Рус телле балаларга татар теленнән эш программасы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы 1992 елның 8 июлендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты. Тәкъдим ителгән "Гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен комуникатив нигездә укыту программасы" психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде. Программа аңлатма язуыннан һәм төп өлештән тора. Программаның аңлатма язуында татар теле укытуның максатлары, программа эчтәлеген сайлауның төп принциплары, гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәр баскычында сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучыларның нинди белем күнекмәләренә ия булырга тиешлеге күрсәтелде. Төп өлештә һәр сыйныфта татар теле өйрәнүнең тематик эчтәлеге, лингвистик материал күләме, аларның укыту сәгатьләренә бүленеше, белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары күрсәтелде. Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның табигый индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгән. Программага һәм дәреслеккә кергән һәрбер материалны барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин түгел һәм моны таләп итәргә ярамый. Үзләштерү сыйныфтан сыйныфка ныгый бара. Шуңа күрә программага һәм дәреслеккә материал тематик-концентрик принципка (бер үк темаларның сыйныфтан-сыйныфка киңәйтелеп кабатланышы) нигезләп тупланды. Алдагы сыйныфлардагы материалны кабатлау дәреслек эчтәлегендә оештырылу мөмкинлеген истә тотып, программада һәр сыйныф буенча, нигездә, яңа лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре генә күрсәтелде.


I. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1. Танып белү максатының эчтәлеге Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Урта звенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды. Югары сыйныф укучылары, нигездә, 1-9 сыйныфта алган белемнәрен киңәйтәләр, тулыландыралар. Аларның алда аталган темалар һәм Татарстанның югары уку йортлары, яңа экономик үсеш дәрәҗәсе, дөньякүләм аренада бүгенге урыны, бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше, Татарстандагы яшьләр хәрәкәтләре турында иркен аралашуга чыгулары максат итеп куела.

2. Үстерү максатының эчтәлеге Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: - фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү; - хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; - аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); - ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү. Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.


3. Тәрбияви максатның эчтәлеге Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде. Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру - методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның бер юлы дип күрсәтелә.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.


2 нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән "Күңелле татар теле" укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре.



Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты ­- балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү. Икенче сыйныфта укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты (УМК) Федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелде. Укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

  1. Дәреслек.
  2. Мультимедиа.
  3. Язу дәфтәре.
  4. Ишетеп аңлау күнегүләре.
  5. Тематик план.
  6. Контроль-үлчәм материаллары.
  7. Ата-аналар өчен ярдәмлек.
Укыту-методик комплекты аша татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый: - телне аралашу чарасы буларак өйрәнү; - укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү; - укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана. Укыту-методик комплекты балаларның психик үсешендә Федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя: - фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; - хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; - аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); - ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү. Укыту-методик комплектка эчтәлек коммуникатив технология принципларына (Е.И.Пассов) нигезләнеп сайланды. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә УМК өчен материал беренче сыйныф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланды. 8-9 яшьлекләр тормышында уен, өй һәм уку хезмәте, гаиләдә һәм дуслар белән аралашу зур урын алып тора. Балалар шулай ук табигать турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: "Без мәктәпкә барабыз", "Базарда", "Мин чисталык яратам", "Кыш", " Безнең гаилә", "Яз", "Туган ягым", "Кибеттә", "Җәй ". Шушы темалар буенча сөйләшү өчен, 1 нче сыйныфта үзләштерелгән 280-290 сүзгә 100-110 чамасы яңа сүз кушыла. Шулай итеп, продуктив лексика якынча 400-420 сүзне тәшкил итә, укучыларның, нигездә, 1 нче сыйныфта үзләштергән аралашу ситуацияләрендә сөйләшә алулары тирәнәйтелә. Балаларның истә калдыру сәләтләре төрлечә. Дәрескә алынган сөйләм материалын дәрес азагында һәр бала да үзләштереп бетермәскә мөмкин. Хәтердә калдыруның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге күнегүләр системасы шундый итеп урнаштырылды, бер үк материалның бер дәрес дәвамында кимендә 9-10 тапкыр, аннан соң тема буенча дәресләр дәвамында, шулай ук темалар бәйләнешендә кабатлана баруы тәэмин ителде. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне, аралашу өчен кирәкле сөйләм үрнәкләрен системалы кабатлатып бару - УМК ның төп бурычы булды. Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы - чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала. Аралашу Коммуникатив Сөйләм үрнәге ситуацияләре бурыч Вы с другом встретились Спроси у друга, есть Синең чаңгың бармы? на улице ли у него лыжи; Әйдә, чаңгы шуабыз. позови его кататься на лыжах. Дәреслеккә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелде. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта өйрәнелгән сөйләм үрнәкләре дә кабатлана. Укыту-методик комплектның тагын бер үзенчәлеге шунда: сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель, бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәтү бурычы куела. Ягъни һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша, һәм дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Аралашу процессы сөйләшү (диалогик, монологик сөйләм), ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла. Алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.

