Ә. Габиди иҗатында стилистик чаралар дип аталган фәнни-иҗади эш

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мамадыш районы муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе "Усали урта гомуми белем мәктәбе"







Тема:

"Әзһәр Габидинең иҗатына гомуми күзәтү һәм шигырьләрендә стилистик чаралар"




Фәнни эшне әзерләде:

10 нчы сыйныф укучысы

Иванова Надежда Петровна

Җитәкче: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Исмагилова Әнисә Равиловна



Кереш.Әзһәр Габидинең тормыш һәм иҗат юлына гомуми күзәтү.

Сарман районының Чукмарлы авылында дөньяга килгән фронтовик-шагыйрьӘзһәр Сәмигулла улы Габидуллинның "Без яз дуслары" дигән шигырьләрҗыентыгы 1965 нче елда басылып чыга. Бу җыентык булачак шагыйрьне алга таба иҗат эше белән шөгыльләнергә илһамландыра.Ә аңа кадәр Габиди абыйның беренче шигырьләре фронт һәм район газеталарында басылган була.

Үзе дә алты бала атасы булган, гомер буе укытучы булып эшләгән, балалар белән турыдан-туры аралашып яшәгән кеше буларак, ул күбрәк балалар өчен яза, алардагы яхшы якларны күбрәк күрә, алар күңелен аңлый, дөньяга балалар күзе белән карый белә. Шундый олы гәүдәле кешенең шулай кече күңелле булуы беркадәр мәзәк тә кебек хәтта. Шулай да, шагыйрь балалардагы тискәре якларны да бик оста итеп, беркемне дә үпкәләтмәслек итеп әйтеп бирә белә.

Язучы хакында күбрәк беләсең килсә, аның туган ягына бар яки әсәрләрен укы, диләр. Шагыйрьнең туган ягы, чыннан да, искиткеч матур урында урнашкан. Кыр ягы дип даны чыккан Сарман төбәгендә туган Әзһәр Габидинең туган авылына урман аварга тора бит. Ә ул урмандагы гүзәллек, авыл чишмәләренең саф сулары, ипигә ягып ашарлык саф һавасы хакында ничек матурдан-матур шигырьләр язмыйсың ди. Габиди абыйның шигырьләре нәкъ менә шулар турында. Туган як матурлыгы турында, сафлык, хаклык турында. Аның шигырьләре әниләр турында, яшәеш турында, матур киләчәккә өмет турында. Аның шигырьләре дөреслек турында, тормышның тискәре яклары турында. Җыеп әйткәндә, аның шигырьләре бар нәрсә турында да.

Туган авылында Ә.Габиди татар теле һәм әдәбияты укытучысы гына түгел, ә оста куллы хезмәт дәресе укытучысы буларак та үзе хакында җылы тәэсирләр калдырган шәхес. Аның укучылары белән бергә ясаган стендлары озак еллар буе мәктәпне бизәп торган. Ә ул җитәкләгән "Яшь бөре» әдәби түгәрәгенә йөреп күпме укучы беренче тапкыр шигырь язу серләренә төшенгән, беренче тапкыр шигырь язып караган.

Шагыйрьнең күз карашына игътибар итсәң , анда ниндидер бер тирән уйга бирелү, туган халкы турында уйлану чагыла төсле. Милләтебезнең үткәне һәм киләчәге, бетеп бара торган авылларның үкенечле язмышы, көннән-көн пычрана барган табигать, сөенечле яки үкенечле мәхәббәт, сугыш чоры хатирәләре,туган ягының хезмәт сөйгән кешеләре, эшләп-эшләп тә мантый алмаган хезмәт ияләре,сагындыргыч яшьлек... Аларны санап бетереп буламыни? Габиди абый кайсы гына темага алынмасын, фәкать үзе белгәнне һәм йөрәге аша кичергәннеязган. Әгәр шагыйрь бүген исән булса, Чукмарлы авылындагы кайчандыр сигезьеллык, урта, башлангыч булып торган мәктәпнең бүген инде бөтенләй ябылуын күреп җаны әрнер иде. Шунысы үкенечле, Әзһәр Габиди исеме бирелгән исемле Чукмарлы мәктәбе дә ябык бүген. Тагын шунысы үкенечле, дистәләгән китаплар авторы Ә.Габидинең китаплары юк бүген китапханәләрдә. Мамадыш шәһәренең үзәк китапханәсен, Усали, Югары Кыерлы, Владимир авылларының мәктәп һәм авыл китапханәләрен йөреп эзләгәннән соң "Урман читендәге имәннәр без.." дигән китабыннан тыш бер генә китабын күрергә да насыйп булмады шагыйрьнең. Татар Балалар поэзиясе антологиясендә тагын ике шигырен таба алдык. Өстәп шуны әйтәсе килә, шагыйрьнең балалар өчен басылган китаплары кайчандыр кечкенәләр тарафыннан актив укылган, шуңа күрә алар тузган, таушалган,аларны үтилгә чыгарганнар, ә яңалары басылмый икән.

