Туган телем-иркә гөлем (КВН)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Биектау муниципаль районы Х.Вахит исемендәге

Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе








Туган телем - иркә гөлем
(Татар теле атналыгында башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелгән ачык чара - КВН)














I кв. категорияле укытучы: Гарипова Л.И.



Туган тел - иң татлы тел,

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле тел дип, телең йотма,

Туган телеңне онытма!

Максат: укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану уяту.

Бурычлар: мөстәкыйль рәвештә логик фикерләргә өйрәтү; катнашучыларны уенны уздыру турындагы катгый күрсәтмәләр шартларында эш итәргә өйрәтү. - Кадерле укучылар! Татар халкында "Теле барның - иле бар!" дигән мәкаль бар. Телебез, мәдәниятебез , гореф-гадәтләребез саклансын өчен безгә үзебезнең тарихыбызны белергә, хөрмәт итәргә кирәк. Бәйгебез зирәк укучыларыбызны билгеләргә ярдәм итәр. Уңышлар телим! Исәнмесез, газиз кунаклар! Бәйгегә сез рәхим итегез! Татар телебез - тере тарих, Тарих түрләренә үтегез!
- Бүгенге бәйгедә ике команда катнаша. Ә хәзер командалар бер-берсен сәламләп китсеннәр әле. "Сөембикә оныклары" командасы: Уңышлар, сәлам юллыйбыз "Тукай варисларына!" Ышанабыз, бирешмичә, Җиңү яулауларына. "Тукай варислары" командасы: "Сөембикә оныклары" Сезгә иң изге теләк: "Тукай варислары" кала Кыюлык, җиңү теләп. Укытучы: Бәйгене башлыйбыз.

Разминка. "Сөембикә оныклары" 1.Татарларның милли бәйрәме? (Сабантуй) 2. Сан да, хәреф тә. (0) 3. Үлән ашый, май ташый. (Сыер) 4. Хәрефләрнең рәт белән тезелүе. (Алфавит) 5. Кышын да, җәен дә бер төстә. (Чыршы) 6. М.Җәлилненең туган елы. (15 февраль, 1906) 7. М.Җәлилнең әтисе кем исемле? (Мостафа) 8. Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана? (Борын-борын ...) 9. Республика флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл) 10. "Шүрәле"нең авторы кем? (Г.Тукай) 11. Атнада ничә көн бар? (7) 12. Сыер, сарык, кәҗә - болар нәрсәләр? (Йорт хайваннары) 13. Россиянең президенты кем? (Путин)
"Тукай варислары"

  1. Татарларның милли ризыгы? (Чәк-чәк)
  2. Республикабызның башкаласы. (Казан)
  3. Республика гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Барс)
  4. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
  5. Ашны нәрсә белән ашыйлар? (Кашык)
  6. Г.Тукай кайчан туган? (26 апрель, 1886)
  7. Г.Тукай нинди авылда туган? (Кушлавыч)
  8. Атнаның беренче көне. (Дүшәмбе)
  9. "Су анасы"ның авторы? (Г.Тукай)
  10. Татарстанның президенты кем? (Р.Миннеханов)
  11. Төлке, аю, бүре - болар нәрсәләр? (Кыргый хайваннар)
  12. Син яшәгән район. (Биектау)
  13. "Шүрәле" әкиятендә сурәтләнгән авылның исеме? (Кырлай)

