Сценарий праздника Новогодний утренник

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яна ел бэйрэме

Музыка уйнаганда балалар залга керэ.

Жыр «Бэйрэм буген».

Кутэренке кунелле, бар да келэч, шат буген.

Куктэ кояш елмая, яшерэ алмый шатлыгын.

Бэйрэм, бэйрэм буген,бэйрэм буген!

Кар бертеклэре оча, жырлап бэйрэм кэенэ.

Бэйрэм буген дип гуя, чыршылар да сэенэ.

Жырлыйсы килеп кенэ тора буген минем дэ

Кэтеп алган бэйрэме буген хэммэбезнен дэ.

Алып баручы:

Бар кунеллелек бетен деньяда, бар бер ямь буген,

Нэрсэдэн бу?- Мин белэм: бэйрэм буген, бэйрэм буген!

Хэрмэтле энилэр, этилэр, апалар, сенеллэр хэм балалар! Буген без сезнен белэн дэньядагы ин матур бэйрэмнэрнен берсенэ жыелдык - Яна ел бэйрэменэ! Сезне барыгызныда Яна ел бэйрэме белэн тэбрик итэбез! Сезгэ корычтай нык сэламэтлек, бэхет, ризык, гаилэ тынычлыгы, иминлек, эшегездэ зур унышларга ирешуегезне телибез. Балаларнын игелеген куреп яшэргэ ходай насыйп итсен.

Яна еллар безгэ барыбызга да яна шатлыклар алып килсен иде!

Сезнен килуегезгэ без бик шат, рэхмэт сезгэ.Бэйрэмебезне ачык итеп белдерэм.

1 укучы:

Жирнен бэтен тэше нурлы,

Илемнен куге якты.

Жырлап - биеп каршылаган

Яна ел таны атты.

Жырлыйбыз да биибез-

Зурлыйбыз Яна елны.

Яна елда яна утлар

Яктыртсын яна юлны.

Алып баручы:

Буген безнен бэйрэмгэ кунак килгэн. (курсэтэ) Карагыз эле, нинди матур бизэлгэн! Лэкин, никтер, чыршыбызнын утлары янмый. Эйдэгез эле, бергэлэшеп чыршыбызнын утларын кабызыйк!

Бергэ:

Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларынны балкыт син!

(Утлар кабына, кул чабалар)

Бергэ:

Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып кеттек ел буе.

Син тагын да матур булып

Бизэлгэнсен бу юлы.

Энже карлар явып утте

Синен ылысларына.

Куп булэклэр китерепсен

Син нэни дусларына.

2 укучы:

Яшел чыршы, басып торчы

Эйнен турендэ.

Килдек бергэ без биергэ

Синен тирэнэ.

3 укучы:

Жырлап -уйнап узган чакта

Яныннан дуслар.

Торсын шаулап хэр ботакта

Уткен ылыслар.

4 укучы:

Янсын эйдэ шэмдэллэрдэ

Бизэкле шэмнэр.

Уйнап - кэлеп, шау -гэр килеп

Утсен бэйрэмнэр.

(Балалар чыршы тирэсендэ жыр жырлыйлар « В лесу родилась елочка…»)

В лесу родилась елочка,

В лесу она росла,

Зимой и летом стройная, зеленая была.

Метель ей пела песенку:

"Спи, елочка, бай-бай!"

Мороз снежком укутывал:

"Смотри, не замерзай!"

Трусишка зайка серенький

Под елочкой скакал.

Порою волк, сердитый волк, рысцою пробегал.

И вот она, нарядная,

На праздник к нам пришла,

И много, много радости детишкам принесла.

Алып баручы:

Балалар, безнен бэйрэмгэ тагын бер кунак килергэ тиеш. Я, кем сон ул, белэсезме?

Балалар: Кыш бабай.

Алып баручы:

Эйдэгез, чакырып карыйк узен.

-Ау, ау, ау!!!

(Тавыш ишетелэ)

-Мин монда, килэм, килэм.

(Убырлы карчык керэ.)

Убырлы карчык:

-Исэнмесез усал малайлар, тэртипсез кызлар, икелегэ укучылар! Мин сезгэ бик ирегеп килдем! Сез бит бик начар нэрсэлэр, шулаймы?

Алып баручы:

Юк, юк, син ялгышасын, без бик яхшы малайлар, кызлар. Без инде укый да, яза да белэбез. Безнен арада начар балалар юк.

Убырлы карчык:

Юкмы? Булса мин аларны узем белэн карурманга алып китэр идем. Я, кайсыгыз бара минем белэн?

