Рабочая программа по родному (татарскому) языку в 3 классе

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рабочая программа по родному (татарскому) языку в 3 классеАңлатма язуы 3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: 1. РФ "Мәгариф турындагы Закон" ына; 2.Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына; 3. 2014-2015 нче уку елына Каенавыл гомуми урта белем бирү мәктәбе укыту планы 5. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән "Школа России" концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә

Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язуы.

Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федералҗ дәүләт белес стандартларын (Россия Федераөиясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора. Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән. Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата: Татар теле укытуның максатлары: -укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру- әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәнең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү

  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
  • телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
  • дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
  • укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы. Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү. Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану. Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу. Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү. Программа атнага 2 сәгатьтән исәпләнгән. Уку елына барысы 69 сәгать. Шулардан контроль диктантлар - 6, контроль күчереп язу - 4, контроль изложение - 2 сәгать. Татар теленнән тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек "Школа России" И.Х.Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова нигезендә төзелде .

Укыту курсы темалары эчтәлеге:

1.Орфограмма - 9сәг.

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.

2. Сүз төзелеше- 3сәг.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.

3. Сүз. Сүз төркемнәре - 4сәг.

Сүзнең лексик мәгънәсе.СинонимнарАнтонимнар Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

4. Исем-6 сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

5. Фигыль -11сәг.

Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары Зат-сан белән төрләнүе

Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар Фигыльләрнең күпмәгънәлеге

6. Сыйфат - 3сәг.

Мәгънәсе,сораулары.

Җөмләдә роле.

Сөйләмдә әһәмияте.

7. Алмашлык -3 сәг.

Зат алмашлыклары

Җөмләдәге һәм текстагы роле

8. Кисәкчә -1 сәг.

Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре

Сөйләмдәге роле

9. Бәйлек-1сәг

Исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе

10. Җөмлә-5 сәг

Җөмлә төрләре. ( хикәя. сорау, өндәү)

Интонация буенча төрләре

Җөмләнең баш кисәкләре

Җөмләнең иярчен кисәкләре

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

11 .Сүзтезмә-1сәг

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше

12. Текст.Бәйләнешле сөйләм-6сәг

Текстның темасы. Төп фикере Бүлек башы

Текстларның төрләре. Текстагы терәк сүзләр

Изложение, сочинениелар язу

Сөйләм этикасы

Кабатлау-4 сәг

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Укучылар белергә тиеш:

-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;

- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек.

- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр.

- җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә)

Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55 - 60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 70 - 85 сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.




1 чирек

Дәреснең темасы

Сәгсаны

Дәрес тибы

Дәреснең эчтәлеге

Укучыларның әзерлегенә таләпләр

Өй эше

Үтәлү вакыты

план

факт

1

2

3

4

5

6

7

8

9

1

1-2 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1

кереш

Орфография сүзенең мәгънәсен ачыклау

белергә тиеш: аваз һәм хәреф, аларның әйтелеше һәм язылышын, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны, иҗек

башкара алырга тиеш:

әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллана, сүзләрне иҗеккә бүлә, юлдан-юлга күчерә

"Аңлатмалы сүзлек", "Дөрес яз" "Дөрес әйт"сүзлеге

9 бит сорау биреме

01.09

2

Бәйләнешле сөйләм.Рәсем буенча хикәя төзү."Җәй көне"

1

катнаш

сузык авазлар, калын һәм нечкә сузыкларны әйтү, аеру; орфограммалар

06.09

Белергә тиеш:

Аваз һәм хәреф аермасы.

Башкара алырга тиеш:

-сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирү;

Сүзләрне юлдан-юлга күчерә

-сүзгә аваз-хәреф схемасын төзү

3

Авазлар һәм хәрефләр.

1

катнаш

Парларда эш

9 нчы күнегү 12 бит

08.09.

4

Сузык авазлар.Иҗек.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

1

катнаш

иҗек төзелеше, саны, аваз һәм иҗек анализы

13 нче күнегү 14 бит

13.09

5

Тартык авазлар.

1

катнаш

Парларда эш, тартык авазлар, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, парлау

Карточка биреме

15.09.

6

Аваз-хәреф анализы.

1

катнаш

нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре; дөрес язылыш

белергә тиеш: ь,ъ хәрефләреның язылышына караган кагыйдәләрне; я,ю,е хәрефләренең аваз белдерелешен

башкара алырга тиеш:

ь,ъ, я,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза

20 нче күнегү 17 бит

20.09

7

Я, ю, е хәреф-ләре.

Тест

1

белем һәм күнекмәләрне кон-льдә тоту

Парларда эш, әйтелеш һәм язылыш, аваз кушылмалары

Алфавитны кабатларга

22.09.

8

Авазлар һәм хәрефләр тем.б. контроль күчереп язу.№1

1

белем һәм күнекне практикада куллану

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу

эшли белергә тиеш:

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза

27.09

9

Тамыр һәм кушымча. Та-мырдаш сүзләр.

1

катнаш

Парларда эш,сүз төзелеше, тамыр һәм кушымчаны билгеләү; тамырдаш сүзләр табу

белергә тиеш: сүзнең төп мәгънәсен; кушымча төрләрен

башкара алырга тиеш:

сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр таба

Карточка биреме

29.09

10

Бәйләнешле сөйләм "Көзге уңыш" хикәя төзеп язу.

