Конспект урока по окружающему миру на тему Охрана животных (3 класс, на татарском языке)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБББУ «Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе»



3 нче класста әйләнә - тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе

Тема "Хайваннарны саклау"




Төзеде: I нче категорияле

башлангыч класслар укытучысы

Кызрачева Нурзия Мәрвәр кызы

Тема: Хайваннарны саклау.

Максат: 1. Укучыларны Кызыл китапка кергән хайваннар белән таныштыру.

2. Экологик кагыйдәләр төзергә өйрәнү.

3. Хайваннарга сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Кызыл китапка кертелгән хайваннарның рәсемнәре, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Энергизатор - бер-беребезгә елмайдык, рәхәтләнеп утырдык, дәресебезне башлыйбыз.

  2. Актуальләштерү:

Бераз гына бирем үтәп алабыз, узган дәрес материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүегезне карап китик:

Хайваннарның үрчүе һәм үсеше:

а)күкәй -личинка- ...... -күбәләк;

б)йомырка - ........... - олы кош

в) ...... - маймыч - олы балык

г)уылдык - ......... - олы бака

  1. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз әле. Безнең бүгенге дәрес нәрсә турында булачак икән.

Табигать ул - тиңсез хәзинә,

Шаулы урман, челтер чишмә дә.

Яшел болын да ул, зәңгәр күл дә,

Сакла аны, аңа тимә дә!

Табигать ул - тиңсез хәзинә,

Авылның ул хәтфә урамы.

Йомшак җилнең биттән иркәләве,

Алтын көзнең яфрак бураны.

Табигать ул- тиңсез хәзинә

Очкан күбәләк тә,сайрар кош та,

Кырмыска ул, шөпшә,ярканат та

Тимә аларга ,син , һәрвакыт сакла

Әйе, бүген дәрестә табигатебезнең иң беренче хуҗалары булган хайваннар һәм аларны саклау турында сөйләшербез.

Хайваннарны саклау буенча барлык илләрдә дә төрле эшләр алып барыла. Заповедниклар -тыюлыкларлар төзиләр. Бу тыюлыкта яшәүче хайваннарны ауларга ярамый. Шулай да, браконьерлар тик ятмый.

1600 нче елдан башлап, безнең планетада 150 төр хайван бөтенләй юкка чыккан. Шуның яртысы соңгы илле елда гына. Һәм барысы да кешеләр гаебе белән. XX гасыр башында хайваннар һәм үсемлекләрне саклау буенча ниндидер чара уйлап табарга кирәк була. Һәм 1948 нче елда халыкара конференциядә Халыкара табигатьне саклау оешмасы (МСОП) төзелә. Аларның төп максатлары - бетеп баручы үсемлекләрне һәм хайваннарны барлау. Шулай итеп, Кызыл китап барлыкка килә.

-Без сезнең белән үсемлекләр дөньясын өйрәнгәндә Кызыл китап белән танышкан идек инде. Ни өчен кызыл төстә соң ул?

-Кызыл төс "игътибар" дигәнне, "тукта" дигәнне аңлата. Хайваннарга тимәгез, үсемлекләрне бетермәгез дип кисәтә.

Хәзер менә шушы Кызыл китапка кергән берничә хайван белән танышып үтик.

а) бөтенләй үлеп беткәннәре белән без алдагы дәресләрдә танышкан идек инде: диңгез сыерлары, гизүче күгәрченнәр һәм дронтлар.(1нче,2нче,3нче слайдлар) Шушындый бетү куркынычы астында торган, ләкин әле безнең көннәрдә дә әз санда калучы берничә хайван турында тыңлап үтик. ( Җофар, байбак, борындык,аккош-4нче,5нче,6нчы,7нче слайдлар)

б) хәзер иптәшләрегез хайваннарны саклау темасына ясалган проектларын яклыйлар. (кеш, торна, кондыз, ак аю-8,9,10 ,11 нче слайд)

  1. Физкультминутка. "Һава, су, җир, җил"

  2. Дәресне дәвам итәбез. Ә хәзер Кызыл китапка кергән берничә хайван белән үзегезнең дәреслекләрегездән танышасыз. (112-114 бит). Игътибар белән укыгыз, соңыннан бергәләшеп экологик кагыйдәләр төзербез.

  3. Хәзер без сезнең белән компьютердагы рәсемнәргә карап экологик кагыйдәләр төзеп карыйбыз.

  1. Кош ояларын туздырма.(12 нче слайд)

  2. Кошларны һәм хайваннарны тотма, аларны өйгә алып кайтма.(13 нче слайд)

  3. Урманда тавышланма.(14нче слайд)

  4. Табигатьтәге хайваннарны рәнҗетмә.(15 нче слайд)

  5. Күбәләкләрне тотма.(16 нчы слайд)

  6. Кырмыска ояларын туздырма.(17 нче слайд)

  7. Кыш көне кошларга һәм хайваннарга ярдәм ит.( 18 нче слайд)

7. Менә без сезнең белән нинди матур экологик кагыйдәләр төзедек. Хәзер шуларны дәфтәрләргә язып куйыйк инде.

8. Бүгенге дәресне ничек үзләштергәнегезне белер өчен тест эшләп карыйк.

ТЕСТ

Дөрес җавапны сайлап ал.

1)Хайваннар турындагы фән ничек дип атала?

а)ботаника

б)зоология

в)астрономия

2)Туклану чылбырының кайсысы дөрес :

а) нарат - тукран-бүре;

б)имән - тычкан - ябалак;

в)имән - елан - кабан дуңгызы

3)Матурлык һәм мәхәббәт,чисталык һәм ягымлылык символы кошлары:

а)торна

б)аккош

в)бөркет

4)Аның итеннән куркаклыкны бетерү өчен дару ясаганнар:

а)ак аю

б)юлбарыс

в)байбак

5) Арктика хуҗасы:

а)юлбарыс

б)ак аю

в)байбак

  1. Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә сез Кызыл китапка кертелгән кайбер хайваннар белән таныштыгыз. Һәм гомумән, Кызыл китапка кертелмәгән башка хайваннарны да сакларга кирәклекне экологик кагыйдәләр төзү барышында аңлап үттегез. Бөтен хайваннар да үзара туклану чылбыры белән бәйләнгәннәр. Шулай итеп, берсенә ярдәм иткән очракта, сез башка хайваннарны да саклап каласыз. Аларны саклау белән беррәттән яшәү урыннарын да- урманнарны, күлләрне, болыннарны да сакларга кирәк!

Дәресне үзем язган шигырь белән тәмамлыйсым килә:

Кара,дустым, як-ягыңа,

Ниләр генә юк бит анда:

Зәп-зәңгәр күк йөзенә,

Алтын кояш нурларына,

Җил белән яфракларга ,

Йөзеп йөргән болытларга,

Басу-кырлар ,елгаларга,

Таулар,һава,үләннәргә,

Кошлар,урман,хайваннарга,

Күкрәү,томан һәм чыкларга,

Ел фасылы һәм кешегә-

Болар бар да зур табигать.

Безгә кирәк һәр нәрсәне

Табигать үзе бирә.

Шуңа күрә беребез дә

Сусыз тора алмыйбыз.

Үсемлексез,хайваннарсыз

Җирдә яши алмыйбыз.

Биек таулардан ,чишмәдән,

Урман-кыр,елгадан башка

Кешеләр яши алмыйбыз.

Шулай булгач,һәрвакыт

Саклыйк яшел йортны без !



© 2010-2022