Сценарий к Дню Знаний

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

А.б. - Бүген балачакның иң матур бер мизгеле - 1 Сентябрь иртәсе.Әйдәгез, хәзер сүзне балаларның үзләренә бирик.


  1. Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!

2. Олы бәйрәм бүген бездә,

Ул - беренче сентябрь.

Шатлык балкый йөзләрендә,

Бүген син дә, мин дә бер.

  1. Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Алтын аем, уз түрдән.

Бармы икән тагын шулай

Безнең кебек сине үз күргән.

4. Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле йөрәк җырың,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

5. Яңгырасын көйләр, шат көлүләр

Тирә-юньгә таралсын.

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

6. Җырламыйча көн итмиләр,

Җырсыз бер бәйрәм булмый

Без балалар җырламасак.

Мәктәптә бер ямь булмый.

Җыр: "Бүген бәйрәм".

7. Мәктәбебез - туган йортыбыз,

Каршы ала безне таңнарда.

Максатыбыз - ныклы белем алу

Сүнмәс рух яши җаннарда.

8. Өйрәндек шушы мәктәптә,

Хәреф танып саннар язарга.

Кешеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

9. Дәресләрдә янып-пешеп,

Чишәбез мзсьәләләр,

Әкият, шигырьләр укыйбыз,

Бик күп әдәби әсәрләр.

10. Хәзер белем һәм аң эше,

Эшкуарлар заманы.

Атлыйбыз тормыш юлыннан

Өйрәнәбез һәр фәнне.

11. Һәр көн диярлек очрашырбыз без,

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без

Мәңгегә шулай дуслык-татулык

Торсын яктырып диешәбез без.

12. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

Бездән шушы матур җырыбызны

Сагыну сәламе итеп алчы син.

Җыр: "Укытучыма"

Туган телнең моңын, бар тылсымын

Җир йөзендз ниләр барлыгын

Ни өчен кояш батуын,

Якты йолдызларның балкуын

Диңгез, океаннарны, күлләрне

Иксез-чиксез галәм серләрен,

Агач, үсемлекләр, гөлләрне

Африканың кайнар чүлләрен,

Җырчы чишмәләрне, җилләрне

Сандугачлы җылы җәйләрне

Тагын бик күп әллә ниләрне,

Укытучым сездән өйрәндек!

13. Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген һәрбер укытучыга

Рәхмәт әйтәсе килә:

- Безгә белем биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашыгыз өчен,

- Дөрес тәрбиягез өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен

Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!

14. Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге,

Игелеген бирә һәркемгә.

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

15. Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле

Җаны шигъри, уе саф аның.

Күпме көтә безнең, үзенең дә

Хыяллары чынга ашканын.

16. Укытучым, йөрәк җылыгыз

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызга келәм итеп

Чәчәк җыям кочак-кочак.

А.б.- Кочак-кочак җыйган чәчәкләрегезне без кабул итеп алдык. Бүлмәләр, класслар чәчәккә күмелде. Ихтирамыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бүгенге бәйрәмгә сезнең әти-әниләрегез дә килде. Аларга да әйтер сүзләрегез бардыр.Рәхим итегез!

17. Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

18. Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт -

Егылганда тотынырга

Көч бирергә сез кирәк!

19. Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк.

Күз яшьләрен сөртә-сөртә

Юатырга сез кирәк.

20. Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк -

Сез кирәк, әти-әниләр,

Безгә һәрчак сез кирәк!

21. - Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ышаныгыз безгә: йөзегезгә кызыллык китермәбез!

Җыр: "Кыңгыраулы мәктәп еллары"

А.б. - Бүгенге бәйрәмебезнең иң олы кунаклары - 1 класс укучылары. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

1 б. Безгә карагач,

Сезгә кызыктыр.

Без бик кечкенә,

Ә сез нинди зур!

2 б. Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек,

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

3 б. Хуш, сөекле бакчабыз,

Рәхмәт сезгә, апалар,

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

4 б. Бүген иртүк уяндык,

Көнгә карап куандык.

Әй, сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

5 б. Ашап алдык, киендек,

Шау-шу килдек, сөендек,

Яңа сумканы алдык,

Китап-дәфтәрне салдык.

6 б. Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп,

Иң беренче мәртәбә

Җыелдык без мәктәпкә.

7 б. Алда мәктәп, кулда чәчкә

Ашыгабыз барчабыз.

