Проектная работа на тему: Су яшәү чыганагы

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы

Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

"Азнакай шәһәре 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе "








Су - яшәү чыганагы

(эзләнү эше)






Эшләде: Азнакай муниципаль районы

"Азнакай шәһәре 9нчы гомуми

урта белем бирү мәктәбе"нең

4 нче сыйныф укучылары.

Җитәкчесе : I категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Багманова Раушан Ракитовна

2015 ел


Эзләнү эшенең максаты: 1) укучылар белән су белән бәйле буллган дөнья күләм экологик проблемаларны ачыклау;

2) кеше тормышында суның әһәмияте, аны саклау ысулларын өйрәнү; Эзләнү эшенең бурычлары:

  1. укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен һәм сәнгатьле сөйләм культурасын үстерү;
  2. укучыларда су ресурсларына сакчыл караш, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

















Эчтәлек


  1. Кереш өлеш 3 бит

  1. Суны саклау, эзләнү эше нәтиҗәләре. 4 бит

  1. Йомгаклау өлеше. 9 бит

  1. Өстәмә материал. 12 бит


Кереш. Табигать без - балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар - бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Чишмәләр - тереклек чыганагы, җир куенының җиденче катламнары аша бәреп чыгучы саф су. Зур дәрьялар, Иделебез, Чулман, Агыйделләр үзләренең мул сулары белән чишмәләргә бурычлы бит. Һәр елга башы - чишмә, ә инеш - елгалар диңгезләрне тулыландыра. Алар - безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Нәсел башларыбыз үз авылларын нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан, кичке уеннар су бенда үткән, гашыйк парлар чишмә буенда вәгъдәләр бирешкән. Көянтә чиләк белән су буена төшкән кызларны егетләр күзләгән. Һәр авылның иң хөрмәтле, иҗтиһатлы картлары чишмәләрне карап, барлап торганнар, кизләүләргә кибәргә ирек бирмәгәннәр. Чишмәне савыктыру, иң башлап, күңелләребезне савыктыру ул. Чөнки чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Гасырлардан гасырларга чишмә безнең халык өчен илһам чыганагы булган. Ул җырларда туган як белән тәңгәл куела. Җир - Анабыз биргән иң зур байлыкларның берсе - ул эчәр суыбыз. Ә эчәр су дигәндә, без инде, иң беренче итеп, өянкеләр күләгәсеннән бәреп чыккан саф чишмәләребезне күздә тотабыз. Чишмә булган җирдә яшеллек тә, сайрар кошлар да, аерым бер ямь дә була. Су, һава, җир - бер чылбыр. Шуларның берсе генә сау булмаса да, кеше үзе сәламәт була алмый. Чишмә челтерәгәнен тыңласаң - колакларың изри, бер йотым салкын суын эчсәң, җаның сихәтләнә. Халкыбыз су турында зирәк фикер әйткән. "Кул пычранса, су белән юарсың, Су пычранса, ни белән юарсың". «Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыга", "Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса", "Коены күмәргә ярамый" дигән борынгылар. Бу хакта аерым аятьләр юк, ләкин табигать, Ходай биргән нигъмәтләр турында күп әйтелгән. Аллаһы Тәгалә: "Су, җир, һаваны кешелеккә Мин бирдем. Кулланыгыз, файдасын күрегез, ләкин кайдан килгәнен онытмагыз", - ди. "Аллаһ безгә бирде" дигән сүзләрдә бик зур мәгънә ята. Ул нигъмәтләрнең берсе дә минеке дә, башка кешенеке дә түгел, шуңа күрә адәм баласы бу әйберләргә сак карарга тиеш. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) табигатьне сакларга әмер биргән.. Ислам дине үзеңнән соң киләчәк буын турында уйларга куша. Суны исраф итмәскә, саклап тотарга кирәк. Аны пычратмау мөһим.

