Рабочая программа по татарской литературе 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы 1нче сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы: 1. Россия Федерациясенең «Мәгариф турындагы» федераль законы, 29 декабрь 2012 ел №273-ФЗ; 2. 2009 елгы РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компоненты; 3. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре» - Казан: Мәгариф, 2010; 4. МБУ "Зур Кукмара гомуми урта белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе"нең 2014-2015 нче уку елына төзелгән укыту планы нигезендә төзелде. 5. Зур Кукмара гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең укыту предметлары буенча эш программалары структурасы, эшкәртү һәм раслау тәртибе турындагы положениесы.16 август 2013 ел №77/13

6. СанПин ,РФ от 29.12.2010г. № 189

7. Арадаш аттестация үткәрү һәм укучыларның агымдагы өлгерешенә контрольлек итү турындагы положение (Приказ №41/14 28 июнь, 2014 ел)

Максат:

- татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып, дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтү.

Бурычлар:

-аралашу һәм таньш белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

-балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

-укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү;

- халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Дәреслек:

1. Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш., Шәмсетдинова Р.Р Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче с-фы өчен дәр-лек. . Казан: Мәгариф - Вакыт , 2011

2. Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. - К. Мәгариф/Вакыт 2011.

1 нче сыйныфларда әдәби уку атнага 1 әр дәрестән елга 33 дәрес каралган. (22 сәгать әлифба + 11 сәгать әдәби уку)

Уку курсының төп эчтәлеге

Сүз турында башлангыч төшенчәләр - 3 сәг.

Сөйләм. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау. Җөмлә һәм сүз. График схемалар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру.

Сузык авазлар - 6 сәг

Иҗекләр. Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр (у-а, ил, ант), кушылмадан торган һәм кушылма авазлардан башланган иҗекләр (чабу, кул мәк, сиртмә, шомырт), сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату. Сузык һәм тартык авазлар, нечкә һәм калын сузык авзларны аеру.

Тартык авазлар - 13сәг

Хәреф - авазның язуда тамгасы, татар телендә авазлар һәм хәрефләр, яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Хәрефләрне өйрәнү, шул хәрефләр кергән сүзләрне уку.

Халык авыз иҗаты әсәрләре -4 сәг

Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау булдыру. Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре - 3сәг

Ш.Галиев, Х.Халиков , Ф.Яруллин,Э.Шәрифуллина , Р. Миңнуллин,Р.Вәлиева.

Әдәби әкият, шигырьләрдә, хикәяләрдә жанр үзенчәлеге.- 4 сәг Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

Тематик планлаштыру

№ п/п

Бүлек

Планлаштырган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы, регулятив, танып-белү, коммуникатив


1

Сүз турында башлангыч төшенчәләр

  • сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

  • сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

  • сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

  • сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату;

  • басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес укый;

  • әйтелеше белән язылышытуры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

  • тыныш билгеләренә карап җөмләне дөрес интонация белән укый белү;

  • телдән 4- 5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү;

  • текстларга карата куелган сорауларга телдән җавап бирү.

әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

Шәхескә кагылышлы:

-Үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру

- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру,;

- әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

Регулятив универсаль уку гамәлләре

-максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;

-план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;

- ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;

- проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау;

- үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып-белү универсаль уку гамәлләре

- эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;

- сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план, күчерү,үзгәртү, төзү;

-охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;

- бербөтенне өлешләргә бүлү;

- аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;

-нәтиҗә чыгару;

-охшашлыклар урнаштыру;

-проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;

-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

- укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру - катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;

- дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

- проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;

- эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;

-үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

2

Сузык авазлар

3

Тартык авазлар

4

Халык авыз иҗаты әсәрләре

-әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

текст эчтәлеген аңлау;

проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;

- фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)

- тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану

-"Эчтәлек" битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

-бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

5

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре

6

Әдәби әкият, шигырьләрдә жанр үзенчәлеге.

