Рабочая программа по литературному чтению для 2 класса

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе -Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе



«Каралды» «Килешенде» «Расланды» ММБ утырышында. Җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча Мәктәп директоры ____/Кашапова.Р.И/ директор урынбасары ____/Минсагирова.Г.Н./ Протокол № 1 _____/Мингалиев.И.Ш./ Приказ №54 29август 2012 ел. 27 август 2012 ел. 28 август 2012 ел.

2 сыйныф өчен Әдәби уку фәненнән белем бирү программасы

«Перспектив башлангыч мәктәп»


Төзеде:Нуруллина Гөлфинә Рәүф кызы.





2012-2013 нче уку елы






2 класс Әдәби уку курсына аңлатма язуы
Әдәби уку фәненнән эш программасы

  1. 05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089);
  2. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына Казан 2011
  3. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгына (Приказ №373); 5. РФ һәм ТР "Мәгариф турындагы Закон" ына; 6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән "Перспективалы башлангыч мәктәп" концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә; 7 Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына; 8. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, "Әдәби уку" ( Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде. Әдәби уку фәненнән эш программасы "Перспективалы башлангыч мәктәп" концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән. Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланыла: 1. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, "Әдәби уку". Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел.

Программа 68 сәгатькә нигезләнеп төзелгән. Әдәби укуга базис укыту планында атнага 2 сәгать каралган.
Максат: Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгүлүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү,логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету. Бурычлар: -әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү -әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү -балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту, -дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү - -белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү. -мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү. -әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру. Әдәби уку фәненә характеристика
"Әдәби уку" дәреслеге бердәм укыту-методик комплектны тәшкил итә.Дәреслек (ике кисәктә), дәреслек-хрестоматия, " Мөстәкыйль эш" дәфтәре. Дәреслекне төзүче авторлар (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота.Мәсәлән, балалар әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленүен, әкиятләрдә еш очрый торган геройларны хәтта дөнья, рус, татар халык әкиятләре эчендә билгеләү, ул геройларның сыйфатларын аера белү кебек белемнәр алалар.Тылсымлы әкият, хайваннар турындагы әкият көнкүреш әкияте белән танышалар.Дәреслекнең беренче кисәгендә балалар 20 авторның 40 лап әсәре белән танышалар.Икенче кисәктә шулай яңа 20 ләп авторның 40 тан артык әсәре кертелә.Әмма авторларның күбесе белән балалар беренче сыйныфтан ук таныш була, ә яңа исемнәр 20 дән артмый.Мәсәлән, дәреслектә япон шигърияте белән таныштыру өчен материаллар тәкъдим ителә.Авторлар япон шигыренә татарның кыска шигыре аша киләләр.Башта балалар Р.Фәйзуллин шигырьләре белән таныша.Аннан соң Н.Ахуновның өчьюллык хайкуларын укый.Аннан соң гына япон шигырьләре белән Л.Шагыйрьҗан тәрҗемәсендә таныша.Шигырьгә килеп җиткәнче, табигатьне күзәтә, матурлык эзли, узара киңәшләшә, бәхәсләшә.Дәреслектә япон шигыренең теоретик үзенчәлекләре дә язылган.Шигырьгә өйрәтү рәсем сәнгате аша ирешелә.Биредә яңа материалга өйрәтү өч позициядә башкарыла: аңлау - истә калдыру - куллану. Куллану юнәлешендә мөстәкыйль эш дәфтәре-дәреслек-практикумның әһәмияте зур.Дәфтәрдә бала, бирелгән рәсемне файдаланып, үзе кыска шигырь язып карый. Аңлатмалы сүзлек һәр ике дәреслекнең , дәреслек-хрестоматиянең ахырында бирелә.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә бирелгән рәсемнәрне укучы үзе теләгәнчә буйый ала.Анда биремнәр дә бирелгән укучы мөстәкыйль рәвештә башкара ала. Дәреслектә уку материалы бүлекләргә бүленә.Беренче бүлектә, халык әкиятләре, авторлар язган әкиятләр. Икенче бүлек укучыларны "кеше булырга" өйрәтә. Биредә эшчәнлек, тырышлык, ватанны ярату хисләре тәрбияләнә.Өченче бүлек япон халык әкияте белән тәмамлана.Дүртенче бүлектә табигать матурлыгын күрергә, чәчәкләргә, яңа яуган ап-ак карга карап сокланырга өйрәтелә. Әдәби текстлар ел фасыллары тәртибен искә алып төзелгән. "Әдәби уку" УМК ының эчтәлеге укучыларның гражданлык сыйфатларын һәм иҗади активлыкларын үстерүгә юнәлтә.Уку барышында укучы ярдәмчеллек, олыларны хөрмәт итү, вакытны әрәмгә сарыф итмәү кебек сыйфатларга ия була.