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

җөмлә, аның чикләре, төрләре; тыныш билге-ләре,; баш кисәкләр; картина буенча укучы-ларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле хикәя төзү; эзлеклелек, сүз тәртибе, дөрес яз

белергә тиеш: җөмлә, аның төрләрен аера

башкара алырга тиеш:

шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя

Дәфтәргә күчереп язарга

04.10

11

Контроль диктант№1

1

белем һәм күнекмәләрне прак-тикада кул-

лану

орфограммаларны кулланып, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгесе куеп, диктант язу; аваз-хәреф анализы; иҗеккә бүлү буенча биремнәр үтәү

эшли белергә тиеш:

үтелгән орфограммалар кергән текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә

06.10

12

Хаталар өстендә эш. Сүз.Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе.

1



кереш

Лексик төшенчәсен аңлату,аңлатмалы сүзлекләр белән эш,хезмәтләрне бәяләү, төзәтү; татар теленең сүз байлыгы, сүзнең лексик мәгънәсе; лексик мәгънәгә туры килгән сүзләр табу

белергә тиеш:

нәрсә ул сүз, сүзнең мәгънәсен; алынма сүзләр, синоним, антоним, омонимнар, искергән һәм яңа сүзләр төшенчәләрен

башкара алырга тиеш

сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели

33 күнегү хәтердән язу

11.10

13

Алынма сүзләр.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

Парларда эш,сүз байлыгы; төрле телләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе

сүзләрнең мәгънәләре, туры һәм күчерелмә мәгънә; сөйләмдә куллану

10 алынма сүз язып килергә

13.10

14

Омонимнар. Синонимнар.

Антонимнар

.

1

яңа белемнәр формалаштыру

Иҗади эш,сүзләрнең мәгънәләре, синоним, омоним, антоним төшенчәсе; сөйләмдә тиешлесен куллану

55 күнегү 35 бит

18.10

15

Контроль изложение яздыру. №1

"Көзге урман"

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану

алган белемнәрне практикада куллану

эшли белергә тиеш:

алган белемнәрне кулланып, эзлекле рәвештә эчтәлекне бирә, излжениене дөрес яза

20.10

16

Хаталар өстендә эш.

Сүз төзелеше.

Тамыр һәм кушымча..

1

катнаш

хезмәтләрне анализлау; тамыр һәм кушымчаны табу, билгеләү, нечкә һәм калын кушымчалар

белергә тиеш: сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымчаны

башкара алырга тиеш:

сүзнең тамыр һәм кушымчасын таба,

язуда билгели

71 нче күнегү 44 бит

25.10

17

Контроль диктант №2 Матурлык

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану

орфограммаларны кулланып, диктант язу, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча биремнәрне үтәү

башкара алырга тиеш:

үтелгән орфограммалар кергән текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар китерә

27.10

18





Хаталар өстендә эш Сүз ясалышы.

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

катнаш

сүз ясалышы, ясагыч кушымчалар, алар ярдәмендә сүзләр ясалуын карау, ясау; ясалма сүзләр

белергә тиеш: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә

Син кем булырга телисең.хикәя яз

01.11

2 чирек


19




Төрләндергеч кушымчалар.

1

катнаш

Төрләндергеч кушымчалар, алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен күзәтү; үзгәртү,парларда эш

башкара алырга тиеш:

сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерә, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза

төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аера

80 күнегү 47 бит

10.11

20


Кушма һәм парлы сүзләр.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

ясалма сүзләр: кушма с Парларда эш, парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дөрес язылышы үзләр, аларның ясалышы

85 нче күнегү 50 бит

15.11

21

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше. Исем.

1

кабатлау һәм системалаштыру

хезмәтләрне анализлау; сүз ясалу төрләре, сүзләр ясау

Парларда эш, исем төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, төркеме, җөмләдәге роле

белергә тиеш: сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек; аларның гармматик билгеләре, сораулары

башкара алырга тиеш:

сүз төркемнәре һәм аларның грамматик билгеләрен таный (уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне, җанлы һәм җансыз предметларга сораулар куя, санын); төрләндергәндә кушымчалар ялгый

сүзлек белән эшлиялгызлык һәм уртаклык исемнәрне,исемнәрнең берлек һәм күплек сан формасын, күплек сан формасын ясаучы кушымчаларны, борын авазына тәмамланган исемнәрнең күплек санда дөрес язылышын

"Әдәби уку" дәреслегеннән исем, фиг.сыйф. яз

17.11

22


Ялгызлык

исемнәр.

Уртаклык исемнәр. Сүзлек диктанты.

1


яңа белемнәр формалаштыру

катнаш

Иҗади эш, ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре, язылышы

уртаклык төшенчәсе, язылышы, алган белемнәрне практикада куллану

Кагыйдәләрне истә калдыр, карточка биреме

"Минем туган җирем" хикәя язу

22.11

23

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

катнаш

берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-берлек ясау; борын авазларын тану, күплек форма ясау, язылыш

Карточка биреме

24.11

24

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

яңа белемнәр формалаштыру

килеш төшенчәсе, җөмләдә бәйләүче роле, атамалары, сораулары; калын һәм нечкә төрләнеш

белергә тиеш: килеш атамаларын, сорауларын; мәгънәсен, борын авазларын, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны

башкара алырга тиеш:

калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне таный, сорауларны дөрес куя, килешен билгели, тиешле кушымчалар ялгый, дөрес яза, кушымчаларның кисәкчәләрдән аермасын

белергә тиеш: килеш атамаларын, сорауларын; мәгънәсен, борын авазларын, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны

башкара алырга тиеш:

калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне таный, сорауларны дөрес куя, килешен билгели, тиешле кушымчалар ялгый, дөрес яза, кушымчаларның кисәкчәләрдән аермасы

килеш исемнәрен һәм сорауларын ятларга

29.11

25

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

яңа белемнәр формалаштыру

исемнәрне табу, сорау кую, килеш төшенчәсе, сораулары

120 нче күнегү хәтердән яз

01.12

26

Иҗади биремле күнегүләр Тест биреме.