Суны саклау, эзләнү эшенең нәтиҗәләре. Без 9 нчы урта мәктәбе башлангыч класс укучылары су турында эзләнү эше үткәрдек. Без бу эзләнү эше вакытында төрле чыганаклар белән таныштык. Китапханәдә, интернет челтәрендә булган бик күп материаллар белән таныштык. Халкыбыз әйткән мәкальләрне өйрәндек. тапкыр Үзебез дә төрле тәҗрибәләр үткәрдек. Авылыбыз территориясендә булган чишмәләрне чистарттык, аларны барлап чыктык. Шулай ук Азнакай районы территориясендә суның чисталыгы турында мәгълүматлар тупладык. Карамалы авылы территориясенә караган Октябрь-Бүләк авылы янында урнашкан "Көмеш су" насос су станциясендә булдык. Андагы суның составы белән таныштык. Анда, артезиан суларын суыртып, Азнакай шәһәренә кудыралар. Ул иң чиста суларның берсе булып санала. Үзебез туплаган чыганаклар белән сезне дә таныштырасыбыз килә. Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигать бүген ярдәм көтә.Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып үтик. 22 март-Су көне 1 апрель - Кошлар көне 22 апрель - Җир көне 5 июнь - Әйләнә-тирәне саклау көне 26 сентябрь - Диңгез көне 4 октябрь-Хайваннарны саклау көне. Авыл балалары буларак кешелек өчен суның никадәр зур роль уйнавын аңлыйбыз. Сулардан файдалану күләме халык саны артуга, кешенең санитария - гигиена шартлары яхшыруга, сәнәгать үсешенә һәм сугарулы җир эшкәртүнең киңәюенә бәйле. Авыл җирендә бер кешегә 1 тәүлеккә куллану өчен 50 л, ә шәһәр җирендә 150 л су туры килә.Планетада судан файдалану елдан ел арту сәбәпле, "су кытлыгы" килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа күрә судан рациональ файдалану буенча төрле чаралар күрү мөһим. Татарстандагы сулыкларның гомуми күләме 4,4 мең кв.км , ягъни республика территориясенең 6,4 % ын тәшкил итә. "Нинди су эчәбез?" Бүген бу сорау кемне генә борчымый икән? Мөмкинлекләре булганнар супер- гипермаркетлардан, Раифадан, Әлдермештән китертелгән суны сатып ала, кемнәрдер 20 шәр литрлы савытларга тутырылган суны фатирына кайтарта. Күпләр, башка чаралары булмагач, краннан килгән суны фильтр аша үткәреп эчәргә мәҗбүр. Әйе, халык һаман да эчә торган чиста суга тилмереп гомер итә. Чиста су проблемасы Азнакай районында да юк түгел. Азнакай районында, авылларда барлык санитар нормаларга да туры килерлек сулыклар, кое, чишмәләр бармак белән генә санарлык. Табигать биргән байлыкны сакламаган, кадерләп тотмаган, ташландык хәлгә китергән авыллар бар. Су, һавадан да изге, кадерле әйбер була алмый. Алар - яшәеш чыганагы. Ләкин соңгы елларда елгаларыбызның чисталыгына караш бик начар. Чишмәләр кибә, елга буйларын көтү таптый . Чүп-чар елгаларга ташлана, фермаларның тирес сыекчасы, ашлама калдыклары шунда ага. Сезне кайбер саннар, фактлар белән таныштырасыбыз килә. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Аның дәвалау үзлекләрен белгәннәр. Гиппократ, Әбугалисина суны бик яхшы дәвалау чарасы буларак кулланырга киңәш иткән. Анда 65ләп микроэлемент барлыгы беленгән. Галимнәр шуның егермесең кеше һәм тереклек организмы өчен файдалы булуын исбатлаган. Белгечләр болай ди: "Әгәр дә сез сәламәтлегезне арттыру, тышкы кыяфәтегезне саклап калу турында уйлыйсыз икән, бер дә кыйммәтле дарулар эчмәгез. Иң яхшы дару - янәшәгездә: ул - су". Кайсы ягы белән шулкадәр файдалы соң су? Без аны сусаганда эчә, аш-су әзерләү өчен кулланыла торган төссез, иссез бер сыеклык дип кенә беләбез. Табиблар фикеренчә, организмга су җитми башласа, күзәнәкләр кибә һәм алар үз вазифасын үтәми башлый. Әмма кеше организмы 70 - 80% судан тора, дибез икән, эчә торган суыбызның да сыйфаты яхшы булырга тиеш. Сәламәтлегебез дә күп яктан шуңа бәйле. Идел, Чулман, аларга коя торган Нократ, Агыйдел, Зөя Татарстанның иң зур елгалары санала. Республикада 4098 елга-инеш бар. Шуларның 3 686 сы озынлыклары 10 км чамасы булган кечкенә елга-инешләр. Зур Чирмешән, Ык, Зөя, Иж, Зәй, Чишмә елгаларының озынлыгы - 200 км дан артык, ә Казансу, Мишә, Сөн, Минзәлә, Тойма, Шушма, Кече Чирмешән, Кичү (андыйлар барысы 12) кебек елгаларныкы - 100 км чамасы, 24 елга 50 км дан артык ераклыкка сузылган. Кызганычка каршы, кечкенә инеш-елгаларның хәле елдан-ел мөшкелләнә. Аеруча су (кар сулары) аз булган елларда аларның күләме кими, суның сыйфаты да начарлана. Бу кече сулыкларның шактые кибүгә таба бара. Татарстанда барлыгы 8 меңнән артык күл бар. Аларның 756 сы - Минзәлә, 694 е - Мамадыш, 579 ы - Актаныш, 493 е - Чистай, 439 ы Мөслим районнарында. Мәйданнары буенча 20 дән алып 100 гектар тирәсендәгеләре - 30. Аларга башкала янындагы Урта (112 