Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники»Конспект урока математики для 1 класса по теме «Многоугольники» Тема: Дүртпочмаклар һәм күпочмаклар. Максат : - укучыларны «дүртпочмак», «күппочмак» дигән төшенчәләр белән таныштыру; - геометрик фигуралар белән эшләү күнекмәләрен үстерү; -тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:
  • Күппочмаклар һәм аларның элементлары турында дөрес һәм аңлаешлы күзаллау булдыру.
  • Чагыштыру ысулын кулланып, геометрик фигураларны чагыштыра, күзәтә, анализлый алуларына ирешү.
  • Мультимедиа ярдәмендә материалны ныграк аңларга ярдәм итү, балаларның кабул итә белү осталыкларын үстерү.




Материал: 1) дәреслек, 43 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре, 91 бит 2) тарату материаллары белән конверт 3) ноутбук , «Геометрия иленә сәяхәт» темасына презентация















Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше
Кыңгырау шалтырый һәм тына - Дәрескә чакыра ул безне. Яңалык белергә, ачышлар ясарга Әзерме биредә һәрберсе? Укытучы әйткәне син тыңла, Биремнәр бик җайлы түгелләр. Игътибар бик кирәк бүгенгә, Шат булсын, саф булсын күңелләр. - Математика дәресебезне башлыйбыз.Барыгыз да дәрескә әзерме? Бүгенге дәресебез безнең гадәти генә дәрес түгел, ә сәяхәт-дәрес. Без бүген Геометрия дигән илгә сәяхәткә барабыз. - Кем белә, «геометрия» сүзе нәрсәне белдерә? - Грек теленнән тәрҗемә иткәндә «Гео» - җир, «метрия» - үлчәү дигәнне белдерә икән.Бу фән Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Безне бүгенге сәяхәткә әкият герое - тылсымчы да озатып барачак. - Кем дә булса таныдымы, кем бу? - Хоттабыч карт бик карт тылсымчы икән, инде аның белемнәре искергән, шуңа күрә ул бүген безнең дәрсебезгә килгән һәм хәзерге замана балалары дәресләрдә нәрсә белән шөгыльләнәләр, нәрсәләр өйрәнәләр икән дип беләсе килгән.Ә без аңа үзебезнең нәрсәләләр белүебезне күрсәтербез. - Дәрес - сәяхәтебезнең картасы - без булырга тиешле тукталышлары турында белеп китик әле. - Без үтәсе юл нинди фигураны хәтерләтә? (- Сынык сызык) - Аның ничә буыны бар? (6) - Ничә түбәсе бар? (7) - Безгә юлыбызда 7 тукталышта булырга туры килер.Бу тукталышларның һәрберсендә безгә төрле биремнәрне үтәргә кирәк. Сез сәяхәткә әзерме?











II. 1 тукталыш «Уйла, исәплә,җавап бир!» (Телдән исәпләү) 1) 2 саныннан соң килүче сан 2) 7 саны алдыннан килгән сан 3) 5+ ? = 9 4) 9ны 1 гә киметергә 5) 1 кушылучы 3, 2 кушылучы - 2 , сумма - ? 6) 5 һәм 4 саннарынын аермасы 7) Каенда 5 груша үсә, 2се өзелеп төшкән. Каенда ничә груша калган?Ни өчен? - Балалар, сез минем бөтен соравыма да дөрес җавап бирдегез. «Уйла,исәплә, җавап бир» тукталышы яшел утын яндырды һәм без алга таба юлыбызны дәвам итәбез. III. II тукталыш - «Уйнап ал!» дип атала. Хәзер мин сезгә сүзләр әйтермен,ә сез шул сүзләрнең киресен әйтергә тиеш буласыз. «Игътибарлы бул!» Ак -…, әче - …, биек-…., озын- …., олырак- …., сумма-…., кушам- …., киң-…, кәкре сызык- …., беренче-….,унда-…, сулда-…,аста-…. , алда- …, зуррак -…, иртәрәк-…? - Ә менә бу җөмләләрне игътибар белән тыңлагыз. Минем җөмләләргә әйе-юк дип җавап бирерсез. 1) Сандугач аюны куа. 2) Әнисе кызыннан яшьрәк. 3) Суыткычта котлет кыздыралар. 4) Күкенең песи балалары туган. 5) Малайлар урамда уйныйлар. 6) Дуңгызлар һавада оча. 7) Кырмыскалар бүрәнә ташый. 8) Өй эчендә әтәч кычкыра. 9) Мин мәктәптә укыйм. - Бу тукталыш биремнәрне дә бик дөрес башкардыгыз.Безгә яшел ут янды, юлыбызны дәвам итәбез. IV. - III тукталыш - физкультминутка - Без алдагы тукталышка килеп життек. Алдагы тукталыш «Ял итеп ал!» дип атала.



