- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект внеклассного мероприятия «Ягез әле, малайлар!»
Конспект внеклассного мероприятия «Ягез әле, малайлар!»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Антонова Н.Г. |
Дата | 30.04.2013 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
МБГБУ «Субаш урта гомуми белем мәктәбе"
Сыйныфтан тыш чара
"Ягез әле, малайлар!"
Башлангыч сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.
Үткәрде:
Субаш урта мәктәбенең
югары квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Антонова Нәфисә Гарифулла кызы.
Ягез әле, малайлар!
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шарлар эленгән, плакатлар: "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", "Ир егет үзе өчен туар, иле өчен үләр."
Алып баручы.
-
Бүген була зур уен -
Бик тә күңелле уен.
Малайларыбыз ярыша,
Менә булыр тамаша.
Балалар, бүген безнең каршыбызда булачак егетләр, булачак ил сакчылары, гаилә терәкләре. Бүген без аларны сынап карыйк. Малайлар
2 командага бүленеп ярыша.
1 нче бәйге. Бүген егетләребез диңгезгә сәяхәткә чыгалар. Диңгезгә чыгу өчен корабль кирәк. Тиз генә кәгазьдән корабль ясыйлар.
2 нче бәйге. Диңгездә һәр корабльнең үз исеме бар. Сез дә үз кораблегезгә исем куегыз. Моның өчен бирелгән хәрефләрдән корабль исемен төзегез.
3 нче бәйге. Хәзер диңгезгә чыгабыз.Ләкин безнең баклар буш икән. Механиклар су тутырып алсын әле. (бер савыттан икенчесенә кашык белән су ташу ярышы).
4 нче бәйге. Барысы да әзер. Юлга кузгалдык.
Диңгездә безгә рифлар (су астындагы кыяташлар) очрый (куелган кеглиларны күрсәтү). Бу кеглиларны рифлар дип уйлагыз. Сезнең бурыч: үз кораблегезне бәйләнгән күзләр белән рифлар арасыннан үткәрү. Штурманнар читтән кайсы якка барасын әйтеп торалар.
5 нче бәйге. Диңгездә шторм башланды. (Алып баручы идәнгә шакмаклар чәчә.) Бер минут эчендә палубаны җыештырырга кирәк. Кем күбрәк "чүп" җыя, шул команда җиңә.(Укучыларның күзләре бәйләнгән.)
6 нчы бәйге. Безнең корабльгә хат килеп төште. (Берничә өлешкә киселгән открытканы җыеп, командалар "Булдырдыгыз!", "Бик шәп!" сүзләрен төзиләр.)
7 нче бәйге. Безнең инде ашыйсы килә башлады.Хәзер кокларның җитезлеген тикшерәбез. (Бәрәңге әрчү ярышы).
Коклар бәрәңге әрчегәнче, калган уенчылар ярыша. Беренче команда - "К" хәрефеннән, икенче команда - "Б" хәрефеннән башланган ашау исемнәрен язалар. Кем күбрәк яза?
8 нче бәйге. Ә хәзер иң игътибарлы капитан конкурсы. Капитаннар 1 минут кара-каршы басып торалар. Аннары бер-берсенә аркалары белән басалар. Чиратлап капитаннарга сораулар бирелә.
- Иптәшеңнең күлмәге нинди төстә?
- Аның күзләре нинди төстә? һ. б.
9 нчы бәйге. Ә хәзер кайсы команда зирәк икәнлеген беләбез. Табышмакларның җавабын табыгыз.
- Нинди урманда яфраклар юк?( ылыслы).
- Кеше нәрсәсез яши алмый? (исемсез)
- Әтәч кычкырган да бер малайны уяткан. 20 малайны уятырга ничә әтәч кирәк? ( бер).
- Кем алдында бар кеше дә баш киемен сала? (парикмахер)
- Песи өйгә нинди ишектән керә? (ачык)
- Ни өчен кеше артына борылып карый? (артында күзе булмаганга).
10 нчы бәйге. "Театраль" бәйге. Пантомима ярдәмендә күрсәтергә. 1 нче команда - "Җәй көне балыкта", 2 нче команда - "Теш врачында".
Командалар әзерләнгән арада тамашачылар арасында "Сак бул!" уены.
Залдан кыйммәтле әйберләр җыеп алына. Мәсәлән, заколкалар, телефон, сәгать, күзлек һ.б. 2 укучы чыга. Җыеп алынган әйберләрне аларның алдына таратып куялар.
2 укучының да күзләрен бәйлиләр. Күзләрен бәйләгәннән соң, шыпырт кына тараткан әйберләрне җыеп алалар. Залдан кычкырып торалар:"Сулга!", "Минем сәгатькә басма!" һ.б. Уен бер тапкыр гына уйнала.
Уенга жюри нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр бүләкләнә.