Алып баручы:

Балалар, бу сон Кыш бабаймы икэн? (Юк)

Убырлы карчык:

Мин Кыш бабай. Менэ таягым, менэ сакалым.

Алып баручы:

Эйдэгез без моны сынап карыйк. Табышмаклар эйтеп карыйк. Жавапларын таба алырмы икэн?

1 табышмак:

Ишектэн керде, тургэ менеп китте. (суык)

Убырлы карчык:

Бу мин инде!

2 табышмак:

Ак кына, вак кына, ак мамык сымак кына.

Югала, юк була, учта тотсан аз гына. (кар бертеге)

Убырлы карчык:

Мин инде, мин.

3 табышмак:

Утта янмый, суда батмый. (боз)

Убырлы карчык:

Мин инде, мин.

Балалар: Белмэден, ул боз була. Син Кыш бабай тугел.

Убырлы карчык: Юк, мин Кыш бабай!

Алып баручы:

Я, Кыш бабай, эле берне биеп тэ кара инде!

(Балалар да бии. Убырлыны биетэлэр. Убырлы бии, сакалы тэшэ, чапаны салына. Егыла)

Алып баручы:

Бу кем сон ,балалар? (Убырлы карчык)

Убырлы карчык:

Кыш бабай сезнен бэйрэмгэ килэ алмас. Мин анын юлларын себеркем белэн себердем. Карлар эйдем, юлдан адаштырдым. (Чыга)

Алып баручы:

Эйдэгез, балалар, Кыш бабабызны чакырыйк. Бэлки юлны безгэ таба алмыйдыр.

Бергэ:

Суык бабай, кил безгэ яна ел бэйрэменэ.

Чыршы эйлэнэсендэ жыр жырлап эйлэнергэ.

Ефэк кушак билендэ, кэмеш балтан кулында.

Зифа буйлы бер чыршы усеп тора юлында.

Балтан белэн чыршыны чабып аудар чанана.

Ул киенеп, ясанып килсен безнен арага.

Уенчыклар, булэклэр безгэ тагын алып кил.

Сонга калма, бабакай. Атлап тугел, чабып кил. А-ууу! А-ууу!А-ууу!

Кыш бабай: (Керэ Кар кызы белэн)

А-ууу! Без монда. Сезнен бакчаны бик озак эзлэдек.Сезнен тавышны ишетеп килдек. Исэнмесез, балалар! Исэнмесез, апалар! Сезне Яна ел белэн котлыйбыз! Сезгэ исэнлек-саулык, шатлык, бэхет телибез.

Бергэ:

Рэхмэт, Кыш бабай яхшы сузенэ.

Кайларда булдын сэйлэп бир безгэ.

Кыш бабай:

Мин сезгэ ерак жирлэрдэн килдем, тайгалар аша уттем. Боз дингезен ерып чыктым. Кырлар, урманнар аша уттем. Мин сезгэ кар кызымны да алып килдем.

Кар кызы:

Кар- буранда тудым мин, кар билэудэ устем мин.

Кар билэулэрдэ устем мин, кар сулары эчтем мин.

Карлы -бозлы кулмэгем, капрон челтэр итэгем.

Ап- ак, ап-ак кар чэчэклэр сезгэ булэк итэрмен.

Мин уйныймын, биимен буран уйнап торганда

Биеп аргач, ял итэмен чыршы ускэн урманда.

Мин салкыннан курыкмыйм, мин кар - буран яратам

Бизэп йэрим бар дэньяны, кар бэртеге таратам.

Кыш кэне мин кар чэчэк, язга чыккач ал чэчэк.

Сезне чын - чын кунелдэн котлыйм Яна ел белэн!

Кызлар «Кар бэртеклэре» биюен биилэр

Алып баручы:

Кыш бабай, син бик арыгансындыр инде. Бераз ял ит, Э без сина жырыбызны жырлап алыйк.

5 укучы:

Эй Кыш бабй, Кыш бабай, хуш килэсен, уз бире.

Шатланышып жыр белэн каршылыйбыз без сине.

Жыр «Кыш бабай, исэн - сау килденме?»

Кыш бабай,Кыш бабай, исэн - сау килденме?

Син бездэ Яна ел икэнен белденме?

Кушымта: Яна ел сина да сэенеч китерсен

Тагын бер ел уткэч, янадан килерсен.

Белденме син безнен сагынып кеткэнне?

Узен дэ кэттенме Яна ел житкэнне?

Без кэттек бик куптэн Яна ел килэ дип.

Сина дип сэйлэргэ шигырьлэр эйрэндек.