Диалогик сөйләм 2 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70% ын сөйләшүгә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр: - сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • ќанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
- өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.


Ишетеп аңлау (аудирование) Аралашу өчен төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
- ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

Уку

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

- укыганда сүзлекләр куллана белү. Дәреслектә уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.

Язу

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү; - дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру; - бәйрәмнәр белән котлау язу. Федераль дәүләт белем бирү стандартларында "дәреслек системасы" төшенчәсе кертелә. "Дәреслек системасы" укучының дәреслек белән беррәттән, мультимедиа, эш дәфтәре белән дә тәэмин ителешен күз алдында тота. УМКның бер компоненты булган мультимедиа ресурсы уку процессын оештыруда индивидуаль якын килү мөмкинлеген исәпкә алып төзелде. Укучыларга, үзләренең уку мөмкинлекләренә карап, материалга кат-кат әйләнеп кайту, кат-кат кабатлау мөмкинлеге тудырылды. Бу исә авыр үзләштерүче балаларга укудагы уңышсызлыклардан котылырга ярдәм итәчәк. Татар теле өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итү йөзеннән, мультимедиа кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителде. Мультимедиадагы интерактив мөмкинлекләр укучының уку эшчәнлегенең мөстәкыйльлеген тудыруны күздә тота: укучы сөйләм эшчәнлеген үзе модельләштерә, үз хаталарын үзе таба, үзе төзәтә. Башлангыч сыйныфта укучы балалар ата-аналарның ярдәменә аеруча мохтаҗ. 1 нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен төзелгән махсус ярдәмлекне 2 нче сыйныфта да кулланырга мөмкин. Бу ярдәмлеккә 2 нче сыйныфта өйрәнелгән материал да өстәлде. Ярдәмлектә ата-аналарга өйрәнелгән сүзләрнең, төзелмәләрнең, диалогларның тәрҗемәләре, грамматик категорияләргә аңлатма бирелде. 2 нче сыйныф рус балаларының татар теле буенча белем дәрәҗәләре күрсәткечләренә укучы үзләштерергә тиешле коммуникатив күнекмәләр, аларны тикшерү ысулы, тикшерү өчен биремнәр кертелде. Гомумән алганда, укыту-методик комплектның компонентлары укыту процессын яңа стандарт таләпләре нигезендә оештыруда тулы бер системаның үзара бәйләнгән аерым өлешләре буларак хезмәт итә. Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган. Цикл - уку материалын диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ), лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК), диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Дәресләр циклында тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.



ДӘРЕСЛӘРНЕ ПЛАНЛАШТЫРУ


Дәрес саны

Тема

Cәг саны

Дәрес тибы

Коммуникатив максат

(дәрес нәтиҗәсе)

Сөйләм материалы

Өй эше

Үткәрү вакыты

Искәрмә

Сүзләр

Грамматик материал

план

факт












Тема: Без мәктәпкә барабыз

1


Яңа уку елы белән!

1

ЛКФ Д/МС

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү


Китап, дәфтәр,

каләм, өстәл, бетергеч, укучы, укытучы, кирәк, кирәкми, бир әле



-мы/-ме сорау кисәкчәсе;

мин, син зат алмашлыкларының юнәлеш килеше формасы

5 бит, 5 нче күнегү




2

- мы/-ме сорау кисәкчәсе

1


6 бит, ятларга



3



Татар теленең хәреф-аваз системасы.

