Минем газиз туган телем

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Газиз туган телем"

Интеллектуаль викторина

Камалиева Фирдания Адгамовна

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Чараның максаты. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү. Чарада 3-4 сыйныф укучылары (9-10 яшь) катнаша.

Чараның тәлапләре. Класстан тыш чараны оештырганда 3-4 сыйныфлардагы әдәби укудан үткән материаллар кулланыла. Таныш фольклор жанрлары, халык авыз иҗаты бирелә. Слайдлар ярдәмендә чараның тәртибе аңлатыла.

Җиһазлау. Ноутбук, интерактив такта, слайдлар, сүзләр язылган плакат, музыкаль әсәрләр, төсле карточкалар, туп, кәгазь битләре.Сыйныф бүлмәсен мәкальләр язылган плакатлар белән бизәү.

"Казан егетләре" ансамбле башкаруында " Туган тел" (Г.Тукай сүзл., халык җыры) җырын тыңлау. (Слайд №1)

  1. Укытучы сүзе.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр

Белмәгән карап калыр.

Исәнмесез, балалар! Безнең бүгенге "Газиз туган телем" исемле викторинабыз туган тел бәйрәменә карата үткәрелә. Бүген без ярышып көч сынашачакбыз. Татар телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне җыярбыз. Тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларбыз. Төрле уеннар уйнарбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Командалар дөрес җавап бирү өчен көрәшәчәк. Уен ахырында күбрәк балл җыйган команда җиңүче була. (Укытучы һәр балага, үзе теләгән төсне сайлап алырга кушып, кызыл һәм зәңгәр төстәге карточкалар тарата.)

  • Менә командалар барлыкка килде һәм без аларның зәңгәрләрен "Тартыклар" дип, ә кызылларын "Сузыклар" дип атыйк. Ә хәзер уеннарны башлыйбыз.

  • Уеннарны һәр команда да башкара.

  1. Уен "Тылсымлы сүз" Мин сезгә туп ыргытам . Миңа тупны кире ыргытканда , сез тәмле, тылсымлы сүз белән җавап бирегез.(Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле иртә..һ.б)



  1. Уен "Ике гөл" (Плакатта сүзләр язылган: тәмсез, акыллы, ягымлы, мактады, ямьсез, тәмле, матур, тупас, шелтәләде, юләр.) - Балалар, мин ике гөл "утырттым" : берсе - яран гөл, икенчесе - кактус гөле. Плакаттагы сүзләрне ике гөлгә аерып урнаштырырга кирәк. Уйлагыз: нинди сүзне кайсы гөлгә куярсыз? (Слайд №2) (Әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла, уен барышында гөлләр турында җыр тыңлана) Җавапны тапканнан соң укытучы түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрә.



  • Сүзләрне ни өчен шулай урнаштырдыгыз? (Яран гөле - күңелне күтәрә, кактус гөле - чәнчи, авырттыра.)

  • Телебез татлы булсын өчен матур сүзләрне күбрәк кулланыйк. Сез минем белән килешәсезме? (Һәр баланың фикере тыңлана)

  1. Уен "Уйла һәм әйт". "Тартыклар" өчен биремнәр.

  • Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)

  • Каты түгел (йомшак)

  • Ак таҗлы чәчәк (ромашка)

  • Баллы цитрус җимеше (әфлисун)

  • Тәртип саклаучы (полиция)

  • Көйсез балага тагылган кушамат (елак)

"Сузыклар" өчен биремнәр.

  • Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)

  • Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)

  • Татарстандагы иң баш кала (Казан)

  • Зирәк сүзенең синонимы (тапкыр)

  • Иң кадерле ризык(ипи)

  • Иң кадерле кеше (әни)



  1. Уен "Бу кайсы әкияттән?" (Чиратлашып һәр командага әйтү)

  • "Шуннан соң кош талпына да бик матур егет кыяфәтенә керә. Егет әйтә: - Син мине кош дип уйладың, - ди. - Мин сине сынар өчен генә кош кыяфәтендә йөрдем, - ди. - Өеңә киткәч тә вәгдәңне бозмадың, килдең, - ди. Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланышып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди. ("Каракош" әкиятеннән)

  • "Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын - Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне - үзенә чакырып алган.-Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән." ("Бүләк кемгә?" әкиятеннән)

  • "Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

- Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче, - дигән. "( "Өч кыз" әкиятеннән)

  • "Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән. Төлке авызын ачып калган. ("Төлке белән Каз" әкиятеннән)

  • "Ике ялкау" әкиятеннән өзек (Слайд №3)

  • "Төлке белән Торна" әкиятеннән өзек (Слайд №4).



