Технологическая карта «Вычитание однозначных чисел из 10. » Урок математики для 1 класса

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



«Борнак башлангыч гомуми белем мәктәбе»-

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Янгул урта гомуми белем мәктәбе» филиалы





1класслар өчен(ПНШ)

Математикадан дәрес эшкәртмәсе



Дәреснең темасы:

«10 саныннан берурынлы саннарны алу"











Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Габдрахманова Рузия Шаһинур кызы







2014 ел





Класс: 1 Фән: математика. Дәреснең темасы: 10 саныннан берурынлы саннарны алу. Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату Предметара бәйләнешләр: музыка, әйләнә-тирә дөнья Төркемнәрне оештыру: 2 төркем (өчәр укучы)

Планлаштырылган нәтиҗә:10 саныннан берурынлы саннарны ала белү, мәсьәлә чишү күнекмәләрен ,"Кушу таблицасыннан" файдаланып 20 эчендә кушу һәм алу күнекмәләрен үстерү. Дәреснең максаты: белем бирү максаты: "10 санынан берурынлы саннарны алу алымнары белән танышу. эшчәнлек максаты: мәсьәлә чишү күнекмәләрен,"Кушу таблицасыннан" файдаланып 20 эчендә кушу һәм алу күнекмәләрен үстерү. тәрбия бирү максаты: Фән белән кызыксыну тәрбияләү. УУГ формалаштыру:

Шәхескә юнәлтелгән УУГ: укытучы ярдәмендә хезмәттәшлек итүнең гади һәм гомуми кагыйдәләрен әйтеп бирү; укытучы тәкъдим иткән ситуацияләрдә фикер алышып, хезмәттәшлек итеп чишү юлларын эзләү һәм сайлау; танып-белүне, кызыксынуны үстерү; уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү; мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәтләр булдыру.

Метопредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ: үз эш урыныңны әзерләү;

Укытучы белән бергәләп уку эшчәнлегенең максатын ачыклау,кабул итү һәм саклау;

Әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәлрне үзара бәйли белү.

Танып -белү УУГ: кирәкле мәгълүматны эзли һәм таба белү;

үз фикереңне сүз белән төзеп әйтә белү;

сорауларга тулы җавап бирә белү;

дәреслек белән эшли белү;

нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү;

КУУГ: хезмәттәшлек итү сәләте: әңгәмәне тыңлау һәм кушылу ,

Дәрес проблемасын хәл итүдә катнашу,

Төркемдә эшләп , фикерләшеп уртак фикергә килү.

Предметлы нәтиҗәләр: укучылар өйрәнәчәк

10 саныннан берурынлы саннарны алу алымнарын беләләр,10 саныннан берурынлы саннарны ала беләләр.

Дәресне җиһазлау

Укытучы өчен:

Укучылар өчен:

  • мультимедия (пректор, планшет, ноутбук)

  • карточка - дәрестә эшләү кагыйдәсе

  • музыкаль үзәк

  • Дәреслек, методик ярдәмлек.


  • сигнал карточкалары (кояш, болытлы кояш. болыт)

  • карточка - төркемдә эшләү өчен

  • карточка - индивидуаль эш өчен

  • 10сумлык акча

  • Кубиклар

  • Дәреслек, эш дәфтәре.



Дәрес барышы

Дәрес этабы

максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

искәрмә

нәтиҗә

1.Оештыру

моменты

Һәр укучының эшчәнлеген арттыруны күздз тотып уңай психологик климат тудыру

-Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы!?

Елмаеп башласаң дәресне,

Санарга, уйларга бик җайлы.

- Кайсы дәрес турында сүз бара укучылар ?

бу дәрес сезгә ошыймы, авыр түгелме?

-Дежур укучыбызга сүз биреп китик әле.

-Әйдәгез, һәр дәрестә үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерик әле.



Слайдтагы җөмләне укыйк әле. Сез аны ничек аңлыйсыз. "Белсәң- җавап бир, белмәсәң- тыңла. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп!

Бу җөмлә бүгенге дәресебезнең девизы.



Дежур укучы җавап бирә.

-Укытучы сөйләгәннәрне һәм иптәшләреңне игътибар белән тыңларга!

-Дәрестә актив катнашырга.!

-Җавап бирергә теләгәндә кул күтәрергә!

-Сорауларга тулы җаваплар бирергә тырышырга!

-Парта артында һәм язганда дөрес утырырга!

-Иптәшләреңә комачауламаска!

Балалар җөмләне укыйлар һәм аңлаталар.

СЛАЙД 2

СЛАЙД 3

СЛАЙД 5


СЛАЙД 6

Укучыларның игътибарын алда булачак эшкә туплау .

танып-белүне, кызыксынуны үстерү, мәктәпкә уңай караш.

Дәрестә үз-үзеңне тоту һәм бергәләшеп эшләү кагыйдәләрен

укытучы җитәкчелегендә искә төшерү һәм әйтеп бирү .

