Класстан тыш уку дәресе Э. Шәрифуллина. Минем бабам

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Шәрәфиева Гүзәлия Галимҗан кызы, Пучы авылы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе I квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы

Тема: Э.Шәрифуллина "Минем бабам" Максат:
  • шигырьне аңлы, сәнгатьле һәм тиз уку күнекмәләрен камилләштерү.темасын автор әйтергә теләгән төп фикерне табарга;
- укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү: - укучыларда әхләк сыйфатлары, сугыш ветераннарына карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.
Шәхескә кагылышлы УУГ Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру. Регулятив УУГ Укытучы белән бергә уку максаты кую; Проблеманы чишүдә берничә вариант табу; Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу. Танып белү УУГ Логик гамәлләр башкару( анализ, синтез); Проблема кую һәм аны чишү. Коммуникатив УУГ Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау; Партнер гамәлләре белән идарә итү. Дәрес тибы: яңа тема аңлату дәреcе
Җиһаз: Эльмира Шәрифуллинаның портреты, шигырьләре, сугыш, тынычлык, 1941-1945, 1945- 2014, Җиңүгә - 69 ел дигән сүзләр. ТАЙМД-ПЭА-Ш, JOT THOUGHTS, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР дигән белем структуралары кулланылды .
Дәрес барышы.
  1. Эшчәнлеккә мотивлаштыру-ориетлаштыру этабы. Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү.
Уңай психологик халәт булдыру. Сәламләү."ХАЙ ФАЙВ"(High Five)- тынычлыкка чакыру һәм игътибарлык туплау. -Хәерле иртә,укучылар! -Хәерле иртә! Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы?! Елмаеп яшәсәң көн саен , Укырга, уйларга бик җайлы. - Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз һәм тыныч кына утырыгыз.
  • Кемнең кәефе бик әйбәт , "кояш" ны күтәрә, кемнең кәе-
фе бик начар "болыт"ны күтәрә, ә кемнең кәефе уртача " болыт артына кача башлаган кояш" ны күтәрсен. - Рәхмәт, укучылар. Минем дә кәефем бик әйбәт( укыту чы " кояш" күтәрә).. 2. Фонетик күнегүләр. Ай-ай - 9 нчы май өй-өй - нинди матур көй тә-тә - җиңү бәйрәме җитә ай-ай - бу минем бабай ой-ой - бабаем минем герой
II. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Кереш-әңгәмә
  • Балалар, сезнең дә әби-бабаларыгыз бармы?
  • ( Укучылар җавабы тыңлана)
  • Кем үзенең бабасы турында сөйли?
(Ш.Азамат үзенең дәү әтисе, дәү әнисе турында сөйли.) 2. Укучы сугыш темасын шигырьне яттан сөйли. Минем бабам тупчы булган, Фашистларга төз аткан Сугыштан ул батыр булып Дүрт орден алып кайткан Орденнарын - медальләрен Тагып чыга урамга
  • Бабай күк булсаң иде, - дим
  • Аңа карап торам да.
  1. Кемнәр турында сөйләделәр?
ТАЙМД-ПЭА-ШЭА- билгеле бер вакытта укучылар җаваплары белән уртаклаша, киңәшләшәләр, укытучыга бер-берсенең фикерен җиткерәләр. (Бабалары турында. Алар сугышта катнашкан)
  • Бу сугыш кайчан булган?
ТАЙМД-ПЭА-ШЭА- билгеле бер вакытта укучылар җаваплары белән уртаклаша, киңәшләшәләр, укытучыга бер-берсенең фикерен җиткерәләр.
  • Бу сугыш 1941-1945 елларда булган.
ТАЙМД-ПЭА-ШЭА- билгеле бер вакытта укучылар җаваплары белән уртаклаша, киңәшләшәләр, укытучыга бер-берсенең фикерен җиткерәләр.
  • Бу еллар кайсы сугыш вакыты турында сөйли?
  • Бөек Ватан Сугышы еллары турында.
Татар халкы да бу сугышта бик күп батыр улларын, сылу кызларын югалтты. Безнең авыл халкы да Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте: фронтта һәм тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте. Безнең Пучы авылыннан 403 кеше сугыш кырына китә, шуның 201-е генә кире әйләнеп кайта. Хәзерге вакытта авылыбызда 7 сугыш ветераны яши. Менә кемнәр алар, исегездә калдырыгыз- Фазлыев Рәшит абый, Ибраһимов Исмагыйль абый, Шәйхетдинова Халисә апа, Заманов Миргаяз абый, Минкина Мәрьям апа, Нурлыгаянова Зөльфирә апа, Шәрифуллин Шәрхем абый. Еллар үткән саен аларның саны кими, исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик, балалар. Без алар белән горурланабыз! Халкыбызның батыр уллары, кызлары турында татар әдипләре күп санлы әсәрләр иҗат итте. Бүгенге дәрестә шуларның берсе, Э. Шәрифуллинаның "Минем бабам" исемле шигыре белән танышабыз.
Ял итү күнегүләре уздырыла.
III. Яңа белем өстендә эш.
  1. Э.Шәрифуллинаның кыскача тормышы белән танышу.
Эльмира Мөхәмәтулла кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 нче июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Симәк авылында укытучылар гаиләсендә туа. Актаныш районы Зөбәер сигезьеллык мәктәбен, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Минзәләдә укыган чорда ук шигырьләр яза башлый. Э. Шәрифуллина үзенең шигырьләрендә бик күп темаларны ача. Аның балалар өчен язылган шигырьләренең берсе белән без бүген танышып китәрбез. Э.Шәрифуллина Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. 2. Сүзлек өстендә эш. JOT THOUGHTS-" фикерләрегезне языгыз" Бу сүзләрне аңлау өчен капма-каршы, яисә мәгънәләре якын булган сүзләр языгыз. (укучыларның язган фикерләре укыла) Дошман - дус Хәвеф-хәтәр - куркыныч Тынычлык алып кайткан - матур тыныч тормыш
  1. Проблемалы сорау кую:
-Укучылар, бу шигырьдәге бабай нинди сыйфатларга ия микән?
  1. .Шигырьләрне укытучы сәнгатьле итеп укый.
Минем бабай. Минем бабай капитан , Сугышта булып кайткан. Күкрәк тулы орденнар, Медальләр алып кайткан. Безнең илдә һәр бала, Уйнап -көлеп йөрсен дип, Хәвеф-хәтәр күрмәсен, Тыныч булып үссен дип. Бик күп сугышкан бабам, Дошманны җиңеп кайткан. Үзе белән ул безгә Тынычлык алып кайткан.
4. Шигырьне эчтән пышылдап уку. - Шигырьне укыгач нинди рәсем ясар идегез? Нинди төсләр күбрәк булыр? Ни өчен?
  1. Шигырьнең эчтәлеге анализ ясау.
ТАЙМД-ПЭА-ШЭА- билгеле бер вакытта укучылар җавплары белән уртаклаша, киңәшләшәләр, укытучыга бер-берсенең фикерен җиткерәләр.
  • Шигырьдә сүз кем турында бара? (төп геройны табу)
(Бабай, автор) -Ул кайда булган? Ни өчен бабайга медальләр, орденнар биргәннәр? (Сугыштагы батырлыклары өчен бабайга медальләр, орденнар биргәннәр.) -Ул нәрсә өчен сугышкан? (Һәр бала уйнап - көлеп йөрсен диеп) Төркемнәрдә эш. Проблемалы сорауга җавап бирү. (фикер алышу, укытучыга фикерне җиткерү) Бабай нинди сыйфатларга ия ? ( Бабай- батыр, куркуны белми, Ватанын ярата, дошманны җиңгән, Үзе турында уйламый, безгә тыныч, матур тормыш бүләк иткән.)
  • Дошманны җиңгәч, ул үзе белән безгә нәрсә алып кайткан?
( Үзе белән ул безгә тынычлык алып кайткан.)
  • Тынычлык сүзен сез ничек аңлыйсыз?
  • МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР- укучылар Бер төшенчәне төрле яктан карап тасвирлыйлар.
(Схемага үз фикерләрен язалар) - Тынычлык- (Яктылык, ачык төсләр, шатлык, тук тормыш, яшәү, төзеклек)
Класстан тыш уку дәресе Э.Шәрифуллина.Минем бабам
Кайгы,җимерелү, Ачык төсләр, ачлык, үлем, Шатлык, ятимлек, Төзеклек, яктылык


