Сценарий мероприятия Милли киемнәр. Орнаментлар

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий мероприятия:

ТЕМА:"Милли киемнәр.Орнаментлар"

Шәймуллина Гөлнара Миннехановна

Җиһазлау: сандык, киемнәр (альяпкыч, түбәтәй, читек, калфак), уеннар өчен кисмә материаллар, күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән, бер якта корылган чәй табыны,презентация.

Катнашучылар: 2 нче сыйныф укучылары, әби ролендә - татар теле укытучысы Шаймуллина Г.М.,алып баручы - татар теле укытучысы Бубекова Ч.И.

Максатлар:

1.Татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү;Милли киемнәребездә чәчәк һәм үсемлек мотивлары. Орнамет турында төшенчә бирү,

2.Укучыларда интеллектуаль , иҗади эшне формалаштыру . Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

3.Милли мәдәнияткә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Халык сәнгате аша балаларда киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.Татар халкының үткәненә кызыксыну уяту, милли традицияләребезгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Мероприятиенең барышы:Салмак кына татар көе уйнап тора. Кабинет бүлмәсе матур итеп бизәлгән, күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән. Бер читтә бизәкле сандык тора. Аның эчендә киемнәр, матур итеп киенгән балалар тезелеп утыра. Ишектән ӘБИ керә.

Әби: И-и-и-и, кунаклар килгән икән. Исәнмесез. Хәлләрегез ничек? Әллә миңа кунакка килдегез? (Әйе.) Бик яхшы булган. Кунак бик яратам мин.Кая кунакларга чәй әзерлим әле.(әби самовар янына китә,чәй әзерли)

Шул вакытта укучылар сөйләшәләр:

Ученик1-Скажи,а что это за сундук стоит?

Әби: -ЭЭЭЭ .не просто старые вещи.Это ведь мои вещи,и не только мои,здесь вещи моей бабушки,и даже пробабушкыныкы да бар.

Добронравова Алёна стих:

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез,сорыйк үзеннән-

Ачып күрсәтсен безгә

Элек-электән, татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп, аларга матур бизәкләр ясап, чигеп киенгәннәр, аякларында матур итеп бизәлгән читекләр, башларында чигелгән түбәтәйләр - ир кешеләрдә, ә хатын кызларда - калфаклар булган.

Менә минем сандыгымда шундый матур әйберләр бар да инде. Хәзер без алар белән ныклап танышып китәрбез.

Менә бу - калфак, хатын кызларның баш киеме. (Карыйлар) Бизәкләп, матурлап эшләнгән. (Светаның башына киертә)

Добронравова Света:

Сандыкта ятты озак

Әбием чиккән калфак.

Ул калфакны әнием дә

Кадерләп кигән һәрчак.

бала Рәсүл

Милләтемнең нуры анда

Ука,чугы,чәчәге.

Онытма,ядкарь бүләк-

Әбиемнең калфагы.

Әби:Ә бу нәрсә икән - кем белә? (Түбәтәй күрсәтелә) Дөрес, бу түбәтәй. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп йөриләр, шулаймы? Менә сезнең арада да түбәтәй кигән малайларны күрәм.

Рамиев Данил 2г

Түбәтәемне кидем,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул

Татар малае дидем.

Әби: Менә монысы алъяпкыч, чөнки аны алга бәйләгәннәр. Хатын кызлар ашарга пешергәндә

шундый матур алъяпкычларны киеп җибәргәннәр дә тәмле - тәмле ризыклар пешергәннәр. Башларына яулык та бәйләп җибәргәннәр - ашамлыкка чәчләре төшмәсен дип.

бала Малова Ярослава(татар кызы киемендә):

Алъяпкычымның бизәге

Нурлар сибә йөземә.

чәчәк төшкән һәрбер кием

Килешәдер үземә?

Рәсүл:Алъяпкычлы татар кызы

Бигрәк матур сез бүген.

Милли киемнәргә карап,

Камаша ике күзем.

Милли бәйрәмнәрдә, татар халык биюен башкарганда, хор белән җырлаганда кия. Татар җыр һәм бию ансамбленең киемнәре күз явын алырлык.

Рома стих

КАлфак,яулык,күлмәк,камзул

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче,кайчан туган

Татарларда читек-кәвеш??

Әби:Бу нәрсә икән, кем әйтә? Дөрес, бу читек. Аларны кызлар да, малайлар да кигәннәр. Бик матур, уңайлы, чигелгән аяк киеме ул.

Настя:Аяктагы читекләрнең

Чигүле чит читләре

МАлайларның-кызларның да

Янып тора битләре

Рома стих

КАлфак,яулык,күлмәк,камзул

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче,кайчан туган

Татарларда читек-кәвеш??

Презентация(милли киемнәр)карыйбыз.

Әби:Балакайларым!!!

Татар хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр,

Кич утырып,җырлар җырлап,

Оста чигү чиккәннәр.

Кызлар чигү чигәләр."Калфагым"җыры астына.

Рома:-Значит раньше вечером только вышивали и песни пели,интернета ведь не было.Эх скучно жили

-Әби: (Түбәтәй уены)Юк,әле төрле кызыклы уеннар да уйнаганнар,табышмаклар,мәкальләр,такмаклар,такмазалар әйтешкәннәр!Менә,хәзер без шул уеннарны уйнап китәрбез.Хәзер без,яшь вакытта уйнаган уенны "Түбәтәй"уенын уйныйбыз!Әйдәгез,әле балалар кем уйный?(5 укучы чыга).

Ведущая:Җаза:вопросы по презентации.

Сез нинди милли киемнәр беләсез?

- Ни өчен аларны «милли» дип атыйлар?

- Аларның нинди үзенчәлекләрен әйтергә була?

- Татар халык киемнәрендә нинди орнаментлар (бизәкләр) күренә?

- Милли бизәкләрдә нинди төс юк?

- Малай белән кызның киеме нәрсә белән аерыла?

Әби:Молодцы,балалар!

Ведущая: (аъяпкычларны бизәү)Мы сейчас с вами сами попробуем,украсить орнаментом фартуки.Дети украшают фартуки,в это время ведущий задаёт вопросы,загадки зрителям.

Шигырь - табышмаклар әйтү:

1. Яңа гына идем итек

«Ч» өстәгәч, булдым……..(читек)

2. Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бархатные.

Бар түбәмдә …………..(түбәтәй)

Мин бүген бик бәхетле.

3. Җырлый - җырлый сәхнәләрдә

Кызларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ………..(калфагы).

4.Бәрхеткә тезеп чиктем,

Шатланыр минем әткәй

Булыр миннән бүләккә менә дигән( түбәтәй)

Әби:- әй,молодцы,балалар булдырасыз.татарлар эшчән халык,Ләкин алар бәйрәмнәрне дә бик күңелле үткәргәннәр,биюләр биегәннәр.

Нурислам 2г

Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы,күз тимәсен үзенә

Диана 2г

Килешеп тора түбәтәй аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,күз тимәсен үзенә

Татар Халык биюе.

Добронравовы:Бу байлыкны урнаштырып,

Әби сандыгын япсын,

Безнең кебек балаларга

Аны ачып күрсәтсен.

Диана:Ал чәчәкле киемебез,

Гөл чәчәкле өебез.

Аллы-гөлле чәчәк кебек

Балкыр безнең илебез.

Барыбыз бергә "Мин яратам сине - Татарстан"җырын җырлыйбыз.

Ведущий:Сау булыгыз!Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!




© 2010-2022