1

ныгыту

эшли белергә тиеш:

тест биремнәрен үти алырга

Карточка биреме

06.12

27

Контроль күчереп язу.№2

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану.

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу

эшли белергә тиеш:

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза

08.12

28


Фигыл. Фигыльләрнең барлык һәм юклык төрләре.

1


яңа белемнәр формалаш

тыру

барлык һәм юклык тө-шенчәсе, сорау кую, фи-гыльнең барлык, юклык төрен билгеләү; басым; язылыш

белергә тиеш: фигыльнең белдерелешен, сорауларын, грамматик билгеләрен

башкара алырга тиеш:

фигыль сүз төркемен аера, затын, санын, барлык һәм юклык төрен билгели, үзгәртә, сөйләмдә куллана.

82 биттәге иҗади бирем

13.12

29

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

яңа белемнәр формалаштыру

зат һәм сан төшенчәсе, фигыльләрнең төрләнеше; ия белән фигыльнең ярашуы

Карточка биреме зат-сан белән төрләндер

15.12

30

Фигыль заманнары.

Хикәя фигыль

1


яңа белемнәр формалаштыру

Фигыль заманнары белән танышу

белергә тиеш: заман белән төрләнешен

башкара алырга тиеш:

фигыльне текстта таный һәм сөйләмдә куллана

84 бит кагыйдә

"Минем яраткан шөгылем" хикәя яз

20.12

31

Контроль диктант№3 Карлар ява

(45 бит мет ярд.)

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану

орфограммаларны кулланып, диктант язу, фигыль темасы буенча биремнәрне үтәү

башкара алырга тиеш:

үтелгән орфограммалар кергән текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар китерә

22.12

32


Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе.

.

1

яңа белемнәр формалаштыру


заман төрләре, хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр ку-шымчалары, сөйләмдә аларны аера белү

белергә тиеш: хикәя

фигыльнең заман формаларын,сорауларын, кушымчаларын

башкара алырга тиеш:

хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымча-ларын күрсәтә; хикәя фигыльнең заман формаларын билгели, төрле заманнарга куя; зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә; дөрес яза

Карточка биреме

27.12

33

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

158 нче күнегү 92 бит

29.12


3 чирек

34

Бәйләнешле сөйләм

"Кышкы уеннар". Рәсем буенча хикәя төзү.

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану.

картина буенча укучы-ларның тормыш тәҗри-бәсе, күзәтүләренә бәйле хикәя төзү; өйрәнелгән сүзләр куллану, эзлеклелек, дөрес язылыш

эшли белергә тиеш:

шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза

хикәяне дәфтәргә язарга

162 нче күнегү 95 бит

12.01

эшли белергә тиеш:

I, II төр үткән заман хикәя фигыль ку-шымчаларын билгели, фигыльләрне шул төрләргә куя; зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә; дөрес яза

35

Үткән заман хикәя фигыльнең төрләре, барлык һәм юклык формалары.

1

катнаш

билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы

Хикәя яз " Мин яши торган йорт"

17.01

36

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

катнаш

үткән заман хикәя фигыльне дөрес, урынлы файдалану, төрләндерү

165 нчы күнегү 99 бит

19.01

37

Киләчәк заман хикәя фигыльнең төрләре

1

катнаш

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чиратлашуы

эшли белергә тиеш:

I, II төр киләчәк заман хикәя фигыль ку-шымчаларын билгели, фигыльләрне шул төрләргә куя, зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә, дөрес яза

Хикәя яз " Мин ял

көнен ничек үткәрәм"( иҗади эш)

24.01

38

Фиг.тем.буен. гр.бир. контр. диктант №4

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану.

орфограммаларны кулланып диктант язу; фигыльнең заманнарын билгеләү

эшли белергә тиеш:

үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар китерә

26.01

39

Хаталар өстендә эш.Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге

1

ныгыту, система-лаштыру

синоним, антоним фи-гыльләр һәм сыйфатлар, сөйләмдә куллану

башкара алырга тиеш:

җөмләдә фигыль сүз төркемен аера, төрләрен билгели, язуда күрсәтә, ул бәйләнгән исемне ачыклый, сыйфатларның антонимнарын таба, сөйләмдә куллана, сүзлек белән эшли

192 нче күнегү 114 бит

31.01

40

Иҗади биремле күнегүләр.Тест биремнәрен башкару.

1

ныгыту

Парларда эш, иҗади эш, фигыль төзелеше, анализлау

116 биттәге иҗади бирем

Тест биремнәрен кабатларга

02.02

41

Контроль күчереп язу.№3

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану.

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу

эшли белергә тиеш:

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза

07.02

42

Хаталар өстендә эш. Сыйфатлар-ның сөйләмдәге әһәмияте.