Керер өчен киләчәккә

Мәктәп ишеген ачабыз.

8 б. Шатлыклы җырлар белән

Күтәрәбез күңелне.

Кунаклар да сокланып

Тыңлыйлар үзебезне.

ҖЫР: "Без мәктәпкә барабыз"

9 б. Алтын-сары яфрак белән

Бизәде көзне.

Гел бишкә генә укырга

Өндәде безне.

Сентябрь, сентябрь

Килеп тә җитте.

Кунак түгел, хуҗа булып

Түрләргә үтте.

10 б. Гел елмаер безгә кояш,

Баш тыгып тәрәзәдән.

Китәрбез белем иленә

Таныш түгел эзләрдән.

А. б. - Әйе шул, дусларым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин "Белем иле"нә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч миндә, дусларым. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы?

Б-р: Риза, риза!

1. Акчасыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

2. Дөнья кадәр белем сыйган

Ә шулай да бик җиңел.

Уку башлангач мәктәпкә

Минем кулда бара гел. (портфель)

3. Ишекле, тәрәзәсез

Тап-тар өйдә яшиләр.

Хәзерләгәндә дәрес

Чиратлашып эшлиләр. (пенал, карандаш, ручка)

4. Төрле төстәге кызлар

Сусаганнар, кипкәннәр. (буяулар)

5. Йомшактыр, сыгылмалыдыр,

Керә йөз кыяфәткә.

Тап җавабын

Ул нәрсә? (пластилин)

А.б. - Ә хәзер бер уен уйнап алырбыз. Сез мин биргән сораулар белән килешсәгез: "Бу мин, бу мин, бу минем дусларым!" - диярсез, килешмәсәгез кул гына чабарсыз.

- Кем һәркөн иртә белән

Куанып мәктәпкә килә?

- Кем китап, дәфтәрләрен

Һәрчак тәртиптә тота?

- Кемнең колагы пычрак

Чәчсәң шалкан тишелерлек?

- Кем һәр көнне дәрескә

Гел соңга калып керә?

- Кем өйгә бирелгән эшне

Гел бишлелек эшләп килә?

- Кемнең йөзе гел көләч

Кем спортны ярата?

- Кем бии, җырлый белә

Әйтеп бирегез миңа!

А.б. - Менә сезгә Белем ишекләрен ачып керер өчен серле ачкыч. (тапшыру)

1 б. Хыяллар безнең канатлы,

Хыяллар шундый матур.

Киләчәктә барыбыз да

Булырбыз кыю, батыр!

2 б. Хәрефләр дә өйрәнербез,

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән без,

Беркайчан да туймабыз.

3 б. Язарга да өйрәнербез

Каләм тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез матур юлларга.

4 б. Аннан мисал-мәсьәләне

Чишү юлын эзләрбез.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

"Биш"ле белән бизәрбез.

А.б.- Укучылар, минем сезгә тагын бер табышмагым бар әле. Анысына да җавап тапсагыз, сез чын укучылар буласыз.

Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсез, ул нинди китап?

Б-р: Ул - Әлифба китабы!

А.б. - Безнең балаларның мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре- кулларына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын. (Әлифба китаплары тарату)

21. Хәерле сәгатьтә нәни дусларыбыз!

Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың сабый

Зур бәхетләр булсын юлдашың.

22. Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздәй көмеш кыңгырау.

23. Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

24. Кыңгырау-кыңгырау

Шалтыра, шат җырлап,

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

25. Беренче кыңгырау яңгырый бүген

Яңа юл яра гомер агышы.

Беренче кыңгырау - әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

1 класс укучысы:

Җиз кыңгырау,

Дустымдай күрәм сине,

Мәктәбемә тәүге тапкыр

Син бит чакырдың мине.

2 класс укучысы:

Җиз кыңгырау,

Мәктәбем сандугачы.

Һәр көн тыңлыйм җырыңны

Күңелләрем булганчы.

3 класс укучысы:

Җиз кыңгырау,

Чыңлавың ягымлы,

Шул чыңлау, шат моң булып,

Күкрәгемә сарылды.

4 класс укучысы:

Сөекле мәктәбем белән

Хушлашырмын берзаман.

Тик моңнарың, җиз кыңгырау,

Колакта чыңлар һаман.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

А.б. - Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә

Сезнең юллар вакыт кулында гел

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез

Ашкынганнан гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле юл!


© 2010-2022