Кулга- кул тотышып ясыйк та тугэрэк

Эйдэ кил, Кыш бабай, эйлэник бергэлэп.

Алып баручы:

Кыш бабай, без сина матур - матур шигырьлэр эзерлэдек.

6 укучы:

Бэтен дэнья ап - ак булып кар яуганда, Ишек алды, урам, тубэ агарганда.

Ап-ак булып кайтып килэ безнен бабай, безгэ тэрле-тэрле уенчыклар алган да.

7 укучы:

Тэрэзэгэ куз салдым тордым да буген иртэн.

Кургэч аптырап калдым: жирне кем ап - ак иткэн?

8укучы:

Бэтен жирдэ ак юрган. Белдем, белдем кар яуган.

Эй шэп булган, шэп булган,-без шуарбыз таулардан.

9 укучы:

Салкын, саф хава, йомшак кар ява.

Урамга чыксан, битлэр кызара.

Кар бэртеклэре эстенэ куна, узлэре матур хэм салкын була.

Алып баручы: Эле жырыбызны жырлап алыйк.

Жыр «Хоровод»

Хоровод, хоровод...

Пляшет маленький народ.

Танцевать у нашей елки

Мы готовы целый год!

Красота, красота...

Наша елочка густа.

Не достанешь до макушки.

Вот какая высота!

Под кустом, под кустом

Кто-то с рыженьким хвостом

Это хитрая лисичка,

Под кусточком лисий дом.

Снег идет, снег идет...

Здравствуй, здравствуй, Новый год!

До чего ж у нас веселый

Возле елки хоровод!

Хоровод, хоровод...

Пляшет маленький народ.

Танцевать у нашей елки

Мы готовы целый год!

10 укучы:

Матур бэйрэм жырыбыз янгырагач еракка

Кыш бабабыз ишетеп, килгэн безгэ кунакка.

11 укучы:

Жилкэсенэ капчык асып Кыш бабай килеп керде.

Тэрле кызык сузлэр эйтеп булэк элэшеп йэрде.

12 укучы:

Аннан Кыш бабай тыпырдап бик шэп бии башлады.

Биемэскэ аягында безнен апа башмагы.

Алып баручы: Я, Кыш бабай, бераз ял иттенме? Берэрне биептэме алабыз?

Бию «Полька»

13 укучы:

Нинди матур бу бэйрэм! Куктэ балкый кэмеш ай.

Э чыршыбыз нинди бай! Нинди эйбэт Кыш бабай!

14 укучы:

Кар бэртеге, кун кулга., бераз ял ит син шунда.

Бер карасам гел боз син, бер карасам, йолдыз син.

Искитэрлек матур син.

Алып баручы:

Э хэзер балалар башкаруында «Яна ел» жырын тынлагыз.(Минхажева)

Без яна елга килдек, чыршыга шарлар элдек.

Айлар, йолдызлар тактык, кэмеш тасмалар тарттык.

Аннан килде Кыш бабай, безгэ булэклэр алып.

Сокланып торды карап, чыршыбызга тан калып.

Кунелле булды безгэ, уйнап туймадык бер дэ.

Эй жырладык,эй кэлдек: «Сау мы Яна ел!»-дидек.

15 укучы:

Буген бездэ зур бэйрэм,

Буген Яна ел килэ.

Безнен кунеллэр жырга

Хэм биюгэ жилкенэ.

Бераз гына монсу да

Ник икэнен мин белэм.

Хушлашабыз ченки без

Буген иске ел белэн.

16 укучы:

Каршылыйк, дуслар, бергэлэп

Яна ел килэ безгэ.

Энэ купме кунак килгэн

Эйлэнэ - тирэбезгэ.

17 укучы:

Йолдызлар тэшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белэн Кар кызы

Килгэн безне котларга.

18 укучы:

Карлар ябалак - ябалак,

Кэннэр, тэннэр яна, ак.

Бу Яна ел ин яна ел

Барсыннан да янарак.

Малайлар биюе

Кыш бабай килгэч булачак

Котлаулар да, булэк тэ.

Яна елда чынга ашар

Безнен бэтен телэк тэ.

Яна елнын бэхетле ел

Буласын без белэбез.

Шуна курэ бергэлэшеп

Яна елга керэбез.

Жыр «Бер яшькэ устем»

Кэн салкын тышта, уйный кар - буран.

Ак тэскэ керде, бизэлде урам.

Кушымта: Ямьле кыш бабай, килден син безгэ.

Кунак булырсын, кер эебезгэ.

Тагын ямьлерэк итэргэ илне

Иске ел утеп, Яна ел килде.

