Дәрес + презентация. Математика «Туры почмак»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

педагог Раимова Резеда Абриковна

Фән Математика

Класс 2

Дәрес темасы: Почмак.Туры почмак.

Дәрес конспекты

Эш этаплары

Этапның эчтәлеге


1.

Оештыру моменты:

− дәреснең бу этабына төп максатны кую; (дәрестәге алдагы эшчәнлек эффектлы булсын өчен укучылар белән нәрсәләр эшләргә кирәк)

− дәреснең бу этабында максат һәм бурычларны билгеләү;

− дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә настрой ясау (классның реаль мөм-кинлекләрен искә алып);

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Оештыру моментының төп максаты - балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә:

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

2.

Өй эшен тикшерү.

- дәреснең бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү;

- дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү,

- максат һәм бурычларга ирешелмәгән очракта укытучының эш-гамәлләре;

- дәреснең бу этабында максат һәм бурычларга ирешү критерийларын күрсәтү

- укучылар белән бергәләп оештырылган эшчәнлекнең ысулларын билгеләү;

- сорау алу вакытында укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;

- сорау алу вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм критерийларны билгеләү.

II. Өй эшен тикшерү.

Өй эшен тикшерү моментының төп максаты - укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарын төзәтү, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып бару. Моның өчен әңгәмә кулланыла. Яңа темага мотивация тудырыла.

1. Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә 7 биттә №7,8 миссаллар бирелгән иде (укучылар мисалларны укый, калганнары дәфтәрләреннән карап чагыштыра)

2. Актуальләштерү.

- Укучылар, үткән дәреснең темасын искә төшерегез.

(баганалап кушу һәм алу)

- Дәреснең максатын әйтү: Укучылар, бүген без сезнең белән бер ачыш ясарбыз. Нинди ачыш микән ул, беләсегез киләме? Аны белү өчен дәрестә бик игътибарлы булып, тырышып эшләргә кирәк. Әйдәгез эшкә тотындык!

  1. -Телдән исәпләү (слайд3,4)

  2. Анда фигуралар.

  • Шушы фигураларны ике төркемгә аерыгыз. -Нинди билгесенә карап аердыгыз?

  • Шулай ук сезнең белән бүгенге дәрестә Геометрия иленең тагын бер серен ачарбыз.

_Безнең алдыбыз да геометрик фигуралар бар,кайсыларын беләбез?(квадрат,дүртпочмак,эйләнә,....................)

-Саннарны матур язу

− Число язабыз, буш юл калдырабыз (саннарны матур итеп күчереп язабыз.

9,10 санын язу

3.

Яңа теманы аңлату.

- укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укуылардан нинди нәтиҗә көтелә);

- дәреснең бу этабында укытучы үзалдына нинди максат һәм бурычлар куя;

- яңа материал буенча үзләштерелергә тиешле төп моментларны әйтү;

- яңа теманы аңлату өчен укытучы нинди ысул һәм формалар куллануны күрсәтү;

- укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләүнен төп формаларын һәм ысулларын күрсәтү;

- яңа теманы аңлатканда укучыларның игътибарын һәм кызыксынуын билгеләү өчен төп критерийларны тасвирлап күрсәтү;

- яңа теманы аңлатканда укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;

III. Яңа теманы аңлату.

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты- Туры почмакны ,укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру. Моның өчен телдән мисаллар чишү,геометрик фигуралар белән эшләү , дәреслек белән эшләү кебек эш алымнары аша почмак төрләрен дөрес билгели алуларына ирешү.

(слайд 4)

  • 1. Шушы фигураларны ике төркемгә аерыгыз. Нинди билгесенә карап аердыгыз?

  • 1 нче төркемгә - туры почмаклары булган, икенчесенә - туры почмаклары булмаган фигуралар.

  • Бу фигуралар нәрсә белән аерыла? Әйдәгез почмакларын карыйк эле. Дүртәүме?

  • Ләкин фигуралар бер төсле тугел бит. Аермалары нәрсәдә?

-Кәгазь битләре алып туры почмак моделе ясау.

Практик эш.(слайд6-10)

  1. Ә хәзер парталарыгыздагы кәгазь битләрен алыгыз. Рәсемдә күрсәтелгәнчә ,2 тапкыр бөклибез. Шулай итеп туры почмак моделе килеп чыкты.Менә бу бөкләү сызыклары 4 туры почмак хасил итә.



  1. №1.Фигураларыгызның почмакларын туры почмак моделе ярдәмендә тикшерегез. Барысы да туры почмакмы?



  1. Линейка ярдәмендә эшләү.

6. Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш.

Сыйныф ике төркемгә бүленәТуры почмакларны тап.

4. Физкультминут.

4.

Ныгыту.

− укучылар алдында конкрет уку максатын кую ( дәреснең әлеге этабында укучылар белән нинди нәтиҗәгә ирешергә тиеш);

− дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү;

− яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү;

−укучыларның яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланган критерийларны тасвирлау;

− укучыларның күпмедер өлеше яңа теманы үзләштермәүне сизеп алган очракта, кулланырга мөмкин булган ысулларны күрсәтү;

IV. Ныгыту.

Ныгыту өлешенең максаты - алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү геометрик фигураларны дөрес билгели алу, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү1. (туры почмакларны табу 14 слайд)

3.Дәреслек белән эш.

№2,9 бит(Исәплә һәм дөреслеген тикшерү)

83-62=21 24+53=77 76-53=13 53+34=87

89-66+13

. (дәфтәрдә эшлиләр)

V. Бәяләү.

2. Билгеләр кую. (Кояшларны санау. Шуңа карап билгеләр кую)

Хәзер укучылыр дөрес җавапка бирелгән кояшларны күтәрәбез. Карагыз әле, сезнең кояшлардан бүлмә яктырып, нурга күмелде. Сезнең белән эшләве бик күңелле булды. Зур рәхмәт сезгә.

5.

Өй эше бирү.

- укучылар өчен мөстәкыйль эшенең максатын кую (өй эшен эшләгән вакытта укучылар нәрсәләр эшләргә тиеш)

- өй эшен биргән вакытта укытучы нинди максатка ирешенү күз алдында тота;

- укучыларга өй эшен дөрес һәм нәтиҗәле эшләүнен критерийларын билгеләү һәм күрсәтү

VI. Өй эше бирү.

Өй эше бирү моментының төп максаты - ПОЧМАК ТӨРЛӘРЕН НЫГЫТУ. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, фикерләү дәрәҗәсен үстерүне күз алдында тота.

3. Өй эше бирү. 1) 8 нче бит, №3 - мисалларны эшләргә.

2) Иҗади эш. Туры почмаклары булган фигуралар уйлап сызарга.

VII. Йомгаклау

  1. Әңгәмә .

  • Бүгенге дәрестә без Геометрия иленең нинди серен белдек?

Фигураларныӊ туры почмакларын табарга өйрәндек.

-Дәрестә сезгә нәрсә ошады?

  • Бу дәрестә алган белемнәрегез киләчәктә кайда кирәк булачак дип уйлыйсыз?

Өй төзегәндә,түтәл ясаганда.,оялар ясаганда..

- Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!



© 2010-2022