Тәрбия сәгате: Якты һөнәр иясе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызының

"Якты һөнәр иясе " тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Максат: электр тогына аңлатма бирү, электр җиһазларын дөрес файдалана белергә өйрәтү, электр энергиясенә сакчыл караш, яктылык бүләк итүче һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү. Җиһазлар: укучылар ясаган рәсемнәр, энергетикага ясалган кисәтү, тыю билгеләре, презентация Дәрес барышы. Экранда электр җиһазлары рәсеме. -Укучылар сез ничек уйлыйсыз, электр җиһазлары ватылгач аны кем көйли? -Әти, электрик... Электр энергиясе белән эш итә белүче һөнәр ияләре-электромонтерлар. Ә алар хезмәт куя торган өлкәне -энергетика өлкәсе, диләр.
-Укучылар,ни өчен бүгенге тормышны электрдан башка күз алдына да китереп булмый? (Укучылар җавабы) Дөрес укучылар, тормышыбызда безнең ярдәмчеләребез көнкүреш электр приборы булып тора. -Сезнең өйдә нинди электр приборлары бар соң?Алар ничек эшлиләр? -Компьютер, телевизор, холодильник....... "Электр" сүзе безгә бик таныш, без аны башкача "ток" сүзе белән дә алыштырып әйтәбез. Өйдә, мәктәптә, урамда, безнең әйләнәбездә 220 вольт һәм аннан да югары көчәнешле электр җиһазлары һәм чыбыклар. Бездә бүген безне электр утлары белән тәэмин итүче абый-апалар энергетика тармагы хезмәткәрләре кунакта Алар төннәр буе дежур торып, безгә хезмәт куя .Без аларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга, электр энергиясен юкка сарыф итмәскә өйрәник, ярыймы, дусларым! Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре.(22 декабрь) Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә хәвефсез көннәр, имин төннәр, ныклы сәламәтлек телибез.Иң мөһиме -үзегезгә йөкләнгән бурычларны сез намус белән үтисез. Без класс бүлмәсендә ут , компьютерны кабызсак та һәрвакыт сезгә рәхмәтле. Һөнәрләр бик күпләр Бар да яхшы кебекләр. Иң яхшысы кайсысы? Безгә кирәк яхшысы. Кибетчеме,буяучымы? Электрик булу ярармы? Баш ватасыз аптырап Нинди һөнәр яхшырак? Бәхәсләшеп тормагыз. Бары мине тыңлагыз. Сүз җаеннан гына мин, Киңәш бирәм сезгә дим. Илгә кирәкле булу, Яхшы теләкле булу Үзе бәхет түгелме? Безгә яктылык бүләк итүче һөнәр ияләре бик кирәк. Ел саен "Челтәр компаниесе" ААҖ һәм "Мәгърифәт" газетасы 22 декабрьдә - Энергетиклар көнен билгеләп үтә. Электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде.Үзен күреп булмаса да без аның һәрдаим кирәклеген тоябыз. -Ә сез укучылар, электр энергиясенең кайдан килгәнен беләсезме? -Электр станцияләреннән. -Электор тогы безгә ничек килеп ирешә соң? -Ул безгә электрүткәргечләр яки чыбыклар аша килә. -Электр энегриясе килеп туктаган иң соңгы нокта? -Розетка -Дөрес укучылар, электрүткәргечләр буйлап безгә электр тогы агыла .Розеткага килеп җиткәнче, электр энергиясе бик озын юл үтә.Аны электр станцияләре эшләп чыгара, җир астындагы яки багана башындагы кабель линияләре аша безгә килә.Станцияләр никадәр ерак киткән саен, электр тогының көчәнеше кими.Без куллана торган розеткалардагы электр тогы бик көчсез тоелса да, ул безнең тормышыбыз өчен куркыныч. Ә хәзер без Әтнә районы электр челтәре хезмәткәренә сүз бирик. -Балалар, электр тогы сугу куркынычы Сезне урамда электр объектлары белән бәйләнешкә кергән һәр урында сагалый.Куркыныч объектлар булып торалар.(слайдларда) 1.Көчәнеш астында булган теләсә-нинди чыбык яки җиһаз. 2.Электрүткәргеч линиясенең өзелгән яки асылынган чыбыгы. 3.Фатир эчендә тузган электрүткәргечләр. 4.Төзек булмаган көнкүреш электр җиһазлары. 5.Яшен. 6.Җиргә якын сузылган кабель. 7.Урамдагы трансформаторлар. Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен Сезнең барыгызга да электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Очрамасын токлы чыбык Барасы юлыбызда. Гел якты ут янып торсын, Барасы юлыбызда. -Укучылар,электр тогының көче никадәр? -Ул телевизорны кабыза,заводларны, станокларны эшләтә, троллейбусларны йөртә...... -Ул безгә зыян китерә аламы? -Төзек булмаган розеткага яки электрүткәргечкә кагылсак безне ток суга һәм кеше тормышы белән саубуллашырга мөмкин. Ә хәзер "ярый" яки " ярамый" уены уйнап алыйк.(яраса куллар чәбәкләнә, ярамаса аяклар тыпырдый) Өзелеп җирдә яткан электрүткәргечләр яки чыбыклар янына 8-10 метрдан да якынрак килергә ........(ярамый.) Электр җиһазларын зурлардан башка кабызырга .......(ярамый) Чыбыклар астында уйнарга, аларга нәрсә булса да ыргытып эләргә ........(ярамый) Мультфильм карарга .....(ярый) Линияләр янында кәгазь "елан" очыртырга ....(ярамый) Трансформаторлар янында уйнарга... (ярамый) Токка тоташтырган үтүкне бастырып кына тотарга ...( ярый) Электр баганалары астында зурлар белән бергә бәйрәм салютлары атырга ...(ярамый) Өйдәге электрприборларын үзлектән , өлкәннәрдән башка төзәтергә ...( ярамый) Электр энергиясен сакларга .......(ярый) Димәк, сез электр тогы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердегез бераз ял да иттегез Әле укучылар, тагын электрүткәргеч линияләре янында агачларны селкетеп уйнарга ярамый. Яңгыр яугач, агач юешләнә. Чи агач электр тогы үткәргече булып хезмәт итә.Тагын ниндидер сәбәп белән подстанция капкасы ачык булса , аның территориясенә керергә ярамый.Биредәге җиһазлар 35 мең вольт һәм аннан да югарырак көчәнеш астында тора.Электрүткәргеч линияләре, трансформатор подстанцияләре янында коры үлән, салам һәм чүп-чарлар яндырырга ярамый. Бу кагыйдәләрне үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.Алар безнең тормышыбыз өчен бик куркыныч. Мин дә әтием кебек Электрик булырга уйлыйм. Шуның өчен һәрвакыт Белем алырга кирәк! Димәк, безгә яктылык бүләк итүче абый-апалар да ниди авыр хезмәт башкаралар.Җәй көннәрендә көчле җил-давыллар чыгып электр линияләрен өзелә, трансформаторлар яна, өйләребездә ут булмый.Яшеннәр була.Энергетика тармагында эшләүчеләр яңгыр, кар-буран дип тормыйлар һәрвакыт эштә, безгә ярдәмгә ашыгалар.Беребезнең дә шәм яктысында утырасы килми бит.Тизрәк лампочка янганын көтәбез һәм "ура" ут булды дип куанабыз.Ут булса телевизор карыйбыз.Ләкин берәр кая чыгып кисәк телевизорны электр челтәреннән алмыйбыз.Без дөрес эшлибезме соң? (Укучылар фикере) Нәтиҗә, йоклар алдыннан яки өйдән чыгып киткәндә без электр приборларын электр челтәреннән алырга тиеш. -Электр приборларын озак вакытка күзәтүсез, эшләтеп калдырмагыз. -Берничә электр приборын бер розеткага ялгамагыз.Электр чыбыгының көчәнеше җитмәү янгын чыгуның сәбәбе булырга мөмкин. -Электр чыбыкларын бары электриклар гына үткәрә ала. Укучылар электр уты сүнеп торуның нинди файдасын әйтә аласыз. -Утка азрак акча түлибез, әти телевизорны азрак карый.... -Ә электр уты сүнүнең нинди зыяны бар дип уйлыйсыз? - Электр тогы булмаса ....... Җаваплар тыңланыла. Дөрес укучылар, без сезнең белән электр энергиясен сакларга, кирәксә, кирәкмәсә лампочкаларны яндырып куймаска, электр куркынычсызлыгы хакында белемнәребезне һәрдаим ныгытып торырга тиеш.Әле алдагы сыйныфларда без сезнең белән ни өчен металлар электр тогын яхшы үткәрәләр, нәрсә ул җиргә тоташтыру дигән төшенчәләрне өйрәнербез. Бәлкем әле киләчәктә сездән менә дигән энергетиклар чыгар дип өметләник. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

© 2010-2022