га), Түбән (56 га) һәм Югары Кабан (25 га), 3 сулыктан торган Аккош күле (34,4 га), Лаеш районындагы Кавал (88,2 га), Тарлаш (60,1 га), Яшел Үзәндәге Раифа (32,3 га), Ильин (27,5 га) һәм башка күлләр керә. Бездә 4 сусаклагыч бар: алар - Куйбышев, Түбән Кама, Зәй, Карабаш. Татарстанны сазлыкларга да бай дип була, бездә алар саны - 7 мең. Күпчелеге Актаныш (568), Түбән Кама (517), Нурлат (491), Алабуга (447), Әгерҗе (416), Мамадыш (402), Мөслимдә (338). Сазлыкларның күбесе 20 га чамасы мәйдан били, 16 сы 100 га дан артык күләмдә. Дөньяда 400 миллионнан артык кеше сусызлыктан интегә (2050 елга бу сан 2 миллиардка җитәргә мөмкин), 1 миллиардтан артык кеше эчә торган чиста суга кытлык кичерә. Ел әйләнәсе пычрак су куллану нәтиҗәсендә 2 миллионнан артык кеше үлә, аларның күпчелеге балалар. * * Экспертлар әйтүенчә, бүген кешелек дөньясы су өчен көрәш дәверендә яши. Җир шарының өсте 70 % судан тора, аның бары тик 2,5 % ын гына төче сулар тәшкил итә. Елгаларга һәм күлләргә туфрактан яңгыр сулары тарафыннан юылган минераль ашламалар-нитратлар һәм фосфатлар керә. Аларның югары концентрациясе сулыкларның төр составын үзгәртергә мөмкин. Сулыкларга төрле агулы химикатлар - авыл хуҗалыгында корткычларга каршы куллана торган пестицидлар да эләгә. Бу судагы тереклекнең агулануына һәм күпләп үлеүнә китерә . Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өчечеләре, җир куеныннан, ургылып чыга. Әлмәт - чишмәләргә иң бай район, биредә 720 чишмә барлыгы билгеле. Шулай ук күрше Лениногорск та кизләүләрнең күплеге белән мактана ала. Анда яшәүчеләр гомумән чишмә суы гына эчә. Бөгелмәдә хәлләр яхшы. Башка районнарда азрак, 200-300 әр чишмә исәпләнә. Ә менә Спас, Аксубай, Буа, Чүпрәле районнарында чишмәләргә кытлык дип әйтергә була. Туфрак балчыктан һәм акбурдан тора, бик комлы, мондый җирдә чишмәләр бәреп чыга алмый, яңгыр суы сеңә дә бетә. Татарстанда иң зур чишмә - Зәңгәр күл, ул төбеннән бәреп чыккан чишмәләр белән туена, галимнәр аны кайнап торган чишмә дип атый. Татарстанда секундына 40-50 литр агызган кизләүләр бар. Шундыйларның берсе - Бөгелмәдәге "Батыр" чишмәсе. "Спасские ключи" да шундыйлар рәтендә. Казан тирәсендәге "Щербаковский источник" су агымы белән аерылып тора. Нефть чыккан районнарда табигатькә зур зыян килде, ләкин шуңа карамастан, ул якларда чишмәләр башкалар белән чагыштырганда тәртиптә. 90 нчы еллар башында нефтьчеләр суга зур игътибар бирә башлады. Ул якларда чишмәләр төзекләндерелгән, мәгълүмат такталарында су составы күрсәткечләре дә теркәлгән. Безнең Азнакаебыз да чишмәләргә бик бай. Бездә йөздән артык чишмә бар. Әйе, Чишмә суы хәзер иң кадерле сыйлардан санала. Кунак-мазар килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса Чишмә суыннан чәй куйганнар. "Суыбыз бик тәмле безнең,"- дип чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар. Халык чишмәләргә ягымлы, матур, исеме җисеменә туры килә торган исемнәр дә кушкан. Бүгенге көндә Азнакай нефтьчеләре чишмәләребезне төзекләндерүгә бик зур көч куйдылар.Чишмә юлларын асфальтладылар, яңа улаклар куйдылар, ял итүчеләргә, су алучыларга барлык уңайлыкларын тудырдылар. Әле бөтен җирдә дә чишмәләргә караш уңай якка үзгәрмәгән. Кайбер чишмәләребез ташландык хәлдә, чүп оясына әверелгән. Безнең нефтьчеләребез төзекләндергән менә бу матур чишмәләребезнең дә тирә-юне ял итүчеләр тарафыннан рәнҗетелә, пычрана. Кешеләр үзләреннән соң кәгазьләр, консерва савытлары, буш һәм ватык шешәләр калдыралар. Шушындый салкын караштан чишмәләребез кабат юкка чыкмасмы? - Чишмәләр ни сәбәпле корый соң? ,-дигән сорауга без болай җавап бирер идек. - Чишмә буйларында көтү йөрсә, тапталса, чүпләр ташланса, пычранса чишмә корый. Аның суы агып төшә торган елгалар, инешләр дә корый, кибә. Су, дым булмагач, үләннәр куаклар, болыннар да корый, бу тирәгә кошлар да оя кормый. Анда табигать үлә., Димәк, чишмәләрне сакларга кирәк. Чишмә,су буйларын пычратмаска, чишмә, су юлларын ташлардан, балчыктан чистартып торырга кирәк. Булган чишмәләрне сакларга кирәк. Азнакай өчен чишмәләр-су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, тәрбия чарасы да. Кеше сусыз яши алмый. Су-тормыш чыганагы. Чиста су,саф һава, икмәк безгә яшәү өчен кирәк.Чишмә тирәсендә туйлар, туган көннәр, очрашулар үткәрү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Элек кызлар чишмәгә теләк тели-тели барганнар: үзләренә тазалык, саулык, бәхет сораганнар. Чишмә-изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чишмә янына матур сөлгеләр эләләр, чүмечләр куялар.

