Внеклассное мероприятие День Победы (на татарском языке)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җиңү бәйрәме. Хәерле көн, хөрмәтле кунакар. Быел 1941-1945 елларда халкыбызның Бөек Ватан сугышында фашистик Германияне җиңүгә 69 ел тула. Сезне, әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар - фронтта турыдан-туры катнашушылар! Сезне, әниләр, дәү әниләр, апалар - Җиңүгә үз өлешләрен керткән тыл эшчәннәре! Сезне, бүгенге көннең бәхетле яшьләре! Бөек тантана, зур шатлык - Җиңү көне белән котлыйбыз! Илебез күгенең 69 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч шатлыклы көннәр насыйп булсын барыбызга да!

Вилдар: Яз көннәре бик ямьле

Бар дөнья матурлана.

Яз айларының берсендә

Илдә бик зур тантана.

Алсу : Кырык бишнең язы. Май аенда

Җиңү алып кайтты солдатлар.

Бәйрәм көне итеп билгеләнде.

Күтәрелде кызыл байраклар

Вилдар: Бу бәйрәм - 9 Май -

Җиңү бәйрәме!

Бар кешенең кулында

Матур чәчәк бәйләме!

Алсу: Аккан сулар кебек үтә еллар,

Алтмыш сигез ел быел Җиңүгә!

Истән чыкмас сугыш батырлары,

Яшәр алар һәрчак күңелдә!

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне….. бирәбез!

Мәңгелек ут янып тора майданда.

Тукта, иптәш, шуннан узып барганда.

Сал башыңнан бүрегеәне, тынып кал.

Ут тугел бу - янып торган изге кан.

Уйла шунда. Кем күмелгән биредә?

Ул солдатның юк исеме кабердә.

Ләкин аның бар Ватаны, халкы бар,

Илем өчен үлдем, - дигән анты бар.

Мәңгелек ут янып тора мәйданда.

Тукта иптәш, шуннан узып барганда!

Жыр: «Батырларның һәйкәле»

Батырларның һәйкәле.

  1. Таш багана битлренә

Бик күп исем уелган.

Ә иң өскә кызыл гына

Йолдыз элеп куелган.

Батырларның һәйкәленә

Кәнәферләр салаек.

Бер минутка тып-тып кылып,

Хәтерләргә алаек.

  1. Карәтиләр күтәрелгән

Саклап туган җирләрне

Килер матур көн хакына

Биргәннәр гомерләрен.

  1. Бөек Ватан сугышында

Дошманнарны җиңгәннәр.

Шушы күкләр, шушы җирләр

Тыныч булсын дигәннәр. Хөрмәтле кунаклар, балалар! Сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр салыйк! ( Һәйкәлгә венок салу) Һәр төбәктә шундый һәйкәлләр бар. Таштан, я тимердән куелган. Яулар кичеп, яуда егылган Солдатларның исеме уелган. Һәйкәлләр янында тере һәйкәл. Аналарның тере сыннары. Ерак калган яшьлек елларын Җырлар хәтерләтә нибары. Җыр. (кошлар тавышы) 22 нче июнь. Таң атып килә.Гөзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең ил чиген бозып, авыллар, шәһәрләрне үлем утына тоталар. Бөек Ватан сугышы башлана. (Левитан тавышы) (Священна война) - фонограмма

Ильфир: Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген таң атмады.

Алды җирне сугыш ялкыны.

Алды ялкын ил һәм дәүләтне,

Алды ялкын кыш һәм җәйләрне.

Туган якның данлы сабантуе Канлы сабантуйга әйләнде Июнь таңы, тыныч, нурлы иде. Күкне кара сөрем каплады. Фашизмга каршы ил кузгалды, Барча халык утка атлады.

: Ачы сугыш…Канлы көрәш белән

Күпме зыян килде илемә!

Кешеләрнең күңелен тетрәдереп,

Нигә килдең минем җиремә?

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 253 кеше китә.

Чал тарихын саклап картларымның,

Сылулыгын саклап илемнең,

Бөеклеген саклап Уралымның,

Сылулыгын саклап Иделнең,

Туачак таң, туачак яз өчен,

Язын яфракланыр гөл өчен,

Туар бала, җырланыр җыр өчен,

Җыр өчен һәм туган җир өчен

Мин фронтка китәм иптәшләр!

