Урок по математике на тему Сложение и вычитание в пределах 100 (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок по математике на тему Сложение и вычитание в пределах 100(2 класс)Урок по математике на тему Сложение и вычитание в пределах 100(2 класс)Урок по математике на тему Сложение и вычитание в пределах 100(2 класс)Максат: 36+2,36+20,38-2,38-20 тибындагы мисаллар һәм өйрәнгән типтагы мәсьәләләр чишүне ныклап үзләштерү.

Хәтер,фикерләү сәләтен,игътибарлылыкны үстерү,телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

Математика фәне белән кызыксыну тәрбияләү.Укучылар арасында аралаша белү мөнәсәбәтләре булдыру.Үз фикереңне әйтә һәм яклый белергә өйрәтү.

Һәр баланың мөмкинлеген ачар өчен уңай психологик климат тудыру.

Җиһазлау: презентация

Дәрес барышы:

I.Оештыру .

1.Белемнәрне актуальләштерү.Дәфтәрдә число,сыйныф эше дип язу.

Матур язу күнегүе:Нинди билге яратасыз? 5ле цифрын язу.

26 га ничәне кушкач 30 була? 4 ле цифрын язу.

Нинди билге яратмыйсыз? 2 ле цифрын язу.

2. Слайд 1 күрсәтү: 36+2, 36+20,36-20,26+4,30-7,60-24,26+7,35-7.36-2,

Ничек төркемләрбез?(Укучылар фикере 2 төрле булырга мөмкин:1.кушу һәм алуга мисаллар; 2.Дистәләрне кушу,алу һәм берәмлекләрне кушу,алу.) кебек өйрәнгән типтагы мисаллар һәм мәсьәләләр чишүне кабатлау һәм ныклап үзләштерү.

Бу мисалларны чишкәндә нинди кагыйдәләрне кулланасы? (-Берәмлекләргә

берәмлекләрне кушабыз һәм алабыз,дистәләргә дистәләрне кушабыз һәм алабыз.Зур санга кечкенә санны кушу уңайлы.Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрми.)

Дәрес темасын һәм максатын әйтү: 36+2, 36+20,36-20,26+4,30-7,60-24,26+7,35-7.36-2 кебек өйрәнгән типтагы мисаллар һәм мәсьәләләр чишүне кабатлау һәм ныклап үзләштерү.

II.Ныгыту күнегүләре.

1. Ничек исәпләрсез,аңлатыгыз.Мисаллар тактага язылган.Укучылар берәм-берәм такта янына чыгып аңлаталар.Слайд 2.

45+3 45+30 87-2 87-20 90-5 80-37 46+9 53-4

2.Аңлатмаларның кыйммәте табылган. Слайд 3.

1 нче вариант:50+30,64-6, 90-2,17+9, 70-34, 37+3

2 нче вариант:70-40,56-9,60-6, 27+5,98+2, 69-7.

Монитор буенча дөреслеген тикшерергә.Слайд 4.

3.Парлап эш.

Монитор буенча аңлатмаларны чагыштыру.Ни өчен =,>,< икәнен аңлаттыру. Слайд 5.Исәпләмичә кайсыларын чагыштырырга була?

46-2 *40-26 68-7*78-7 49-5*38+6 38+100*100+38

15 см *15 мм 7см 6мм * 6см 7 мм

Физкульминут.

4.Мәсьәләләр чишү.Дәреслек буенча эш: 59 бит, №4.(Моро). Мәсьәләне класс белән аңлатып, язма чишү.

Слайд 6: 1 укучы мәсьәләне болай чишкән. Дөресме? №5 телдән.

5.Зирәклеккә мәсьәләләр чишү.Монитор буенча уку һәм чишү.

Слайд 7,8.

1)Әлфиянең 16 сум акчасы булган.Ул,күпме акчасы калган,шулкадәрлесен сарыф иткән.Әлфиянең ничә сум акчасы калган?

2) 45+*<45+* *-6>*-6 Тактага языла.

3)Саннар рәтен дәвам ит:10,12,...,20. 12,23,34,... . Тактага языла.

4) Кайсы малай тизрәк йөргән? Слайд 9.

20м 40м

25м 25м

6.Квадрат магикмы? Тикшер. Слайд 10.

7

17

3

5

9

13

15

1

11

III.Рефлексия. Нәрсә эшләдек? Кайсы эш ошады? Билгеләр кую.Өй эше №7,8,59 бит. Дәресне йомгаклау.





© 2010-2022