V. IV тукталыш - яңа материал аңлату . 1) Бу тукталыш «Геометрик фигуралар» дип атала. Сез инде кайбер геометрик фигураларны беләсез.Тактага карагыз әле. Нәрсә күрәсез?(Геометрик фигуралар)

















- Бу фигураларны нинди 2 төркемгә бүлеп булыр иде? Өчпочмаклар һәм дүртпочмаклар. ( Фигураларны группалау) Геометрия дигән фәндә өчпочмаклар һәм куппочмаклар бик күп төрле була. - Өчпочмакларның - 3 ягы, 3 почмагы бар. - Дүртпочмакларның - 4 ягы, 4 почмагы, 4 түбәсе бар. - Ә дүртпочмаклар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла соң? ( Якларының озынлыгы белән) 2) Дәреслек белән эш. 43 битне ачыйк әле. № 1 - һәр фигураны танып әйтү. Дүпочмакларның номерларын әйтү. - Дүртпочмакның ничә түбәсе бар? 3) №2 - дәфтәрдә турыпочмак сызу. 4) №3 - дүртпочмак сызу 5) №4 - телдән 6) Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш - 91 бит - Ә хәзер сез геометрик фигуралар турында ничек аңладыгыз икән, сорауга җавап биреп карагыз әле. … Шулай бервакыт Күппочмаклар патшалыгының ишеген шакыганнар. - Патшалыкка аларның барсын да керткәннәрме? Ничек уйлыйсыз? - Юк. Кайсын кертмәгәннәр? Ни өчен? Б. - (Почмаклары юк) У. - Ә бер дә куңелсезләнмәгән һәм ул безне алдагы тукталышка чакыра «Ял итеп алыйк!» VI. V тукталыш - «Күзләр өчен гимнастика» . VII. VI тукталыш «Әкият тыңла!» - Сез ничек уйлыйсыз, турыпочмак кирәкле фигурамы әллә юкмы? Ә моның шулай икәнен белү өчен мин сезгә хәзер әкият сөйлим, тыңлагыз. Әкият: Турыпочмаклыкның Квадрат шикелле буласы килгән. Турыпочмаклык квадратка болай дигән. - Мин шундый булмаган да инде. Бөтен буема торып бассам, шундый нечкә һәм озын булам. Менә шундый:





- Ә инде яным белән ятсам тәбәнәк һәм юан булам.





- Ә син бассаң да, ятсаң да гел бертөсле. - Әйе, дигән квадрат бераз мактанып. Минем бөтен якларым бертигез. Мин башка фигуралар кебек түгел шул. Ә бервакыт менә ни булган… Хоттабыч Карт урманда адашкан. Очкыч коверы да үзе белән булмаган, сакалы яңгырда калып юешләнгән һәм шуңа да ул урманнан чыга алмаган. Урман куелыгыннан барганда ул квадрат һәм турыпочмаклык белән очрашкан. Шунда ул квадратка болай дигән: - Миңа Сезнең өстегезгә басып, үземнең өемнең кайда икәнлеген карарга мөмкинме? - дигән. Хоттабыч квадратның башта 1 ягына, аннан 2 ягына басып караган, әмма бер нәрсә дә күрә алмаган, агач башлары каплап торган. Хоттабыч Квадратка үзенең икенче үтенечен белдергән : - Квадрат иптәш, сез миңа елга аша булса да чыгарга булышыгыз инде,- дигән. Квадрат елга ярына килгән, бер ярдан икенче ярга сузылып ятмакчы булган, әмма - плюх! - Бәлки Сезгә мин ярдәм итә алырмын,- дигән шулвакыт турыпочмаклык. Шунда турыпочмаклык үзенең бөтен буена баскан, Хоттабыч карт аның иң өстенә менеп басса, агачлардан да биек булган. Еракта ул узенең өен күргән һәм үзенә кайсы якка барырга кирәклеген аңлаган. Шуннан турыпочмаклык яны белән яткан һәм елга аша күпер булган. Хоттабыч карт аның буенча рәхәтләнеп елганы кичеп чыккан, турыпочмаклыкка рәхмәтен әйтеп, өенә кайтыр юл буйлап киткән. Ә квадрат суга чумып чыкканнан соң, яр буенда кибенеп алган. Шуннан соң ул турыпочмаклыкка әйткән : - Сез, бик кирәкле фигура икәнсез, - дигән. - Сез, нәрсә инде! Минем якларымның озынлыклары гына төрлечә: 2 ягым озын, 2 се кыска. Шуңа күрә ул кайчакта ярап та куя инде, - дип җитди генә җавап биргән. - Хәзер сез укучылар мин сөйләгән әкияткә һәм дәрестә алган белемнәрегезгә нигезләнеп, шундый сорауга җавап биреп карагыз инде : - нәрсә ул квадрат? - нәрсә ул турыпочмаклык ? - Булдырдыгыз, сорауларга дөрес җавап бирдегез.Бу тукталышта да безгә яшел ут янды. VIII. Дәресне йомгаклау. - Менә балалар без сезнең белән Геометрия илендә, ә бу король замогы. - Без бүген сәяхәтебездә нәрсәләр белдек? ( геометрик фигуралар турында) - Кайсы күппочмакта почмаклар иң аз санда? - -Ә хәзер сезнең алдыгыздагы конвертлардагы геометрик фигуралар арасында бер артыгы бар.Шуны табып алыгыз әле, ул нинди фигура? - - Шушы түгәрәккә сезгә бүгенге дәрес ошадымы, юкмы шуны күрсәткән кәефегезне ясап куегыз. - Миңа сезнең шат йөзләрегезне күрү бик рәхәт балалар! Рәхмәт сезгә эшләрегез өчен!

комбинированный урок - Праздник Читательских удовольствий, по учебнику "Родная речь" Л.Ф. Климановой. На уроке используются приёмы Дальтон-технологии (свобода выбора партнёра, задания, способа выполнения задания), метод модульного обучения, а так же различные формы самооценки и самореализации. Ученики, совместно с учителем учатся строить индивидуальное образовательное пространство. Учитель выступает в роли консультанта, помощника и соучастника учебного процесса.

Дата занесения: 19.11.2009



© 2010-2022