Конспект урока по татарскому языку на тему Я живу в деревне

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Предмет : Әдәби уку

Класс: 2

Тема: Мин авылда яшим.

Дәрес тибы: Диалогик, монологик сөйләм.

Дәрес максатлары:

1.Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-авыл табигате турында сөйли белү;

-җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү; -бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

- тыңлаган, укыган текстны аңлап, биремнәрне эшли белү;

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, арлаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

атар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

2. Укучыларга җиткерелә торган белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-авыл табигате турында сөйли белү;

-җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү; -бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова, "Күңелле татар теле"

дәреслеге (113-114 битләр), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру; 2)дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II.Өй эшен тикшерү. III.Актуальләштерү. (1 нче слайд) 1.а) Слайдлар аша темага караган сүзләрне искә төшерү; (рәсемнәр чыга) авыл, шәһәр, урман, чаңгы, чана, җиләк, шуа, уйный. б) Сүзтезмәләрне кабатлау. Тәрҗемә итү. Маленькая деревня, большой город, мои сани, твои лыжи, красивый лес, вкусная ягода, летом весело, зимой хорошо. 2.Сүзләрнең дөрес әйтелешен искә төшерү. Аудоязмадан тыңлау һәм кабатлау. (113бит, 1 нче күнегү) Авыл, яратам, янында, җиләккә,коенабыз, чаңгы.

IV.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. 1.-Укучылар, бүген бездә кунак бар. Ул - Самат. Әйдәгез Саматны тыңлыйбыз. (2 нче слайд. Авыл күренеше һәм малай рәсеме чыга. Язмадан аның сөләмен тыңлыйбыз.)

Минем исемем Самат. Мин авылда яшим. Авылны бик яратам. Авыл янында урман бар. Без кыш көне чаңгы,чана шуабыз, хоккей уйныйбыз.Җәй көне җиләккә барабыз, су коенабыз, балык тотабыз. Авылда бик күңелле , рәхәт.

2.-Укучылар, сез Саматны аңладыгызмы? ( Укучылардан нәрсә аңлауларын сорау.) 3.-Ә хәзер дәреслекләрегезне ачыгыз. (113бит) Текстны укыйбыз. (Берничә укучыдан текстны укыту). V.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1.-Укучылар, тексттан бу предметлар турында җөмләләрне табыгыз (Найдите в тексте предложения о данных предметах. 113бит, 3 нче күнегү буенча эш.)

2.Ял минуты. "Күрсәт әле , үскәнем" уены. - Ә хәзер , укучылар, ял итеп алыйк. "Күрсәт әле , үскәнем" уенын уйныйбыз. ( Укытучы сорауларына укучылар җавап бирәләр һәм хәрәкәтләр белән дә күрсәтәләр.)

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек су коенабыз?

-Менә шулай, менә шулай,шулай су коенабыз. -Күрсәт әле, үскәнем, ничек балык татабыз? -Менә шулай, менә шулай, шулай балык тотабыз. -Күрсәт әле, үскәнем, ничек җиләк җыябыз?

-Менә шулай, менә шулай,шулай җиләк җыябыз. -Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаңгы шуабыз?

-Менә шулай, менә шулай,шулай чаңгы шуабыз -Күрсәт әле, үскәнем, ничек хоккей уйныйбыз?

-Менә шулай, менә шулай,шулай хоккей уйныйбыз. 3.- Утырыгыз. Эшне дәвам итәбез.( 3 нче слайд. Диалогка төшеп калган репликаларны кую эше. Вместо многоточий вставь пропущенные реплики.)

- Саша, син кайда яшисең?

- ... .

- Мин дә Татарстанда яшим.

- ... ?

- Авылда түгел, шәһәрдә яшим.

- ... ? - Алабугада.

4.Ситуатив күнегүләр өстендә эш. -Сообщи о том, что ты живёшь в Елабуге (в деревне, в городе) - Спроси у друга, ловит ли он летом рыбу? (купается ли, собирает ли ягоды, катается ли он зимой на лыжах, санках.)

VI.Яңа белемнәрне ныгыту.

1. Укучы- укучы диалогы. ( Бер укучы Самат булып уйный. Допустим, один из вас Самат и живет в деревне, а другой живет в городе . Какой разговор произойдет между вами? )

-Сәлам, Самат. Мин- Дима.

-Сәлам, Дима. Мин авылда яшим, ә син кайда яшисең?

-Мин шәһәрдә яшим.

- Ә син нинди шәһәрдә яшисең? - Мин Алабугада яшим. -Алабуга матур шәһәрме? -Әйе, Алабуга бик матур, борынгы шәһәр.

2. -Укучылар, ә кем Саматка Алабуга турында сөйли? (1-2 укучыдан Алабуга шәһәре турында сөйләтү.)

VII. .Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

113 бит, 2 нче күнегү. Сөйләргә


© 2010-2022