Технологическая карта урока по изо на тему Төс һәм сәнгать образы (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Төс һәм сәнгать образы.

Максат: Төсләрне кушу, яңа төсләр барлыкка китерү, төсләр ярдәмендә яңа агач образы барлыкка китерү.

Бурычлар:

Предметара:

  • үз эш урыныңны оештыру формалаштыру;

  • акварель буяуларын дөрес төшерү;

Шәхси:

  • үз эшчәнлегеңә бәя бирүдә беренчел ориентлашу;

Метапредметлы:

  • уку материалында укытучы билгеләгән эшчәнлекне аңлау (регулятив);

  • алынган информация ярдәмендә катлаулы булмаган практик мәсьәләләрне чишү (танып - белү);

  • коллектив эш вакытында үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту (коммуникатив).

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Укучылар эшчәнлеге формасы: фронталь, коллектив.

Җиһазлау: презентация, проектор, гуашь, акварель, майлы буяулар, төсләр турында җыр, шигырь Ләбиб Лерон "Яфрак ява", җыр, талгын музыка, 2 агач рәсеме (берсе әзер), төсле түгәрәкләр, агач исеме язылган кәгазь, кайчы, клей, альбом битләре, смайликлар, банка белән су, ярдәмче сүзләр, технологик карта.

Материал: дәреслек 24 - 28 нче бит, интернет.

Сүзлек: Живопись, образ, төп төсләр, ясалма төсләр.

Дәрес барышы:

Дәрес этабы

Укучылар эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

  1. Оештыру.

Максат: дәрескә уңай халәт тудыру.




  1. Дәреснең темасын һәм максатын ачу.


  1. Проблеманы кую.


  1. Материалны беренчел кабул итүгә әзерләү.


  1. Яңа материалны аңлату.






V. Яңа материалны үзләштерүләрен беренчел тикшерү.


  1. Практик эш.

VII. Ял минуты.



VIII.Рефлексия.

Тыңлыйлар.

Бер - берсен сәламлиләр:

Исәнме дустым (кул бирешәләр)

Хәлләрең ничек? (җилкәләр. кагалар)

Кайларда йөрдең? (бармак яныйлар)

Сагындым сине (күкрәкләр. кагалар)

Менә килдең дә (кулларын җәяләр)

Бик яхшы булды (кочаклашалар).


  • Төсләр һәм көзге яфраклар турында.

-Төсләрне саныйлар.

-Рәсемне, безнең әйләнә тирәне матурлау, бизәү өчен.

  • Табигатьтән, буяулардан


  • гуашь, акварель, майлы буяулар


  • кызыл, сары, зәңгәр

  • аларны башка төсләрне кушып ясап булмый.




-ошады.

-Рәссамнар картиналар язганнар.

-Яшәү мәгънәсе. Көз көне агачлар яфракларын коя, ә яз көне яңадан яшәрә.

-"Гөлчәчәк" әкиятен.

-ак каен, карама. Тактадагы агач рәсемен карыйлар. Сорауга җавап бирәләр: -чөнки аның матур яфраклары коелып беткән. -яфраклар ясыйбыз. -ачык, якты, күп төсле.
1.Технологик карта ярдәмендә яфраклар ясау. альбом битен буейлар.




2.Шүрәлия белән бергә эшлиләр.







3.Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәләр.




Восклы акбур, майлы карандашлар
Сорауларга җавап бирәләр. -Үзебез ясаганы.

Музыка кую.

Эш урыннарын тикшерү.

-Хәерле көн укучылар. Кәефләрегез ничек? Тырышып эшләргә барыгыз да әзерме? Әйдәгез хәзер кәефләрегезне тагын да күтәреп алыйк, бер - берегезне сәламлик.


Көзге төсләр турында шигырь уку:

Яшел, зәңгәр, кызыл, алсу, сары.

Көзнең кулы барлый яфракларны

Онытмаска билге куя - куя...

Ләкин бик тиз яфрак санын җуя.

Һәм яңадан саный - саный барлый:

Яшел, зәңгәр, кызыл, алсу, сары...

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барыр?

Бүгенге дәрестә без сезнең белән төсләр иленә сәяхәткә чыгарбыз, яңа төсләр барлыкка китереп, серле яфраклар ясарбыз һәм яңа агач образы барлыкка китерербез.

  • Сез нинди төсләрне беләсез?

  • Төсләр ни өчен кирәк?


  • Рәссамнар төсләрне кайлардан алалар?

Рәссамнар төсләрне барлыкка китерү өчен буяулар кулланалар, алар шул буяулар, төсләр ярдәмендә картиналар ясыйлар, живописьтә яңа образлар тудыралар.

Живопись - буяулар белән ясалган рәсем.

Образ - сурәтләү, яңаны ясау.

-Нинди буяулар була?

