- Преподавателю
- Начальные классы
- “Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү. Зурлыкларны чагыштыру” темаларын кабатлау
“Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү. Зурлыкларны чагыштыру” темаларын кабатлау
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Закирова Г.Ш. |
Дата | 07.04.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
3 класс МАТЕМАТИКА
Тема: "Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү. Зурлыкларны чагыштыру" темаларын кабатлау.
Максат: "Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү. Зурлыкларны чагыштыру" тема-ларын кабатлау, ныгыту; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.
Планлаштырыл-
ган нәтиҗә:
тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләлә чишә белү.
Предмет: зурлыкларны чагыштыра белү.
Шәхси:
уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен ачыклау
Регулятив: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтияҗ формалаштыру
Танып белү:
төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру
Коммуникатив:
кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итү
Пространство оештыру
Предметара:
Эш формасы:
индивидуаль,
парлап, фронталь
Ресурслар:
Дәреслек 2 кисәк, 49-51 битләр; мөстәкыйль эш дәфтәрләре, геометрик материал, перфокарта, тест биремнәре
I. этап . Эшкә кызыксыну тудыру.
Укытучы эшчәнлеге:
-
Психологик халәт булдыру.
-
Матур язу. (70 саны)
-
Укучылар бу сан нинди истәлекле вакыйга белән бәйле?
-
Сугыш кайчан башланган?
-
Кайчан тәмамланган7
-
Сугыш ничә ел дәвам иткән?
-
Телдән исәпләү.
-
Геометрик материал белән эш.
7 квадрат калырлык итеп, 2 таякчыкны алырга.
Укучы эшчәнлеге:
-
Елмаеп исәнләшү
-
Санны 1 юл язу.
-
Санга характеристика бирү.
-
1941 елның 22 июнендә.
-
1945 елның 9 маенда.
-
4 елга якын.
-
Телдән карточкадагы мисалларны чишеп теманы ачалар, дәрескә максат куялар.
-
Биремне үтәү.
II.этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.
Укытучы эшчәнлеге:
Дәреслек белән эш.
-
№138- тигезләмә төзү һәм чишү.
-
№132- мисаллар чишү.
Укучы эшчәнлеге:
-
Биремне үтәү.
-
Уңайлы кушылучыларга таркатып, сумманы санга бүлү.
III этап. Физкультминутка МИКС ФРИЗ ГРУП
-
2 һәм 2 саннарының тапкырчыгыш кыйммәте.
-
7 бүләм 7
-
Бүленүче 9, бүлүче 3, өлешнең кыйммәтен тап.
-
18:9=
IVэтап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укытучы эшчәнлеге:
-
Тренажёр белән эш.
-
Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш.
№49
-
Нинди санны табабыз?
-
Перфокарта белән эш.
Укучы эшчәнлеге:
-
Тапкырлау таблицасын кабатлау.
-
Мәсьәләнең шартын таблицага тутыру һәм тигезләмә төзеп чишү.
Х*8=24 билгесез тапкырлаучыны табабыз.
-
Зурлыкларны чагыштыру.
V этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Күзләр өчен физминутка.
Укытучы эшчәнлеге:
-
Тест биремнәре.
-
Дәреслек белән эш.
№137 телдән.
Укучы эшчәнлеге:
-
Тест биремнәрен үтәү. Парларда тикшерү.
-
0 һәм 1 саннары турында өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшерәләр.
VI этап. Йомгаклау. Рефлексия.
Укытучы эшчәнлеге:
-
Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Максатыбызга ирештекме?
-
Өй эше: №142, 51 бит, мәсьәлә чишәргә.
-
Үзбәя.
Укучы эшчәнлеге:
1. Сорауга җавап бирү.
2. Өй эшен көндәлеккә язу.
3. Үзеңә бәя биреп карау.