2. белемнәрне актуальләштерү

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен актуальләштерү

- бүгенге мөһим математик теманы өйрәнү өчен безгә үзебезне әзерләргә кирәк. Әйдәгез дусларыбызга булышып алыйк әле.

Телдән исәпләү( ун эчендә кушу, алу)

-Әйдәгез өйрәнгән кагыйдәләрне дә искә төшерик әле.

Слайдлардагы мисалларны эшләү.

Укучылар өйрәнгән кагыйдәләрне әйтәләр.

-6+ 4=- сумма

-10- сумманың кыйммәте

6- 1нче кушылучы,

4- 2нче кушылучы

- кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрми

10-4- аерма

10-кимүче, 4- киметүче

6-аерманың кыйммәте

Сумманың кыймәтеннән бер кушылучыны алгач икенче кушылучы килеп чыга.

СЛАЙД

7- 10

СЛАЙД 11

Яңа теманы уңышлы үзләштерү өчен өйрәнгәннәрне кабатлаганда укчыларның активлыгы.

Яңа теманы өйрәнгәндә кирәк булган информацияне телдән әйтү.

3. Уку бурычларын кую

Укучыларда дәрестә нәрсә өйрәнәчәкләре, яңа нәрсә беләчәкләре турында күзаллау булдыру.

Без бүгенге теманы өйрәнгәндә бу кагыйдәләр бик кирәк булачак. Без инде бу мисалларны бик күп эшләдек. Ә бүген тема буларак үзләштереп китәчәкбез .Хәзер әйдәгез слайдка күз салык һәм бирелгән рәсемнәр буенча мәсьәләләр төзеп карыйк.

Шушы слайдка карап бүгенге теманы әйтә аласызмы? Уйлап карагыз әле!

Без бүген бер үзенчәлекле гадәти булмаган эш башкарачакбыз Мин карточка күрсәтәм .Ә сез математик гамәл эшләячәксез. Дөрес җавап булырлык гамәлне табачаксыз.

(5 5) 10; (3 7) 10; (4 6) 10; (10 1) 9; (10 3) 7;

- Сезнең исегездәме? Бирем гадәти түгел иде. Мин карточканың артын әйләндерәм,ә сез укыгыз

- Сез ничек уйлыйсыз. Бүген безнең тема нинди?

Теманы дөрес әйткәнсезме, укучылар.

1) таблица белән эшләү

Әйдәгез 10 санының составын тикшереп алыйк әле. 10 нинди берурынлы саннарның суммасыннан тора икән

2) Дәреслек белән эшләү

Әйдәгез дәреслекнең 48 битен ачыйк һәм №1 язмача эшлик.

Әйтегез әле, бу мисалларда нинди охшашлык бар?

№2 кушу таблицасы ярдәмендә эшләп куейк әле.

МӘСЬӘЛӘ -уйлыйлар, чишәләр.

Балаларның җаваплары.

"10 саныннан берурынлы саннарны алу"

Укып теманы әйтәләр.

Слайд буенча мисалларны эшлиләр

Дәфтәрдә №1 не эшлиләр.

10-5

10-3

10-1

10-2

-барысы да аерма, кимүчеләре 10, киметүчеләре 1 урынлы саннар.

кушу таблицасы ярдәмендә мисалларны эшләп куялар.

СЛАЙД 12


СЛАЙД 13

СЛАЙД 14-15

СЛАЙД 16

Уку бурычын кую, аңлау, кабул итү һәм саклау.

Укытучы белән берлектә уку бурычын формалаштыру, кабул итү һәм саклау.

Динамик пауза

Эшчәнлек төрен алмаштыру


  • физкультминутка- башта слаидтан шигырьне укыйбыз, аннары хәрәкәтле җыр : "Яз килә!"

Ял итеп алалар. " Яз килә" җырын хәрәкәтләр белән биеп җырлыйлар.

СЛАЙД 17

Балалар ял иттеләр, яңадан эшли алалар.

4. Яңа материал өстендә эш.(уку материалын беренчел кабул итү, теоритик белемнәрне үзләштерү)

Яңа математик төшенчәне формалаштыру



Эш дәфтәре белән эшләү

- Эш дәфтәрләренең 92 битен ачыгыз. Игътибар белән карагыз әле. Безнең бу типтагы эшләрне башкарганыбыз бар идеме. Бу биремне эшләгәндә нинди кагыйдәгә игътибар итәбез.

Белемнәрне конкретлаштыру .Дәреслек белән эшләү

№3- мәсьәләне эшләп карыйк. Мәсьәлә ярдәмендә алган белемнәребезне конкретлаштырыйк.

- Мәсьәләдә нәрсә булырга тиеш?

- Нәрсә ул шарт?

- Нәрсә ул таләп?

Укучылар кагыйдәне тагын бер искә төшерәләр. Эшлиләр.

Шар һәм таләп

-шартта саннар бар, аларның нәрсәне белдерүләре билгеле.