1

ныгыту һәм гому-миләштерү

хезмәтләрне коррекцияләү; сыйфатның сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау

башкара алырга тиеш:

алган белемнәрне куллана

сыйфатның мәгънәсен, сорауларын асыл сыйфатларны үзләштерү максатыннан, аларның зат яки предметның төсен(ак, кара), тәмен ( тәмле, татлы) формасын (яссы, очлы) массасын (авыр, җиңел), күләмен (зур, кечкенә) холкын ( юаш, усал)

сыйфат дәрәҗәләрен аера, ясалышын, дөрес язылышын, сөйләмдәге әһәмиятен,антоним һәм синоним сыйфатларны аера

13 бит иҗади бирем хыялый хикәя"Кызыл кар яугач"

09.02

43

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Яңа белемнәр

Сыйфат дәрәҗәләре төп (гади) , чагыштыру, артыклыккимлек, сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы

15 бит иҗади бирем хикәя "Язгы табигать"

14.02

44

Сыйфат темасына иҗади биремле күнегүләр. Тест биремнәре

1

ныгыту

Тест биремнәрен кабатла 23 бит

16.02

45

Сыйфат темасы буенча контроль диктант. №5

1

белем һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кулланып диктант язу, сүз төркемнәрен билгеләү

башкара алырга тиеш:

үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

21.02

46

Хаталар өстендә эш.Алмашлык

1

Яңа белем бирү

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

башкара алырга тиеш:

Зат алмашлыкларының җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге ролен, 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемли,1 нче зат -сөйләүче үзе,2 нче зат -әэгәмәдәш, 3 зат - әңгәмәдә катнашмаучы икәнен

Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, аларның килеш һәм тартым белән төрләнәшен

28 нче күнегү 26 бит.

28.02

47

Берлек сандагы зат алмаш-лыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты.

1

Яңа белем

30 нчы күнегү 28 бит

02.03

48


Бәйләнешле сөйләм. "Без спорт яратабыз."

.Тест биремнәре

1

ныгыту һәм гомумиләштерү

зат алмашлыкларын табу, сөйләмдә куллану, тикшерү

Башкара алырга тиеш:

ел буена алган белем-күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү;

- кагыйдәләрне искә төшерү;

- дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү

Карточка биремнәре

07.03

49

Кисәкчәләр.

1

Яңа белемнәр формалаштыру

Ярдәмче сүзләрне сөйләмдә куллану, тикшерү, кисәкчәләрне билгеләү

башкара алырга тиеш:

кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана

37 күнегү 34 бит

09.03

50

Бәйлекләр.

1

яңа белемнәр формалаштыру

хезмәтләрне анализлау, ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлек; җөмләдәге роле

башкара алырга тиеш:

бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза

43 күнегү 38 бит

14.03

51

Нәрсә ул җөмлә.

Сүзлек диктанты.

1

катнаш

Парларда эш, җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү; тасвирлау, фикер йөртү элементлары кертү

белергә тиеш:

җөмлә билгеләмәсен, әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен

башкара алырга тиеш:

җөмләне дөрес интонация белән әйтә, төрләрен билгели, мисаллар китерә, сүздән һәм сүзтезмәдән аера, аны яза, ахырында тиешле тыныш билгесен куя, җөмләләр төзи

50 нче күнегү 41 бит

16.03

52

Җөмлә төрләре

1

катнаш

әйтелеш максаты буенча төрләре- хикәя җөмлә, тыныш билгесе, сөйләм төзү

53 нче күнегү 43 бит

21.03

53

Бәйләнешле сөйләм "Яз һәм кошлар"

1

ныгыту

04.04


4 чирек


54

Җөмлә кисәкләре.

1

катнаш

җөмләнең баш һәм ияр-чен кисәкләре: ия һәм хәбәр, аларның белдерелеше, сораулары, язуда билгеләү

белергә тиеш: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, сорауларын, табу юлын билгеләнешен

башкара алырга тиеш:

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

73 нче күнегү 55 бит

06.04

55

"Җөмлә" темасы буенча контроль күчереп язу №4

Мәңге сүнмәс умырзаялар ( 56 бит мет ярдәмлек)

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану.

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу

башкара алырга тиеш:

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза

-Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү

Карточка биреме

11.04

56

Хаталар өстендә эш. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

хезмәтләргә бергәләп бәя бирү, хаталарны төзәтү; җыйнак һәм җәенке җөмлә төшенчәсен аңлату; чагыштыру, аеру, куллану

башкара алырга тиеш:

җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера, төзи, тиешле тыныш билгеләрен куя

82 нче күнегү 60 бит

13.04

57

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

1

яңа белемнәр формалаштыру

сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сораулар кую

белергә тиеш:

сүзтезмә билгеләмәсен

башкара алырга тиеш:

сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя

Иҗади бирем 64 бит

18.04

58

Текст.Бәйләнеш

ле сөйләм.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

әйтмә һәм язма сөйләм; текст, текстның өлешләре, мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш; исем кую, хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү төрләрен аеру текстның төп уе- тема; теманы билгеләү, мисаллар китерү мәгънәле кисәкләрне билгеләп гади план төзү,план буенча эчтәлек сөйләү

белергә тиеш: язма һәм әйтмә сөйләмне

башкара алырга тиеш:

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

67 бит иҗади бирем

20.04

59

Текст. Тема.

План.Текстның өлешләре.

1


101 нче күнегү 72 бит

25.04

60

Сөйләм этикасы

1

белем һәм күнек-мәләрне практика да куллан.

Сөйләм этикасы белән танышу,план төзү; язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

башкара алырга тиеш:

фикерне төгәл, ахырынача, эзлекле итеп җиткерә, дәлилли, дөрес яза,тылсымлы сүзләр

телдән, язмача чакыру, тәбрикли

105 нче күнегү 74 бит

27.04

61

Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары

1

катнаш

Тасвирлау хезмәтләрне бергәләп бәяләү, хаталарны классификацияләү, автобиография язу үзенчәлеге

башкара алырга тиеш:

автобиография яза, орфографик хаталарны тикшерә

114 күнегү 80 бит

02.05

62

Автобиография.

1

Яңа тема

Автобиография

не язарга

04.05

63

Контроль изложение яздыру.№2 Казан -спорт уеннары башкаласы"

1

ныгыту

Текст өстендә эш, план төзү,спорт ярышлары темасына изложение язу

башкара алырга тиеш:

алган белемнәрне мөстәкыйль куллана

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

Карточка биреме

11.05

64

Хаталар өстендә эш Иҗади биремле күнегүләр. Тест биреме.