Сәгатьләр саны 70

1 чирек______ 18 ________ 3 чирек________ 22 _______

2 чирек______14 _______ 4 чирек________ 14 _______ Әдәби уку дәресләре программасы 2 сыйныф (68 сәг.) Халык авыз иҗаты. Хайваннар турында әкиятләр. Тылсымлы әкиятләр. Автор әсәрләре. Хикәя җанры. Шигърият ( Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Афзал, Б.Рәхмәт, Х.Халиков, Зыя Мансур, Ш.Галиев, Р.Вәлиева, Ф.Яруллин,Җ. Дәрзаман, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләм, Р.Миңнуллин,Р.Корбан ,М.Фәйзуллина, Н.Әхмәдиев, М.Галиев, М.Шабаев, Н.Мадьяров, Э.Шәрифуллина, Л.Лерон, Н.Ахунов, Г.Гыйльман, Ф.Зыятдинов, Ф.Зыятдинова, Г.Морат, Р.Газизов, Г. Юнысова, В.Хәйруллина, Н.Каштанов, Л.Шәех) .Библиографик культура формалаштыру. Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру. Программада сәгатьләр бүленеше: Сыйныфтан тыш укыганны сөйләү - 2сәг Әсәр төзелешен өйрәнәбез - 7 сәг Сүз һәм автор.Бай сүзләр.Охшаш сүзләр -4 сәг( рифмалы табышмак,җырдагы рифма,рифмалы мәкальләр) Әсәрне кыскартып сөйләү - 8 сәг Әсәрне өлешәргә бүлү (анализ) - 12 сәг (Балалар әсәрләрдә өлешләр барлыгын беләләр.Аларны "Нәрсә турында? Тагын нәрсә турында?" сораулары биреп аерырга өйрәнәләр. Өлешәр арасында бәйләнеш. Каршылык - 5 сәг( мәкальдәге, әкиятләрдәге,әсәрләрдәге каршылык) Беренче ярты елда өйрәнгәннәрне искә төшерү - 2 сәг Охшашлык - 2 сәг (тышкы охшашлыктан файдаланып иҗат иткән шигырьләр) Кушылу (синтез) 3 сәг(предмет сыйфатларының кушылуы белән танышу.Метафораны һәм фикернең гомумиләштерү гамәлен өйрәнә башлау) Герой сыйфатлары - 6 сәг (персональ,герой, уңай герой, кире герой, геройга безнең бәя, автор сүзе, әйтемнәрдәге хис) Иҗади эш -6 сәг Кабатлау - 3 сәг

















2 сыйныф Әдәби уку "Перспективалы башлангыч мәктәп" 68 дәрес (34 атна исәбеннән төзелде)

Уку матералы эчтәлеге.

Сан саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

Тикшерү төре.


Өй эше

Дата

Пл

Фак

1.

Белдекле керпедә кунакта . Кәҗә белән Бүре(Хрест)

1

Ныгыту

2 нче сыйныф өчен әдәби уку дәреслеге белән танышу, укучылар да дәреслек белән эшләү сәләте булдыру.

Белергә тиеш:

-Дәреслекнең төзелешен белү

-Әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аеру

Башкара алырга тиеш:

-Эчтәлек битендә ориентлаша алу

- Халык һәм автор әкиятләрен аеру

Сорауларга җаваплар.

Иллюстрацияләр буенча әкиятне сөйләргә,рәсем ясарга.

2.

Г.Тукай Кәҗә белән Сарык.

1

Яңа тема

"Кәҗә белән Сарык" әкиятенең жанр үзенчәлеген ачыклау

Белергә тиеш:

-Иллюстрацияләр аша әкиятләрне тану

Башкара алырга тиеш:

-әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

-кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белү

Сораулар буенча эш

Әкиятне сәнг. итеп укырга өйрәнергә.

3.

Кәҗә белән Сарык әкиятен укуны дәвам итү.

1

Ныгыту.

