1 нче сыйныфта әйләнә - тирә дөнья фәненнән Кошларга ничек ярдәм итәргә? дигән темага технологик карта

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Камалиева Фирдания Әдһәм кызы

Арча муниципаль районы "Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең "Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбе" филиалы I нче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Аннотация: дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Ачкыч сүзләр: үстерешле укыту, башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты таләпләре, универсаль уку гамәлләре.

Предмет: әйләнә - тирә дөнья

Класс: 1

Дәрес темасы: Кошларга ничек ярдәм итәргә?

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү

Максат: үзебезнең якларда кышлаучы кошларны күзәтеп, укучыларның тормыш тәҗрибәләрен камилләштерү.

Бурычлар: 1) Укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен арттыру.2) Кошлар тормышында табигать шартларының нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү.3) Телдән сурәтләү буенча кошларны таный белү күнекмәләрен камилләштерү.4) Укучыларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә: Шәхси: : үз уңышларың, уңышсызлыкларның сәбәпләре турында фикер йөртү Метапредметлы: танып белү: үзебезнең якларда кышлаучы кошларны таный белү коммуникатив: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу Предметлы: үзебезнең якларда кышлаучы кошлар турында һәм аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында белемнәр формалаштыру. Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар:

Төп: "Әйләнә - тирә дөнья", дәреслек (О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов), 1 класс, 38-39 нчы битләр; эш дәфтәре, 29 нчы бит; методик кулланма, 82-84 нче битләр;

Өстәмә: "Туган тел" дәреслеге, 24 нче бит; хрестоматия; компьютер; кошлар рәсемнәре; сигнал карточкалары; җимлекләр, җимнәр;магнитофон; презентация.

Дәрес этабы

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Оештыру өлеше

Укчыларны эшчәнлеккә кертеп җибәрү.

-Исәнмесез,уку-чылар!Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең әйбәт үтәр",-диләр.Әйдәгез,

бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Хәерле көн!

Җайлап кына утырыгыз инде.

Хәзер бездә нинди дәрес әле?

Укчылар,нәрсә соң ул әйләнә - тирә?Сез аны ничек аңлыйсыз?

-Менә сез табигать дидегез. Бүгенге көн табигате турында безгә дежур укучы сөйләп китсен әле.Урамда елның кайсы вакыты?Һава торышы нинди?Нинди үзгәрешләр булды?Бүген кайсы көн?Атнаның ничәнче көне?

Исәнләшү.



Әйләнә - тирә дөнья дәресе.

Табигать, һава, үсемлекләр, хайваннар, кошлар, кешеләр, йолдызлар, елгалар, һ.б.

Дежур укучының сөйләве.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуаль-ләштерү.

Яңа белем алу өчен кирәк булган материалны табу.

Укучылар,тәрәзә аша тагын бер тапкыр урамга карыйк әле.Урамда сез кыш дидегез.Ә кыш икәнен сез нәрсәләргә карап белдегез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

-Дөрес әйтәсез, кыш җиткәч бөтен җирне кар каплады.Барлык әйберләр кар астында калды.Укучылар сез ничек уйлыйсыз, кыш көне кемнәргә һәм нәрсәләргә авыр булыр?(укучы-лар әйткән сүзләрнең рәсемнәрен тактага элә барам).

-Дөрес, балалар, сез санап киткәннәр барысы да дөрес.Ләкин иң авыры кемгә икәнен хәзер бергәләп ачыкларбыз.

Агачларның яфраклары коелып бетте, урамда суык, күп итеп кар яуды, салкын җилләр исә.



Кешеләргә, кошларга, агачларга, кар астындагы үсемлекләргә, хайваннарга.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуция-ләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Уку мәсьәләсен кую.

Дәрес темасын, максатын ачыклау өчен сораулар бирү, нинди кыенлыклар тууны ачыклау.

-Кыш кешеләргә авырлык тудырамы, укучылар?

Авырлык тудырса да без кышны җиңел генә уздырып җибәрә алабыз.Өйләре-без җылы,чөнки газ янып тора, ашарыбызга бар. Урамда да туңмыйбыз,чөнки җылы итеп киенеп йөрибез.Шулай булгач, балалар, иң авыры безгә була аламы инде?