1

ныгыту

башкара алырга тиеш:

алган белемнәрне практикада куллана; эзлеклелекне саклый; тест эшләрен тикшерә, бәяләү

Хикәя яз " Исәнме җәй""

16.05

65

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

1

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

130 нчы күнегү хәтердән яз

18.05

66

Уку елында өйрәнгән сүз төзелешен ныгыту

1

ныгыту

"Минем дусларым" хикәя яз

23.05

67

Контроль диктант.№6 Урманда

1

белем һәм күнекмә-ләрне практикада кул-

лану.

орфограммаларны кул-ланып диктант язу; җөмлә кисәкләрен билгеләү

башкара алырга тиеш:

үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

25.05

68

Тест биремнәре.Үткәнне ныгыту


103 бит хәтердзн яз

30.05






3 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр -сүзнең мәгнәле кисәкләрен, тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны аера һәм аларны сүзне кулланганда файдалана белү -тамырдаш сүзләрне икеләнүсез аеру -сүзләрнең төзелешен модель итеп күрсәтә белү, модель үрнәгендә яңа сүзләр ясау -сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль алмашлык, кисәкчә, бәйлекләр -җөмләнең баш кисәге, ия, хәбәр -җөмләнең иярчен кисәкләре -сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны икеләнүсез аеру, анализ ясау, бирелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау,бирелгән аваз схемасына,характеристика тиешле авазлар, сүзләр сайлау. -сүзләрне иҗекләргә бүлү һәи иҗекләп юлдан-юлга күчерү -өйрәнгән орфограммалар кергән 55 -60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу, текстларны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу -сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру(исемнең - санын, тартым кушымчалары булганда - затын, килешен, фигыльнең заманын, затын, санын) - -сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу, -үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру -җөмләне анализлау: әйтү максаты, интонация буенча төре, баш һәм иярчен кисәкләр Әзер яки бергәләп төзелгән план буенча 70-85 сүзле тексны изложение итеп язу, текстның темасын һәм фикерен чагылдыра алу, кызыл юлны саклау Сөйләгәндә һәм язганда, текст өлешләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру. Хикәяләү, тасфирлама, фикер йуртү тибындагы текстларны аера, төзи белү һәм кечкенә күләмле текстлар язып кую -шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картина һәм рәсемгә таянып сочинение язу, сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру.

Ярдәмлек 1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова " Мәгариф- вакыт" нәшрияты 2013 ел 2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты 2011 ел 3. 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр Казан 2009



Приложение.

Татар теленнән контроль эш һәм излоңениялар текстлары.

1. Грамматик биремле диктант "Сәйфи бабай".

Колхозның ферма каравылчысы Сәйфи бабай көтүчедән сарыкларны санап алды. Аннары аларны биек коймалы утар эченә кертеп япты. Бераздан Сәйфи бабай утар тирәләрең карап чыкты. Аннары ул камыт төзәтергә тотынды. Ул бик эшчән кеше. Яшь чакларында Сәйфи бабай аучы булып та йөргән. Ул күп ерткыч бүреләрнең башына җиткән.

2. Изложение "Усал песи".

Гөлшат шакмаклар белән уйнарга ярата. Ул төрле төстәге шакмаклардан матур итеп йортлар ясый. һәрбер шакмакны кирәк урынына куйганчы, ул бераз уйлап тора. Аннан соң тагын эшенә тотына.

Менә шакмак йорт төзелеп бетте. Гөлшат шатланып сикерергә, биергә тотынды. Ләкин бу шатлык озакка бармады. Усал песи ишектән атылып керде дә шакмаклар өстенә ташланды.

Йорт җимерелде дә төште.

3. Диктант "Балык тәмле булды".

Әхмәтгәрәй белән Биктимер балык тотарга киттеләр. Галиябану аларны озатып калды. Галиябануның чабакны күрәсе килә иде.

Менә бервакыт, көн кичкә авышкач, Әхмәтгәрәй белән Биктимер кайттылар. Алар вак-вак кына унике чабак, унбер кушбаш тотканнар. Галиябану балыкларны чистартты. Кич белән балыкларның барын да берьюлы пешерделәр. Балык бик тәмле булды.

4. Искәртмәле диктант "Урманда".

Безнең колхозга бик якын бер урман бар. Без ул урманны бик яратабыз. Ул урманда һәртөрле агачлар үсәләр.

Быел жәй көне урманга экскурсиягә бардык. Анда бик юан һәм озын булып үскән каен агачларын күрдек. Аннан соң юан имәнгә очрадык. Укытучыбыз имәннең ике йөз елдан артык яшәве турында сөйләде.

5. Диктант "Мәктәп бакчасы".

Безнең мәктәпнең бакчасы бик зур. Мәктәп бакчасында җимеш агачлары, гөлләр, чәчәкләр үсәләр. Аларны укучылар тәрбияли. Мәктәп бакчасы ел саен яхшыра бара. Быел анда тагын бик күп төрле агачлар утыртылды.

Укулар тәмамлангач та, без мәктәп бакчасын онытмыйбыз. Без агачларга, гөлләргә сулар сибәбез, агач төпләрен йомшартабыз. Ә киләчәктә күрше мәктәпләргә дә булышырга уйлыйбыз.

6. Контроль күчереп язу "Ирек".

Бакчачы бабай Иреккә алма бирде. Ул алма искиткеч зур, матур хәм хуш исле иде. Ирек алманы кояшка каршы куеп та, өстәл өстендә тәгәрәтеп тә карады. Аннары дәрес дәрес хәзерләргә утырды. Ул алмасын шкафка куеп торды.

