Сценарий на темуПар канатым

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Пар канатым

( кичә) Яңа Сәет башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы:Г.Ә.Раянова Максат һәм бурычлар: балаларны ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү; ата-аналарга карата кадер-хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү; ата-ананың кайгыртучанлыгын аңларга, тыңлаучан булырга өйрәтү; гаиләләр белән танышу, гаилә традицияләрен өйрәнү.

Җиһаз: магнитафон, касета, мәкальләр язылган плакатлар, гаилә альбомнары, балаларның үз гаиләләрен чагылдырган рәсемнәре, пар аккошлар, өстәл, урындык, шарлар. Бәйрәмне үткәрү тәртибе: Бәйрәмдә катнашучылар түбәндәгеләрне әзерләргә тиешләр:

  1. җыр
  2. бию
  3. гаиләдә булган берәр кызыклы вакыйга.
  4. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату
  5. табышмакларга җавап
  6. гаилә турында сорауларга җавап
  7. гаилә туйларын белү
  8. нәфис сүз
Катнашучыларны бүләкләү. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелә,. Бәйрәмне үткәрү вакыты:

Кичәнең барышы. Бәйрәм Альбина башкаруында "Пар канатым" җыры белән башланып китә. "Пар канатым" җырын тыңлагач, күз алдыбызга матур, тигез тормышта яшәүче әти-әниләребез килеп баса. Әйе, пар канатлы әти-әниләребез, матур гаиләбез булганда гына без бик бәхетле. А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылыр! Без сезнең белән "Пар канатым" дип исемләнгән гаилә бәйрәменә җыелдык. Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни куаныч, безнең Яңа Сәеттә пар канатлы , сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Аларның берничәсе безнең бәйрәмдә дә катнаша. Әйдәгез, хәзер гаиләләрне бәйрәмебез түренә чакырыйк. (Кунаклар чыгып утыралар). А.Б. Хөрмәтле тамашачылар! Кичәбезнең беренче өлешендә гаиләләр белән якыннан танышырбыз, аларның бәхетле яшәү серләрен ачыкларбыз. Икенче өлешендә гаиләләр арасында уен- ярышлар оештырылыр. Я, әйдәгез, кунакка чакырылган гаиләләр белән якыннанрак танышуны Шәңгәрәевлар гаиләсеннән башлыйк әле. Бу гаиләнең пар канатлар булып яши башлавына 25 ел тулды. Фәргать белән Нурия икесе дә шушы авылда туып үскән, бер чишмә суларын эчкән бик матур парлар. Икесе дә бер көн калмыйча колхоз эшендә йөриләр. Алар эштә генә түгел, өйләрендә дә үрнәк. 2 нче сыйныфта укучы кызлары Гүзәлия дә әти-әниләре кебек тырыш кыз булып үсә. Фәргать- Нурия. Сезне көмеш туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышыгыз тату, күркәм, тигез. Бу бәхетегез гомер буена сузылсын. Гомерләрнең әле башы гына, Туегызның бары көмеше. Алтын, алмаз туйга чаклы шулай Дус яшәгез сөеп, килешеп. Ә хәзер сезне юбилеегыз белән котлап Фәннүр "Әниемә" җырын башкара. А.Б. Икенче гаиләбез - Ситтигуллиннар гаиләсе. Моннан 15 ел элек Рафил белә Әлфия гаилә кордылар. Гаиләләрен тулыландырып уллары Инсаф, кызлары Әдилә туды. Алар икесе дә бик тырыш, уңганнар. Әлфия үзе мәктәптә балаларга белем бирә, ә Рафил колхозда эшли. Уллары белән кызлары да әти-әниләре кебек тырыш, эш сөючән. Рафил-Әлфия. Сезне чын күңелебездән Бәллүр туегыз белән котлыйбыз. Сезнең бәхет диңгезе иксез-чиксез булсын, пар күгәрченнәр кебек бер-берегезне яратыгыз,шунда гына тормыш юлларын җиңел үтәрсез. Балаларыгыз белән тазалык-саулыкта яшәргә насыйп булсын сезгә. Кушылып үскән куш каеннар кебек, Бергә үтсен тормыш юлыгыз. Зәңгәр күктә йөзгән пар аккоштай, Бәхет күлләрендә йөзегез! Сезнең өчен Инсаф белән Альбина татар халык биюләре башкаралар. А.