  • Сугыш нәрсә алып килә?
Сугыш - (Караңгылык, кайгы, ачлык, ятимлек, үлем, җимерелүләр.) - Әйе, балалар, безгә тынычлык якын. Сез барыгыз да тынычлык телисез. Сезнең якты, имин тормышта яшисегез килә. Дөньяда барлык балаларның да теләгедер ул - Тынычлык.
  1. Шигырьне сәнгатьле уку, укыганда кайсы сүзләрне көчлерәк басым белән әйтәбез?
- Шигырьне хор белән уку: Минем бабам капитан Сугышта булып кайткан. Күкрәк тулы орденнар, Медальләр алып кайткан.
  • шигырьне бер укучы сәнгатьле итеп укый;
  • шигырьне чиратлап уку.
Рефлексив- бәяләү этабы. - Э. Шәрифуллина бу шигырь белән нәрсә әйтергә тели? - Шигырь сезгә ошадымы? - Кем ошады һәм нинди сыйфатларга ия сезгә ошаган кеше? (укучылар җавбы тыңлана) Кадерле балалар! Сугыш кырларында Җиңү яулап кайткан авылдашларыбызның сафы елдан - ел сирәгәя. Әйдәгез, аларга ихтирамлы булыйк, үлгәннәрнең каберен кадерләп, чистартып тотыйк, тере чәчәкләргә бизик, исәннәрне хөрмәтлик. Аларга бик зур рәхмәт әйтик. - Рәхмәт , сезгә , ветераннар! Балалар! Сез әби-бабаларыгыздан эстафетаны кабул итеп алырсыз, илгә тугрылыклы хезмәт итәрсез. Ватанның ышанычлы сакчылары булырсыз. Күгебез аяз, тормышыбыз тыныч, сезнең йөзегез һәрвакыт шат булсын! -Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән? Кәефләрегез үзгәрмәдеме? - Сез бик тырыш булдыгыз, бик зур рәхмәт. Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.
"Кояшлы ил" җыры (1 куплет) белән дәресне төгәллибез.
© 2010-2022