- Преподавателю
- Начальные классы
- Внеклассное мероприятие на тему Кошлар - безнең дусларыбыз
Внеклассное мероприятие на тему Кошлар - безнең дусларыбыз
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Файзрахманова Л.С. |
Дата | 06.12.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Тема: «Кошлар - безнең дусларыбыз".
Максат: Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,
кышлаучы һәм күчмә кошларны танып- белергә өйрәтү,аларның
тормышыбыздагы әһәмиятле ролен аңлату, сак мөнәсәбәт
Җиһаз:проектор, кош рәсемнәре, кош тавышлары язмасы,слайдлар.
Чара барышы:
-Хәерле көн, балалар!
1 слайд:(кошлар рәсеме күрсәтелә, әңгәмә үткәрелә).
-Дәресебезне менә бу рәсемнән башлап китик әле. Нәрсәләр күрәбез? Алар нигә кирәк? Кошларны нинди ике төркемгә бүлеп карыйлар? Сез нинди кошларны беләсез?
2 слайд: - Ә хәзер экрандагы кошларны игътибар белән карагыз.Дәрес барышында кирәк булачак.(кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре күрсәтелә, 2 төркемгә аерылып бара.Кайбер кошларга аңлатма бирелә: колибри-6-22 см,тавис- кошлар патшасы ,пингвин-салкын якта яшәүче кош,очмыйлар,дрофа-16 кг, гриф-табигать санитары)
3 слайд:- Алдагы бирем, кош исемнәрен таблицага язарга (кышлаучы һәм күчмә)- 3 классларга , рәсемнәр буенча кошларны 2 төргә аерырга -1 классларга.(Соңыннан эшләр тикшерелә. 3 класс укучылары беренчеләргә булыша).
4 слайд: -Сүзлек- чайнворды чишәбез.(русчадан татарчага тәрҗемә итәргә.)
5 слайд: - Хәзер сезгә мондый бирем: -нинди кош исемнәре яшерелгәнен белергә кирәк.
(чыпчык, сыерчык, күке,торна).Бу кошлар арасында кайсы кош артык?
6 слайд: - Уен: "Фигыльләрне сайлап ал ! " дип атала.
Сайрый, гөрли, каркылдый, тукылдый.- Күгәрчен,тукран,сандугач, карга.
-Бик күп эшләдек ,укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.
Уен: -Мин сезгә кош исемнәре әйтәм , әсез күрсәтәсез : күчмә кошлар булса канат кагабыз, кышлаучы кош булса тик торабыз. Булдырдыгыз!
7 слайд: -Кошлар турында табышмаклар да чишеп алыйк әле.
Гөрли-гөрли җырлый ул,Борыны озын , боты озын
Кызыл читек кия ул Камышлыкта көнозын.
Күлмәкләре күгелҗем, Сазлык җирендә йөри,
Татулыкны сөя ул "Тату торыйк ",- дип сөйли.
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
Кигән киеме чуар , Соскы борын бакылдык,
Корыган агачка кунар. Күп сөйләшә такылдык.
Кызыл бүрек башында ,
Шакый агач башында.
8 слайд: -Укучылар, кошлар турында сынамышлар да бар. Кемнәр нинди сынамышлар белә? Ягез әле ,бирелгән сынамышлар белән танышыйк.Үзегез дә боларны сынап карый аласыз.(кычкырып уку, 3 класс укучылары дәфтәргә күчереп яза).
-Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылына.
-Кара карга килгәч,бер айдан кар китәр.
-Карлыгач иртә килсә, көн тиз матурланыр.
-Чыпчыклар кыш көне җыелышып чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.
9 слайд: -Ә хәзер сорауларга җавап эзләп карыйк.
-Урман табибы дип нинди кошны атыйлар?(тукран)
-Кайсы кошка ояны кеше ясый?(сыерчык)
-Кайсы кош үзенең әнисен белми?(күке)
-Ялтыравыклы әйбергә кызыгучы кош?(саескан)
-Нинди кошны "калай" диләр?(әтәч)
-Тынычлык кошы(күгәрчен)
-Иң бәләкәй кош?(колибри)
-Иң матур койрыклы кош?(тавис)
-Сандугачның икенче исеме?(былбыл)
-Кызыл төсне яратмый торган кош?(күркә)
-Зур гәүдәле, озын аяклы кош(страус).
-Без дәрес башында кошлларны сакларга кирәк дигән идек. Аларны ничек сакларга соң?(җаваплар алына)
10 слайд: Кошларны саклау кагыйдәләренә карата рәсемнәр куелган.(әңгәмә)-Быел 2013 ел нинди ел? -Әйе, Әйләнә-тирәне саклау елы.Без дә моңа кушылырга тиеш .
Йомгаклау. -Дәрес ахырында сезгә менә мондый китап күрсәтәсем килә. Бу китап "Кызыл китап " дип атала.Ничек уйлыйсыз , бу китапта нәрсә турында сүз барыр? Дөрес, монда табигатьтә аз калган үсемлекләр,хайваннар,шул исәптән кошлар да тупланган.Шулай итеп, кошларны ,гомумән әйләнә-тирәбезне сакларга кирәк