- Үсемлекләргә авыр микән,ничек уйлыйсыз?

- Шулай булгач, иң авыры аларга була аламы?

- Ә хайваннар турында нәрсә әйтә аласыз?Узган дәресләрдә без сезнең белән алар турында сөйләшкән идек.Әйдәгез әле, искә төшереп китик.

Укучылар,шулай булгач, иң авыры аларга була аламы инде?

(Магнитофон язмасыннан кош тавышлары яңгыратам).

- Балалар, нәрсә тавышлары ишеттегез? Кайсы кошларның тавышларын таныдыгыз?

(Слайд 1)

- Алар нәрсә дип сайрыйлар икән, ничек уйлыйсыз, балалар?

- Узган дәрестә без аларны нинди кошлар дип атадык әле?

(Слайд 2)

- Кышлаучы кошлар - алар безнең якларда кышларга калалар.Исеме үк әйтеп тора, шулай бит балалар.

- Кошларның тагын ниндиләре була?Кем әйтер икән?(Слайд 3)

- Күчмә кошлар,бик дөрес.Алар көннәр суыту белән, кышлау өчен җылы якларга очып китәләр.

- Балалар, безнең якларга кышларга килүче кошлар юкмы икән? Мин сезне бер кызыклы мәгълүмат белән таныштырыйм әле. Кайбер кошлар безгә кышларга киләләр.Менә алар (слайд 4 не күрсәтәм).

- Ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә җөмләләр укыйм.Әгәр бу җөмлә кошлар турында икән сез сигнал карточкасының кызылын күтәрересез, кошларга кагылышлы булмаса - зәңгәрен. Аңдадыгызмы?

* Тәне каурый белән капланган

*Тешләре бар

*Томшыгы бар

*Аяклары дүртәү

*Озын йонлач койрыклы

*Азыкны томшыклары белән эзлиләр

*Очалар

*Сайрыйлар

*Безнең якларда кышлыйлар

*Җылы якларга да китәләр.

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәбез икән?

- Кыш көне бездә калучы кошларны нинди кошлар дидек?

- Әйе, без кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.

- Әйе.





-Юк.

- Алар кар астында калдылар.Аларга анда җылы.

- Юк.

-Аю, керпе, бурсык җылы өннәренә кереп яттылар.

-Куян кышка тунын алыштырды.

-Тиен үзенә кышка азык запасы әзерләп куйды.

- Юк.



Чыпчык, саескан, тукран, ала карга, күгәрчен һ.б.

-Безгә суык,безнең ашый сыбыз килә.

Кышлаучы кошлар.



Күчмә кошлар.







Балалар сигнал карточкаларын күтәрәләр.







Кошлар турында.

Кышлаучы кошлар

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Яңа белем алу.

Дәреснең максатын ачыклау һәм чишү юлларын табу.

1.-Укучылыр, әйтегез әле, ни өчен кошларның барысы да җылы якларга очып китмиләр икән?

- Сез ничек уйлыйсыз,кышлаучы кошлар нәрсәләр белән тукланалар икән?

- Ә алар бетеп китсә? Без ярдәм итә алмыйбызмы аларга?

2.Г.Лотфиның "Балалар ярдәм итә" дигән шигырен уку. Шигырьнең эчтәлеге буенча кыскача әңгәмә оештыру.

3.- Ни өчен кошлар кышын кеше яшәгән җирләргә якынрак киләләр икән?

- Ни өчен аларга ярдәм итәргә кирәк? Без ничек итеп ярдәм итә алабыз?

Бездә кыш көне алар азык таба алалар, шуңа күрә очып китмиләр.Ә азык таба алмаганнары һәм суыктан курыкканнары очып китә.

Алар агачларда калган җимешләрне ашыйлар, һ.б. җаваплар тыңлана.



Укучыларның җаваплары.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Физкульт-минут.


-Әй , балалар, күрегез, тышта килде әнә кыш!

-Я, әйтегез, сөйләгез, ничек килә икән кыш?

-Әйе,әйе күрәбез, кыш килгәнен беләбез.

- Кошлар очты көньякка, канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар , су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар , җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле кыш, без суыктан курыкмыйбыз, чана, чаңгы шуабыз.