«Прощание славянки» марш

Һәр гаилә үзенең газиз кешесен: атасын, улын, ирен, туганын сугышка озаткан. Сугыш еллары кан, үлем, кайгы, билгесезлек, батырлык, өмет, күз яшьләре белән сугарылган алар. Зур югалтулар безнең авылны да читләтеп үтмәгән. 123 авылдашыбыз яу кырында ятып калган.

Жыр: «Күрәсем килә».

1.Бабай югалган сугыш кырында

Саклыйбыз өйдә хатларын гына

Бабай югалган сугыш кырында.

2. Рәсеме дә юк, юк кабере дә

Бабайны шундый күрәсем килә

Бабайны шундый күрәрем кил.

3. Мине аңарга охшаган диләр

Кич утырырга килгән әбиләр.

Мине аңарга охшаган диләр.

4. Әбием дога багышлый аңа.

Намазлыгына яшьләре тама

Намазлыгына яшьләре тама.

5. Бабай югалган сугыш кырында

Саклыйбыз өйдә хатларын гына Бабай югалган сугыш кырында.



Сугыш кырларында ятып калган аталырыбыз, бабаларыбызның исемнәрен әйтеп, аларның рухларына тынычлык телик. Суык окопларда бар саулыгын югалтып, яу яраларыннан, авырулардан бүгенге шатлыклы көннәргә килеп җитә алмаган сугыш ветераннарын хәтергә алыйк! Бер минутка, зинһар тын калыйк! Кадерле туганнар! Бер минут тынлык! (митроном) Тормышыбызның үз законы бар: еш кына яхшылыклар тиз онытыла, ә авырлык, кайгы, хәсрәт хәтердә мәнгегә уелып кала. Шуның өчен дә халыкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгенгедәй хәтерли. Җирдә мәңгелек тынычлык өчен миллионнар һәлак булды. Шуның өчен дә, кайда да булса сугыш турында ишетсәк, йөрәгебез сыкрый, җаныбыз әрни.

А-------р: Карагыз да, уйланыгыз,

Мәнгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында.

Кирәкми безгә кан кою.

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты. Матур, Тыныч хезмэт һәм томыш.

Жыр: «Кирәкми сугыш» 1.Әтидән сорый: "Бу нинди йолдыз Капкага бик нык кагып куелган?" Сөйләде әти:"Бу авыр сугыш корбаны - Бабаңа, дип куелган." Әнидән сорыйм: "Нигә әбиләр, Бик күп әбтләр ялгыз торалар?" Сөйләде әни:" Сугыш рәхимсез, Яуда бабайлар ятып калганнар." 2. Ходайдан сорыйм, капкада йолдыз Әбиләр ятим, ялгыз булмасын. Ходаем әйтә: "Кешелшр җирдә Сугышны гөнаһ, диеп аңласын."



Бүгенге бәйрәмдә иң кадерле кунагыбыз - сугыш ветераны, канлы көрәшнең тере шаһиты, җиңеп кайтучы - Хабибуллин Мияссәр абый. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезнең батырлык мәнге онытылмас. Сезнең гомер безнен өчен үрнәк. Сәламәт булыгыз, гаиләгезгә иминлек, озын, бәхетле гомер телибез Сезгә!

Гизәр: Иле өчен кайнар ут эчендә

Көрәшкән бит батыр егетләр.

Батырларны яудан алып чыккан

Киләчәккә якты өметләр.

Айдар: Җиңү иртәсендә ветераннар,

Тагып орден-медальләр,

Солдат һәйкәленә килеп, Чал башларын ияләр. Жыр: «Карэтием медальлэре» Алсу башкаруында. Еллар арты еллар агалар. Тормыш үзәгендә яналар. Сорый хәтер: безнеә үткәннәргә Тугрылыкны саклыймы алар? Авыр сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән сыер, үгез җигеп сабан сөргән, иген үстергән, урман кискән, хәрби заводларда корал ясаган малайлар һәм кызлар хәзер инде олыгайган әбиләр һәм бабайлар алдында баш иябез. Хөрмәтле хезмәт ветераннары, тыл фидәкарьләре! Исән-имин, сәламәт булыгыз. Балаларыгызның игелеген күреп, озак еллар бәхетле яшәгез. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүләген кабул итегез.