Әзһәр Габиди шигырьләрендә стилистик чаралар.

Ә.Габиди шигырьләре бер караганда гади генә, гап-гади генә итеп язылган кебек. Ә укый башласаң, аның шигырьләре төрле сурәтләү чараларына бик бай икәнне күрәсең. Шагыйрь кабатлауларны да, эпитетларны да, җанландыруларны да, гиперболаларны да, башка сурәтләү чараларын да бик оста файдаланган. Менә шуларның кайберләрен карап үтик.

Җанландыру алымы:

Иңөстенә япты ак юрганын

Талгын гына торган кырларым...

Җир өстенә эңгер ятты...

Тамчы тавышын ишетеп чикләвекләр

Көязләнеп алка тагалар...

Аллегория (читләтеп әйтү) алымы :

Вазадагы алсу чәчәк телгә килгән.

Масаеп роза гөленә болай дигән:

-Эссегә дә, салкынга да китми исем.

Җәй дә алсу, кыш та алсу минем төсем.

...Кырлар, урманнар, болыннар бәсләнүгә,

Калмый синең гүзәллекнең әсәре дә.

Булыр-булмас эшең белән мактанма син,

Кешеләрнең чын эшләрен каплама син.

Гипербола алымы куллану:

Яз килер дә, бер елмаю белән

Эреп бетәр кышның карлары...

Кайгыларым минем чиктән ашкан,

Кайгыларым буа буарлык.

Литота алымы:уймак кебек кенә тәүге эзем...

Антитеза: ...Үреләләр миңа ал гөлләр.

Ул гөлләрдән мең кат якынрак

Туган якта үскән әремнәр.

Кабатлауларның бер төре булган эпифоралар :

Энә күзләреннән үтәр бул.

Яулар килсә, яуда ирләр бул.

Яу кырында ятны җиңәр бул.

Җил-давылларына чыдар бул.

Кабатлауларның тагын бер төре - анафоралар:

Җитә бер сүз сине яратырга,

Җитә бер сүз сине каралтырга,

Җитә бер сүз сине юатырга,

Җитә бер сүз сине елатырга...

Кабатлауларның тагын бер төре булган ялгаулар:

Чит җирләргә китеп олактык ,

Чит җирләргә китеп олактык та...

Риторик эндәшләр:

Әй, гомеркәй,...

Болгар, синнән калган -

Хәрәбә һәм салкын көл генә...

Риторик сораулар: Беләләрме туган телләрен?

Берсе белән берсе татулармы?

Градация (тәртипле үсә, көчәя бару) алымы :

Бер үк җирдә тудык без,

Бер үк җирдә үстек без,

Бер үк җирдә иркәләндек,

Бер үк суны эчтек без.

Чагыштырулар: гәрәбәдәй балкый, туган яктай матур, эзгә басып килгән кебек, лимон төсле саргайса да йөзләр, ахак төсле янган офыклар, кызлар күзедәй көләч.

Эпитетлар:Җәй сылуның яшел яулыкларын

Сары ефәк белән чиккәннәр...

Килче салып җылы эзләр,

Берексеннәр безнең серләр.

Метонимия күренеше: Көнчыгышта әле кан иседи автор сугыш диясе урында .

Дошманнарны этләр дип атый, Курильдән дә ул этләрне безнең

Бар бит әле себереп түгәсе, ди.

Инверсия күренеше:

Таң атканда, җиргә нур ятканда

Урамнарга чык син, акыллым...

Әзһәр Габиди шигырьләренә язылган җырлар.

Ә.Габидинең шигырьләре композиторлар өчен илһам чыганагы да булып торган икән бит.Аның дистәләгән шигыренә Илгиз Закиров, Зөфәр Сәхәбиев,Равил Курамшин, Мәгәфур Йөзлебаев, Хәмит Җаббаров, Эмиль Хуҗиәхмәт һәм Валерий Ахтетшиннар көйләр дә язганнар. "Бар ул ярату", "Эзеңдә яшел чирәм", "Онытмасаң бер кайтырсың әле", "Зәңгәр тау кызларына", "Ник гармун уйный икән?", "Эх, кайтса егет чагым", "Аланнарда балан", "Җәлил", "Болыннарым", "Сине генә уйлап", "Түгәрәк күл".

