Әлифба белән саубуллашу кичәсе 1класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укытучы: Исәнмесез, хөрмәтле әниләр, әбиләр, укытучылар һәм килгән кунаклар! Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы, беренче китап. Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар.

Кадерле укучылар, әниләр, әбиләр! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Без сезнең белән бүген "Әлифба" бәйрәменә җыелдык. Безнең кечкенә укучыларыбызның зур бәйрәме бу. Чөнки алар безнең мәктәп тормышында, иң беренче үзләренең тырышлыгы, иң мөһиме гаилә тырышлыгы белән, укырга да, язарга да өйрәнделәр. Әйдәгез, мин алар турында аз гына бәяләмә укыйм.

  • Ул тормышны яратучан, изге күңелле, тырыш, дусларны тиз табучан, ярдәмчел, сизгер, үз сүзен әйтә белүче, фикер сәләте өстен, белем алуга омтылучан егетебез. Бу укучы Айназ була.

Рәхим ит, Айназ.


  • Хәрәкәтчән, үзен бервакытта да кыерсыттырмаучы, чая, бөтерчек, кызу, өлкәннәрне хөрмәт итә, хисле, йомшак күңелле, белем алуга омтылучан бердәнбер кызыбыз. Бу укучы Алинә була.

Рәхим ит, Алинә.


  • Тыныч холыклы, салмак, төгәл, җаваплы, тыйнак, белем алуга омтылучан, сизгер, һәрвакыт иптәшләренә юл куя белүче, гаиләсен яратучы, булдыклы егетебез. Бу укучы Айзат була.

Рәхим ит, Айзат.


  • Өлкәннәрне хөрмәт итүче, хисле, ярдәмчел, үзенчәлекле, нечкә күңелле, тыйнак, белем алуга омтылучан, сизгер, фикер сәләте өстен, дөреслек өчен көрәшүче егетебез. Бу укучы Ильяс була.

.Рәхим ит, Ильяс.


  • Холкы тыныч, үзе хәрәкәтчән, төгәл, инсафлы, тыйнак, белем алуга омтылучан, сизгер, гаиләсен яратучы, фикер сәләте әйбәт, дусларны тиз табучан егетебез. Ул укучы Илгиз була.

Рәхим ит, Илгиз.

Менә ул безнең якты йолдызның биш почмагында балкучы, аның биш почмагы кебек, гел 5 ле билгесенә генә укучы- егетләребез һәм бердәнбер кызыбыз белән танышып та чыктык.

Ә хәзер рөхсәт итегез бәйрәмебезне башлап җибәрергә.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -

Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

Шәвәли керә.

Шәвәли:

Мин Шәвәли - шук малай

Үткен малай, Ут малай.

Мин бик уңган, Өлгер мин.

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин

Мин

Мин

Мин бик тыйнак

Мин!

Исәнмесез, нәни дусларым !

Укытучы һәм укучылар:

Исәнме, Шәвәли! Бәйрәмгә рәхим ит!

Шәвәли:

Балалар, әйтегез әле нәрсәләргә өйрәндегез сез мәктәптә?

Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Ильяс: Әлифбабыз тәмам булды

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек Сезгә сөйләргә?

-Әлифбаны чакыру,бергә: Әлифба , әлифба, кил безнең бәйрәмгә!

Алинә: Әлифба, син барлык фәннең

Тәүге баскычы

Син кадерле, туган илнең

Алтын ачкычы

Әлифба, Әлифба беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә зур бәйрәм шикелле.

Айзат:"А" тора Әлифбаның

Иң матур җирендә

Ансыз әйтеп булмый

"Ата-ана" сүзен дә.

Айназ :"А"ны бик мактыйсыз,

Әллә "У" ямьсезме?

"Укы"ди ул безгә

"Уйла"ди һәр сүзне.

Илгиз : Әлифба бетте,

Ярты ел үтте

Бар хәрефләрне

Өйрәнеп беттек

Бу "ә"хәрефе,

Монысы"н"

Ә монысы"и"

Барысы"әни"

Әлифба : Инде Сез беләсез,

Һәр хәреф кирәкле

Әйдәгез хәрефләрдән

Тылсымлы сүз төзеп күрсәтик.

Ә Ильяс: Әтәчем иртә тора

Һава ярып кычкыра.

Ашыгырга куша бит ул

Мәктәп - белем иленә.

Л Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмледер

Дигән идем мин аны.

И Алинә: И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Ф Айзат Ябалакның зур күзләре

Ялтырый караңгыда.

Ф хәрефенә охшаган

Туп-туры караганда.

Б Айназ : Бәр барабан, уйна быргы,

Бар кешеләр ишетсен.

Б дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен.

А Илгиз : Әлифба башлана

Сузып А авазын.

А-ана, а -авыл,

А-ватан, а-Казаным.

Бергә: Әлифба!