Әсәрләрне иллюстрацияләр буенча таный белү, укып анализлау.

Белергә тиеш: Иллюстрацияләр аша әкиятләрне тану

Башкара алырга тиеш: -әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

Уку эшчәнлеге

Кәҗә белән Сарык турында сөйләргә әзерләнергә.

4.

Татар халык әкияте "Батыр Әтәч"

Р.Бәшәр"Әкият сөйлә"

1

Яңа тема

Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны күрү

Белергә тиеш:

-халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкны күрү

-авторлардагы халык авыз иҗатын аера белү

Башкара алырга тиеш:

-тылсымлы предметларга карап кайсы әкияттән икәнен аера белү

Тест

Әкиятне сөйләргә әзерләнергә.

5.

Татар халык әкияте."Әтәч патша"

1

Яңа тема

Мондый әкиятләрнең ни өчен кирәк булуларын ачыклау, сюжет- композиция төзелешен аңлау.

Белергә тиеш:- сюжет-компози циясен күрсәтә белергә тиеш

Башкара алырга тиеш:

-әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

Сораулар буенча эш

Әкиятне сәнг. укырга өйрәнергә бит30-33 бит.

6.

Хайваннар турындагы әкиятләрне укуны дәвам итү "Бүдәнә белән Төлке".

1

Яңа тема

Хайваннар турындагы әкиятләрне укуга кызыксыну булдыру.

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

Сән-ле уку

Әкиятнең үзеңә ошаган өлешен сөйләргә

7.

М.Гафури "Тавык белән Үрдәк

Тавык нигә суда йөзә алмый.

1

Яңа тема

Әәкиятләрне укып анализлый,үзенчәлекләрен мөстәкыйль эзләп таба белү,

Белергә тиеш:

-әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

-әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

Матур сөйләм

Әкиятнең үзеңә охшаган өлешен сән-ле укырга. 46-49 битләр.

8.

Гуцул халык әкияте"Хәйләкәр керпе". . Керпе кайгысы

1

Яңа тема

Әкият төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү,мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белү.

Белергә тиеш: -әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: -әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

Иҗат эшчәнлеге

Әкиятне сән-ле укырга әзерләнергә.

9.

Тылсымлы әкиятләр белән танышу."Гөлчәчәк"

1

Яңа тема

Тылсымлы әкиятләрнең нең үзенчәлеген аңлау.

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: шиг-нең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

-Фантастик күренешләрне аеру

Матур сөйләм

Сән-ле укырга(өзек) . Кыз белән булган хәлләрне сөйләргә

10.

"Гөлчәчәк" әкиятен дәвам итү.

1

Ныгыту

Уйдырма күренешләрне табу

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

- Фантастик күренешләрне аеру

Иҗат эшчәнлеге

М.ҖәлилСеберке әкиятен уку.

11.

Ш.Галиевның кызык шиг-ре."Җизни әкияте".

Сараватта кем ята(хрест)

1

Яңа тема

Чынбарлык һәм фантастика бәйләнеше

Белергә тиеш:

-төп фикерне таба белү

Башкара алырга тиеш:

Фантастик һәм чынбарлык күренешләрен аеру

Тест

Сорауларга җавап әзерләргә 66-68 бит,сән.укырга.

12.

Ник соң әле итек җитмәде.

Ике мин(хрест)

1

Яңа тема

Хайваннар турындагы әсәрләрне,башка әсәрләр белән охшашлыклары

Белергә тиеш:

--Хайваннар турындагы шигырләрне,башка әсәрләр белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-текстның өлешләрен аеру

Сораулар буенча эш

69-71 битләрне сән-ле укырга

13.

.Котбетдин мәргән.

Җәйге кар.(хрест0

1

Яңа тема

Тема уртаклыгы

Белергә тиеш:

-Тема уртаклыгын таба белү

Башкара алырга тиеш:

-Сүзлек белән эшләү

Иҗат эшчәнлеге

Шигне сән-ле укырга.71-76 битләр.

14.

Н Исәнбәт"Мырауҗан агай хәйләсе"

1

Яңа тема

Әкиятләрнең төзелешен аңлау.

Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

-үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру

Йөгерек уку

Әкиятнең үзеңә ошаган өлешен сәнг. ук. өйрән-гә 77-79 битләр

15.

Мырауҗан агай хәйләсе(дәвамы).

