Татар теленнән ачык дәрес

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

Максат: 1. Укучыларны бер һәм күп мәгънәле сүзләр төшенчәсе белән таныштыру.

2. Сүзләрнең мәгънәләрен сүзлектә һәм текстта чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

3. Аңлатмалы сүзлектән файдаланырга өйрәтү.

4. Татар теленә, сөйләм һәм язу культурасына мәхәббәт тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлар: дәфтәрләр, татар теле дәреслеге 27-32 нче битләр А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова , аңлатмалы сүзлекләр, компьютер, презентация, интер.такта.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучыларның бер һәм күп мәгънәле сүзләрне билгели алулары, аңлатмалы сүзлектән файдалана белүләре.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!

  • Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз. Барыгыз да дәрескә әзерме?

  1. Матур язу күнегүе.

-Әйдәгез бергәләп матур язу күнегүе үткәреп алыйк әле. Бүгенге дәрестә без к һәм с хәрефләренең язылышын кабатларбыз.

- Ул хәрефләр ниниди элементлардан тора?

- Хәзер табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табып языгыз.Ул сүзләрдә к һәм с хәрефләре очраса, ул хәрефләрне үрнәктәгечә языгыз.(слайд)

А) Кулы юк балчык ташый,

Балтасы юк өй ясый.( карлыгач)

Б) Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү. ( саескан)

В) Колга башында йорты,

Эчендә яши җырчы. ( сыерчык)

Г) Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу

Кызыл тәпи кемдер бу. (күгәрчен)

Д) Кызыл төймәсен аскан ,

Каршыма килеп баскан. ( миләш)

Е) Койрыгы тышта, борыны эчтә,

Койрыгын борса, өйне ача. (ачкыч)

  1. Ә хәзер сүзләрнең язылышын тикшерик. (слайд)

Дәфтәрләрегезне алыштырыгыз һәм иптәшегезнең дәфтәрен тикшерегез.

(карлыгач, күгәрчен, саескан, сыерчык, миләш, ачкыч)



  1. Проблема кую.

  • Укучылар, бу сүзләр арасыннан артык сүзләрне табыгыз. (миләш, ачкыч)

  • Ни өчен артык дип уйлыйсыз?( укучылар үз фикерләрен белдерәләр)

Миләш белән ачкычның артык булуларына кәефләре киткән һәм үзләренә дуслар эзләп киткәннәр. Алар бер күл буена килеп чыкканнар. Яр буенда 2 өй торган һәм алардан төрле сүзләр ишетелгән.

  1. Тамыр, борын, баш, ботка.

  2. Китап, яңгыр, балан, балык.

  • Миләш белән ачкыч аптырап калганнар. Кайсы өйгә керергә?

  • Ни өчен сүзләр бергә яшәмиләр?

  • Ә сез балалар бу сорауларга җавап бирә аласызмы?

  • Бүгенге дәрестә без бу сорауларга җавап табарбыз.

  1. Яңа белемнәр ачу.

Дәреслекнең 85 нче күнегүен эшлибез.

Рәсемнәрне кара. Рәсемдәге предметларның исемнәрен аңлат.

Аккош сүзе ничә мәгънә белдерде? Ә канат сүзе ничә мәгънә белдерә?

  • Бу 2 сүз турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Канат сүзе ничә мәгънә белдерә?

  • Кайсы очракта ул туры мәгънәдә, кайсы очракта күчерелмә мәгънәдә кулланылган?

  • Аккош сүзе ничә мәгънә белдерә?

  • 1 мәгънә белдерә торган сүзләр ничек атала, 2 яки күбрәк мәгънә белдерә торганнары ничек атала? Әйдәгез, хәзер нәтиҗә чыгарыйк әле.(Укучылар нәтиҗә чыгаралар).

Нәтиҗәне дөрес чыгардыкмы икән, дәреслектәгесе белән чагыштырыйк әле.46-47 битләр( Дәреслектәге нәтиҗәне укыйлар)

Сүзләр бер һәм берничә мәгънә белдерергә мөмкин. Рәсемнәрде күрсәтелгән аккош, колын, кишер сүзләре бер мәгънә генә белдерәләр. Канат сүзе берничә мәгънәдә кулланыла.

Бер мәгънә белдерә торган сүзләр бер мәгънәле сүзләр дип атала.

Берничә мәгънә белдерә торган сүзләр күп мәгънәле сүзләр дип атала.

Сүзнең күп мәгънәлелеге аңлатмалы сүзлекләрдә 1,2,3 цифрлары белән күрсәтелә.Цифрлар булмаса, сүз бер мәгънәле була.

  1. Беренчел ныгыту. Уен. (Төркемнәрдә эш)

Сүзләр бирелә, шул сүзләрне укучылар ике төркемгә - бер һәм күп мәгънәле сүзләргә бүләргә тиеш. Һәр сүзнең мәгънәсен аңлаталар.

( Җир, күз, энә, ай, томан, ботак, агач, өстәл, алма, баш, тамчы, таш, тамыр,тел) Конэрс

1 төркемнән кем аңлата?

2 төркемнән кем аңлата?

Ныгыту. Шигырьдән күп мәгънәле сүзләрне табыгыз.

Тупыл кар очыра -

Июль ае җиткән!

Бу могҗиза- хәлгә

Карап торам читтән.

Кар оча, кар оча

Ярыша - яраша.

Тупыл кар очыра

Тырыша тырыша.

Дөньяны тутырып

Кар оча, кар оча.

(Галимҗан Гыйльманов)

7.Проблемага әйләнеп кайту. (слайд)

Ә хәзер укучылар, без өйгә керә алмыйча калган сүзләргә кире әйләнеп кайтыйк әле.

  • Безнең дуслар кайсы өйгә керерләр?

  • Ни өчен сүзләр бергә яшәмиләр? Исбатлагыз.

  • Күп мәгънәле сүзләрне дәфтәрләргә язып куегыз.

8.Белемнәрне тикшерү. Инсайд- аусайд - секл

Эчке һәм тышкы түгәрәк ясау

1)- Бер генә мәгънәле сүзләр әйтегез(эчке түгәрәк)

- күп мәгънәле сүзләр әйтегез(тышкы түгәрәк)

2) Аңлатмалы сүзлекләрдә нәрсә күрсәтелә?

(сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә)

3) Әни сүзе бер мәгънәлеме, күп мәгънәлеме ? (бер мәгънәле)

10.Йомгаклау.

  • Укучылар без дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

  • Дәрестә сезгә нәрсә җиңел бирелде?

  • Нәрсәләр авырлык тудырды?

9. Өй эше бирү.

88 нче күнегү. Сүзләрнең төрле мәгънәләрен кулланып җөмләләр төзү.



© 2010-2022