Рус телле балаларны татарча укытуда яңа әсбаплар

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рус телле балаларны татарча укытуда яңа әсбаплар.

ТР Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 - 2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясендә (30.12.2010, № 1174) - "Киләчәк" программасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар булдыру бурычы куелган. Балалар бакчаларында балаларны туган, татар теленә өйрәтү, аларның сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин итәргә кирәк. Әлеге максаттан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән яңа укыту-методик әсбаплар төзү өчен иҗат төркемнәре тупланды.

Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең гомүми белем бирү программасы төзелешенә яңа федераль таләпләр буенча татар теле эшчәнлегенә бирелгән сәгатьләр санын бүлгәндә сөйләм телен үстерүгә күбрәк игътибар итү сорала.

Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматерилларны урынлы файдалану аеруча мөһим.

Белем һәм тәрбия бирүдә файдалы һәм нәтиҗәле булырлык мультфильмнар коллекциясен булдыру бурычы да куелды.

Моның өчен:

- заман таләпләренә җавап бирерлек татарча мультфильмнар эшләнде;

- булган мультфильмнарны татарчага тәрҗемә ителде;

- татар язучыларының баланың яшь үзенчәлегенә туры килгән әсәрләреннән мавыктыргыч мультфильмнар әзерләнде.

Укыту- методик әсбаплар төзүдә алты иҗат төркеме эшләде.

Бүген мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре өчен алты юнәлештә татар телендә яңа укыту- методик әсбаплар, методик һәм күрсәтмә материаллар, балаларның танып-белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек яңа заманча уеннар, эш дәфтәрләре әзерләнде һәм бүгенге көндә бу эш дәвам итә.


  1. УМК "Татарча сөйләшәбез" Зарипова З.М., Кидрячева Р. Г.,

Исаева Р.С. ... 4-7 яшьтәге рус телле балаларны татар теленә өйрәтү өчен.

Безнең иҗат төркеме мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балаларны татар теленә өйрәтү өчен методик комплект әзерләде. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү комплектының нигезен проект алымы тәшкил итә. Проект өч өлештән тора:

- "Минем өем" ( уртанчылар төркеме өчен);

- "Уйный- уйный үсәбез" (зурлар төркеме өчен);

- "Мәктәпкә илтә юллар" (мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен);

Уртанчылар төркеме өчен әзерләнгән комплектның төп максаты - балаларны үзләрен әйләндереп алган мохиттәге предметлар белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә мотивация тудыру;

Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен әзерләнгән комплектларның максаты - балаларга әйләнә-тирәдәге предметлар турында тулырак мәгълүмат бирү, аларны мөстәкыйль аралашуга әзерләү. Темалар бер-берсенә бәйләнешле итеп, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланды. Белем бирү эшчәнлекләренең темасы катлауландырылып, кабатлана бара, алар баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелгән. Һәр теманы йомгаклау өчен, гомумиләштерү эшчәнлеге буларак, анимацион күренешләр дә эшләнде.

Методик комплектта тәрбияче өчен перспектив тематик һәм белем бирү эшчәнлек конспектлары, диагностик сораулар бар.

Бу укыту методик кулланмалар нәрсә белән аерыла соң?

Бүгенге көндә балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыр өчен эш дәфтәрләре, аудиоматериаллар, анимацион күренешләр булмады. Без өч төркем өчен дә эш дәфтәрләре ясадык, аларның эчтәлеген, биремнәрен, нинди рәсемнәр куллануны уйлап. Аудиоматериал, анимацион күренешләрнең эчтәлеген белем бирү эшчәнлекләргә туры китереп эшләдек.

Эш дәфтәрләре, аудиоматериал һәм анимацион күренешләр һәр эшчәнлектә дә кулланылмый. Кулланылган очракта эшчәнлекнең бер өлеше булып бара.

Анимацион күренешләр өченче эшчәнлектә карау өчен уйлап эшләнелде. Эчтәлеге 3-7 минут, алар балаларның белгән сүз байлыгына, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Берничә эшчәнлек узгач, өйрәнгән сүзләр һәм алдагы эшчәнлекләрдә сөйләмдә куллануга кертелә торган яңа сүзтезмәләр дә кулланылды. Бу анимацион күренешләрне караганнан соң балалар белән сорау - җавап тибында әңгәмәләр үткәрелә, вакыт калса алда өйрәнелгән уеннарны кабатларга тәкъдим ителә.

Аудиоматериаллар: танышу, яңа сүз, өйрәткәндә, диалог, сөйләм үрнәкләре, уеннар, кыска җырлар, өстәл театры күрсәткәндә куллану өчен төзелде.

Эш дәфтәрләре : өйрәнгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелде. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер-берсенә сораулар бирәләр, тәрбияче белән аралашалар. Бик уңай ягы, балалар үзләренең дәфтәрләрен өйгә алып кайтып кабатлый алалар. Бу дәфтәрләр белән әти-әниләр дә, төркемдә эшләгән тәрбиячеләр дә эшли ала, чөнки биремнәр рус телендә язылды.