Б. Тагын бер гаиләбез - Рахматуллиннар гаиләсе. Рәфыйк белән Сүриянең дә матур гаилә булып яши башлауларына 15 ел була. Аларны авылыбызның иң тырыш гаиләләре дисәк тә ялгыш булмас. Уллары Равил белән кызлары Сиринә дә әти-әниләреннән калышмый. Өй эшләрен башкаруда алар әти-әниләренең төп таянычлары. Рәфыйк-Сүрия. Бәллүр туегыз белән сезне чын күңелебездән котлыйбыз. Киләчәктә дә балаларыгыз белән бергәләп тазалыкта, тынычлыкта, тырышлыгыгыз белән тудырган тормышыгызның кадерен белеп яшәгез. Парлы типсен мәңге йөрәгегез, Мәхәббәтнең ике кояшы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын Бәхетегез - гомер юлдашы. Сезнең өчен Зәринә "Минем әти гармунчы" дигән җыр башкара. А.Б. Хөрмәтле әти-әниләр , балалар. Ә хәзер гаиләләрнең тату булып яшәүләренең серен белеп китик әле. Беренче соравыбыз Фәргать абый белән Нуриягә. Сезнең гаиләдә бу ир-ат эше, бу хатын-кыз эше дип бүлешү бармы? Ф.абый.- Юк. Мин эштән алданрак кайтсам, хатын кайтканчы бөтен эшне бетереп куям. Хатынның күңеле була инде. А.Б.Рәхмәт, Фәргать абый. Җавабыңа һәм хатыныңны хөрмәт итеп яшәвеңә. Икенче соравыбыз сезгә Рафил- Әлфия. Бүгенге көндә гаилә кирәк дип саныйсызмы? Сорауга гаилә башлыгы җавап бирде: - Бик кирәк. Бу заманда ялгыз башыңа бик авыр дип саныйм. Киңәшергә, эшне бергәләп эшләргә парлы булып яшәү кирәк. Рәхмәт Рафил. Җавабың белән килешәбез, пар канатсыз кошлар да оча алмый. Өченче соравыбыз Рәфыйк белән Сүриягә. Гаилә тату булсын өчен бер-береңне ярату гына җитәме? Әти кеше җавап бирде. Беренче чиратта ярату кирәк. Аннан соң бер-береңне хөрмәт итү, юл куя белү. Дөнья булгач төрле хәлләр була, шундый вакытта сабыр булырга , бер-береңә авыр сүзләр әйтмәскә кирәк. Аннан бар да җайлана. Гаиләнең тату булып яшәү сере шундадыр дип уйлыйм. Шундый төпле, тулы җавабың өчен рәхмәт Рәфыйк, Барлык гаиләләр дә тату булып, бер-берсен яратып яшәсеннәр. Ә хәзер сезнең өчен Илүзә җыр башакара. А.Б.Гаилә татулыгы белән көчле, ди халкыбыз. Гаиләләр нык, тату, сәламәт була икән, безнең киләчәгебез дә матур дигән сүз. Хәзерге бәйгебез әтиләр өчен. Ул."Сорау бездән-җавап сездән" дип атала. Сораулар бәйге саен төрле гаиләдән башлап бирелә 1. Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң , әтиләр аңа еш таяна. Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. Җор телле Фәргать абый бу сорауга: кочаклап яткач, хатындыр инде, дип җавап бирде. Хатыны Нурия җавапны дөресләде. Мендәр. А.Б. Бик дөрес, Рәхмәт сезгә. 2. Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета-журналларда да чыга.Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның әлләни файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк. Җавапны Рафил белән Әлфия бертавыштан реклама, диделәр. А.Б. Җавап дөрес. Газета- журналларда гына түгел, телевизорда да, урамда да шул реклама. Шунсыз дөнья бармый ,диярсең. 3. Кайвакыт корыч кебек каты, кайчакта баллы, татлы, ә кайчакта әремнән дә әче, кайчакта кылыч кебек үткен, елан кебек чага да белә ул. Ул нәрсә? Тәгаен, хатын-кыздыр, дип җавап бирде Рәфыйк. Хатыны Сүрия, тел, дип җавап бирде А.Б.Әле ярый авыр чакта ярдәм итүче хатын-кызлар бар. Әйе, тел. Сезнең телләрегеә һәрчак баллы, татлы булсын, бер-берегезгә гел матур сүзләр генә әйтегез. А.Б. Сезгә аз гына тәнәфес ясап, Сиринә башкорт биюе башкарып китә А.Б. Ә хәзер сораулар әниләргә. 1.Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул - елата, күңелләрне күтәрә. Әниләр аның белән балаларын йоклата. Нурия бердә аптырап тормыйча, җыр дип җавап бирде.