1

Ныгыту

Үзләре белгән әкиятләр арасыннан аеруча кызыкларын аерып күрсәтү

Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру

Сораулар буенча эш

Үзләренә әкият язып карарга

16.

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы Өч кыз(хрест)

1

Яңа тема

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы.

Белергә тиеш: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгын аңлау

Башкара алырга тиеш: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белү

Сән-ле уку

Әкиятләрнең берсен кызыклы итеп сөйләргә өйрәнергә 65-69 б

17.

З.Мансур"Кырмыска һәм малай"

Татар космонавты.(хрест)

1

Яңа тема

Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге роле

Белергә тиеш: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңлау.

Башкара алырга тиеш:

-кабатлану алымын күрсәтү

Сән-ле уку

Кырмыскалар турында сөйләргә.

18.

Черкиләр җыры

Су әкияте.(хрест)

1

Яҗа мат.

Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгы

Белергә тиеш: Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрү,

Башкара алырга тиеш: юмор хисен аера белү.

Сөйләм матурлыгы

"Без-без-без идек" уенын әзерләргә.

19.

Г,Вәлиева"Борынгы әкият"

1

Яңа тема

Уйдырма әкиятләрнең роле

Белергә тиеш: Уйдырма әкиятләрне аера белү

Башкара алырга тиеш: юморның уңай хисен ачыклау.

- юмор хисен аера белү.

Иҗат итү сәләте

Хрестоматиядән Су әкиятен укырга.

20.

Белмәмештә кунакта. Йолдыз "Белмим" әсәрен уку.

1

Яңа тема

Үзеңнең тискәре якларыңны ачыклау, аларны бетерү өстендә эшләү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

Ятлау күнекмәләре

Шиг.ятларга 93 бит

21.

Ф.Яруллин"Ике кеше"

1

Яңа тема

Әкияттәге тәрбияне аера белү. Тест №1

Белергә тиеш:әкият белән чынбарлык арасындагы охшашлыкны күрсәтә белү,

-автор һәм халык әкиятләре арасындагы охшашлык һәм аерма

Башкара алырга тиеш: таб-не ярата, саклый белү

Сөйләм теле

Сән-ле укырга.94 бит

22.

.Р.Вәлиева "Замана баласы".

1

Яңа тема

Замана баласына куелган таләпләр һәм аларны үтәү.

Белергә тиеш:

-үз эшләрен анализлый белү

Башкара алырга тиеш:

-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

Иҗат итү эшчәнлеге

"Замана баласы" на яшьтәшләреңә хат язарга.

23.

Г.Тукай шиг-рен уку.(хрест)

1

Яңа тема

Тукай шиг-нең үзенчәлеген ачыклау.

Белергә тиеш-шиг-не анализлыйй белү,

Башкара алырга: шиг-не сәнле укырга

Сайлап яттан сөйләргә.

24.

Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллин "Эшнең аның берние юк".

1

Яңа тема

Хезмәтнең мөһим урын тотканлыгын аңлау.

Белергә тиеш:хезмәтнең тоткан ролен ачыклау

Башкара алырга тиеш:

-хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыклау

Яттан сөйләм.

Шиг.ятларга 97 бит

25.

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман "Солдат булдым"..

1

Яңа тема

Солдат хезмәте белән танышу, аның тоткан ролен ачыклау. Тест 2

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш:

-чын сакчылар булырга өйрәнү

Хат язу

Армия сафларвнда хезмәт итә торган солдат абыеңа хат язарга

26.

Укымышлы ябалак янында ."Музей йортына сәяхәт".

1

Яңа тема

Сынлы сәнгать әсәрләрен күрә белү,күзәтүләр аша гомумиләштерә белергә өйрәнү.

Белергә тиеш:

-күзәтүләр аша гомумиләштерү таба белергә

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Картина буенча хикәя

А.А.Пластовның "Беренче кар"картинасы буенча хикәя төзергә.

27.

Хоккулар. Кыска шигырьләр.Н.Ахунова "хоккулар"ы Яз турындашиг-ләр(хрест)

1

Яңа тема

Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак яклар

Белергә тиеш: Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белү.

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Яттан сөйләү

Бер шиг-не ятлап килергә 55-59б

28.

Кыска шигырьләр. "Музей йортына сәяхәт".

1

Ныгыту

Кыска шигырь жанрын аңлау,фикереңне кыска формада әйтә белү.