Йомгаклау өлеше

Чаң кагам мин:
- Бар халыклар!
Барлык теләк-гадәтләрне
Буйсындырып бары акылга,
Кул бирегез бер-берегезгә
Җир хакына, яшәү хакына! Балалар! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигатьне саклап калу - безнең изге бурыч. "Кешенең борынгыдан килгән гуманлы карашларына, гореф-гадәтләренә, еллар буена сыналып килгән тормыш тәжрибәсенә хилаф килердәй, аны рухи, әхлакый яктан рәнжетердәй башбаштаклык ахыр чиктә табигатькә дә зарар булып төшә". Эзләнү эше вакытында әле без үзебез куйган сорауларга җаваплар эзләдек. Алда куйган бурычларны үтәү өстендә эшләдек. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, без әле бик күп нәрсәләрне белеп бетермибез, Татарстандагы һәм районыбыз территориясендәге суның чисталыгын, чишмәләрнең торышын белмибез. Аларны өйрәнү өстендә бик күп эшләр эшлисебез бар. Суның чисталыгын махсус станцияләргә барып тикшертеп, аны саклау ысулларын өйрәнәсебез бар. Без - балалар гына, бу эшләрне эшләп бетерә алмыйбыз. Безгә бу эшләрне башкару да өлкәннәрнең ярдәме кирәк. Кешелек җирдә яшәсен өчен, тереклек итсен өчен су кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез барыбызда бергәләп табигатьне саклыйк. Сулыкларны чиста итеп тотыйк! Аларның чисталыгы безнең кулларда. Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз. Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк!
Кулланылган әдәбият. 1.Ф.Җ. Ибраһимова "Табигать бизәкләре", 2002 ел. 2.Н.Исәнбәт "Балалар фольклоры" 2006 ел

3. "Мәгариф" журналы, 2006 ел.

4."Начальная школа" журналы, 2005 ел.

5. "География в школе" журналы, 2002ел

6. Интернет ресурслар.



































© 2010-2022