А.Б. Бик дөрес, рәхмәт Нурия. Әлбәттә җырсыз яшәп булмый. Гомеребез бишек җырыннан башлана, гомеребезнең ахырына кадәр җыр безне озата бара. 2. Аның ике колагы, бер борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата. Аңа күмер салалар. Ул өстәл янында җырлап утырганда чәй эчәргә дә күңелле. Самавар. Хәзерге заманда өстәл түрендә утырмаса да, элегрәк әбием кайнаткан самавардан чәй эчүе бик күңелле иде, дип җавап бирде Әлфия. А.Б. Рәхмәт дөрес җавабыгызга.Киләчәктә, лаеклы ялга чыккач, самаварлар кайнатып чөкердәшеп чәйләр эчәргә язсын сезгә. 3. Ул һәр өйдә икешәр-өчәр. Кешеләр аннан башка торып булмый , дип уйлый. Хатын-кызлар аны аны тутыру өчен тырыша, ә ирләр өйдә вакытта көнгә берничә тапкыр аның ишеген ачып карыйлар. Холодильник , дип җавап бирде Сүрия. Әлбәттә, җавап дөрес. А.Б. Ә хәзер балаларны сынап карыйк. 1. Ул елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп ала. Туган көн. 2. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң кадерле, иң ягымлы кеше. Әниләр. 3. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. Әби. А.б. Балалар. Барыгыз да бик дөрес җавап бирдегез, молодцы. Ә хәзер яраткан әбиләребезне сәхнәгә чакырый әле. Нәрсә хакында сөйләшәләр икән алар. Скетч. "Картлык шатлык түгел" Башкара Салават, Айнур. А.Б. Сезне тапкырлыкта сынадык, ә хәзер Сезгә сүзләр бирәбез, шул сүзләрдән матур теләкләр әйтергә тиеш буласыз. Ул вакытта балалар гаилә турында безгә матур шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр. Әдилә, Сиринә, Гүзәлия шигырь сөйлиләр.

- Балалар, бервакытта да әти-әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез, сүзләрен тыңлагыз, ярдәм итегез.Кая да булса чыгып киткәндә әти-әниләрегездән рөхсәт сорап китегез.Зур үскәч тә, безгә әти-әниләр кирәк.Ислам дине дә ата-ананы һәм беренче чиратта ананы хөрмәт итәргә өнди. "Җәннәт аналарның аяк астында "диелә хәдистә. Коръәндә "Ата-анага уф та димә" диелгән. Бу сүзләрне истән чыгармыйк. Әти-әниләргә саулык-сәламәтлек, озын гомер телик. Бергә-бергә бәхеттә, шатлыкта , озак-озын гомер сау-сәламәт булып яшәргә язсын.

