- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект урока по татарскому языку Фигыльнең барлык һәм юклык формасы
Конспект урока по татарскому языку Фигыльнең барлык һәм юклык формасы
Раздел | Начальные классы |
Класс | 3 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Багаева З.З. |
Дата | 23.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Татар теле
3нче сыйныф.
Багаева Җәмилә Зарифулла кызы-башлангыч сыйныфлар укытучысы. Тема: фигыльнең барлык һәм юклык формасы. Максат: фигыльнең барлык һәм юклык төре турында өйрәнү. Планлаштырылган нәтиҗәләр: фигыльнең барлык, юклык төрен аерырга өйрәнәләр,чагыштыра, нәтиҗәләр яса белү күнекмәләре формалаша, эшләрен планлаштыра белү ,төркемнәрдә киңәшләшеп эшли белү күнекмәләре үсә. Материал:З.И.Жамалетдинова "Татар теле" дәреслеге, схемалар.
Дәрес барышы.
I.Оештыру моменты.
II.Белемнәрне тигезләү.
.
1.Шушы схемаларга туры килгән сүзләр языгыз
.
.
4
3
2
1
I зат
Баш килеш
Киләчәк заман
Күплек сан
I зат
III зат
Берлек сан
Үткән заман
Күплек сан
III зат
Хәзерге заман
(Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр, 4 нче өйчеккә сүз язылмый)
- Ни өчен 4 нче өйчеккә сүз яза алмадыгыз?
- Язган сүзләрегез арасында нинди уртаклык бар?
- Фигыль язарга кирәк икәнен каян белдегез?
- Фигыльнең нинди грамматик категорияләргә ия булуы турында нәтиҗә ясагыз.
(Төркемдә сөйлиләр) Тактада модель барлыкка килә.
Фигыль
Заман Зат Сан
Үзбәя.
III.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. 1 нче бирем. Гөжләп укыгыз. Фигыльләрне киңәшләшеп барлагыз. (Парларда эш.)
- Җәй көнне эссе һава мин суда коенам, йөзәм
- Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми.
- Ике баганадагы фигыльләрне чагыштырыгыз, охшаш һәм аермалы якларын табыгыз.
- Беренче баганадагы фигыльләр нәрсәне атыйлар?
- Шушы үзәнчелекләреннән чыгып ике баганадагы фигыльләргә дә исем куеп карыйк әле.
- (Укучылар фикерләрен әйтәләр)
- Әйдәгез дәреслеккә мөрәҗәгать итеп карыйк, галимнәр бу фигыльләрне ничек атады икән. Беренче ике җөмләне укыгыз.
- Юклык төре.
- Юклык төренең капма-каршысы ничек була?
- Барлык төре.
- Хәзер фигыльнең шушы ике төре турында кагыйдәне әйтеп карагыз.
2 нче бирем.
- Фигыльнең юклык төре ничек ясала икән? Белә алабызмы? Ничек?
- Сүз төзелеше ягыннан тикшереп карап.
- Тактага фигыльнең нинди төре язылган? (барлык)
- Әйдәгез бергәләп юклык төрен ясыйк һәм заманын билгеләп барыйк.
1 нче нәтиҗә. Юклык формасын күрсәтүче кушымчаларны атагыз. Юклык төренең ничек ясалуы турында нәтиҗә ясагыз. Юклык кушымчалары боерык фигыльгә ма - мә, мый - ми, мас - мәс кушымчалары кушылып ясала. (Төркенәрдә әйтәләр) (Хор белн әйтәләр) 2нче нәтиҗә. Хикәя фигыльнең юклык формасы да хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда була.
- ма - мә
- мый - ми
- мас - мәс
3 нче бирем. Барлык формасындагы фигыльләр зат-сан белән төрләнгәнен беләбез.
- Юклык формасындагы фигыльләр зат-сан белән төрләнәләрме? Ничек?
Б.с.
К.с.
Б.с.
К.с. I з. Языйм Языйк Язмыйм Язмыйк II з. Яз Языгыз Язма Язмагыз III з. Язсын Язсыннар Язмасын Язмасыннар
- Зат һәм сан белән төрләнешен күзәтеп нәтиҗә ясагыз.
4 нче бирем. Модельләштерү. Фигыльнең юклык формасы.
- - ма - мә, - мый - ми, - ма - мә
- Заман белән төрләнә
- Зат һәм сан
5 нче бирем. Белемнәребезне кулланып үзебезне тикшереп карыйк. 128 нче күнегү.
Гөжләп укыгыз. Биремне бер-берегезгә әйтеп карагыз.
- Нәрсә турында сүз бара?
- Нинди бирем?
Үзтикшерү.
Һәр кеше үзенә охшаган 3 фигыльне сайлап тикшерсен. . Ярмыйлар - хикәя фигыль, хәзерге заман, 3нче зат, күплек сан, юклыкта. Гөҗләми - хикәя фигыль, хәзерге заман, 3 нче зат, берлек сан, юклыкта. Бөркелми - шулай ук. Тимәде - хикәя фигыль, үткән заман, 3 нче зат, берлек сан, юклыкта. Күтәрелмәде - шул ук. Күрсәтмәс - хикәя фигыль, киләчәк заман, 3 нче зат, берлек сан, юклыкта. Үзбәя.
IV.Рефлексия.
- Нәрсә белдек?
- Ничек белдек?
- Киләсе дәрескә уку мәсәләсе кую.
- Фигыльнең юклык формасын күрсәтүче кушымчаларның эшләре дә бармы икән?
V.Өй эше.
- 129 нчы күнегү.
- Юклык формасындагы фигыльләр булган 3 мәкаль язып ал.