1



ГКФ


Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү


Кояшлы, җылы, күңелле, бүген, хөрмәтле, котлыйм, уңышлар, телим

Татар теленең хәреф-аваз системасы;

транскрипция билгеләре



8 бит, ятларга







4



Авазлар.



1



ГКК


9 бит, кабатла рга



5

Транскрипция билгеләре.


1



Д/МС

12 бит, 9 нчы күнегү








6


1-10 га кадәр саннар.

1

ГКФ


Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү (Миңа биш дәфтәр бир әле).

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү

1-10 га кадәр саннар;

беренче, икенче, ...

-лар/-ләр; -нар/-нәр күплек сан кушымчалары;

микъдар, тәртип саннары

13 бит, ятларга




7


Исемнең күплек сан кушымчасы.


1

ГКК


14 бит, 8 нче кү

негү



8

Тәртип саны


1

Д\МС


15 бит, 5 нче күнегү



9



Фигыльнең башлангыч формасы.

1


ГКФ

Д\МС


Иптәшеңнең, үзеңнең мәктәптәге уку хезмәтен әйтә белү


Яз, җырла, утыр, сикер, укы, ...

Хәзерге заман хикәя фигыль формасы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең

зат-санда төрләнеше

16 бит, 7 нче күнегү




10

Фигыльнең башлангыч формасы. Ныгыту.


1


17 бит, 4 нче күнегү



11




Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.


1

ГКФ




Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү

- ... -

Фигыльләрдә -мы/-ме сорау кисәкчәсе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше

18 бит, ятларга




12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнешен кабатлау.

1

Д\МС


19 бит, кабатларга



13



Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

ГКФ



Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләмәвеңне (эшләмәвен) әйтә белү

- ... -

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы


22 бит, ятларга







14


-мый/-ми аффикслары.


1

ГКК


23 бит, кабатларга



15

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын кабатлау.

1

Д\МС

24 бит, 7 нче күнегү



16


Исемнең урын-вакыт килеше


1


ГКФ


Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү.

Үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә, кайда яшәгәнлегеңне әйтә белү

Татарстан шәһәрләре исемнәре

Исемнең урын-вакыт килеше

25 бит, истә калдыр




17

Кайда? соравы

1

Д\МС


27 бит, 7 нче күнегү



18



Исемнең юнәлеш килеше.

1

ГКФ



Үзеңнең, дустыңның кая барганын әйтә, сорый белү.

Предметларны кая куйганыңны әйтә белү

Суыткыч, шкаф, тартма

Исемнең юнәлеш килеше

29 бит, ятларга




19

Кая? Куда?

1

ГКК

29 бит, 4 нче күнегү



20

Юнәлеш килеше кушымчалары.


1


Д\МС


31 бит, 3 нче күнегү



21

Исемнең чыгыш килеше.

1

ГКФ



Үзеңнең, иптәшеңнең кайдан килгәнен, кайтканын әйтә һәм сорый белү.

Предметларны кайдан алганыңны әйтә белү

Өйдән, авылдан, Мамадыштан, дәрестән, урманнан,

идәннән

Исемнең чыгыш килеше

32 бит, ятларга




22

Чыгыш килеше кушымчалары.

1

ГКК




33 бит, 4 нче күнегү



23

Килешләрне кабатлау.



1

Д\МС


35 бит, 3 нче күнегү



24



Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1



ГКФ




ГКК




Д/МС

Үзеңнең, иптәшеңнең эшләгән эшләрен билгеле үткән заманда әйтә белү

Булыштым, тордым, йөгердем, ашадым, йокладым

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

37 бит, 3 нче күнегү




25





Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары.

1

38 бит, 8 нче күнегү



26


-ды/-ты, -де/-те.


1

40 бит, 8 нче күнегү





27

Нәрсә?




1

ЛКФ


Д/МС


Рус халык әкияте "Колобок" ны сөйләргә һәм сәхнәләштерергә өйрәнү

Калач, тәрәзә, идән, юл, тәгәри, урам, шатлана

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килешләрен кабатлау

41 бит, 4 нче күнегү





28

Нишли? Нишләде?

1

42 бит, 7 нче күнегү



29

Килешләрне кабатлау

1






45 бит, 8 нче күнегү





Тема: Базарда.





30



Яшелчәләр

1

ЛКФ



Яшелчә исемнәрен дөрес әйтә, аларны сорый, кирәклеген, яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү

Кабак, кыяр, кишер, кәбестә, суган, бәрәңге.