Илүзә бию башкара. А.Б. Ә хәзер гаиләләргә сүз бирик. Һәр гаилә бирелгән сүзләрдән теләкләрен әйтә. (сүзләр өләшенә). Әлфия белән Рафилгә сүз бирәбез. Әлфия Ир-хатын тугрылыгы турында теләк әйтә. Ир белән хатын бер-берсен яратып , хөрмәт итеп яшәсеннәр. Бер-берсенә ышанычларын югалтмасыннар. Шул вакытта тормыш матур, тау булыр. Барлык гаиләләр дә бәхетле булсыннар. А.Б. Рәхмәт Әлфия. Фәргать абый матурлык турында теләкләрен җиткерде. Матурлык туйда гына кирәк дисәләр дә, матурны күргәч, күзгә рәхәт булып китә. Хатын- кызларыбыз гел матур булсыннар, үзләренең матурлыкларын сакласыннар. Без аларны бик яратабыз. А.Б. Рәхмәт Фәргать абый. Матурлык күзне иркәләсә, матур сүзләр ишеткәч колакка рәхәт булып китте. Без, хатын-кызларга ирләребез яратса, хөрмәт итсә, тагын ни кирәк инде? А.Б. Тормыш булгач төрле хәлләр була, диләр. Сезнең тормыш тәҗрибәгез аз түгел. Безгә гаиләгездә булган бер кызыклы вакыйганы сөйләп китмәссезме? ( яки "Хатын өйдә юк чакта") Сез әзерләнгән арада Альбина җыр башкарып китәр. А.б. Җаваплар әзер, хәзер гаиләләргә сүз бирәбез. Сүз Рафилгә. Хатын икенче бәби тапкач, Казанга больницага киттем. Әлфияне чыгармыйлар, ул вакытта телефоннар юк. Әлфия әйберләр алырга исемлек биреп төшергән. Киттем кушкан әйберләрне алырга. Исемлек ахырында 2,5-3 кг. памперс диелгән.Аның нәрсә икәнен дә белмим, кибеттән сорагач, аптекага барырга куштылар. 2,5-3 кг. памперс бирегез дигәч, аптырап кына: "Синең машинаң бармы соң, күтәреп китә алмыйсың",- диделәр. Машина юк. Әй, мин әйтәм. Икенче юлы машина белән килеп алырмын инде дип, киттем хатын янына. Хатынга сөйләгән идем, башта рәхәләнеп көлде, аннан аңлатты инде. Баксаң, 2,5-3 кг-лы балага икән ул. Шундый хәлләр. А.Б. Рәхмәт Рафил. Дөрестән дә, бик кызык та, кызганыч та хәл булган бу. Хәзер памперсның нәрсә икәнен бик яхшы беләсеңдер инде. Фәргать абыйга сүз бирәбез. Бервакыт бөтен кеше чөгендер алырга китте, мине ашарга пешерергә калдырдылар. Иркенләп йөрдем-йөрдем дә, тиз генә сөтле бәрәңге пешерергә уйладым. Сөт белән бәрәңгене газга утырттым да, йөрим тагын иркенләп. Берзаман карасам, кастрюльда сөт ташып беткән, газ тулган. Мин газларны юып бетергәче, эшчеләр кайтып төшеп, көлделәр үземнән. А.Б. Димәк, ашарга пешерү буенча да азмы-күпме тәҗрибәң бар. Рәхмәт Фәгать абый. Рахматуллиннар гаиләсенә сүз бирәбез. Гаилә башлыгы сөйли. Мин дә, энекәш тә бер вакытта өйләндек тә , бер өйдә торган вакыт. Икебезнеә дә малайлар туды. Төнлә йоклап кына киәбез, малайлар уяна . Барып, бишекне тирбәтеп киләм. Елаган тавыш ишетелү белән, бишеккә чабам. Хатын төртә: Рәфыйк, монысы безнеке түгел бит инде, аларныкы елый, ят",- ди бу. А.