә бүген Эльвира Кадерле әниләргә: Әле ярый сез бар җирдә Без сабый, нәниләргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык Руслан Ел буена җитәрлек. Сезнең яхшы эшләрегез Бихисап, искитәрлек.

Мактаулы безнең әниләр Кадрия Данлы эшләре белән Әтиләр белмәгән эшне Әниләр эшли белгән.

Наз гөлләре үсеп чыга Чулпан

Сезнең җылы куллардан

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Җыр " Ямьле көзләр җиткәч"

Әни диеп ачыла безнең тел, Кадрия Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел. Әни өйдә булса, бик рәхәт, Әйтәбез сиңа - Мең рәхмәт! Мең рәхмәт! Мең рәхмәт!

Син булганга , әни без бәхетле Чулпан Син булганга якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул Иң бәхетле , якын кешебез!

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә; Сөмбел Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә якты йолдызлардан , Я кояштан һәйкәл салырлык.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез Чулпан Урын алсын йөрәк түрендә! Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Җыр " Мин әнигә булышам"

Җырла дисәләр, җырлыйбыз, Кадрия Бер дә каршы килмибез; Карап торыгыз, әниләр, Ничек матур биибез.

Сәхнәдә татар халык биюе.

Фәния Ә хәзер кадерле әниләребезне сынап карыйк.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә Фәния Әгәр тапсаң сүзләрен Әй сез, әниләр, кемнәр тапкыр Күрсәтсеннәр үзләрен.

1.Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә ...........(йөрәк бар).

2.Калган эшкә..............(кар ява).

3.Аз сөйлә..............(күп эшлә).

4.Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез.............(көн күрмәс).

5. Укыган уңар, укымаган.........(туңар).

6.Ата-ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - ..........(әрәм булган).

7. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен.......(төзәт).

8.Яхшыдан үрнәк ал, яманнан ...........(гыйбрәт ал).

Фәния Әниләребез молодцы, мәкальләрне яхшы беләләр икән.

Җыр "Әниемнең кочагы"

Хәлимә Кем зирәк, кем тапкыр икән? Сынап карыйк әйдәгез! Сез җавапларны табыгыз, Без табышмак әйтәбез.

1.Син туктасаң - туктый, Син барсаң - бара, Ул нәрсә? - уйлап кара. (Күләгә)

2. Түгәрәк - ай түгел, Сары - май түгел Койрыгы бар - тычкан түгел. ( Шалкан)

3.Әбидә берәү, бабайда икәү. Ул нәрсә? (б хәрефе)

4.Кәҗәнең башында нәрсә бар?(К хәрефе)

5.30я хәрефеннән торган кеше исемен әйтегез. (Зоя)

6.Кара мәче ниди ишектән керә? (Ачык ишектән)

7. Чүлгә мәкне кушсаң нәрсә була? (чүлмәк була.)

8.Кайчан куян ите тәмле була? (Ашаганда)

9.Аучы мылтыктан атканда ни өчен бер генә күзен йома? ( Икесен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый)

10 Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли? ( Йоклый) 11. Үсә койма буенда , Гел чагудыр уенда . Уты да юк - яндыра, корт чаккан эз калдыра. (Кычыткан)

Хәлимә Молодцы. Бик тапкыр һәм зирәк икәнсез.

Җыр "Иң матур җыр"

Мин әнине яратам, Руслан Шуңа аңа булышам. Әнием арымасын дип, Бөтен көчкә тырышам.

Гөлләргә сулар сибәм Сөмбел

Идәннәрне дә юам.

Өстәлләрне җыештырам,

Хәтта керләр дә уам.

Әниләр булмаса җирдә, Эльвира

Кем безне сөяр иде.

Иркәләп, назлар, яратып,

"Кадерлем!"- дияр иде?!

Көнгә ничә тапкыр "әни" дибез, Кадрия Рәхәт тә соң "әни" диюләр. Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, Бүләк итик матур биюләр.

Кызлар башкаруында Мари халык биюе

Кадерле әниләр! Чулпан Бәйрәмегез сезгә бәхет, Сәламәтлек китерсен, Көнегез гел шат булсын, Елның һәрбер көне Сезгә Әниләр көне булсын!

Җыр "Әниләр бәйрәме"

Хәлимә Хөрмәтле әниләр, бәйрәмдә катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Сезне тагын бер кат Әниләр көне белән котлыйбыз. Гаиләгездә тынычлык, тазалык, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.



© 2010-2022