  1. Уен. Бу табышмаклар Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килә?

(Чиратлашып һәр командага әйтү)

Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр" кысты дип акырына,

Туганнарын чакыра. ("Шүрәле")

Кулы юк - балчык ташый,

Балтасы юк - өй ясый. ("Карлыгач")

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. ("Гали белән кәҗә")

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге,

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (" Бала белән Күбәләк")

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы,

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? ("Кызыклы шәкерт")



  1. Уен "Мәкаль әйтеш" (Мәкальләрне дәвам итегез. Чиратлашып һәр командага әйтү)



  • Кем эшләми.... (шул ашамый)

  • Тырышкан табар ... (ташка кадак кагар)

  • Китап - .... (белем чишмәсе)

  • Олыласаң олыны - (олыларлар үзеңне)

  • Теле барның - ... (иле бар)

  • Алтыда белгән ана телен - ...(алтмышта да онытмас)



  1. Уен. Җырны уйнап күрсәт . Тартыклар командасына "Кәрия - Зәкәрия"җырын уйнарга. Сузыклар командасына "Күрсәт әле, үскәнем"җырын уйнарга. (Слайд №5 Җырларның мелодиясен уйнату)



  1. М. Җәлил шигырьләре буенча уен "Шигырьне тап"

(Чиратлашып һәр командага әйтү)



  • Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып. "Имән"

\

  • Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:

Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.

Тик күрәсе иде эше белән

Кеше булган иң чын адәмне. " Бер үгет"

  • Ул кояш белән бергә кузгала,
    Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка. " Бакчачы"

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар. "Кызыл ромашка"



  • Яшен яшнәп куйды кинәттән,

Тамчы тамды йөзгә, сирәкләп.

Килеп җитте болыт, шуннан соң

Коеп яуды яңгыр, чиләкләп. "Яңгыр"



  • Урамда язның җиткәнен күргәч,

Урманда сазның кипкәнен күргәч,

Көрәк алдылар,

Иңгә салдылар,

Кырга бардылар,

Кемнәр ? "Кечкенә дуслар"



  1. Уен . "Т" хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә?(Киңәшергә вакыт бирелә, әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла.)

  • Тәнзилә , Тәлгать, Таһир, Тәзкирә, Тәслимә, Тимергали, Тимерша, Тимербулат, Талия һ.б.

Укытучы. Газиз туган телебездә табышмак, әкият, шигырь һәм җырлар бик күп. Туган телне яратыгыз, матур итеп сөйләшегез, тәмле телле булыгыз. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!(Слайд №6)

Бу чараны башлангыч сыйныфларда татар теле атналыгында, кичәләрдә, әдәби укудан йомгаклау дәресләрендә, төрле бәйрәмнәрдә кулланып була. Балалар бик теләп катнашалар, белемнәрен ныгыталар. Үткәреләсе чара турында балаларга алдан әйтеп кую да уңышлы булыр дип уйлыйм.

Кулланылган әдәбият.

  1. М.Гыйльманова. Иң татлы тел - туган тел. "Мәгариф" журналы №12, 2006 - б. 37

  2. Э.Гобәйдуллина. Шигырьне таны. "Ачык дәрес.Мәктәп" газетасы №1, 2013 -б.3

  3. М.Вараксина. Чәчәк кебек матур туган тел. "Ачык дәрес.Мәктәп" газетасы №1, 2013 -б.9

  4. А.Нотфуллина. Башлангыч класслар арасында татар теле атналыгы үткәрү өчен материал. "Ачык дәрес.Мәктәп" газетасы №2, 2013 -б.28

© 2010-2022