Б. Рәхмәт Рәфыйк. Хәзер балаларыгыз бишектән төшкән, зурлар. Барыбер сез аларга бик кирәк. А.Б. Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы, кешеләргә итагаьле булуы игътибарга лаек. Ул гаиләне яклаучы, яшәү шартларын булдыручы да. Ата кешенең күп вакыты эштә үтә. Ул булмаса, тормышның рәте китә. Әлбәттә, алар бала тәрбияләргә дә вакыт табалар. Хәзер әтиләр өчен бәйге игълан итәбез. Кызларыгызның чәченә тасма куярга, шул ук вакытта яхшы киңәшләрегезне дә бирергә. А.Б. Әтиләр балаларының чәчләренә бик матур итеп тасма куйдылар, хәзер киңәшләрен тыңлап китик әле. Рафиль. Кызым акыллы бул, укытучыларыңны тыңла. Өйрәткәннәрен тыңла, алар сине начарлыкка өйрәтмәс. Тырышып укысаң, тормышта үзеңә яшәве ансат булыр. Рәфыйк. Кызым, малайлар белән сугышып йөрмә. Кызлар белән генә уйна. Кызлар кебек тәртипле бул. Фәргать абый. Кызым, Акыллы бул. Әти-әниеңнең сүзен тыңла. Бәхетле, тәүфыйклы булып үс. Кешеләр сиңа карап соклансыннар. А.Б. Рәхмәт сезгә, әтиләр. Бигрәк тәмле телле булып чыкты безнең әтиләребе. Ә, сез кызлар , әтиләрегезгә нрсә әйтерсез икән?. Кызлар: Рәхмәт яхшы киңәшләрегезгә. Без сезне яратабыз. Сезне сүзләрегезне истә тотарбыз. А.Б. Рәхмәт балалар. Ә хәзер урыннарыгызга рәхим итегез. Сезнең өчен җырлый Илүзә. А.Б. Бала үстерүче ата белән ана педагогика белән таныш булырга тиеш. Чөнки тәрбия иң элек гаиләдән башлана. Гаиләләргә ситуацияләр тәкъдим итәбез. 1. Сезнең балагыз бергә уйнаган иптәшеннән гел гаеп таба. Бу очракта сез нинди киңәш бирер идегез? әлфия: "Бергә уйнаган иптәшең белән дус бул. Гаепне кешедән эзләмә. Башта үзең әйбәт бул, аннан гына кешедән гаеп эзлә. Дуслар һәрвакытта да кирәк ",- дип әйтер идем. А.Б. Җавабың белән без дә килешәбез, рәхмәт Әлфия. 2. Балагыз өйгә чит кеше әйберен алып кайткан. Сез бу хәлгә ничек карыйсыз? Нүрия: Чит әйберне күрү белән, бу әйбер каян килде, дип кызыксынам. Иптәшеннән сорап алганмы, әллә ул күрмәгәндәме? Сорап алган булса вакытында тапшырырга кушам, әгәр дә сорамыйча алган булса, бу гамәлнең караклык икәнен аңлатам. Кеше әйберенә беркайчан да тияргә ярамаганын аңлатам. А.Б. Рәхмәт сезгә әниләр. Безнең әниләребез бернинди ситуацияләр алдында да югалып калмыйлар, чөнки заманы да шундый. Югалып калмаска, алга барырга! Без дә киттек. 3. Балагыз һәркөн иртән мәктәпкә барырга теләмәвен әйтә. Моның сәбәбен сез ничек ачыкларсыз? Сүрия. Ни өчен? Иптәшләре кыерсытамы, әллә укытучыны яратмыймы? Баладан җайлап кына сорыйм. Иптәшләре белән мөнәсәбәте ничек? Ә укытучы белән аерым сөйләшәм. Балам дәрестә җавап бирәме, үзен ничек тота. Балама иптәшләре алдында да, укытучы алдында да әдәпле тотарга кирәклеген аңлатам. А.Б. Рәхмәт Сүрия. Тормыш булгач, әти-әниләргә педагог булырга да туры килә шул. Сиринә бии.