Безнең язган укыту - методик кулланмага таянып ТНВ каналы"Әкият илендә" дигән тапшыру эшләде. Ул якшәмбе көнне 9.30 минутта ТНВ каналыннан күрсәтелә.

2.УМК "Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы" Шаехова Р.К. -мәктәпкәчә әзерлек татар төркеме өчен.

"Мәктәпкә әзерлек программасы"ның "Туган телебезне өйрәнәбез" бүлеге баланың сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм теле үсешен, аның тасвирлаулы һәм хикәяләп сөйләү, иҗади фикер йөртү һәм фикерен аңлатып бирә белү күнекмәсе үсешен тәэмин итү эшчәнлеге эчтәлеген билгели.

Әлеге бүлектә эшчәнлеккә әзерләнү һәм аны үткәрү барышында балаларны грамотага өйрәтүгә нык игътибар бирелә. Педагог балаларны тәкъдим ителгән һәр сүзгә аваз анализы ясарга, сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аера белергә, теге яки бу сүзне барлыкка китергән авазлар рәтен төшенергә, бирелгән модельләргә туры китереп сүзләр сайларга өйрәтә.

Сүзләргә аваз анализы-программа таләп иткән уку эшчәнлегенең берничә адымын үз эченә алган бик катлаулы эш төре. Аны нәтиҗәле хәл итүдә "Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып" дип аталган эш дәфтәрләре ярдәмгә киләчәк.

Татар теленә өйрәтүне кызыклы да, нәтиҗәле дә итүдә тәрбиячеләргә һәм әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан, "Раз - словечко, два - словечко" дип исемләнгән методик ярдәмлек тә эшләнде.

Федераль дәүләт таләпларен, балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен искә алып, күпкырлы үсешкә ия булган шәхес тәрбияләү максатын күз алдында тотып, "Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирүнең төбәк программасы "да төзелде.

3.УМК "Туган телдә сөйләшәбез" - Хазратова Ф.В., Шәрәфетдинова З., Хәбибуллина И., (Чаллы социаль- педагогик технологияләр һәм ресурслар институты мөгаллимнәре төзеде.) -2-4 яшьтәге татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен.

Әлеге комплектның төп максаты- балаларның ана телендә дөрес һәм эзлекле сөйләмен формалаштыру. Баланың кече яшьтән үк сөйләмен үстерү, аның аралашу, танып белү, әхлакый һәм рухи юнәлешләренең нигезен билгели.

Балаларда тел системасының фонетик, лексик, грамматик структур дәрәҗәләрен формалаштыру; бәйләнешле сөйләм үстерү; тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте формалаштыру-" Туган телдә сөйләшәбез" өйрәтү-методик комплектының төп үзенчәлеге.

Туган телгә өйрәтү һәм сөйләмне үстерү танып белү, коммуникатив алымнар, матур әдәбият белән таныштыру аша гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештәге эшчәнлек мультимедиа чаралары,"бармак" уеннары, "җанлы"сурәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм "сөйләшә" торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм- хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр куллануны күздә тота.

Методик комплект түбәндәге структур компонентлардан тора: аңлатма язуы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше характеристикасы, эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләре, комплекслы- тематик планлаштыру, эшчәнлек барышы, диагностик методикалар, кулланылган әдәбият исемлеге.

- Бүгенге көндә 4-5 яшьлек балалар (уртанчылар төркеме ) өчен әзерләнгән комплект әлегә әзер түгел.

- УМК "Туган телдә сөйләшәбез"- 5-7 яшьлек балалар (зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме) өчен комплектларны Зарипова З.М. җитәкчесендә иҗат төркеме төзеде.

4.УМК "Изучаем русский язык" - Гаффарова С.М., 4-7 яшьлек татар балаларына рус теле өйрәтү өчен төзелде.

Комплектка, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, методик кулланма, күрсәтмә һәм таратма әсбаплар, аудио- һәм видеоматериаллар, балалар өчен эш дәфтәрләре туплап бирелде.

"Балачак аланы"-"На поляне детства"-хрестоматия Закирова К. В.

Хрестоматиянең төзелү принцибы, структурасы, эчтәлеге үзенчәлекле. Җыентыкның төп өлешен Федераль дәүләт стандартлары таләпләрендә (ФДТ) күрсәтелгән 10 белем бирү өлкәсе ("Сәламәтлек", "Физик культура", "Социальләштерү", "Хезмәт", "Куркынычсызлык", "Танып белү", "Аралашу", "Матур әдәбият уку", "Иҗат", "Музыка") буенча тупланган әсәрләр тәшкил итә.

"Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. 2010- 2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясендә балалар бакчаларында балаларга татар телен өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлешен тормышка ашыру максаты куелган. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне татар теленә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

Билгеле булганча, телгә өйрәтүнең максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

Бу яңа укыту методик комплектлар шушы бурычларны үтәргә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.



© 2010-2022