1нче бирем. "Яңа сүз яса" Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясыйбыз.
Сөембикә оныклары Тукай варислары ? аш шар? ? иләк кура? ?порт кар? ?ата бала? ?кран куя? ?ал сары? 2 нче бирем. "Табышмаклар" Сөембикә оныклары :
  1. Ишектән керә -
Түргә менеп утыра. Ул нәрсә? ( суык)
Тукай варислары:
  1. Чакырдылар, дәштеләр,
Барган идем - качтылар. Ул нәрсә? (яңгыр) 2) Киеме аның - ак тун Бөркәнә яшел шәлен. Үзе бөдрә булса да, Бөдрә чәче юк аның. (каен) 2) Утсыз да ул яндыра, Корт чаккан эз калдыра Үсә койма буенда Гел чагудыр уенда. (кычыткан)
3нче бирем. "Сүз өстә" Ике командага да ике җөмлә кисәгеннән генә торган җөмлә бирелгән. Сез бу җөмләләргә сүз өстәргә тиеш.
1)Су сибә. 1) Җиләк җыя. 2) -- -- -- . 2) -- -- ---. 3) -- -- -- -- . 3) -- -- -- --. 4) -- -- -- -- --. 4) -- -- -- -- --.
4 нче бирем. "Метаграмма уены" (Метаграмма-табышмакның бер төре. Табышмак итеп бирелгән сүз, бер хәрефен үзгәртү белән, башка сүзгә әйләнә). Сөембикә оныклары: «С» белән мин түктерәмен күз яшен «Т» белән булам синең чын кардәшең. ( суган, туган)
Тукай варислары: Уртада "Т" - гаиләбездә төп эшчебез, "Н" белән - иң яраткан кешебез, "Б" белән ул - әти - әни анасы, Калды сиңа тик шуларны табасы. ( әти, әни, әби )
Сөембикә оныклары : «Т» хәрефеннән башланса -ул зур савыт, «Ч» ны куйсаң , балык була . «К» килеш - бакчада үсә , «С» белән үсемлекнең җир өстендәге өлешенә әйләнә. ( Табак, чабак, кабак, сабак)

Тукай варислары: "С" белән ул - бер баткак җир, Кошка әйләнә "К" белән, "Т" белән - әкият герое, "Б" белән - чокыр була. ( Саз, каз, Таз, баз)
5 нче бирем. "Шарада" уены Сөембикә оныклары :
  • Бер иҗеге - торгын су,
  • Икенчесе - бер чәчәк.
  • Икесен бергә кушсалар,
  • Аны һәркем киячәк. ( күл - мәк)

Тукай варислары :
  • Суга салып чистартырга куша берсе,
  • Яз башындагы ай булыр икенчесе,
  • Бу икене әгәр бергә кушып куйсаң,
  • Килеп чыгар гаҗәеп бер күркәм кеше. ( ю - март)

Бер кисәге тамырларда агып йөри, Икенчесе җир өстендә чабып йөри. Әгәр алар үз итсәләр берсен - берсе Аның белән кошлар күктә оча. ( кан - ат) 6 нчы бирем. "Нинди сүзләр?" Ромашка чәчәгендәге хәрефләрдә нинди сүзләр яшеренгән? ( Тукай, Җәлил)
7 нче бирем. "Криптограмма " (Ике командага да бирелә, кем тизрәк чишә)
1
2 3 4 5 6 7 8 9 10 А
Ә Б В Г Д Е Ё Ж Җ 11
12 13 14 15 16 17 18 19 20 З
И Й К Л М Н Ң О Ө 21
22 23 24 25 26 27 28 20 30 П
Р С Т У Ү Ф Х Һ Ц 31
32 33 34 35 36 37 38 39
Ч
Ш Щ Ъ Ы Ь Э Ю Я


3 7 15 2 5 7 38 1 17 - 3 7 22 17 7 7 5 1 22, 3 7 15 7 16 7 3 25 15 5 1 17 - 16 7 18 17 7 7 5 1 22.
( Беләге юан - берне егар, Белеме булган - меңне егар)
8 нче бирем. "Нинди сүз?" Әлеге бирем игътибарлылыкны сорый. Җавапны дөрес итеп язып бирергә кирәк. Бу нинди сүз? ( РӘХМӘТ) Афәрин, укучылар!!!
Жюри нәтиҗә ясый, урыннар билгели. Кадерле кунаклар, үзебезнең бәйгене минем түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә:
  • Һәркемнең бар мәңгелектән
  • Дөньяда бар булган көне.
  • Кайсы чорда кайчан икән
  • Туган телнең туган көне.
  • Илнең теле ачылган көн,
  • Җанга моңнар тулган көне.
  • Илаһи вә илһамлыдыр
  • Туган телнең туган көне.
  • Өнсезлек, уңайсызлыкны
  • Гамәленнән куган көне,
  • Гамәлле дә, шигъри дә ул
  • Туган телнең туган көне.




© 2010-2022