Менә Ирекнең дәресләре хәзерләнеп бетте. Ул алмасын алды һәм мәктәпкә иптәшләре янына йөгерде. Алар алманы бүлешеп ашадылар. Алма төшен мәктәпнең җиләк-җимеш бакчасына утыртырга булдылар.

7. Контроль диктант "Туган ягым кышы".

Декабрҗ ае кышны башлап җибәрә.

Бүген көн салкын. Елгаларга көмеш боз каплады. Агач иңнәренә ак шәлләрен салдылар. Җәйгә ап-ак кар җәймәсе җәелде - кыш килде.

Кар ява! Уңыш ява! Икмәк ява! Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була. Кыш бабай безне дә онытмый. Без күреп куанчын дип, тәрәзәләргә матур бизәкләр ясый, биек таулар өя, шоп-шома тугалаклар ясап куя.

8. Изложение "Санитар эт".

Бервакыт мин сугышта яраландым. Төн. Бер ялгызым яланда ятам. Бик эчәсе килә.

Кинәт санитар эт килгәнне күрдем. Менә ул килеп тә җитте. Аның ике ягына яшькелт сумкалар бәйләнгән. Эт минем янга килеп ятты да әлеге сумкасын минем куллар янына ук китереп терәде/ Сумканы чишеп, калай савыттагы суны алдым да эчеп җибәрдем. Бөтенләй хәл кереп китте.

Аннары шул ук сумкадан бинт алып, ярамны бәйләдем дә акрын гына санитарлар янына таба шуыша башладым.

Ә эт бүтән яралыларны эзләп китте.

9. Искәртмәле диктант "Яз көне".

Тагын яз җитте. Беренче тапкыр күк күкрәде. Җылы яңгырлар явып үтте. Шомырт, алмагачлар чәчәк аталар. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә. Һавада тургай сайрый. Умарта кортлары бал җыялар.

Тагын бер-ике атна вакыт үтәр. Чәчәкләр коелыр. Алар урынына яшел җимешләр күренә башлар. Умарта кортлары кыр чәчәкләренә күчәрләр.

Кошлар бала туйдыра башларлар.

10. Диктант "Курайлы елга".

Курайлы елга без туганчы да аккан. Без тугач та ага, киләчәктә дә агачак. Безнең авылга Курайлы елга бик ераклардан агып килә. Ул үз юлында бик күп яшелчә бакчаларын сугарган, хәзер дә сугара. Киләчәктә тагы да күбрәк сугарачак.

Язгы ташу вакытында Курайлы елга ярларыннан ташып чыга.

11. Изложение "Кар ява".

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс кунды. Бакча матурланып, ямьләнеп китте. Володяга бу күренеш бик ошады. Ул чанасын алып урамга чыкты. Алар, күрше малайлары белән бергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак кар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды. Балалар куандылар.

- Ай-яй, нинди зур булды?

- Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!

Балалар шарлардан ак аю, Кар бабай ясадылар. Кулына таяк тоттырдылар, күзләрен күмердән куйдылар. Борыны урынына кишер куйдылар. Аннан соң үзләре, читтән карап, рәхәтләнеп көлештеләр.

12. Контроль күчереп язу "Тере табигать почмагында".

Урамда салкын кыш. Ап-ак кар бөртекләре оча. Мәктәпнең тере табигать почмагында җылы җәй көнендәге кебек. Җиңел канатларын җилпи-җилпи, сыерчык сайрый. Матур попугайлар бер-берсе белән нидер сөйләшәләр. Куркак куяннар кәбестә кимерәләр. Алар янында укучылар дежур торалар. Зөфәр зур аквариумдагы балыкларга кирәкле җим сала. Тәскирә ак күгәрченнәрне ашата.

Яшь табигать сөючеләр кошларны, хайваннарны бик яратып тәрбиялиләр.

13. Аңлатмалы диктант "Актырнак".

Актырнакның тәпиләре кара. Тырнак янындагы йоннары ап-ак. Аның хуҗасы бер генә түгел. Ул безнең очтагы бөтен малайны ярата. Малайлар да Актырнакны яраталар. Аңа ашарга тәмле-тәмле әйберләр алып киләләр. Бүген ул Җаббарны аеруча яратты. Сикерә-сикерә аның битен ялады. Малайлар читкә таяк ыргытып уйнадылар. Актырнак бары тик Җаббар ыргыткан таякны гына алып килде.

14. Искәртмәле диктант "Кыш көне".

Сәлим салкын кышны ярата. Аның яхшы тимераягы бар. Ул мәктәптән кайткач, аларга Шәүкәт керә. Алар бергә дәрес хәзерлиләр, аннан соң катокка китәләр. Кечкенә Шамил дә алар белән бара. Аның башында колакчын бүрек, өстендә җылы пальто. Аның тимераяклары юк, чанасы гына бар. Катокта балалар бик күп. Алар рәхәтләнеп шуалар. Аларга күңелле.

15. Диктант "Кисәтү".

Җәйге эссе көннәрнең берсендә без бакчада яшәүче апалар белән сөйләштек тә балаларны урманга алып барып кайтырга булдык. Урман бездән ерак түгел. Тимер юл аркылы салынган озын күперне генә чыгасың да, шунда ук урман башлана.

Без, урманның матурлыгына сокланып, рәхәтләнеп ял итеп кенә утырдык. Нәҗибә апа бер нарат төбеннән капчыгына туфрак салды. Марат агач төбендәге тиресне алырга ярамаганлыгын кисәтте. Нәҗибә апа энесе Маратны мактады.

16. Искәртмәле диктант "Әнинең туган көне".

