План-конспект Словообразовательные аффиксы в татарском языке

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Совет районы

159 нчы лицей











Сүз ясагыч кушымчалар

(3 нче А сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе)











Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Галимуллина Л.Ф.










23 ноябрь 2011 нче ел
Мин бер гади укытучы булып. Хезмәт итәм бүген тормышта. Һәр укучым - язылмаган роман, Һәр дәресем - маяк тормышка. Мин бәхетле, әгәр укучыларым Сөйләсәләр ана телендә. Кайгыларын, шатлыкларын бергә Бүлешсәләр, ана телендә.
3 нче А сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе Үткәрелү вакыты: 21 нче ноябрь 2011 нче ел. Дәреснең темасы: Сүз ясагыч кушымчалар. Дәреснең максаты: укучыларны сүз ясагыч кушымчалар белән таныштыру; аларның сүздәге төп мәгънәне үзгәртүенә төшендерү. Җиһазлау: интерактив такта, карточкалар, Укыту методы: аңлату-күрсәтү Укыту алымы: сорау-җавап, кроссворд чишү, карточкалар белән эш, дәреслек белән эш Дәреслек: Татар теле: рус телендә белем бирүче дүртьеллык баш.мәк. 3 нче сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. - Тулыл. 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2009. - 150б.;рәсемнәр белән, 47-49 нчы битләр. Файдаланылган әдәбият:

  1. Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту: 3 нче сыйныф, Укытучылар өчен методик кулланма/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. - Казан: Мәгариф,2008. - 70б.
  2. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: /Я.Х. Абдрәхимова.- Казан: Мәгариф, 2008.- 159б.
  3. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова).
  4. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидул. Казан 2005

Дәрес планы.

  1. Актуальләштерү. Оештыру өлеше.
  • Исәнләшү.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Әйбәт үтсен көнегез, Фән серен күп белегез. Җиңел булсын укулар, Матур булсын язулар, Дәфтәр саен биш булсын Ерактан көлеп торсын.
  • Укучылар бүген сыйныфта кем дежур.
  • (...)
  • Өй эшләрен эшли алдыгызмы, сорауларыгыз бармы?
  • (...)
  • Өй эшләрен соңрак тикшерербез.
(...)
  1. Яңа материалны аңлату.
Үткән дәрес материалын кабатлау:
  • Сүзнең нинди кисәгенә тамыр дип әйтәләр?
( Тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк. Ул башка мәгънәле кисәкләргә бүленми: урман, җир, дәфтәр)
  • Кушымча нәрсә ул?
( Кушымча тамырга ялганып килә торган кисәк. Сүзләр тамыр һәм кушымчага бүленә: бала-лар, эш-че.)
  • Нинди сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала?
( Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Бу сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш саклана. Бал, баллы, балсыз. Урман, урманчы, урманны.)
  • Укучылар, хәзер дәреслекнең 47 нче битендәге 102 нче күнегүне табыйк.
Сүзләрне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. 2 нче слайд Бакча - бакчачы - бакчачылар. Дәрес - дәреслек - дәреслекне. Сыйныф - сыйныфташ - сыйныфташка. Яшь - яшьтәш - яшьтәшкә. (укучылар тамыр һәм кушымчаларны дә әйтеп баралар.)
  • Укучылар, -лар, -не, -ка, -кә кушымчалары сүзләрнең мәгънәсен үзгәрткәнме?
  • (...)
  • -чы,-лек, -таш, -тәш кушымчалары ни өчен кирәк?
  • (...)
  • Молодцы, укучылар! Сез бик дөрес әйттегез. Бу кушымчалар сүзнең мәгънәләрен үзгәрттеләр. Менә мондый кушымчалар сүз ясагыч кушымчалар дип атала.
  • Дәреслекнең 48 нче битендәге кагыйдәне табып укыйк.
  • 3нче слайд ( Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясала. Алар сүзнең төп мәгънәсен үзгәртә. Сүз ясагыч кушымчалар: -чы, -че, -даш, -дәш, -таш, -тәш, -гыч, -геч, -кыч, -кеч, -лык, -лек, -лы, -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге, -кы, -ке.Сүз ясагыч кушымчалар /\ тамгасы белән билгеләнә)
  • Дәреслектәге 104 нче күнегүне язмача эшлибез. Бирелгән сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар өстәп язабыз
  • 4 нче слайд (Күңелле, көрәшче, көрәштәш, ташчы, ташлык, тозлы, тозсыз, һөнәрле, һөнәрче, тамашачы, күзле, күзлек, кискеч, сөзгеч. Интерактив тактада тикшерү.)
Физкультминутка. Сазлыктагы бакалар Иртән үк уяндылар, Елмаеп хәл сорашып, Зарядкага бастылар, Алга да иелделәр, Артка да бөгелделәр. Аяк белән тыпырдап, Куллар белән чәбәкләп Көчләрен сынаштылар.
  • Укучылар хәзер, дәреслектән 103 нче күнегүне табыгыз. Рәсемдә нинди һөнәр ияләре сурәтләнгән? Диңгезче, игенче, урманчы, сүзләре белән җөмләләр төзик.
  • (...)
  • (Интерактив тактада язылган мәкальнең мәгънәсен аңлату. 5 нче слайд (Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.) Хәзер өй эшләренә әйләнеп кайтыйк. Мин сезгә "Мин кем булырга телим?" дигән темага кечкенә генә хикәя төзеп килергә кушкан идем , әйдәгез, берничә укучыны тыңлап китик.
  • (...)
Карточкалар белән эш: 1 нче вариант: ФИ:____________________ Комлыкта, йөзүчеләр, кискеч, уйнаучылар, абагалар, каенлык.
2 нче вариант: ФИ:____________________ Төзүче, белгеч, язучы, наратлыкта, черкиләр, сөрткеч.
  • Укучылар, дәреслектәге 106 нчы күнегүне табыгыз.
  • Шигырьне бергәләп укыйк.
  • Сез тагын нинди җиләк-җимешләр беләсез
  • (...)
  • Кроссворд чишик 6-12 слайдлар
  • 1. Ал яулыклар ябынган,
Ал кыналар ягыннан. Кулым сузсам, тешләп алды Шулкадәрле сагынган. (Гөлҗимеш)
2. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек. Ачыдыр да татлыдыр, Йотыйм дисәң, ташлыдыр. (Чия)
3. Алсу битле кыз үсте, "Туп" итеп агачтан Сикереп тә төште. (Алма)
4. Бәләкәй генә чүлмәк, Авызы-җөе күренми. Ничек кенә йөртсәң дә, Ашы һичбер түгелми. (Чикләвек)
5. Чөй саен кызыл читлек. (Миләш)
6. Сарыдыр туны, Ачыдыр тәме, Аны чәйгә салалар, Нәрсә соң бу, балалар? (Лимон)
7. Бу җимеш бездә үсми, Ул үзе кояш төсле. Кем әйтә? Бу нәрсә соң? Бу буладыр ..... . (Әфлисун)
8. Яфракларын чәйгә салалар, Җимеше кызыл да, кара да, Беләсезме, укучылар? (Карлыган)
IV 13 нче слайд Өйгә эш : 107 нче күнегү , ясагыч кушымчалары булган сүзләр рәтен дәвам итеп языгыз.
V Билгеләр кую.
VI Йомгаклау: Укучылар төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар белән танышты, алар булган сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре алды.

Язмышлардан узмыш юк шул,

Минем язмыш-балалар.

Белем бирү, тәрбияләү

Бурычым булып калалар.






© 2010-2022