Белергә тиеш:

-рифма,ритмны аера белү

Башкара алырга тиеш:

Рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтү

Иҗат эшчәнлеге

Бер ике , өч юллык шигырь язып карарга

29.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина "Алтын балык

Көлкеле хәлләр(хрест)".

1

Яңа тема

Текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлү

Тест 3

Белергә тиеш:

-күзәтүчән, иг-лы була белү

-текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлә белү.

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле өзекләрне табу

Сораулар буенча эш

Биремнәрне үтәргә бит 54-55

30.

Аю өнендә. И.Лерон "И ямьле дә соң дөнья!"

1

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Иҗат эшчәнлеге

Кышкы таб-не тасвирлап, хикәя, шигырь, әкият язып карарга

31.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар "Урман букеты".

1

Яңа тема

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Экскурсия

32.

Серле ачкыч" мәктәп клубына хат язу.Р.Миңнуллин "Чыршы әйләнәсендә".

1

Яңа мат

Эчтәлеге буенча хатларны төрләргә аеру,хат язарга өйрәнү.

Белергә тиеш:

-хат өлешләрен аера белү

Башкара алырга тиеш:

-хат язу

Иҗат итү

Яңа елга берәр якын кешеңәкотлау хаты язарга

33.

"Урманда бәйрәм булган.(хрест)

1

Яңа мат.

Шиг-не сән-ле уку

Шиг-нең мәг-сен аң,лау,сән-ле уку

Шиг-не ятла

34.

Күзәтү ноктасы.Р.Харис "Төсле рәсем".

1

Яңа тема

Пейзаж , натюрморт, портрет жанрларын гамәли өлешләре.

Белергә тиеш: Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белү.

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Сән-ле уку күн-ре

Шиг. сәнг укырга бит7-9

35.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары.Ш.Галиев "Яңа фотоаппарат".

1

Яңа тема

Фоторәсем-дөньяны танып белүнең бер ысулы икәнен аңлау.

Белергә тиеш: хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Сораулар буенча эш

Иллюстрация буенча хикәя төзергә 9 бит

36.

Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин "Рәсем".

1

Яңа тема

Илһамланырга , хыялланырга өйрәнү.

Белергә тиеш:

-хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә

Башкара алырга тиеш:

-хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Сән-ле уку

Шиг-гә рәсем ясарга 12-13 бит

37.

"Музей йортына сәяхәт". Кышкы матурлык(хрест)

1

Яңа тема

Бер үк темага бирелгән фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы яклар.

Белергә тиеш:

-Бер үк темага багышланган фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба белү

Башкара алырга тиеш:

-рәсем һәм фотодагы тавыш һәм хәрәкәтләрне сизү

Сән-ле уку

Үзең теләгән кыш рәсемен ясарга.

38.

Күңел күзе. Г.Юнысова "КүзләрКамилнең көләсе килә(хрест)"әсәрен уку.

1

Яңа тема

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш:

-үзбәя бирә белү

-таб-не җанлы итеп күрә белү

Башкара алырга тиеш:

-таб-не ярату, аңа ярдәм итү

Сорауларга җавап

Өйдә үзең күргән иң кызыклы төшеңне алып килергә.

39.

Ай нәрсәгә охшаган.Н.Арсланов "Сезнеке"

1

Яңа тема

Табигать дөньясына карашның күптөрлелеге

Белергә тиеш:таб-нең кабатланмас кыйммәтен

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Йөгерек уку

Сорауларга җавап 81 бит

40.

Дөньяга төрлечә караш.М.Әгъләмов "Ямь-яшел".

Шиг-ләр(хрест)

1

Яңа тема

Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерма

Белергә тиеш: Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү.

Башкара алырга тиеш:хыялый, кызыксынучан, максатчан булу

Сән-ле уку

Дәфтәрдәге бирем 37 бит

41.

Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге)Н.Мадьяров"Үз шәүләсен куркыткан".

1

Ныгыту

Су өслегендә таб-нең матурлыгын күрә белү

Белергә тиеш:

-күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

Сораулар уйлау

Су, боз турында табышмаклар табып килергә.

42.

Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев "Боз өстендә"

1

Яңа тема

Боз аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Белергә тиеш:хыяллана белергә,фантазяне арттыру өстендә эшләргә

Башкара алырга тиеш:

гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

Дөрес уку

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә 24-26 бит.