Бүген әнинең туган көне. Иртүк торып, аның йокы бүлмәсенә чәчәкләр куйдым. Аннары өстәлгә ап-ак ашъяулык яптым. Өстәл өстенә чәчәк, конфетлар, җиләк-җимеш тездем. Бәйрәм өстәле әзер булды.

Менә әни дә уянды. Ул миңа шатлык, сөенеч тулы күзләре белән карады. Миңа шундый рәхәт иде! Гаиләбез белән бәйрәм табынына утырдык. Кадерле әниебезне туган көне белән котладык. Аңа олы бәхет теләдек.

17. Контроль күчереп язу "Малайлар булыштылар".

Яшелчә бакчасын саклаучы малайлар Шәйми бабайга бакча саклашырга йөри башладылар башта бабай малайлар теләгенә каршы килеп маташты аннары ул риза булды Шәйми бабайга малайларның файдалары тиде кичләрен кәҗә бәтиләре бабайның бакчасына керәләр алар кәбестәләрнең кирәген бирәләр иде малайларның ярдәме ярап куйды бакчада кәҗә бәтиләренең эзләре дә күренми башлады.

18. Диктант "Май башында".

Май башында көннәр эссерәк була. Агачлар ямь-яшел яфрак яра. Тирә-як яшеллеккә күмелә. Бакчада һәм урманда кошлар сайрый. Тәрәзә өстендә күк күгәрченнәр гөрләшә. Шомырт чәчәк ата. Бакчаларда агачлар ак, ал чәчәкләргә күмелә. Күңелләр шатлыклы хисләр белән тула. Күк күкри. Яшен яшьни. Шифалы яңгыр явып үтә. Бар дөнья хуш искә күмелә. Май аенда табигать яшәрә.

19. Изложение "Каракач".

Төнлә күкрәп яңгыр явып узды. Иртән малайлар урманга киттеләр. Анда зур агач төбендә ниндидер кара нәрсә селкенә иде. Җирдә, үлән арасында, кош оясы ята икән. Ояда - ике кошчык. Козгын баланары. Берсе үлгән, ә икенчесе исән. Исән кошны малай үз өенә алып кайтты. Төсенә туры китереп, Каракач дигән матур исем кушты.

Көннәр үтә торды. Каракач үсә төште, үзгәрде. Аны өйдә тоту авырлаша барды. Малай аны, бик кызганса да, мәктәпнең табигать почмагына илтергә мәҗбүр булды.

20. Диктант "Җәй килә".

Балалар соңгы уку көннәрен ничек җиткерергә белмиләр. Алар тизрәк җәйге каникуллар башлануын көтәләр.

Җәйнең иң гөрләп торган урыны - елга буе. Комның аякларны пешерә торган кызулыгын да сизмичә, балалар яр буйлап йөгерәләр, уйныйлар, кызыналар.

Җылы йомшак су, кайнар кояш балаларны чыныктыра.

Алар урман байлыкларыннан авыз итәргә дә өлгерәләр.

Ничек инде менә шундый гүзәл мизгелләргә бай, чәчәкле, җиләкле җәй килүен көтимең ди!

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача тикшерү һәм бәяләү

I сыйныфта белем, осталык, күнекмәләргә агымдагы тикшерү уздырыла. Грамотага өйрәтү чорында өйрәнелгән баш һәм юл хәрефләрне, иҗекләрне, гади структуралы сүзләрне әйтеп, сүзләрне һәм күләме ягыннан кечкенә җөмләләрне язма һәм басма шрифтлы тексттан күчереп яздырырга мөмкин.

Уку елы азагында контроль эш итеп басма шрифтлы текстны күчереп, кечкенә күләмле текстны ишетеп язу тәкъдим ителә.

II - IV сыйныфларда контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик оиремле диктант (күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.

Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.

Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, елының азагында уздырылалар һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.

Диктант (күчереп язу) өчен бәйләнешле текстлардан файдалану максатка туры килә. Текстлар хәзерге әдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбияви һәм белем бирү рәвешендә, эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.

Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Беренче сыйныфка язылышы әйтелешенә туры килгән сүзләрдән торган текст сайлана. Әгәр дә диктант текстында кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Сыйныфлар

I

II

III

IV

Контроль эш төрләре

яртыеллыклар

I

II

I

II

I

II

I

II

грамматик биремле диктант

-

1

3

3

3

3

3

4

күчереп язу

-

2

2

2

2

2

1

1

изложение

-

-

-

1

1

1

1

1

Искәрмә: сочинениеләр башлангыч сыйныфларда өйрәтү характерындагы эш итеп уздырыла.

Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстларның күләме

Сыйныф

Чирек

2

3

4

1 чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

25 сүз

45 сүз

65 сүз

30 сүз

50 сүз

70 сүз

35 сүз

55 сүз

75 сүз

40 сүз

60 сүз

80 сүз

I сыйныфта ел дәвамында 2 - 3 юл һәм баш хәреф, 2 - 3 иҗек, 2 - 3 сүз яки 2 - 3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла. Ел азагында 15 сүздән торган текст я диктант итеп, я күчереп язу өчен тәкъдим ителә. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа таләпләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күчереп язган текстта хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.

II - IV сыйныфларда эш түбәндәгечә бәяләнә:

«5» - хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә (хәрефләрнең формалары дөрес, бертөрле биеклектә, хәрефләр арасында тигез ара Һ.6.). Каллиграфия нормаларыннан бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәл язылмаган хәрефне төзәтү Һ.6.).

«4» - диктантта 2 орфографик, 1 пунктуа-цион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп, берәр «5» билгесендә күрсәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

«3» - диктантта 3 тән 5 кә хәтле орфографик хата (3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм бер пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган, каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

«2» - диктантта 6 - 7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.

