“Янгын сүндерүче булмасаң да. .. ”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хөрмәтле укытучылар! Эссе һәм матур җәйләр тагын җитә. Безнең укучыларыбызның күбесе авылда, әби-бабайларда кунакта ял итә. Ут-күз белән сак була күрсеннәр алар, зинһар! Ямьле җәйләрнең ямен җибәрердәй күңелсез хәлләргә сәбәпче булмасыннар. Бүген сезнең игътибарга тәкъдим ителәчәк сыйныф сәгате, янгын дигән күңелсез хәлләрнең афәтен тулысынча күз алдына китерергә, аны булдырмау чараларын күрергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Тема: "Янгын сүндерүче булмасаң да..." Максат: Янгын чыгу очракларының сәбәпләрен аңлату; ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне өйрәтү; үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү. Җиһазлау: Укучыларның рәсемнәре, "Кошкин дом" (С.Маршак) әкиятенә иллюстрацияләр, компьютер, мультимедиа, интерактив такта.

Класс сәгатенең барышы.

  • Оештыру моменты. Уңай психологик халәт булдыру.

  • Кереш өлеш.

  • Балалар, "ут" сүзе кешеләргә бик борынгы заманнардан билгеле. Нәрсә ул ут? Ут сүзен ничек аңлыйсыз? (Ут - бик дәһшәтле сүз. Ут белән саксыз эш итү аркасында күпме мәһабәт биналар, матур-матур йортлар юкка чыга, якын кешеләрбезнең гомере өзелә. Кич белән безгә гәзит-журнал, китап уку, дәрес хәзерләү өчен ут кирәк. )

  • Ә кем әйтә - ут кешегә дусмы, әллә дошманмы? (1 слайд) Әйдәгез, укучылар, хәзер шул турыда сөйләшеп үтик. (Җаваплар тыңлана)

  • Укытучы аңлатмасы. Әйе, саклана белсәң, ут белән сак эш итсәң - ут дус ул. Кеше элек-электән утка табынган. Безнең борынгы бабаларыбыз ерткыч хайваннардан саклану өчен ут якканнар. Шулай ук үзләренең тамакларын туйдыру өчен учакта ризык әзерләгәннәр; корал ясаганнар. Элек, ут булмаганда, әби-бабаларыбыз пыскып торган ут яктысында гына китап укыганнар, язу язганнар. Бу бик уңайсыз булган. Ут кирәк! Дөньяда ут бетсә, тирә-як дөм караңгы булачак бит. Аның ярдәмендә бик күп файдалы эшләр башкарабыз. Көндәлек тормышта, производствода. Бер-беребезгә игътибарлы булсак, утка сак карасак - ул безнең дустыбыз булып калачак. Безнең балалар аны дус буларак якларга әзер. Әйдәгез сүзне аларга бирик. (2 слайд)
1 укучы (Тимерче киемендә): Тимерче булыйк, дуслар, Кыздырып сугыйк, дуслар. Очкын чәчеп, шап та шоп, Дәү чүкечне уйнатып, Тимер ята сандалда, Учагында яна ут. 2 укучы: Җир астында комбайн Күмер кисә көн саен. Гөрләсеннәр заводлар, Күмер яксын халыклар.
3 укучы: Җылы булса һәр өйдә, Рәхмәт әйтерләр безгә.
4 укучы: Мин - паровозда машинист, Паровозда кочегар. Бөрки-бөрки парларын, Төтеннәрен туздырып, Паровоз китә узып, Юллар кала сызгырып.
5 укучы: Әни пәрәмәч пешерә, Вак итеп, тәмле итеп: Без табында чәй эчәбез Бергәләп тәмле итеп.
  • Ә хәзер утның зыянлы ягы турында сөйләшик. (Җаваплар)
  • Укытучы аңлатмасы. Әйе, игътибарсыз булсаң, ут дошманга да әверелеп куя. Юкка гына "Карак керсә, өйдә әйбер кала, ә үт керсә, берни дә калмый" яисә "бурдан кала, уттан калмый" дип әйтмәгәннәрдер шул. Бүгенге көндә тормышны утсыз, газсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Зур-зур самолетлар күктә оча, теплоходлар суда йөзә, коштай тиз һәм җитез булып поездлар чаба. Өйләрдә җылы, рәхәт. Ә менә шул рәхәтне бары бер бөртек шырпы, очкын юк итә бит. Сүндерергә онытылган газ, үтүкләр, сабый балаларның шырпы белән уйнаулары матур өйләрне коточкыч зур учакка төрә дә куя. Озакламый өй урынында кара күмерләр генә кала. Димәк, ут белән саксыз кылансың - кара күмер, күз яшьләре... (3 слайд)
1 укучы: Җәйге кызу көндә дүрт-биш малай Җыелдылар урман куенына. Җиләк җыеп, яшел чатыр корып, Уйнадылар көне буена. 2 укучы: Ял иттеләр кичен, бергәләшеп, Учак җылысына кызынып. Ай карады күктән, ал тасмадай, Ялкын телләренә кызыгып. 3 укучы: Һәм киттеләр кайтып, җырлый-җырлый, Җиргә чыклар төшкән бер чакта. Утлы күмер калды, җем-җем итеп, Йокымсырап яткан учакта. 4 укучы: Алар китте. Шаян җилләр килеп Күмерләрдән очкын уйнатты. Шул очкыннан ялкын-тасма ясап, Чәер каерыга ут атты... 5 укучы: Гөлт кабынды чәер, бии-бии, Котырынып ялкын дөрләде, Болгый-болгый утлы койрыкларын Ябалдышлар булып үрләде. 6 укучы: Ажгырынып утлы елан кебек Бөтерелде ялкын, уралды... Гөрләп торган яшел гүзәллектән Кара көйгән моңсу җир калды... (Р.Вәлиева "Уйнадылар")
- Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бүген С.Маршакның "Кошкин дом" әкиятеннән өзек әзерләдем. (4 слайд)