-Ишек шакыйлар. Укытучы: Кем бар анда? Әйдәгез, рәхим итегез, Әлифба бәйрәменә. Әкиятләр дөньясыннан Кызыл Калфак килгән икән. Әйдәгез, сүзне аңа бирик. Кызыл Калфак: Кадерле 1 нче класс укучылары! Хөрмәтле кунаклар, әниләр, укытучылар! Менә бүген сез- 1 класс укучылары иң кадерле , иң беренче уку китабыгыз-"Әлифба"белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телим, "5"легә укыгыз. Кемдә иң күп "5"ле, шул, ул- иң көчле! Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларым бар. Тыңлагыз да, җавап бирегез әле.

  • Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган? (басмада)

  • Төлке бик тә хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек? (Төлке белән каз)

  • Бабай нәрсә чәчкән? (шалкан)


  • Ул анда барганчы укый да, яза да белми. Анда ул язарга, укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я кем ул? (1 сыйныф укучысы)


  • Аны мәктәпкә көн дә алып барырга кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый,билгеләр куялар, тик ул кайчакта"югала" (көндәлек)


  • Аның артына утырып эшлиләр, аның өстендә кайберәүләр йоклап та ала (өстәл, парта)


  • Ул беткәч шаулашалар. Ул барганда тыныч кына утыралар (дәрес)


  • Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата (каникул).

Кызыл Калфак: Сез бик зирәк тә икәнсез, әкиятләр белән дә дус икәнсез.

Рәхмәт Сезгә балалар! Хуш, сау булыгыз, гел яхшы укыгыз !

Укытучы: Ә хәзер мин дә сезне сынап карыйм әле балалар, ничек үзләштердегез икән Әлифба китабын. Игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез. Әниләр, әбиләр сез дә булышырга мөмкин.

  • Әлифба китабының тышлыгы нинди төстә? (зәңгәр)

  • Абый, әби рәсемнәре төшерелгән бит. (А,Ә бите)

  • Үзе хәреф, үзе сан? Ул нинди хәреф? ( З )

  • Нинди аваздан сүз башланмый? Баш хәрефләре юк? (Ь, Ъ, Ң )

  • "Юмарт дөя" әкияте кайсы биттә? ("Д бите")

  • Казлар елгада йөзәләр (З бите)

  • "Җәлил иленнән"хикәясе (Җ бите)

  • Әлифба китабы нинди хәрефләр белән тәмамлана? (Щ,Ц хәрефләре)

Укытучы: Рәхмәт, укучыларым, сез бик тә тырыш балалар минем. Сез бик тә зирәк, игътибарлы,сәләтле, акыллы балалар. Ә хәзер әйдәгез, "Әдәплелек" иленә тукталыйк. - Әлифба: Укучылар, минем битләремне укыганчы сез үзегезне ничек тоттыгыз икән, карап үтик әле. (1 нче класс укучылары катнашында) 1нче инценировка: Әнисе -Алинә: Соңга каласың бит инде, улым, тизрәк бул, нишлисең анда? (малай әйберсен эзли, арлы-бирле йөренә) Малай- Ильяс: Бер носкиемны тапмыйм, эзләш әле! Әнисе-Алинә: Әйберләреңне кичтән әзерләп куярга кирәк улым. Малай-Ильяс: Өйрәтеп тормасана, эзләш әйдә. Алайса, мәктәбегезгә бармыйм да... Әнисе-Алинә: Мә инде, яңаларын ки алайса. Малай-Ильяс: Минем яңасын киясем килми. ярар, әйдә бир инде, мин кайтуга эзләп куйган бул.
2нче инценировка: Малайлар-Айзат, Айназ: Әби, ашарга бармы безгә? Әбисе-Илгиз: Исән-сау кайттыгызмы улларым? Тамагыгыз бик ачкандыр шул, башта кулларыгызны юыгыз. Малайлар-Айзат, Айназ: Әйдә инде, күп сөйләшеп торма әби, ашарга китер безгә. Кулыбызны кичә генә юдык бит әле. Әлифба: Укучылар, хәзер дә үзегезне шулай тотасызмы? Укучылар: Юк. Әйберләрне урынына куябыз. Киткәндә дә, кайткач та исәнләшәбез, кулларны гел юабыз. Ашагач рәхмәт әйтеп китәбез. Укытучы: Ә хәзер без Сезгә такмаклар сөйләп күрсәтәбез Әлифба. Тыңлап, нәтиҗә ясагыз. 1. Такмаклар сөйлибез бүген, Утырыгыз тәртипләп. Сез тыңлагыз, безсөйлибез. Мәнсезләрне тәнкыйтьләп. 2. Кибеттән кайта әнисе, Сумка күтәреп көчкә, яныннан атлый малае, Көнбагыш чиртә-чиртә. 3. Табаны беркөн чистарттым, Әллә ни ис китмәде. Аннан өч көн битне юдым, Карасы һич бетмәде. 4. Чокырларны юып куйдым, Ә идәнгә су тулды, Әни аннан соң су җыйды, Бары бер чиләк булды. 5. Без юри генә сөйләдек Андый балалар сирәк, Ләкин бит сирәк булса да Тәнкыйтьләп үтү кирәк. Әлифба: Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул, Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул. Ихтирам ит олыларны, кечеләрне Яшьтән өйрән яратырга кешеләрне. -Кадерле укучылар! Мин китәм, хушыгыз, Акыллы булыгыз Гел"5"кә укыгыз! Алинә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Ильяс :Әлифба-иң якын дус!