Габиди абый җырга салынган шигырьләре белән генә түгел, ә Яңа ел бәйрәме кичендә мәдәният йорты сәхнәләрендә, мәктәпләрдә иң еш яңгыраган "Адымнарың булсын хәерле" шигыре белән дә үзен мәңгелек итте:

Кил, Яңа ел!

Әйдә, түргә атла!

Адымнарың булсын хәерле;

Иртәләрең булсын гел кояшлы,

Ә кичләрең булсын гел серле.

Кыш карларсыз,

Җәй яңгырсыз тормас,

Явымнарың булсын шифалы;

Игенкәйләр күкрәп үссеннәр дә

Муллыкка күм бөтен җиһанны...

Әзһәр Габидинең әниләр турындагы шигырьләре

Әзһәр Габидинең әниләр турындагы шигырьләрен үзен бер цикл итеп карарга мөмкин. 1971 нче елда язган бер шигырендәге юллар үзләре генә дә барлык әниләр турындагы шигырьләрнең шигыре дип карарлык минемчә.

...Аналарның җылы канаты-

Бала өчен җылы каралты

дип яза ул гади генә итеп.Ә бит шушы ике юлга нинди тирән мәгънә салынган. Шагыйрьнең әниләр турында шигырьләре болар гына түгел. Менә аларның тагын кайберләре: "Шифа күчтәнәче", "Ярлыкама", "Рәхмәт, әнкәй!", "Әнкәй миннән сәлам көткәндер", "Ник әйтмәде икән?", "Ана көтә улын", "Ана сагышы", "Минем әни киң күңелле иде", "Әнкәй киңәше", "Аналарга хатлар юллагыз" , "Әнкәй", "Җирне сөйгән кеше бирешмәс".

Әзһәр Габидинең басылып чыккан китаплары:

"Батмаска калыккан Чулпан"- Сарман: "Ленинчы" газетасы редакциясе, 1979.

"Без бергә"-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1969.

"Без-яз дуслары"-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1965.

"Бормалы юлларда"-Хабаровск,1945.

"Калган эшкә кар ява"- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993.

"Кошчагым"-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.

"Көзге барлау"- Чаллы: "КАМАЗ" нәшрияты, 1999.

"Таң догасы"- Чаллы: "КАМАЗ" нәшрияты, 1994.

"Таң сәгате"-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1989.

"Тапкырҗан табышмаклары"-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1966.

"Өч киңәшче"(Ә.Габиди, В.Булатов, Р.Шәфиев табышмаклары)-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.

"Урман читендәге имәннәр без"- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.

"Гомер учагы"- Чаллы: "КАМАЗ" нәшрияты,2001.

"Тыңлаусыз чүкеч"- Чаллы: "КАМАЗ" нәшрияты, 1995.

"Югалган кояш"-Чаллы: "КАМАЗ" нәшрияты, 1995.

Йомгак сүзе.

Әзһәр Габиди иҗатын кыска вакыт аралыгында гына бәяләп, шигырьләренә анализ ясап бетереп булмый.Ә. Габиди мәсәлләр, балладалар авторы да. Ул шагыйрь дә. Ул очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр язучы да. Ул милләтне, телне, табигатьне сакларга чакырды, тарихны онытмаска өндәде, мәхәббәткә дан җырлады. Ул гомере буе дөньяны акларга теләде.

Шагыйрь үзе "Ничек болай булды әле?" шигырендә менә нәрсә ди:

Китте, диеп, мәңгелеккә, онытмагыз,

Каберемә эзегезне суытмагыз.

Аның өстен капламасын ачы әрем,

Җитте инде, күп татыдым аның тәмен.

Каберемә чәчәкләр дә куйгалагыз,

Мин бит сезгә чит-ят түгел - үз балагыз.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия иясе Әзһәр абый Габиди күбрәк игътибарга лаек, минемчә. Без аны онытырга тиеш түгел. Аның балалар өчен язылган шигырьләрен бүгенге көн укучылары көтә.

Кулланылган әдәбият:

1. Ә.Габиди "Гомер учагы"- Чаллы: "КАМАЗ" нәшрияты, 2001.

2."Көзге барлау"- Чаллы: "КАМАЗ" нәшрияты, 1999.

3. Ә.Габиди "Урман читендәге имәннәр без"- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.

4. Ә.Габиди "Югалган кояш"-Чаллы: "КАМАЗ" нәшрияты, 1995.

5."Әдәбият белеме.Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге"-Казан: "Мәгариф" нәшрияты", 2007.

6."Мәйдан" журналы, №9, 2006.

7. "Социалистик Татарстан" газетасы.


© 2010-2022