- Сезнең каршыдагы тартмада бик күп буяулар, ләкин шуларның 3 се генә төп буяу. (слайд 3)

- Кайсылары инде ул?

- Аларны ни өчен төп төсләр дип атыйлар?

Хәзер төсләр турында әкият тыңлап китегез әле:

Аклы - каралы патшалыкка диңгез артыннан зәңгәр, сары, кызыл буяулар кунакка килгәннәр. Алар кешеләргә әйләнә - тирә табигатьне матурларга сүз биргәннәр.

Башта сары һәм зәңгәр төс эшкә керешкәннәр, аларның бер - берсенә тотынуы булган - яшел төс барлыкка килгән. (слайд 4 )

Икенче көнне бакчада сары һәм кызыл төс эшкә керешкәннәр, алмаларны, грушаларны буяганнар. Ләкин апельсиннарга төсне таба алмаганнар, баш ватканнар. Шулвакыт сары төс кызылга тиеп киткән һәм кишер сары төс барлыкка килгән. (слайд ) Алар, тагын могҗиза булды дип, бик шатланганнар Буяулар кичкә кадәр бик озак эшләгәннәр, ләкин барыбер сливаларны буяп бетерә алмаганнар. Иртүк бакчага зәңгәр һәм кызыл төс килгәннәр. Алар инде сливаларның нинди төстә буласын төгәл белгәннәр һәм шәмәхә төскә буяп та куйганнар. Шәмәхә төс аларга бигрәк тә ошаган, бакчада үсүче чәчәкләрнең кайберләрен шәмәхәгә буяп куйганнар. Шул көннән башлап табигать бик күп төслегә әйләнгән.

-Бигрәк тә көзге табигать, алтын көз барлык төсләрне үз эченә ала. Агачлар, куаклар үзләренең матур сары, кызыл, кишер сары тагын бик күп төстәге күлмәкләрен кияләр. (слайд 5)

Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып "Яфрак ява "шигырен язган, композитор

көен язган. Шул җырны тыңлап китик әле. Җыр сезгә ошадымы ?

-Тагын кайсы сәнгать кешеләре табигатьнең матурлыгын күрсәткәннәр? (слайд 5 , Остроухов "Золотая осень")

-Борынгы кешеләр агачка нинди мәгънә биргәннәр?

Кешеләр агачның бу үзенчәләген гел күзәткәннәр һәм яшәү агачы образы барлыкка килгән.

4. Агач образы кулланылган нинди әкиятләр укыганыгыз бар? Анда нинди агачлар катнашты.

-Безнең бүлмәдә дә бер моңсу агач бар, ни өчен моңсу икән ул, укучылар.

-Агачның кәефен күтәрү өчен нишли алабыз?

-Яфраклар нинди төстә булырга тиеш?

1. Үзебез өйрәнгән төсләрне кулланып, агачка яңа күлмәк киертербез.

-Иптәшләрегез белән коллектив эш башкарырсыз һәм сез шаккаткыч - агач ясарга тиешсез. Агачның яфраклары гади түгел, ә сезнең төрле төстәге кул рәсемнәре бизәр.

Эшнең тәртибе сезнең алда торучы технологик карталарда күрсәтелгән. (слайд 6) Слайдтан укып, аңлатам, аңлауларын тикшерәм. Смайликлар.

2. Дәреслек белән эш 27 нче бит, А.Матисның "Сноп" картинасын карау

Анда нәрсәләр күрәсез?

Рәсемнәр нәрсәгә ошаган? Төп төсләр бармы?

3. Төсле уен тренингы "Яраткан төсләр".

-Сезнең алда төрле төстәге түгәрәкләр бар, мин әйткән предметта нинди төс бар, сез шуны күтәрергә тиеш буласыз.

(апельсин, диңгез, лимон, урман, банан, куян, ут, мәче)

4. Эшне дәвам итү.

Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү.

1Ясап бетергәннәре тактага ябыштыра бара.

-Нинди агач барлыкка килде? (ярдәмче сүзләр бар, шул сүзләрнең кайсы агачка туры килә, шуны агачның астына урнаштыр.

Җыеп нәтиҗә ясау.

Агачның исемен табу.

-Менә бу кәгазьгә агачның исеме яшеренгән. Әгәр дә сез бу битне без өйрәнгән төсләр белән буясак, ул килеп чыгачак.

Сүзне язарга мин нинди материал кулланганмын?

Ике агачны чагыштыру. Тактага әзер агачны элеп куям.

-Әгәр дә сез кул рәсемнәрен төсле кәгазьдән киссәгез бөтенләй башка образ барлыкка килә икән.

Кайсы агач күбрәк ошады?

-Сезгә эшләргә җиңел булдымы?

Нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

Нинди яңалыклар белдегез?

-Үз кәефләрегезгә карап смайликларны урнаштырыгыз

-Молодцы, бик яхшы эшләдегез, барыгызга да бишле, дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

5


© 2010-2022