Беренчел ныгыту.

Яңа белемне беренчел ныгыту.


1.Карточкалар белән эш.

(Бездә кышлаучы кош рәсемен табып буярга).

2. Дәреслектәге рәсемнәрне карау һәм кышлаучы кошларны табу.

Мөстәкыйль эшләү, үз - үзләрен тикшерү.

Һәр укучы үзенең нәрсәне белү - белмәве турында нәтиҗә ясый.





Ни өчен барлык кошларны да тоташтырмады-гыз?

1.Парларда эш.Эш дәфтәренең 29 нчы битендә эшләү. Кошларны таны, исемнәрен яки баш хәрефләрен яз.Эшләрен алмаштырып, үзара тикшерү.

2.Төркемнәрдә эш. Кышлаучы кошларның рәсемнәре белән исемнәрен тоташтыру. (Слайд 5 буенча тикшерү).

Чөнки алар күчмә кошлар.

ШУГГ: үз мөмкинлеклә-реңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Яңа белемне белемнәр системасына кертү, кабатлау, ныгыту.

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру


1.Тукран , чукыр, черелдәвек турында кызыклы мәгълүмалар белән таныштыру.

2.- Без сезнең белән кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

3.Сүзлек эше.

Меню сүзенең мәгънәсен аңлату. Меню - ул аш төрләрен күрсәткән исемлек.

-Әйдәгез без дә кошларга меню төзеп карыйк. (Меню төзү, тактага куя барам).

4.- Мин сезгә өйгә эш биргән идем.Җимлекләр ясап килергә. Әйдәгез, карыйк әле, кошлар өчен кемнең җимлеге иң уңайлысы икән? (карау). Җимлекләрен кая эләбез инде?

- Әйе, балалар, ул җимлекләр кошларга килеп кунарга җайлы да булсын, сезгә җим салырга да уңайлы булсын.Әле безнең җимлекләргә нинди кошлар килгәнен күзәтзсебез дә бар.Димәк, мәктәп тәрәзәсеннән күренеп тә торырга тиеш икән әле алар.

- Ә җимлекләргә нинди җимнәр салып була?

- Мәктәптә сез ашаганнан соң калган ипи кисәкләрен дә җыеп барып, җимлекләргә салып кайтып китә торган булырбыз.



Җимлекләр элеп, җимнәр салабыз.



Укучыларның җаваплары тыңлана.









Симәнке, ипи валчыклары, ашлыклар.кабак ,карбыз орлыклары, туң май һ.б.

ТБУУГ: яңа информацияләр туплау

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Дәрескә йомгак.

Рефлексия.

Укучыларның дәрестә үз эшчәнлекләрен бәяләүләре, белемнәрне үзләштерүлә-рен аңлаулары.

-Дәресебез ахырына якынлашты.

- Нинди яңа сүзләр белдек? Кем исендә калдырды?

- Нинди яңа кош исемнәре белән таныштык?

- Нинди яңа мәгълүматлар алдыгыз?

- Дәрестә кемгә нинди билге куярга икәнен белмим.Әйдәгез, бәлки сез булышырсыз.

- Иң беренче билгене кемнәргә куябыз?Нинди билге куябыз? Рәхмәт билгесе. Өйгә кайткач, әтиләрегеәзгә зур итеп рәхмәт әйтерсез.

- Ә сезгә билгене кемнәр куяр икән?

_ Әйе , балалар, кошлар сезгә бүген рәхмәт әйтерләр, чөнки без аларны сыйлыйбыз, җимнәр салачакбыз.

-Дәрес сезгә ошадымы? Мин сезгә өйдә җимлегегезгә килгән бер кошның рәсемен ясап килергә кушам.

- Әйдәгез, нәтиҗә ясап куйыйк.

-Дәрес тәмам.

Игътибарыгыз өчен һәм актив булганыгыз өчен рәхмәт!

Меню.

Чукыр, черелдәвек, ясмык чыпчыгы һ.б.

Кошлар безнең якларга да кышларга киләләр.

Әтиләргә.



Кошлар.





Димәк, кошларга ярдәм итәргә кирәк икән. Җимлекләр эләргә һәм анда җимнәр салып торырга онытмаска.

ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



© 2010-2022