Сугыш елларында авылда гына түгел, ил күләмендә булган авырлыкларны җиңүдә дә катнаша авылдашларыбыз. Свердловск һәм Мәскәү өлкәләрендә торф чыгаруда, кирпеч һәм металлургия заводларында эшләргә, хәрби заводларда снарядлар эшкәртергә дә туры килгән аларга. 16-17 яшьлек кызларга бу авыр хезмәткә түзүе җиңел булмагандыр. Бу сезнең сабырлык, түземлек алдында баш иябез. Сезгә сәламәтлек, бәхетле озын гомер, иминлек телибез. Бәйрәм бүләген кабул итегез. Жыр Бию Совет халкы 4 елдан артык кан коеп, үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изүе астында газапланучы тугандаш халыкларга да азатлык алып бирде. Яшәү өчен, бәхетле киләчәк өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселде. Ниһаять зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел 9 май. (День Победы кое)

Искандер: Смотрят дети сквозь стекло,

На дворе светлым- светло.

Поздний вечер за окном,

А кругам светло, как днём!

Это в небо голубое

В честь Победы пушки бьют,

И звучит над всей страною Майский праздничный салют! Сугыш тавышлары күптән тынды. Төзәлделәр җирнең яралары. Әтиләрнең окопларын сөреп, Иген чәчә хәзер балалары. Жыр «Белые кораблики» Бию «Морячка». Менә 69 ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик- дуслар аша.

Алсу: Ямьле язлар җиңү алып килде.

Илем озак көтте ул көнне.

Һәр ел саен Җиңү бәйрәмендә Хәтирәләр борчый күңелне Рузия:

Ветераннар, ветераннар… Санаулы шул алар да. Күпләре сугыш кырында Ятып калган яуларда.

Яшәгез сез, ветераннар!

Сез бит безгә бик кирәк.

Бу дөньяда сезнең яшәү - Тормыш өчен нык терәк.





Жыр -бию « Солнечный круг» Олыгайган саен йокылар сак, Үткәннәргә хәтер еш кайта. Кайчак таңнарның да алсулыгы сугыш яраларын кузгата. Утны суны кичкән ирләрнең дә күңелендә күпме моң ята. Эй, син хәтер, гомер язларыннан Яшьлекләрне безнең чакырып ал! Җырлыйк, дуслар! Безнең гомерләрдә Безнең бу көйләрдә Кайтмый калганнарның хакы бар. Жыр Татар биюе Гизэр башкаруында.

Жирдә сугышлар булмасын Тынычлык, дуслык булсын. Бәхетле, шат балаларның Көлүе яңгырап торсын.

----- : Күкләребез һәрчак аяз булсын,

Солдат бүтән утка кермәсен.

Бәхетебезне алып китә торган

Язу әтиләргә килмәсен.

Бергә: Без тынычлык иле балалары!

Дилбәр: Бабайларның илгә тугрылыгын Күңел белән төйган буын без Кирәк икән алар кебек кыю Алар кебек көчле булырбыз! Азалия: Бабайларның алсу каны балкый Җиңү кояшының нурында Онытмадык, мәңге онытмабыз Алар батырлыгы турында.







Бергэ: Без тынычлык иле балалары! Дилбэр:Сугыш ялкыны безнең илебезне Чолгап алмасын янадан Сакла, сакла, тынычлыкны Бергә: Дан тынычлыкка дан!Дан! Дан! Дан! Жыр: «Тынычлык» 1.Без яшибез бергә бу матур дөньяда, Без җырлыйбыз бергә туган телебездә. Безнең бар хыяллар - бәхетле киләчәк, Бир, Ходай, син безгә тынычлык дөньяда. Балалар көлсеннәр. Олылар белсеннәр, Без бит иң кирәкле дөньяда кешеләр. Без яңа гасырда юк диик сугышка. Бәхетле киләчәк без телибез Җиргә! 2. Мы мечтаем о том, чтобы дети Земли Улыбаться могли и смеяться могли. Мы мечтаем о том, чтоб во все времена Нам узнать не пришлось что такое война! Мы в деревне живём, в нашем доме родном, Здесь друзей хоровод песни мира поёт. В этих песнях слова на родных языках, Это наш общий край, это наш общий дом! Хөрмәтле ветераннар, авылдашлар! Сезне Җиңү көне белән чын күңелдән тагын да котлыйбыз. Картаймагыз әле ветераннар, Картаймагыз әле, әй, сез тынмас җаннар, Сезгә тиеш әле бик күп язлар, Сезгә тиеш әле бик күп назлар. Картаймагыз әле ветераннар! Бәйрәм концертыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

© 2010-2022