Диктантта хата итеп исәпләнә: сүзне язганда, орфография кагыйдәсен сакламау, сүздәге хәрефне төшереп калдыру, бозып язу, сүзләрне алмаштыру, тыныш билгеләре булмау (программа таләпләренә бәйле рәвештә), программада күрсәтелгән сүзләрне хаталы язу.

Диктантта хата итеп исәпләнми: кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләрдәге хата, яңа җөмлә баш хәрефтән башланып та, алдагы җөмлә азагында нокта булмау, мәгънәгә зыян китермичә, 1 генә сүзне башка сүз белән алмаштыру.

Диктантта 1 хата булып исәпләнә: 2 хатаны төзәтү, бер типтагы 2 пунктуацион хата, бер үк сүздә хатаны кабатлау.Тупас хата булып исәпләнми: бер үк сүздә хәрефне 2 тапкыр язу, сүзне юлдан юлга күчергәндә, юл азагында сүзнең башлангыч өлеше язылып, икенче өлешен төшереп калдыру, җөмләдә сүзне ике тапкыр язу. (53 нче биттәге таблицаны карагыз.)

Эштә булган һәрбер орфографик һәм пунктуацион хата исәпкә алына. Бер хата итеп, контроль диктантлар өчен күрсәтелгән очраклар исәпләнә.

Грамматик биремле (2 бирем) диктант (күчереп язу) тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерелү дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый.

Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:

«5» - биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган.

«4» - кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә белеп кулланылган.

«3» - билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.

«2» - материалның начар үзләштерелгәнлеге күренә, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.

Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешле программада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме - II сыйныф -8-10 сүз, III сыйныф - 10-12 сүз, IV сыйныф -12-15 сүз.

Бәяләү нормалары

«5» - хатасыз эш.

«4» - 1 хата, 1 төзәтү.

«3» - 2 хата, 1 төзәтү.

«2» - 3 - 4 хата.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложе-ниеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение III сыйныфның азагында 1 тапкыр, IV сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.

Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15 - 20 сүзгә артык булырга тиеш.

Изложение өчен хикәяләү рәвешендәге текстлар алына, III сыйныфта тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кертергә мөмкин. Текстларның эчтәлеге тәрбияви юнәлешле һәм балаларга аңлаешлы булырга тиеш.

Сочинениеләрнең күләме III - IV сыйныфларда 0,5 биттән 1 биткә кадәр; бу якынча III сыйныфта 9 - 10 җөмлә (50 - 60 сүз), IV сыйныфта 11 - 12 җөмлә (70 - 80 сүз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар башкара алырлык булырга тиеш.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү критерийлары: текст эчтәлегенең тулы һәм эзлекле язып бирелүе (изложениедә), текст төзү (сочинениедә), сөйләм ягыннан оештыру, грамоталылык.

II - IV сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:

кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәйләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз тезелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.

Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

«5» - автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложениедә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы. 1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыйдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1 - 2 төзәтү бар.

«4» - автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән (изложениедә), тема ачылган, ләкин эчтәлекне биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган, аерым фактик һәм сөйләм төгәлсезлекләре бар. Тулаем алганда, сөйләм, шулай ук текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек булырга мөмкин. 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата, 1 - 2 төзәтү бар.

«3» - автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә (изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда эзлеклелек юк, 2 - 3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы, сөйләм төгәлсезлек-ләре бар. Текстның эчтәлегендә һәм төзелешендәге җитешсезлекләр саны 5 тән артмаска тиеш. 3 - 5 орфографик, 1 - 2 пунктуацион хата, 1 - 2 төзәтү бар.

«2» - темага туры килсә дә, автор текстыннан сизелерлек чигенеш бар (изложениедә), күпсанлы фактик хата җибәрелгән, эчтәлекне язып бирүдә эзлеклелек югалган. Эшнең аерым кисәкләре арасында бәйләнеш юк, сүзлек ярлы. Сөйләм төгәлсезлекләре һәм эчтәлекне язып бирүдә һәм эшнең төзелешендә 6 дан артык хата. Орфографик хаталар саны - 6 һәм анннан да артык, 3 - 4 пунктуацион хата, 3 - 5 төзәтү бар.

Иҗади эшләргә билге куйганда, шулай ук аның пөхтә, ачык башкарылганлыгы да исәпкә алына. Таләпләр диктанттагы кебек.

Белем, осталык һәм күнекмәләргә йомгаклау билгеләре

Йомгаклау билгесе һәр чирек һәм уку елы азагында куела. Ул грамоталылыкны, грамматика элементларының үзләштерелү дәрәҗәсен, материалны бәйләнешле итеп сөйли алу осталыгын телдән җавап сорап һәм язмача тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып куела. Язма эшләрнең нәтиҗәсенә өстенлек бирелә. Әгәр дә укучының чирек дәвамында язма эшләр өчен уңай билгеләре булмаса, аңа татар теленнән уңай билге чыгарылмый. Йомгаклау билгесе укучының барлык күрсәткечләр буенча фактик әзерлеген бәяли, ул барлык билгеләрнең уртача саны була алмый.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Билге

Хаталар саны

«5»

II сыйныфта

III сыйныфта

IV сыйныфта

Хатасы юк. Язуга караган бер төгәлсезлек булуы мөмкин

Хатасы юк

Хатасы юк

«4»

1 - 2 хата, 1 төзәтү

1 хата, 1 төзәтү

1 хата, 1 төзәтү

«3»

3 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

«2»

4 хата, 1 - 2 төзәтү

3 хата, 1 - 2 төзәтү

3 хата, 1 - 2 төзәтү



© 2010-2022