Кыш бабай буген син мине макта.

Бер яшькэ устем син килгэн чакта.

19 укучы:

Яна елны каршылыйбыз

Шатлыклы жырлар белэн.

Матур булып балкып торган

Кызыл йолдызлар белэн.

20 укучы:

Чыршыдагы жем-жем утлар

Сунэлэр дэ яналар.

Без жырлыйбыз, шатланабыз

Без бэхетле балалар.

21 укучы:

Ёлочка-ёлка, зеленая иголка,

С гирляндами, хлопушками,

С шарами и игрушками,

С нарядными подарками

Зажгись огнями яркими!

Бию «Танец маленьких утят»

Кыш бабай:

Балалар, безгэ китэргэ кирэк инде, безне башка укучылар да кэтэлэр. Тырышып укыгыз, апаларны, абыйларны тынлагыз. Килэсе Яна елларга кадэр сау булыгыз! (Чыгалар)

Бергэ:

Эй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнен белэн дус бабай.

Сагынырбыз бер елдан сон

Тагын да кил, Кыш бабай!

Хуш, бабай,хуш, бабай. «Вальс» биилэр

Алып баручы:

Бэйрэмебез ахырына якынлашты. Сезне тагын бер кат Яна ел бэйрэме белэн котлыйбыз.Яна 2015 ел хэрберебезгэ яна шатлыклар, яна бэхетлэр алып килсен.

1.Яшел чыршы, басып торчы эйнен турендэ.

Килдек бергэ без биергэ синен тирэнэ.

2.Ямьле Кыш бабай килден син безгэ.

Кунак булырсын- кер эебезгэ.

3.Янсын эйдэ шэмдэллэрдэ бизэкле шэмнэр.

Уйнап - кэлеп, шау -гэр килеп утсен бэйрэмнэр.

4.Яшел чыршынын очына йолдыз куелган

Яна елны каршыларга дуслар жыелган.

5.Тэрэзэгэ куз салдым тордым да буген иртэн.

Кургэч аптырап калдым: жирне кем ап - ак иткэн?

6. Бэтен жирдэ ак юрган. Белдем, белдем кар яуган.

Эй шэп булган, шэп булган,-без шуарбыз таулардан.

7. Салкын, саф хава, йомшак кар ява.

Урамга чыксан, битлэр кызара.

Кар бэртеклэре эстенэ куна, узлэре матур хэм салкын була.

8. Матур бэйрэм жырыбыз янгырагач еракка

Кыш бабабыз ишетеп, килгэн безгэ кунакка.

9. Жилкэсенэ капчык асып Кыш бабай килеп керде.

Тэрле кызык сузлэр эйтеп булэк элэшеп йэрде.

10. Аннан Кыш бабай тыпырдап бик шэп бии башлады.

Биемэскэ аягында безнен апа башмагы.

11. Кыш бабай буген син мине макта.

Бер яшькэ устем син килгэн чакта.

12. Кар бэртеге, кун кулга., бераз ял ит син шунда.

Бер карасам гел боз син, бер карасам, йолдыз син.

Искитэрлек матур син.

13.Каршылыйк, дуслар, бергэлэп

Яна ел килэ безгэ.

Энэ купме кунак килгэн

Эйлэнэ - тирэбезгэ.

14. Йолдызлар тэшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белэн Кар кызы

Килгэн безне котларга.

15.Карлар ябалак - ябалак,

Кэннэр, тэннэр яна, ак.

Бу Яна ел ин яна ел

Барсыннан да янарак.

16. Буген бездэ зур бэйрэм , Яна ел килэ.

Безнен кунеллэр жырга хэм биюгэ сэлкенэ.

Бераз гына монсу да, ник икэнен мин белэм

Хушлашабыз чэнки без буген иске ел белэн.

Кыш бабай

1.Агачларга бэслэр элеп сурэтлэрен тэрэзэгэ

Ясап куйган Кыш бабай…

2. Рэсемнэре бигрэк матур, сокланып карап туймаслык

Оста икэн Кыш бабай…

3. Эреп бетсэ сулар ката, елгаларга бозлар ята

Тылсымлы да Кыш бабай…

Яна ел

1.Без яна елга килдек, чыршыга шарлар элдек.

Айлар, йолдызлар тактык, кэмеш тасмалар тарттык.

2.Аннан килде Кыш бабай безгэ булэкэр алып,

Сокланып торды карап чыршыбызга тан калып.

3.Кунелле булды безгэ, жырлап туймадык бер дэ.

Эй жырладык, эй кэлдек, «Саумы, Яна ел!» дидек.

© 2010-2022