Разработка урока по татарскому языку на тему

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле

Тема:«Исем» темасын кабатлау

4 нче Б сыйныфында үткәрелгән

ачык дәрес планы.

Садыртдинова Гөлназ Ирек кызы.

Максат:Укучыларның исем темасы буенча алган белем-күнекмәләрен системалаштыру;дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын баету: бер-береңә игътибарлык,дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, экран, тестлар,таблица.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру,уңай халәт тудыру.

Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә чакырып.

Кызыклы дәресне башлыйк

Парталар артына утырып.

-Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

2. .Кроссворд чишү. 1 СЛАЙД

ЧИКЛӘВЕК 1)Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар.

УСАК 2) Нинди агач җилсез шаулый?

КАЕН 3)АК багана, яшел чатыр,

УРМАН Эчең пошса безне дә чакыр.

4)Җәй көне киенә,кыш чишенеп ташлый.

-Нинди сүз килеп чыкты? ( Исем)

-Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (җаваплар,Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез)

-Бик дөрес.

3.Матур язу минуты.

Укучылар тактага игътибар итегез әле, сез анда нинди сүзләр күрәсез?

Китап-галим,телсез мөгаллим.(Бу нәрсә?) Мәкаль

(Галим,мөгаллим сүзләренең мәгънәләре аңлатыла.

-Мөгаллим -гарәп сүзе.

Исемнәрне табабыз һәм сорау куябыз.

-Кем? Нәрсә? 2 СЛАЙД

-Хәзер бу сүзләрне бик матур итеп дәфтәргә язып куябыз.

Число,сыйныф эше.

4. Сүзлек диктанты.

Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп, белем, укучы,шигырь,

мәсьәлә .

Орфограммалы сүзләргә сызыгыз.

-1)Бу сүзләр нинди темага караган? (мәктәп,укытучылыар)

-Безнең ничәнче ел? (2010 ел) 3-СЛАЙД.

-Бу ел нинди ел дип игълан ителгән?(Укытучылар елы)

2) 2010 ел- Россия Президенты Д.А.Медведев Указы нигезендә Укытучы елы дип игълан ителде.Укытучы- иң гүзәл, иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк дә, уңышларыбызның башында укытучы тора.

3)Безнең Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 43 укытучы һәм тәрбияче эшли. 4-СЛАЙД

Укытучы хезмәте авыр да, мактаулы да. Чөнки илгә белемле кешеләр тәрбияләп бирә.

4)Башлангыч сыйныф укытучылары. 5-СЛАЙД

Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нәни кулларыннан тотып, хәреф язарга, укырга, тирә-юньне танырга өйрәтә. Һәрбер баланың уңышына сөенеп, борчуларын уртаклашып яши укытучы.

5.Сүзләрнең дөреслеген тикшерү. 6-СЛАЙД

1). Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп, белем, укучы,шигырь,

мәсьлә.

2)Бу сүзләр кайсы санда килгән? (Берлек санда)

-Ни өчен? (Бер генә предметны белдерә)

3)Шушы сүзләрне күплек санга куеп язарга.

Укытучылар,дәресләр, мөгаллимнәр, һөнәрләр,китаплар, мәктәпләр, белемнәр, укучылар,шигырьләр,мәьсәләләр.

7 СЛАЙД

(Күплек санда килгәндә,исем бер төр предметларның күп булуын белдерә)

-Нинди очракта -нар,-нәр кушымчалары ялгана?(Борын авазына тәмамланганда)

6.Физминутка.

7.Уен-табышмак. 1.Өч кайчан көчкә әйләнә? 8-СЛАЙД

2. Ипи башында, ахырында нәрсә бар?

к

и

л

е

ш

3.Белем уртасында ни бар?

4. Дәрес сүзендәге 2 иҗекнең 2 хәрефе.

5. Шәһәрдә бар, авылда юк.

8.-Укучылар татар телендә ничә килеш бар? (Татар телендә 6 килеш бар)

-Сорауларын искә төшерик.Б.к. кем? нәрсә? 9 СЛАЙД

И.к. кемнең? нәрсәнең?

Ю.к. кемгә? нәрсәгә? кая?

Т.к. кемне? нәрсәне?

Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда?

-Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ничә төрле була?

(2 төрле.Калын һәм нечкә төрләнеш)

9. Килешләрдә исемнәрнең төрләнеше буталган, аларны дөресләп язарга кирәк.

Б.к. укытучы белем 10 СЛАЙД

И.к. укытучыдан белемгә

Ю.к.укытучыны белемнең

Т.к укытучыда белемнән

Ч.к.укытучыга белемдә

Ур.в.к.укытучының белемне (Тикшерү) 11СЛАЙД

10 .Исем турында нәрсәләр беләсез икән?

Тестлар белән эш. 12-СЛАЙД

ТЕСТ

  1. Исем нәрсәне белдерә?

1) предметның билгесен

2) предметның исемен

3) предметның эшен

2.Исем нинди сорауга җавап булып килә?

1) кем? нәрсә?

2) нинди? кайсы?

3) нишли? нишләде?

3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес?

1)Исем - сүзнең өлеше

2)Исем - җөмлә кисәге

3)Исем - сүз төркеме

4.Исем нәрсәләр белән төрләнә?

1) заман белән

2) зат-сан белән

3) килеш, сан белән

5.Җөмләләрдәге хатаны тап.

1) Менә алсу таң ата.

2) Безгә алсу килде.

3) Күктә йолдыз күренә.

4) Кичә йолдыз апа кайтты. (Тикшерү)

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

(Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр бар,кагыйдәне искә төшерү) 13 СЛАЙД

11.Дәреслек белән эш. 131 нче күнегү.

Биремне уку.Күчереп язу.Килешләрен билгеләү.

12.Өй эше.Инша."Минем яраткан укытучым"

13.Йомгаклау. Укучылар, без бүгенге дәрестә исем темасын кабатладык.

-Исем нәрсәне белдерә?

-Аның сораулары?

-Нинди исемнәр була?

-Исем нәрсә белән төрләнә? 14 СЛАЙД

14.Билгеләр кую



© 2010-2022