43.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи "Тамчы"

1

Яңа тема

Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Белергә тиеш: Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Башкара алырга тиеш:

-гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

Сән-ле уку

Шиг.ятларга 28 бит

44.

Бинокльдән күзәтү.Р.Фәйзуллин "Бинокль"

1

Яңа тема

Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Белергә тиеш: Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Сән-ле уку

45.

Син-миңа, мин сиңа карыйм.Р.Хафизов "Күңел күзе"

1

Яңа тема

"Күзәтү ноктасы"белән танышу .

Белергә тиеш:

-матурлыкны "Күңел күзе" белән күрә белү

Башкара алырга тиеш:

таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Сораулар буенча эш

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә 31-37 б.

46.

Алар-безгә, без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман "Балык тотты", Б.Рәхмәт "Гөлйөзем белән чебен"

1

Яңа тема

"Күзәтү ноктасы"белән танышу .

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Әңгәмә

Иҗади эш 42 бит.

47.

Үсемлекләр дә хыяллана , Ф.Зыятдинов "Карга белән Шөпшә".

1

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Сораулар буенча эш

Хикәя төзергә "Гөлләр белән сөйләшү"

48.

"Музей йортына сәяхәт", Җ.Дәрзаман "Күбәләк кар"

1

Ныгыту

Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

Белергә тиеш: Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

-төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү

Сән-ле уку

"Соңгы кар " рәсемен ясарга

49.

Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин "Кем соң минем Әби?"

1

Яңа тема

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:

-спорт белән дус булу

Әңгәмә

Әбиләр турында хикәя язарга

50.

Кечкенә дә төш кенә.Ә Моталлапов "Кечкенә дә төш кенә".

1

Яңа тема

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:бер үк сүзгә төрле мәгънә салынган булуын аеру

Әңгәмә

"Нәни песи баласының урамга сәяхәте" әкият язарга

51.

"Музей йортына сәяхәт".Р.Миңнуллин "Йорт агачлары"

1

Ныгыту

Белергә тиеш:

-тема һәм фикер уртаклыгын таба белү

Башкара алырга тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Сән-ле уку

Шиг.ятларга 54 бит

52.

"Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай "Бу кайчак була?", Р.Корбан "Ел фасыллары", Г.Афзал "Беренче кар"

1

Яңа тема

Билгеләре буенча ел фасылларын аерырга өйрәнү

Белергә тиеш:

-гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-ел фасылларын аера белү

Сорау-җавап

Сорауларга җавап 58 бит

53.

Мин һәрвакыт үзем булып калам.Р.Миңнуллин "Төрле кешеләр була","Юкка малай булганмын"

1

Яңа тема

Мөстәкыйль фикерли нәтиҗәләр ясый алу.

Белергә тиеш:

-авторның төп фикерен аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

Сән-ле уку

Биремнәрне үтәргә 62 бит

54.

Кем нәрсәгә шатлана?Р.Вәлиева "Шатлык кызы".

1

Яңа тема

Үзең эшләгән яхшылык өчен генә түгел, кеше эшләгәненә дә сөенә белү.

Белергә тиеш: матурлыкны күрә һәм аера белү

Башкара алырга тиеш:

-үзең дә матурлык тудыра белергә

Йөгерек уку

Дәфтәр 49 бирем

55.

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин "Малайлар сөйләшә".

1

Яңа тема

Яңалыкларның таралу юллары

Белергә тиеш:газета-журналларның ни чен вакытлы матбугат дип аталуын

Башкара алырга тиеш:

-яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү

Әңгәмә

Балалар өчен чыга торган бер журнал алып килергә.

56.

Балалар журналлары.

1

Яңа тема

татар телендә чыга торган балалар журналлары белән танышу

Белергә тиеш:

--татар телендә чыга торган балалар журналларын белү.

Башкара алырга тиеш:

- журналларда ориентлаша белү

Әңгәмә,күзәтү

Балалар өчен чыга торган бер газета алып килергә.

57

Балалар газеталары

Яңа тема

татар телендә чыга торган балалар газеталары белән танышу

Белергә тиеш: Татар телендә чыга торган балалар газеталарын белү.

Башкара алырга тиеш:

-газеталарда ориентлаша белү

Газеталарга күзәтү

58

"Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев "Тынлык".

1

Яңа тема

Дәреслек һәм хрестоматия белән иркенләп эшләү, авторларның әсәрләрен табу.