"Тили-бом! Тили-бом!
Загорелся кошкин дом.
Загорелся кошкин дом,

Идет дым столбом! Кошка выскочила!

Глаза выпучила!

Бежит курочка с ведром
Заливать кошкин дом.

Ә хәзер менә бу иллюстрациягә карагыз. Сез анда нәрсә күрәсез?

- Нинди хәл килеп чыккан ?

- Мәче йорты нәрсәдән янып киткән?

- Йорт янып киткәч, мәче нәрсә эшли!

- Ник йөгереп чыга ул?

- Әгәр ул өй эчендә калса нәрсә булыр иде ?

- Мәчегә булышыр өчен кем йөгереп килә ?


  • Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, янгын нәрсәдән чыга соң ул? Сәбәпләрен әйтеп карыйк әле.
(Битарафлык, ваемсызлык, игътибарсызлык, урмандагы учак, төшеп калган тәмәке төпчеге, кызык итеп шырпы белән уйнаучы балалар, электр приборларын сүндермичә кадыру, кече яшьтән үк ут белән эш итәргә өйрәнмәү һ.б.)


  • Төп өлеш.

- Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә кирәк? - кычкырып, өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга - янгын чыккан бүлмәдә ишек-тәрәзәләрне ачмаска; - борынны һәм авызны юеш чүпрәк белән капларга; - бүлмә төтенләнгән булса, стена яныннан чүгәләп яисә шуышып хәрәкәт итәргә; - янгын кечкенә булса, аны су сибеп яки одеял белән каплап сүндереп була; - токка тоташтырылган электр приборларын су белән сүндерергә ярамый; - почмакларга, шкаф эченә, карават астына яшеренергә ярамый, ут кына түгел, төтен дә куркыныч; - "01" телефоны буенча янгын сүндерүчеләрне ярдәмгә чакырырга; (5 слайд)
  • Укытучы. Әле бит утның тагын бер туганы бар. Ул да кешеләргә бик күп зыян сала. Кем ул? Әйдәгез аны белү өчен табышмакның җавабын эзлик. (6 слайд)

Уттан чыгам,

Дулап агуландырам. (Төтен)

  • Әйе, дөрес. Бу төтен. Ул уттан хәтәррәк. Әгәр аны берничә мәртәбә суласаң, баш әйләнергә мөмкин. Төтеннән саклану өчен идәнгә ятарга, шуышып бүлмәдән чыгарга кирәк. Чөнки төтен өскә күтәрелә. Шкаф эченә, карават астына кереп кенә төтеннән котылып булмый. Ә янгын сүндерүчеләр төтен эченнән кешене таба алмаячаклар.


  • Укытучы. Ут төшенчәсе белән бәйле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? Әйдәгез хәзер "Мин башлыйм, син әйтеп бетер" уены уйнап алыйк әле
Җаваплар: "Ут белән су - телсез яу", "Янгын үткәч насос кирәкми", "Ут белән шаярма, су белән дусланма, җилгә ышанма", "Ут төшкән җирен көйдерә", "Ут чыкканда су булмый", "Ут чыкканда җил астына калма", "Ут чыккач кое казырга тотынмыйлар", "Утны бәләкәй чагында сүндерәләр", "Утны күз яше белән сүндерә алмассың - су кирәк", "Утны очкын чагында бас", "Утның тезгене юк", "Утның уены булмас", "Уттан калмый, бурдан кала", "Янгын сүндерегә чиста су эзләмиләр", "Янгынны сүндергәнче булдырмау яхшырак".

