“Йорт хайваннары”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: "Йорт хайваннары"

Дәреснең максатлары:

  1. Балаларның тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Сүзлек байлыгын, фонематик ишетү хәтерен үстерү.

  3. Хайваннарга мәхәббәт, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстеру дәресе.

Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, индуктив, күрсәтү.

Җиһазлау: хайваннар рәсемнәре, карточкалар.

ТСО: компьютер, мультимедиа проектор.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн. Бүгенге дәресебездэ кунаклар бар. Алар белэн исәнләшик.

II. Яңа дәрес.

Фонетик-лексик зарядка.

1. -Әйдәгез, татар теленең специфик авазларын кабатлап китик (1 слайд).

Ә - әти, әни

Ө - өй, өч

Ү - үрдәк, үсемлек

Җ - җиләк, җәй

ң - яңгыр, чаңгы

Һ - һәйкәл, һава

2.- Яхшы. (Алга таба 2 слайд китә).

-Димәк, безнең бүгенге тема - "Йорт хайваннары". (3 слайд)

- Сез инде йорт хайваннарын беләсез. Но мы сегодня познакомимся с новыми словами, которые характеризуют домашних животных, научимся употреблять их в своей речи. Домашнее задание - надо будет написать рассказ о своем домашнем животном.

-Сез нинди йорт хайваннарын беләсез? Әйдәгез, искә төшерик. (4 - 11 слайдлар) (Укытучы сораулар бирә. Бу нәрсә? Ул нинди? Нинди төстә? Ул нәрсә бирә? Нәрсә ашый?)

3.- Хәзер яңа сүзләр белән танышыйк. Обратите ваше внимание на интерактивную доску.Там даны новые слова (12 слайд). Давайте прочитаем.

III. Яңа белем һәм кунекмәләрне ныгыту.

1.- Ә хәзер бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзик (составим словосочетания). Мөгезле - нинди йорт хайваннары мөгезле була? (Сыер, кәҗә, сарык). Сакаллы - кәҗә. Җитез - эт, мәче, ат. Тугры - эт.

2. -У меня перепутались слова. Нужно правильно их расставить и составить предложение. Я вам раздаю карточки. Укажите стрелками.

мөгезле ат сөт бирә

йомшак сыер тычкан тота

сакаллы песи йон бирә

җитез эт тиз чаба

тугры кәҗә өй саклый

3. -А теперь давайте проверим. ( 14 - 18 слайдлар)

4. Аудирование.

- Сейчас я прочитаю вам рассказ об одном животном. Прослушав, вы должны догадаться, что это за животное.

- Ул йомшак, кечкенә, шаян. 2 колагы, 4 аягы, койрыгы бар. Мыеклы, сөт ярата. Өйне тычканнардан саклый. Ул нәрсә? (Песи).

-Дөрес. Ә ни өчен шулай уйлыйсыз? Нинди билгеләргә карап белдегез? Ә сезнең өйдә нинди йорт хайваннары бар? (...)

- Минем (этем, мәчем, күсем, йорт куяным бар).

-Аның кушаматы нинди? Аңа ничә яшь? Ул нинди? Нәрсә ашарга ярата?

Ике укучы арасында әңгәмә була.

Бер укучы үзенең йорт хайваны турында сөйли.

IV. Йомгаклау.

-Без бүген йорт хайваннары, аларның характерлы үзенчәлекләре (характерные черты), файдасы турында сөйләштек. Что нового вы сегодня узнали на уроке? - Кто активнее всех работал на уроке? - Чьи ответы вам понравились больше?

Өй эше - үзегезнең өйдәге дүрт аяклы дустыгыз турында хикәя язарга.

Билгеләр кую.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.










«Йорт хайваннары»


4 нче сыйныфта уткәрелгән ачык дәреснең

план - конспекты




Укытучы:Газизуллина Зөлфия Альфред кызы - I категорияле укытучы








Лаеш-2013,апрель


© 2010-2022