Белергә тиеш: Дәреслектә һәм хрестоматияләрдә очраган авторларны таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-дәреслекләрдә һәм вакытлы матбутта ориентлаша белү

Хат язу

Хатны "Серле ачкыч" мәктәп клубына җибәрергә

59.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья.Г.Хәсәнов "Имән каргасы"

1

Яңа тема

Табиг-не ярату, аны аклау.

Белергә тиеш:

-әсәрләрне анализлый белү

Башкара алырга тиеш: Табиг-не ярату, аны аклау

Сән-ле уку

Хрестоматиядән Р.Вәлиеваның "Урманда бәйрәм булган" шиг. сәнг укырга 88-91 бит

60.

Якты тәрәзә каршында. "Музей йорты"на сәяхәт.

1

Ныгыту

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш:

-рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен

Башкара алырга тиеш:

-картиналардагы матурлыкны күрә белү

Әңгәмә

Сорауларга җавап 97 бит

61

Кышкы урман матурлыгы.Ә.Еники "Кышкы урман", Йолдыз "Бәхетле агач".

1

Яңа тема

Кышкы матурлыкны күрә белү.

Белергә тиеш:

-төрле ел фасыллары турында теләсә кайсы ел вакытында укырга мөмкин икәнлеген

Башкара алырга тиеш:

- таб-не сакларга,аны якларга

Сән-ле уку

Сәнг ук.93-95 бит

62

Якты күл сагышы.Ф.Сафин"Якты күл сагышы",М.Фәйзуллина "Агачлар да күлмәк алыштыра".

1

Яңа тема

Таб-нең матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш:

-аб-нең матурлыгын күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не сакларга,аны якларга

Йөгерек уку

Эчтәлек б.99-105

63.

Көлке ничек туа? Л.Лерон "Тишек хәтер"

1

Яңа тема

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш:

-капма-каршылыкның көлке тудыруын

Башкара алырга тиеш:

-үзеңнең кимчелекләреңне бетерү

Сән-ле уку

Хрестоматиядән Р.Мингалим "Кызык нәрсә" әсәрен укы, сор.җ.

64.

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев "Көзге каршында", М.Шабаев "Зәңгә песи"

1

Яңа тема

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш:

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә

Сорау-җавап

Эчтәлек 110-112 бит.

65.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәрифуллина "Оттырды", Л.Лерон "Гаҗәп хәлләр"

1

Яңа тема

Кызык хәлләрне җиткерүдә тасвирлау алымнары

Белергә тиеш:

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә

Әңгәмә

Дәфтәр 53 бирем

66.

Искитмәле тамашалар.М.Галиев "Тамаша", М.Мөхәммәтшин"Көчле булсам".

1

Яңа тема

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш:

-чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын

Башкара алырга тиеш: кызыклы,мавыктыргыч,эмоциональ, сөйләү осталыгы

Сән-ле уку

Шиг.ятларга 115бит

67.

" Серле ачкыч" мәктәп клубына хат. " Серле ачкыч" мәктәп клубы членнарына биремнәр.

1

Яңа тема

Кеше белән аралаша белү

Белергә тиеш:

-кешеләр белән хат аша аралаша белү

Башкара алырга тиеш:

Дәреслекләрдә тиз ориентлашу

Йөгерек уку

биремнәр

68

Олимпиада биремнәре үтәү

1

Ныгыту


Белергә тиеш -сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү
-мөстәкыйль рәвештә уку өчен газета материаллары сайлау

Сорауларга җавап




2 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр 1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү. 2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку. 3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү. 4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү. 5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү. 6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү. 7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү. 8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү. 9. Сүзлекләрдән файдалану.
Укучы белергә тиеш
-2-3 татар классигының исемен -2-3 хәзерге заман язучысы яки шагырҗнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген. -баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен. -тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе; -текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу; -сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү; -"әсәр" төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү; -әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу; -әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү; -китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.
Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану -китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү -мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау -сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү

Ярдәмлек

1.Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.

1 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел

2 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел

3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел

2.Әдәби уку .Методик ярдәмлек.2 сыйныф "Мәгариф-вакыт" нәшрияты 2012 ел Авторлар Г.М Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова

3.Әдәби уку.Мөстәкыйль эш дәфтәре Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел

4.Үрнәк эш программалары

© 2010-2022