"Табышмаклар" конкурсы. Кечкенә генә йорт, Анда ике дистә кеше яши. (Шырпы)
Яна-яна, дулый-дулый, Бик тиз һәр нәрсәне җимерә. (Янгын)
Янгыннарны сүндерәм, Кешеләргә булышам. (Сүндергеч) Кып-кызыл үзе, Ялтырый күзе. Ай-яй ул җитез, Ялмап йота тиз. (Ут)
Кайдадыр ут чыгуын хәбәр итсәләр, Чабам юлларда ашыгып. Теләсә нинди янгынны Көчле кешеләр белән бергә сүндерәм. (Янгын машинасы)
Өе дә пыяла, Тәрәзәсе дә пыяла. (Лампа)
Ш.Галиевның "Утсыз төтен булмый" шигырен сәхнәләштерү.
Алып баручы: Карагызчы, карагыз, Паровоз бит, паровоз, Урам буенча бара, Паф-поф төтен чыгара! Балалар: Йөгерешеп барабыз, Чак-чак танып алабыз - Күк төтенгә уралган, Рәмил килә урамнан. Һөнәре арткан икән - Тәмәке капкан икән. Туктады да мактана: Рәмил: Күр, ничек эчкә алам, Авыздан да чыгарам, Борыннан да чыгарам, Колактан да чыгарам! Алып баручы: Шунда урам башыннан Чыкты кызыл машина. Димәк, кайдадыр янгын, Ашыгалар янгынга... Ә машина туктады Җиткәч Рәмил янына. Янгынчылар кай ара Машинадан сикерә, Җиз көпшәдән чарт та чорт Төтенгә су сиптерә. Вәсим әйтеп тә карый: Вәсим: Ул - Рәмил, - ди, - янмый! - ди. Янгынчы аңа яный: Янгынчы: Утсыз төтен булмый! - ди. - Нишлисең, - ди, - беләбез, Соңга калгач соң була, Башта ук сүндерәбез! Алып баручы: Янгынчылар тикмәгә Күзәтми икән көн-төн. Шуннан бирле Рәмилдән Чыкмый башлады төтен!
  • Укытучы. Әйе, янгын белән көрәшкә кыю, батыр кешеләр - янгын сүндерүчеләр ашыга. Ут белән көрәшеп, төтен эченнән кеше коткарып, алар хәтта үзләренең тормышларын да кызганмыйлар, купкыныч астына куялар. (Балалар янгын сүндерүче рәсемен җыялар.) (7 слайд)

  • Практик өлеш. 1) Эстафета "Яшь янгын сүндерүчеләр"
  • Хәзер без безнең укучыларыбызның ни кадәр җитез, тапкыр, өлгер икәнлекләрен тикшереп карарбыз.
1 уен. "Янгын сүндерүчеләр" дигән уен-эстафета үткәрелә. Балалар ике командага бүленә. Һәр команда алдында су тутырылган зур чиләк тора. Балалардан билгеле бер ераклыкта урындык, урындык өстенә чиләк куела. Чиләктәге суны урындыкта торган чиләккә стакан белән ташырга кирәк. Кайсы команда чиләктәге суны урындык өстендәге чиләккә беренче ташып бетерә, ул җиңүче була. Шул командага "Мәктәпнең иң яхшы янгын командасы" дигән медаль бирелә. 2 уен. "Кем беренче?". Вакытка бауны сүтү һәм кире чорнау. 3 уен. "кем җитез?" Шуышып "төтен белән тулган" бүлмәдән чыгу.
2) Телефон шалтырый. - Укытучы. Кемнең телефоны шалтырый? К.И.Чуковскийның "Телефон" шигырен искә төшерегез әле, бу шигырь нәрсә турында? Сезнең арагызда да шаярып кына, бер генә тапкыр булса да телефоннан янгын сүндерү идарәсенә, я булмаса башка җиргә шалтыратканы бармы? Ни өчен мондый адым ясарга ярамый? (Бер файдасызга бензин бетерү; шул вакытта чынлап янгын булса, янгын сүндерүчеләр ялган хәбәр юлында калырга мөмкин)
  • Йомгаклау. (8 слайд)
Саклана белсәң, ут - дус ул, игътибарсыз булсаң дошманга да әверелә. Беренчесен сайлыйк. 30 апрель - Янгын сүндерүчеләр көне. Алар көне-төне кешеләрне коткару өчен көрәш алып баралар. Ә аларның бу авыр хезмәтләрен без ничек җиңеләйтә алабыз соң? (Ут белән сак булу, аннан дөрес файдалану, шырпы белән уйнамау, игътибарлы булу, кагыйдәләрне үтәү һ.б.) (Хор белән җыр башкару) Янгын чыгу - куркыныч хәл, Шуңа без бик сак булыйк. Мәктәптәге апаларның Сүзләрен һәрчак тыңлыйк. Шырпы белән уйнамыйк без, Утка якын бармыйк без. Әтиләрне-әниләрне Хәсрәткә салмыйк без. Өлкәннәр борчылмасыннар, Кайгы-хәсрәт килмәсен. Кызыл әтәч беркайчан да Безнең янга килмәсен.
  • Өй эше.
Җырдагы кызыл әтәчне ничек күз алдына китерәсез? Рәсемен ясарга.


© 2010-2022