Конспект урока по родной литературе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Портянур урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы

Файзрахманова А.М. Уку дәресе

Тема : [ң] авазы,ң хәрефе.

Максат:

1)Укучыларны [ң] авазы ң хэрефе белән таныштыру,шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәнү.

2)Уку,сөйләм телен,фикер йөртүне үстерү.

3)Мөстәкыйльлек,укучыларда шәфкатьлелек,ярдәмчеллек тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлешү(уңай психолок халәт тудыру)

1)Балалар,әйдә мәктәпкә

Әтәч кычкырды күптән!

Тезелегез,кил рәткә,

Карады кояш күктән!

Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез ничек?Әйдәгез бер-беребезне сәламләп алыйк әле.Тәмле сүзләр әйтеп чыгыйк.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1)ЯБАЛАК

Ябалакның зур күзләре

Ялтырый караңгыда.

"Ф" хәрефенә бик охшаган

Туп-туры караганда.

2)Мин шигырьнең башын әйтәм,ахырын сез әйтәсез:

-Нәни энесе Вафа

Карап тора аптырап

Абыйсы тоткан кулына

Бик шәп бер (фотоаппарат)

-Кошлар - безнең дусларыбыз,

Алар оча һәркайда,

Китерәләр агачларга,

Басуларга күп (файда.)

Сез әйткән сүзләр нинди авазга башлана? (Тартык [ф] авазына).

3.Кайсы төркем [Ф] авазына башланган сүзләрне күбрәк әйтә:

(фил,фән,фото,файда,фокус,футбол,фабрика,фуфайка,флаг,флот,Фәния,Фирая)

4.КОЯШ.Кемнең кояшы күбрәк балкый.Кояшның Һәрбер нурына [Ф] авазы кергән ике иҗекле сүзләр языгыз.Парлап эшлибез.(һәрбер партада кояш.)

5.Фронталь эш.Качкан сүзләрне тап.

Таблица элү,сүзләрне укыту,мәгънәләрен аңлату.Аннары качкан сүзләрне таптыру:

-шарф(шар),-сарыф(сары),-фил(ил),-Филсур(фил,ил,Илсур,су),-файда(ай,айда).

Эшне тикшерү,укыту,белемнәрен үзбәяләү(бер-берсен бәяләү).Дәреслек белән эш.

III.ФИЗКУЛЬТУРА.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик,

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга,сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк,

Бер чүгәлик,бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

IV.Теманың максатын билгеләү.Бер шигырь укыйм,ә сез игътибар белән тыңлагыз да,таныш булмаган авазны табыгыз.

Таңда,чаңда,чыңда бар ул,

Чаңгыда бар,тауда юк.

Сәер хәреф: ахырда бар

Уртада бар,алда юк.

-Дәреснең темасын кем әйтә ала?( [ң] авазы)

-Димәк, без бүген [ң] авазын өйрәнербез.Ә хәзер дәреснен бурычларын куеп карыйк.

-1)авазны дөрес әйтергә өйрәнү.

-2)яңа хәреф белән танышу.

-3)авазны башка авазлардан аера белү.

-4)өйрәнгән хәреф белән сүзләр уку.

2.Авазны әйтергә өйрәтү. [ң] авазын әйтеп карыйк әле.

-Сузыкмы,тартыкмы?(тартык)

-Ни өчен тартык?(һава иркен чыкмый,каршылыклар очрый)

-Колакларны куллар белән каплап әйтеп карагыз әле.

-Яңгыраумы,саңгыраумы?(яңгырау)

3.Мин сүзләр әйтәм:калын итеп ишетелсә,ике тапкыр кул чабыгыз,нечкә итеп ишетелсә,бер тапкыр.

-Куңел,яңгыр,сеңел,җиң,җиңел,бәрәңге,өрәңге,таң,чаңгы.

Калын сузыклар белзн килсэ,калын.Нечкә сузыклар белән килсэ,нечкә.

4. Ң

Кисмә хәрефләр арасыннан кем яңа хәрефне табып бирә?Кире шигырьгә кайтык әле:

Таңда,чаңда,чыңда бар ул,

Чаңгыда бар,тауда юк.

Сәер хәреф: ахырда бар

Уртада бар,алда юк.

(Кечкенә хәреф ң)

Ә ни өчен баш хәрефе юк? (Ң авазыннан башланган сүзләр юк).

5.Укыйбыз.Иҗекләр укыту.

6.Төзе.Сүзләр төзибез.

7.Дәреслек белән эш.

-Рәсем буенча әңгәмә.

-Чылбырлы уку.

-Укытучы шигырь укый

-Эчтәлек буенча әңгәмә

-Ныгыту өлеше.Табышмаклар.

1)Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба.

Җитез булса аяклар,

Кулда була таяклар.(чаңгы)

2)Җир астында җиз бүкэн,

Ул ни икән?(Бәрәңге)

3)Чакырдылар,дәштеләр,

Барган идем,качтылар.(яңгыр)

8.Рефлексия(тикшерү)

-Нинди аваз белән таныштык?Кем сөйләп бирә?(Тартык,яңгырау,нечкә,калын)

-Үзегезнең белемнәрегезне тикшерегез.СВЕТОФОР.Сары-бик шәп,яшел -әзрәк ярдәм кирәк,кызыл-ярдәм күбрәк кирәк.

V.Йомгаклау өлеше.

-Нинди дәрес булды?(уку дәресе)

-Дәрес сезгә ошадымы?Нәрсәләр ошады?

© 2010-2022