Айзат:Әлифба-иң яхшы китап!

Айназ: Әлифба-иң матур шигырь !

Илгиз: Әлифба-иң якын сердәш!

Укытучы: Әлифбага алмашка Уку китабы килә.

Уку китабы: Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнне

Мин әле өр-яңа

Бер тапсыз битләрем .

Килдем мин, никадәр

Җыр, шигырь, хикәя

Мәкальләр күтәреп

Май ае беткәнче укырга җитәрлек.

Укытучы:Әйдәгез балалар уку китабына шигырьләр сөйләп күрсәтик әле

Илгиз:Татар теле-туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби- бабаң

Сине сөя торган тел.

Алинә: "Туган тел"-

Иң әйбәт шигырь!

"Туган тел"-

Иң әйбәт җыр!

"Туган тел"-

Иң әйбәт китап!

Туган тел-

Иң якын тел!

Уку китабы: -Рәхмәт, укучылар! Булдырасыз икән ,хәзер инде мин сезгә бу Уку китабын ышанып тапшырып калдыра алам. Уңышлар Сезгә, гел 5 кә укыгыз. "5 ле"Фәнил: Исәнмесез, саумысез, Минем нәни дусларым. Кемнәр авырлыктан качмый- яратам мин шуларны. Укучылар: Әйдә,"5 "ле, уз түрдән Син бер дә калма бездән. "2" ле Шәхсәнәм: Мин нәрсә әйтим, Сезгә иптәшләр. Берни белмим мин, Авыр минем хәл. Укыйсы килми, эшлисе килми. Өй эшләрен дә эшлисе килми. Уйнап йөрим мин, гел эштән качып, Ә ашаганда кирәк, зур кашык.

Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!

Уйнап - көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт. Укучылар: Хәзер үк моннан чыгып кит,

"2"ле белән дус түгел без!

Айназ:Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз һәр көн,

Түгеп җиргә кайнар тир. Укытучы: Укучылар, сезнең бүген иң кадерле кешеләрегез- әниләрегезгә дә әйтер сүзегез бардыр. Айзат: Рәхмәт әниләр Сезгә! Сабыр булганыгыз өчен, безгә һәрвакыт булышканыгыз өчен. Сезгә зур рәхмәтебезне,

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Әткәй-әнкәй,газизләрем,

Гомер биргәнсез безгә.

Изге итеп үстерәсез

Мең рәхмәтлебез сезгә.

Ильяс :Сезнең алда сүз бирәбез

Ялкауланмаска,

Артта калмаска,

Тырыш булырга

"5 "кә укырга.

Мәктәп юлы якты юл

Зур уңышларга илтә.

Укырбыз ,өйрәнербез,

Сынатмабыз без һич тә. Укытучы: Әйдәгез, әниләрегез һәм әбиләрегез сезнең белән ничек дәрес хәзерлиләр икән, аларны да сынап карыйк әле. 1 сорау. Быелгы уку елында балагыз ничә төрле фән укый?(10) 2 сорау. Математикадан без нинди темада калдык?(кимүче, киметүче, аерма) 3 сорау. "Әминә" шигыре без укыган әлифба китабында бармы?(юк) 4 сорау. Азбукадан ничә хәреф өйрәндек(33), әлифбадан ничә хәреф өйрәндек?(39) 5 сорау. "Шүрәле"әкиятен кем язган?(Г.Тукай)

6 сорау. .Каенның бер ботагында 4 алма, икенчесендә 8 алма бар. Барысы ничә алма? (каенда алма үсми)

7 сорау: Әлифба китабының авторы кем?(Р.Х.Ягафарова)

8 сорау: Өстәлнең 4 почмагының берсен кискәннәр. Ничә почмагы калган?(5) Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Шушының белән безнең бәйрәм- кичәбез тәмам. Уку сезнең төп эшегез, авыр хезмәтегез. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә сезгә гаиләдәге өлкән кешеләр барысы да зур ярдәм күрсәтәләр. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче шушы кешеләргә рәхмәт әйтәбез. "Туган тел" җыры белән бүгенге кичәбезне тәмамлыйбыз. Укытучы: Бәйрәмдә катнашканыгыз өчен балалар, әниләр, әбиләр, килгән кунаклар барыгызга да зур рәхмәт! Ә хәзер котлау өчен сүзне мәктәп дирекциясенә, әниләргә, әбиләргә бирәбез.













Әлифба белән саубуллашу кичәсе 1класс

© 2010-2022