Урок по татарской литературе по произведению А. АлишаЧукмар и Тукмар, 3 класс

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок по татарской литературе по произведению А.АлишаЧукмар и Тукмар, 3 классУрок по татарскому литературному чтению в 3-м классе

"Абдулла Алишның "Чукмар белән Тукмар"әкияте

  • учитель татарского языка и литературы Хөснетдинова Х.Х.

Дәреснең максатлары:

  • А. Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкиятенең эчтәлеген, төп фикерен аңлауга ирешү.

  • Дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эшне дәвам иттерү.

  • Дус, тату яшәү нормаларын тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек: А. Алишның портреты, мәкальләр белән плакатлар, әкият белән в/я.

Дәрес барышы

I. Оештыру Исәнләшәләр.

Исәнмесез, укучылар! - Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле көн, балалар! - Имин үтсен көнебез!

Кәефләрегез ничек соң? - Кояшлы иртә кебек, Тукай телен, анам телен, өйрәнергә дип килдек!

-Рәхмәт, балалар! Бер - берегезне елмаеп сәламләгез, һәм һәркайсыбызга уңышлар теләп, утырыгыз!

- Укучылар, без алдагы уку дәресләрендә нәрсәләр турында сөйләштек? - Әкиятләр

- Әкиятләр нинди төркемнәргә бүленәләр?

  • Хайваннар турындагы әкиятләр.

  • Тылсымлы әкиятләр.

  • Көнкүреш әкиятләре.

    • (Конэрс) 3 почмакта 3 әкият төре язылган. Сезгә күбрәк нинди әкиятләр ошый, шул әкият төрен сайлап, шуның янына басыгыз, бер - берегезне сәламләгез.

    • Ни өчен сезгә бу төр әкиятләре ошый? Бу төргә кергән нинди әкиятләрне беләсез? Шулар турында иптәшләрегез белән киңәшләшеп алыгыз. Сезгә 30ар секунд вакыт.

  • Хайваннар турындагы әкиятләргә "Торна белән төлке", Шәрә бүре", һ.б. керә.

  • Тылсымлы әкиятләргә "Өч кыз", "Үги кыз", "Гөлчәчәк", Таңбатыр" һ.б. керә.

  • Көнкүреш әкиятләренә "Зирәк карт", Солдат балтасы", "Убыр таз" һ. б. керә.

    • Рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз. Укучылар, ә менә килеп чыгышлары буенча әкиятләр нинди булалар? Автор һәм халык.

    • Ә нинди автор язган әкиятләрне без укыдык? Г.Тукай, А.Алиш, М.Җәлил.

    • Бүген дә без сезнең белән сезгә таныш булган автор әкиятен укып китәрбез. Бу - Абдулла Алиш. Искә төшереп китик әле, кем ул Абдулла Алиш? 37 бит

II. Яңа тема өстендә эшләү.

    • Укучылар, сезнең янга дәрескә ашыкканда бер кызыклы хәл булды. Иртә белән почта тартмасын ачып җибәрсәм, анда менә шушы хат ята! Нәрсәләр язылган икән бу хатта? Мөгаен, бу гади хат түгелдер... Әле укырга да өлгермәдем. Әйдәгез, бергәләп укыйбыз.

-" Исәнмесез, балакайларым! Мин Йөзембикә әбиегез булам. И, балакайларым, ишетеп беләм сез бик тырышлар, акыллылар, зинһар ярдәм итегез миңа! Инде йөрмәгән җирем калмады. Әтәчләрем югалды. Әллә биргән вәгъдәләрен онытып тагын сугышып йөриләрме шунда. Балалар, зинһар, әтәчләребезне табып өйгә кайтарырга ярдәм итегез. Күрсәгез, әйтегез аларга, без аларны көтәбез. Сәлам белән, Йөзембикә әбиегез. "

- Укучылар булышабызмы Йөзембикә әбигә? Димәк, без бүген укырга тиешле әкият нәрсә турында? Минемчә, әкияттәге әтәчләргә дөрес киңәшләр бирә алсак, без аларны өйләренә дә кайтара алырбыз.

  • Укучылар, сезнең авылда булганыгыз бармы?

  • Сезнең әби-бабайларыгыз әтәчләр асрыймы?

  • Әтәчләренең тышкы кыяфәтләре нинди? (ак, чуар, матур кикрикле) - Әйдәгез, шулар турында сөйләшеп алыйк әле? Эчке һәм тышкы түгәрәк (А партнерлары басыгыз, тышкы түгәрәккә басыгыз. Б партнерлары басыгыз һәм үз иптәшегезне табыгыз.Сәламләгез, хәзер партнерларыгызга әтәчләр нинди булалар, шулар турында сөйләгез. А партнерлары башлый...)

3. Сүзлек эше

  • Чукырга - делать больно другому клювом;

  • Тукмый - сильно бьет;

  • Әләкләү - ябедничать;

  • Суярга - резать;

  • Юньләп - по хорошему;

  • Кушылган исем - кличка животного

4. Видеоязмада А. Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкиятен тыңлау- карау.

5. Әкиятне рольләргә бүлеп укучылардан укыту.

6. Сорауларга җавап бирү. (Микс Пэа Шэа)Музыка, парларга басыгыз.

  • Балалар сез ничек уйлыйсыз, Чукмар белән Тукмар дус яшәгәннәрме? (Кемнең чәче озынрак, шул җавап бирә)

  • Ни өчен әтәчләрнең исемнәре Чукмар белән Тукмар? Аларның кыяфәтләре нинди? (кемнең чәчләре яктырак, шул җавап бирә)

  • Чукмар белән Тукмарның нинди начар гадәтләре булган. Гаиләдә ничек яшәсәң күңеллерәк булыр икән?(Кемнең күзләре яктырак, шулар җавап бирә)

III. Ныгыту

(Поп - корн) - Бу әкиятнең төп фикере нәрсәдә? Абдулла Алиш безгә әкият геройлары аша нәрсә әйтергә тели? Һәр өстәлдән 1 нче номерлар җавап бирә.

Рефлексия. Укучылар, сез дәрестә бик яхшы эшләдегез. Сез инде зурлар, бик тырышлар. Ничек уйлыйсыз, Чукмар белән Тукмар, шушы Йөзембикә әби әтәчләреме? Төркемнәрдә киңәшләшеп алыгыз әле, 1 нче номерлар башлый һәм шулай дәвам итәбез... Үз версияләребезне әйтәбез. 1нче өстәл...

  • Әллә әтәчләр, әкият ахырында биргән вәгъдәләрен бозганнармы? Юк, булмас, мин ышанмыйм. Сез бит беләсез, биргән сүзне һичтә бозарга ярамый. Ничек уйлыйсыз? Бәлки алар белән берәр хәл булгандыр? (Раунд Робин)

  • Дәрестә Сез нәрсә турында белдегез?

  • Билгеләр кую.

Өй эше:

  • Әкиятне сөйләргә әзерләнегез. Дуслык турында мәкальләр әзерләп килегез.

© 2010-2022