- Таләп нәрсә табарга кирәк булуын күрсәтә.



Сорауларга җавап биргәндә укучыларның активлыгы; тулы җаваплар; мөстәкыйль фикер йөртү

Эзләнү һәм кирәкле мәгълүматны табу; Телдән сөйләм формасын куллану;

Дәреслек белән эшләү күнекмәсе; йөрәнгән кагыйдәләрне куллану күнекмәсе,

Нәтиҗә ясау һәм гомумиләштерү.

,"шарт", "таләп" төшенчәләрен куллану

5. Белемнәрне беренчел ныгыту (Теоритик белемнәрне математик биремнәр һәм уку мәсьәләләре чишкәндә куллану)

математик төшенчәләрне аңлау, яңа төшенчә белән биремнәр эшләү күнекмәсен формалаштыру.

2.төшенчәләрне беренчел аңлатудан соң аңлап бетерелмәгән өлешләрне ачыклау.

Слайд белән эш

-1. әйдәгез укучылар мин сезгә 10 сум акча бирәм ә сез күңелдән генә кибеткә барып үзегезгә кирәкле әйберләр сатып алыгыз. Шарты:Бары тик ике әйбер генә алырга ярый.нәкъ10 сум булсын. Артык та булмасын, ким дә булмасын.


Үзләре теләгән ике әйбер "сатып алалар."

СЛАЙД 20

Сорауларга җавап биргәндә укучыларның активлыгы; тулы җаваплар; мөстәкыйль фикер йөртү

Укучыларның телдән сөйләме

Динамик

пауза

Эшчәнлек төрен алмаштыру

Күзаллаулы-уен

Без бик тырыштык , әйдәгез ял итик. Күзләрне йомыгыз.Тирән итеп сулыш алыгыз һәм әкерен генә тыныч кына сулышны кире чыгарыгыз. Күзләрегезне ачыгыз елмаеп кояшны сәламләгез Күрәсезме күктә кояш көлә, ул сезнең бүген нинди тема өйрәнүегезне белә.һәм теманы тулысынча аңлап калырга хыяллануыгызны сизә.Ә хәзер кояшка кулларыгызны сүзыгыз..Бик нык тырышыгыз.Һәм сез кояштан якты нулрар ала алачаксыз..Кояш нурлары сезнең үз көчегезгә ышанырга ярдәм итәчәк, кыюырак булырга булышачак. Бу нурлар белән без күп нәрсәгә ирешәчәкбез!

Укучылар укытучы кушканны эшли баралар.

Балалар ял иттеләр,эшне дәвам итә алалар

6. формалашкан белем һәм күнекмәләрне мөстәкыйль, иҗади куллану

Яңа белемнәрне үзгәртелгән яңа ситуацияләрдә куллану

Парларда эшләү

- сезнең партада бер карточка ята. Сез ничек эшләячәксез?

Аңлатам: мисалларны эшлисез һәм килеп чыккан җавапларга туры килгән хәрефләрне кырыйларына язып барасыз. Нинди сүз килеп чыгар икән.

Нинди сүз килеп чыкты? Квадрат нәрсә ул?

Әйдәгез хәзер бу фигурадан йорт төзик. Нигезләрен . катларын сез төзәрсез, әмин түбәсен ябармын.

Парларның эшләренә нәтиҗә ясау.

Йорт төзү- нәтиҗә

- карточка берәү генә булгач парлап эшләячәкбез дип уйлыйм.

Мисалларны чишәләр. Сүзләрне укыйлар. Барысында да квадрат сүзе килеп чыга.

Бергәләп йорт төзибез.

Карточка

Биремнәрне үтәгәндә мөстәкыйльлелек; көчле һәм көчсез укучыларның активлыгы

Хезмәттәшлек итү сәләте,тыңлау һәм әңгәмәгә керү,уку проблемасын хәл иткәндә коллектив ка кушылу, парлап эшләгәндә фикерләшү һәм уртак фикергә килү

7.Өйрәнгәннәрне ныгыту, алда өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне дә файдалану.

Индивидуаль эш

1. укучылар сезнең алдыгызда мәсьәлә һәм аңа таблица бар. сез мәсьәләне укып таблицаны тутырыгыз.

биремне үтиләр

Индивидуаль

карточка

8. уку эшчәнлегенә контроль һәм нәтиҗә 9.Эшчәнлеккәрефлексия

Үз хезмәтеңнең нәтиҗәләренә шәхси җаваплылыкны

формалаштыру

1. Эшчәнлеккә ,шәхси уңышларга үзбәя

Укучылар парта өстендә кояш. Болыт, болыт эченнән бераз күренеп торган кояш бар.

(Уңыш юлында үзеңне бәяләү.)

Укучылар сигнал карточкалар белән эшлиләр.


СЛАЙД 21,22

Шәхси уңышларга үзбәя; эшчәнлеккә гомуми нәтиҗә

















© 2010-2022