Урок татарской литературы Г. Мөхәммәтшин “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф. ”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Г.Мөхәммәтшин "Әйдәгез,танышабыз: мин гап-гади Инсаф."

Максат:1.Г.Мөхәммәтшин иҗаты белән таныштыру .

2.Хикәяне аңлап,дөрес сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру.

3.Укучыларның сүзлек хәзинәсен баету.

Җиһазлау:Р.Г.Ягъфарова "Уку китабы" 2нче сыйныф,Г.Мөхәммәтшин портреты, "Татар балалар әдәбияте" ,рәсемнәр,татарча-русча сүзлекләр.

Үткәрү урыны: МОУСОШ№2 2"В" сыйныфы

I Оештыру өлеше

-Хәерле көн,укучылар!

Бүген бездә кунаклар.Кунак килү-зур шатлык.Кунаклар булгач,дәресебез тагы да матуррак узар.Кунаклар булгач аларга сый-хөрмәт күрсәтергә кирәк.Сезнең тулы,матур җавапларыгыз хөрмәт күрсәтү булыр.Дәресебезне башлыйбыз.

-Бүген көн нинди?

-Бүген атнаның нинди көне?

-Ничәнче ноябрь?

II Өй эшен тикшерү

-Укучылар,әйдәгез,өй эшләрен тикшереп китик әле.

(берничә укучы укый)

-Балалар,яхшы әзерләнгәнсез,барыгыз да өй эшләренә җаваплы карагансыз.

III Дәреснең темәсе Һәм максаты белән таныштыру

1.Табышмак әйтү

"һәркемдә дә бар."(исем)

2Бала туа.Дөньяга яңа ямь,бәхет өстәлә.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр китерә.Аларның берсе исем кушу.Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек,исемнәр бакчасында да төрле җимешләр-исемнәр бар.Исем җыйнак,яхшы мәгьнәле булырга тиеш.

IV Физминут

1."Исемнәр агачы"(яңа исемнәр төзергә)

2.Т10,К3,3ӘҮ.6Н,1ГӘ,1ҮЗЕ(монда нинди сүзләр язылган?)

V Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1.-Без бүген сезнең белән Г.Мөхәммәтшин "Әйдәгез,танышабыз:мин гап-гади Инсаф." Хикәясе белән танышырбыз.

2.Г.Мөхәммәтшин кыскача биографик белешмә һәм иҗаты белән таныштыру.

-Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин 1932 елның 23 декабрендә Татарстанның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында дөньяга килә.Туган авылы мәктәбендә җиденче классны һәм Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң ул,Казан дәүләт педагогия институтында белем ала,1956-1958 елларда укытучы булып эшли.Аннаң соң "Чаян","Ялкын" журналларында эшли.Ул балалар өчен күп кызыклы хикәяләр яза.

3.Сүзлек эше

-Бу әсәрдә,бәлки,аңлашалмый торган сүзләр бардыр.

Җир йөзендәге-дөньядагы(на земле)

Җирән-рыжий

Чебен тимәр чер итәр-обидчивый

Сугыш чукмары-драчун
Әдәпле-тыйнык,тәртипле

(2 укучы укый,хор белән)

4.1)Хикәя кем исеменнән язылган?

2)Инсаф нәрсәгә аптырый?

-Хикәяне укыгач,бу сорауларга җавап бирербез,игътибар белән тыңлыйбыз

-Укычу укый

-укучылар эчтән укыйлар

-укучылар чылбырлап укыйлар

5.Сорауларга җавап бирү

-"Инсаф" исеме нәрсәне аңлата?Текстан табып укыгыз.

-Ә синең исемең нәрсә аңлата?

(рәсемнәр карау,исемнәрнең мәгънәләрен аңлату)

VI Йомгаклау

1.-Бу дәрестә без кемнең хикәясе белән таныштык?

-Хикәянең герое кем?

2.Билгеләр кую,өй эше аңлату.

Сәнгатьле укырга,3 сорауга җавап бирергә.

© 2010-2022