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә Планлаш- тырылган Фактик срок

1

"Өч кыз" һәм "Куян кызы" әкиятләре. Текст. Текст кисәге буларак җөмлә . Предмет һәм сүз. Җанлы һәм җансыз предметларны атаучы сүзләргә сораулар кую 2.09

2

Предметларны атаучы һәм предметларның эшен атаучы сүзләр Предметларның билгесен атаучы сүзләр

9.09

3

Җөмлә төшенчәсе. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше Гомумиләштерү дәресе. Предмет, җөмләдә сүз санын ачыклау

16.09

4

[а], [ә], [ы], [э] сузыклары.

А, а, Ә, ә, Ы ,ы, Э, э(е) хәрефләре.

23.09

5

[и], [у], [ү] авазлары. И ,и, У, у, Ү, ү хәрефләре.

30.09

6

[о], [ө] авазлары. О, о, Ө, ө хәрефләре. Ныгыту.

7.10

7

[н], [л] тартыклары. Н, н, Л, л хәрефләре.

14.10

8

Тартык [м], [р] авазлары.

М, м, Р, р хәрефләре.

21.10

9

Тартык [й], [ң] авазлары. Й, й, ң хәрефләре.

28.10

10

Сузык [йа], [йҽ] авазлары. Я, я хҽрефлҽре.

11.11

11

Сузык [йу], [йү] авазлары. Ю, ю хәрефләре.

18.11

12

Сузык [йы], [йэ] авазлары.

Е, е хәрефләре.

25.11

13

Тартык [д], [т] авазлары. Д, д, Т, т хәрефләре.

2.12

14

Тартык [з], [с] авазлары. З, з, С, с хәрефләре.

9.12

15

Тартык [г], [к] авазлары. Г, г, К, к хәрефләре.

16.12

16

Тартык [в], [w], [ф] авазлары. В, в, Ф, ф хәрефләре.

23.12

17

Тартык [б], [п] авазлары. Б, б, П, п хәрефләре.

13.01

18

Тартык [ж], [ш] авазлары. Ж, ж, Ш, ш хәрефләре.

20.01

19

Тартык [җ], [ч] авазлары. Җ, җ, Ч, ч хәрефләре.

27.01

20

Тартык [х], [һ] авазлары. Х, х, Һ, һ хәрефләре.

3.02

21

Тартык [щ], [ц] авазлары. Щ, щ, Ц, ц хәрефләре.

10.02

22

Сузык [йо] авазы. Ё, ѐ, ь, ъ, хәрефләре.

24.02

23

Аптыраткыч - йөдәткеч әкиятләр. Санамышлар. Борынгы сынамышлар.

3.03

24

Эндәшләр. Тизәйткечләр. Табышмаклар.

10.03

25

Охшаш яңгырашлы сүзләр. М. Галиев "Кайтаваз". Ш. Галиев."Чагу", "Таяк". "Балачак-сабыйлар иле".

17.03

26

Рифма һәм шигырь мәгънәсе. Шаян шигырьләр. ―Сабантуй галәмәтләре.

Л. Лерон ―Буталмышлар илендә

Р. Корбан. Көчек. Яңгыр яуганда.

24.03

27

Чылбыр әкиятләр. Х. Халиков ―Бии белмәгән аю‖. ―Аю белән өч кыз әкияте.

7.04

28

Чылбыр әкиятләр.―Песәй әкияте.

14.04

29

Яңгыравык шигырьләр. Р. Бәшәр

Бал корты. Авазлар. Авылга кайту. Ф.Яруллин .Черкиләр җыры. Бөҗәкләр турында табышмаклар.

21.04

30

Поэзиядә һәм прозада яңгыравык сүзләр. Э. Шәрифуллина ―Бәйрәм ашы -кара - каршы .Р. Фәйзуллин ―Хыял.

28.04

31

Поэзиядә юмор хисе.

Р. Миңнуллин һәм Ш. Галиев шигырьләре. ―Өтерне кайда куярга?‖

5.05

32

Шагыйрь нәрсә күрә, нәрсә ишетә?

Р. Вәлиева, Х. Халиков, Р. Корбан шигырьләре.

12.05

33

Йомгаклау контроль эше (тест)

19.05



Әдәбият

1. Әдәби уку. Методик кулланма. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х. Мияссарова. -Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшр., 2012 ел

2. Әлифба. Методик кулланма Методик кулланма. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х. Мияссарова. -Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшр., 2012 ел



© 2010-2022