Бир әле, бирегез әле төзелмәләре.

Яратмыйм фигыле.

Әле кисәкчәсенең мәгънәсе

46 бит, 2 нче күнегү













31

Диалог төзү

1



Д/МС

47 бит,7 нче күнегү



32

Җиләк- җимешләр

1

ЛКФ


Яшелчәлчәләр, җиләк-җимешләрнең тәмен әйтә, аларны сурәтли белү


Җиләк-җимеш исемнәре;

ачы, түгәрәк, баллы, тәмле

Чөнки теркәгече.

Нинди? соравы


48 бит, 8 нче күнегү







33

[к ], [г ] авзлары

1

ЛКК







ЛГКК



Д/МС

....---.....-----........----

Текст эчтәлеген сөйли белү. Базарга барырга чакыра белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Дөрес укуга бәя бирә белү

Бай, бик, күп, сата

Бик кисәкчәсенең мәгънәсе.

Нишли? нишләми? сораулары.

Әни белән төзелмәсе.

Кая? кайдан? сораулары

49 бит, 3 нче күнегү
















34

Нишли? нишләми? сораулары.

1

51 бит, 2 нче күнегү



35

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү


1




36

Көз билгеләре

1

ЛКФ

Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Текст эчтәлеген сөйли белү.

Урамга уйнарга чакыра белү

Көз, көз көне, көн, төн, яфрак коела, җил исә, яңгыр, алтын, ай, җылы як, китә

о, ө хәрефләренең дөрес язылышы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат берлек санда юклык формасы

52 бит, ятларга




37


о, ө хәрефләренең дөрес язылышы.

1








Д/МС

54 бит, ятларга



38

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат берлек санда юклык формасы

1

ЛГКК

55 бит, 11 нче күнегү



39

Грамматик биремле күнегүләр башкару

1


ЛГКК




56 бит, 8 нче күнегү





Тема: "Мин чисталык яратам"





40







Шәхси гигиена. Нинди?





1

ЛКФ





Д/МС

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү

Сабын, теш щеткасы, сөлге, тарак; бит юа,

чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, йомшак, чиста сөлге

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат берлек сан формалары

57 бит, ятларга








41

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат берлек сан формалары



Д/МС


59 бит,

2 нче күнегү




60 бит, 8 нче күнегү



42

-ды/-ты, -де/-те.



Д/МС

43






Тән әгъзалары атамалары.



1

ЛКФ





Тән әгъзаларын атый белү. Предметларны I зат берлек санда тартым белән төрләндерә белү


Баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак


Исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнүе

61 бит, ятларга









62 бит, 6 нчы күнегү











44



Исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнүе

1



ГКФ

45

Исемнәрнең II зат берлек санда тартым белән төрләнүе

1

ГКФ


Предметның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирә белү.

Бер-береңә комплимент әйтә белү

- ... -

Исемнәрнең II зат берлек санда тартым белән төрләнүе

63 бит, 6 нчы күнегү





46

Исемнәрнең

I, II, III затларда

тартым белән төрләнүе


1



ГКК


Предметның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирә белү

- ... -

Исемнәрнең

I, II, III затларда тартым белән төрләнүе


64 бит, ятларга





47

Исемнәрнең

I, II, III затларда

тартым белән төрләнүен ныгыту



1

ГКК

65 бит, 5 нче күнегү



48






Табибта.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

ЛКФ






Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү.

Дустыңның кайсы җире авыртуы турында хәбәр итә белү


Авырта, авыртмый,

авырый, табиб,

дару

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы


65 бит, ятларга







49

Диалог төзү

1

ЛГКК

66 бит, 7 нче күнегү



50


Грамматик биремле күнегүләр башкару

1


Д/МС

68 бит, 6 нчы күнегү



51


1-100 гә кадәр саннар.

1

ЛКФ


Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй, ... тәкъдим итә белү

Бал, температура

Аның әнисе төзелмәсе

Саннар кабатлау



52

Табибта темасы буенча җөмләләр төзү

1

Д/МС

69 бит, 6 нчы күнегү



53

Исемнәрнең тартым белән төрләнүен кабатлау



1

Д/МС




70 бит, 7 нче күнегү




54

Граммати биремле күнегүләр башкару

1

Д/МС

71 бит, 12 нче күнегү




Тема: "Кыш җитә"





55

Кыш айлары, кыш билгеләре.



