Авторские стихи по теме Колыбель

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бишек

Автор: Талия Гайнатуллина

1.Балаларым кайта шәһәрдән

Әй шатлана күңел, сөенә.

Бала бишеген эләбез

Өйнең иң- иң түренә.

2. Гөр киләбез күмәкләшеп,

Шатланабыз, көләбез.

Ә кич җиткәч бабай яккан

Мунчаны без керәбез.

3. Өй ямьләнә, тәмле ашлар пешә

Сыйланабыз бергә табында.

Бишек җыры көйләп әби йөри

Түргә элгән бишек янында.

4.Яллар үтә, балалар да китә

Өйдә тынлык, беркем кычкырмый

Өйнең иң-иң түрендә

Буш бишектә сиртмә шыгырдый.

9май,2012 ел

Әнкәмә

Автор: Талия Гайнатуллина

  1. Рәхмәт әнкәй, безне үстергәнсең,

Рәхмәт сиңа бездән, мең рәхмәт.

Безне үстергәндә авырлыклар күргәнсең син

Картайган көнеңдә күр рәхәт.

2.Бар авырлыкларны җиңгәнсең син

Барсына да каршы торгансың.

Шуңа да син, әнкәй,безнең йөрәкләрдә

Бик зур урын алып торасың.

3.Үстердең син әнкәй, кеше иттең,

Юл күрсәттең безгә тормышта.

Маяк булып балкый синең утлар

Без барачак юлның чатында.

4. Сүнмәс ул ут....

Мәңге балкып торыр

Мәңгелек ут булып һәрвакыт

Туры юлдан, безне алга дәшәр

Һәрчак яктыртыр ул юл башын!



© 2010-2022