1

ЛКФ




Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Һава торышын сорый, әйтә белү

Ничек? Кыш, салкын, кар ява,

җил, буран, була,

чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау

Антоним сүзләр (җылы - салкын мисалында)

Яңа сүзләр ятларга




56

Антоним сүзләр

1


Д/МС



73 бит, күчереп язу



57

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше


1

ЛКФ






Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү


Кар бабай, Кар кызы, ясады, бии,

шигырь, сөйли, җырлый, Яңа ел бәйрәме, бизи, уенчыклар, чыршы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше

75 бит, 5 нче күнегү





58

Яңа ел бәйрәме белән котлау язу


1


Д/МС


75 бит, 7 нче күнегү



59






Кышкы уеннар. Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе.

1

ЛКФ


Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү

Тау, чана, чаңгы, тимераяк, шугалак, бара, кайта

Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе.

Кая? кайда? кайдан? сорулары

76 бит, 5 нче күнегү




60

Кая? Кайда? Кайдан? сорулары

1

ГКК


77 бит, 8 нче күнегү



61





Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Д/МС

Д/МС


Эш яки хәрәкәтнең үтәлмәвен әйтә белү. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү


Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы


79 бит, 3 нче күнегү




62





Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат күплек сан формасы.

1

ЛГКК


Биек, шатлана



80 бит, 9 нчы күнегү




63


Диалог төзү

1

ГКК


81 бит, 6 нчы күнегү



64

Мин җимлек ясадым төзелмәсе.



1

ЛГКК




Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңның нәрсә ясаганын сорый белү.

Геройларга характеристика бирә белү

Урындык, җимлек, ясады, куйды,

килде

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек санда төрләнеше

82 бит, ятларга




65

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек санда төрләнеше

1


Д/МС


83 бит, 9 нчы күнегү



66


Ел фасылларын кабатлау


1





3 җөмлә төзергә





67


Сорау җөмләләр төзү

1


86 бит, 2 нче күнегү




Тема: "Безнең гаилә"





68

Безнең Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүе

1

ЛКФ



Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү

Гаилә, онык, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш


Кайда? соравы.

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүе


86 бит, 5 нче күнегү











69

Гаилә темасына караган яңа сүзләр белән танышу


1

ГКФ


Гаиләдә кемне яратканыңны, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү


Кемне, нәрсәне,

күрдем

Әнине яратам төзелмәсе

86 бит, 4 нче күнегү




70






Кемне? Нәрсәне? сорулары.


1

ГКК


87 бит, 3 нче күнегү




71

Әнине яратам төзелмәсе


1

Д/МС

Әни турында хикәя



72

Татар халык ашлары белән танышу.


1

ЛКФ




Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү

Кунак,бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, ит, эчә, ашый, өй, тату, булыша, рәхим ит

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасы

89 бит, ятларга




73

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасы

1



Д/МС

91 бит, 8 нче күнегү



74

Нәрсәне?





1

ЛКФ


Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү.

Өстәлдә нинди предметлар барлыгын әйтә, сорый белү


Юа, сөртә, җыя,

булыша, савыт-саба, тәлинкә, чәйнек, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары

92 бит, 7 нче күнегү




75


Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.


1

Д/МС

93 бит, ятларга




76

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары

1

ЛГКК


95 бит, 9 нчы күнегү




77

Гилә темасын кабатлау



1

Д/МС




95 бит, 5 нче күнегү




78

Грамматик биремле күнегүләр башкару

1

ГКК


96 бит, 10 нчы күнегү




Тема: "Яз килә"





79

Яз билгеләре.

Яңа сүзләр белән танышу

1

ЛКФ



Яз билгеләрен, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү

Яз, кояш балкый, күңелле,

Нишли? нинди? сораулары

97 бит, ятларга




80

Кайчан?


1

ЛГКК


98 бит, 7 нче күнегү



81

Нишли? нинди? сораулары

1


Д/МС


ямьле, тамчы тама, кар эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, җылы як, елгада боз ага, озын, кыска


100 бит, 8 нче күнегү



82


Саннар.



1

ЛКФ


Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү

Бәйрәм, бүләк,

котлый, бүләк итә, бәхет тели

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда (берлек санда) төрләнеше

101 бит, 3 нче күнегү





83

Әниләргә котлау тексты язу

1


Д/МС

102 бит, 5 нче күнегү



84

Кабатлау дәресләре. Диалог


1





103 бит, 8 нче күнегү




Тема: "Туган ягым"





85



Татарстан - минем туган ягым.

1

ЛКФ



Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Туган як, бик, зур,

Нинди? кайсы? сораулары

104 бит, 4 нче күнегү






86

Нинди? кайсы? сораулары

1



Д/МС

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.

Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә белү

озын, күп, Идел, Нократ, Агыйдел, Ык, Чулман, янында, күгәрчен, чыпчык


106 бит, 6 нчы күнегү



87


Татарстан шәһәрләре.



1


ЛКК



"Минем туган ягым" темасына сөйли белү

Күңелле, туган тел, туган шәһәр

Кайда? кайдан? сораулары

Җөмләләр төзү




88

Кайда? кайдан? сораулары



1



Д/МС

108 бит, 4 нче күнегү



89

Без шәһәрдә яшибез. -да/-дә, -та/-тә


1

ГКФ



Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү

Барам, кайтам

Кая? кайда? кайдан?

сораулары


109 бит, 3 нче күнегү







90

кушымчалары.

Кая? кайда? кайдан?

сораулары

1


Д/МС

110 бит, 7 нче күнегү



91




Нинди? ничә? Нишли? сораулары.


1

ЛКФ


Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү.

Әти-әнинең эш һөнәрен атый белү

Юл аша, чыга, ут,

тәртип, тукталыш

карый, елмая,

шатлана

Нинди? ничә? Нишли? сораулары.

Минем әнием - табибә, Оляның әтисе - инженер төзелмәләре

111 бит, 5 нче күнегү





92

Яңа җөмләләр белән танышу

1

ЛКФ


112 бит, 9 нчы күнегү



93




Мин авылда яшим. Яңа сүзләр белән танышу.

1

ЛКФ




Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү.

Янында, җиләк,

балык тотабыз,

су коенабыз.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат күплек сан формасы.

113 бит, 3 нче күнегү




94

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат күплек сан формасы.

1

ЛГКК


114 бит, 7 нче күнегү



95

"Туган ягым" темасын кабатлау


1

ЛКФ





116 бит,7 нче күнегү





Тема: "Кибеттә"





96

Киемнәр кибетендә. Яңа сүзләр белән танышу.


1

ЛКФ




Кием исемнәрен әйтә, бер-береңә комплимент әйтә белү

Киемнәрне бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны, килешүен әйтә белү

Ашамлык исемнәрен әйтә белү; нинди ашамлыклар кирәген әйтә, кирәклеген сорый белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү

Калфак, түбәтәй, сарафан, тун, итәк, итек, алъяпкыч, бияләй

Ошый, сата, сатып ала, килешә, иртәгә

Йомырка, он, тоз, ярма, май, катык, ипи, сөт, ит

Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе

Мин, син зат алмашлыкларының юнәлеш килешендә килүе

Боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы

ятларга



97

Ашамлыклар кибетендә


1


Д/МС

121 бит, 3 нче кәнегү



98

"Кибеттә" темасы буенча кабатлау дәресе


1

ЛКФ





122 бит, 8 нче күнегү





Тема: "Җәй"









99

Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат күплек сан формасы


1

ЛКФ


Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү


Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, уку бетте, башланды, ял итәләр, зурлар, булыша, су керә, кызына

Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат күплек сан формасы

124 бит, 4 нче күнегү




100

Нәрсә? Соравы
















1

ЛКФ


Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны, аннан кайтканыңны әйтә белү.

"Балан" шигырен сәхнәләштерү

Елга аша, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк

Аша бәйлеге.

Кая? кайда? кайдан? сораулары


127 бит, 5 нче күнегү








101


Без Сабантуйга барабыз








1


ЛКФ




Сабантуйда катнашу турында сөйләшү


Сабантуй, баганага менә, уен, чүлмәк, көрәшә


131 бит,7 нче күнегү




102


Үткәннәрне кабатлау.


1

Д/МС










© 2010-2022