1. Әти-әниләр турында мәкальләр.

Балалар өйдә әзерләп килгән мәкальләрен әйтәләр һәм мәгънәләрен аңлаталар.

- Өйнең яме ана белән.

- Әткәй-шикәр, әнкәй-бал.

- Ана- шәфкать диңгезе.

- Әни суккан авыртмый.

- Ата-беләк, ана-йөрәк.

- Балага иң куатле кеше-ата.

- Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

- Ата-ана теләге утка-суга батырмас. А.Б. "Табышмаклар иленә сәяхәт" итәрбез. Ягъни, гаилә темасына багышланган табышмакларның җавапларын әйтергә кирәк. 1. Бер кешенең алты улы, улларының берәр сеңлесе бар. Гаиләдә ничә бала?(7) 2 Әниегезнең бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була?(әти) 3. Бер бабай, ике атайга ике малай. Барысы ничә кеше?(өч) А.Б.Табышмакларның җавапларын эзләүгә гаиләләр генә түгел, тамашачылар да кушылып китте.Дөрес җаваплар табылды. Рәхмәт барыгызга да. А.Б. Чираттагы ярыш - Сорау бирә әниләр- нәрсә әйтер әтиләр?"( Бәйрәм башланганчы җаваплар язып алына , һәм ахырыдан чагыштырып әйтелә) 1. Хатыныгыз нинди төс ярата? Зәңгәр, дип җавап бирде Фәргать абый. А.Б. Бик дөрес. Нурия дә нәкъ шулай дигән иде. 2. Хатыныгыз ничәнче үлчәмле аяк киеме кия? 38 я 39 , диде Рафил икеләнеп кенә. Дөреслеккә туры килә, 38 дип дөресләде Әлфия. 3. Хатыныгыз ничәнче үлчәмле балдак кия? Балдакның размеры буламы ? - дип шаяртты Рәфыйк. Ир белән хатын азрак аңлашып алгач шуны белдек, 17 размер икән. А.Б. Моннан соң бу әйберләне хатыныгызга бүләккә алып бирә аласыз инде. Рәхмәт сезгә. А.Б. Ә хәзер әниләр җавап бирер. 1. Ирегезнең яраткан ашы. Умачлы аш , диде Нүрия А.Б. Туры килде бит. Фәргать абый да. нәкъ шулай дигән иде. 2. Ирегез этләрне, песиләрне яратамы? Песиләрне яратам, этләрне юк, диде Әлфия Рафилнең җавабын куәтләп. 3. Ирегез нинди йолдызлык астында туган? Чаян диде Сүрия. А.б. Алдан сөйләшеп куйгандай җаваплар туры килде. Шулай булырга тиеш тә инде ул. Бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәгәнгә, шулай тату торалар да инде алар. А.Б. Ә хәзер чираттагы бәйгебез "Туйларның да була төрлесе".( бу өй эше иде) Туйлар - халкыбызның иң күркәм йолаларыннан берсе. Гаилә туйдан башлана. Туйлар уза. Тормыш мәшәкатьләре белән гомер уза тора. Әмма кешеләр туйларны искә төшерү юлларын уйлап тапканнар . Шулай итеп, бергә гомер итүнең аерым чорларын билгели торган туй юбилейлары барлыкка килгән. Сез шул юбилейларны беләсез микән? Хәзер шуны тикшереп карыйк. Шушы кәгазьгә туй юбилейларының исемнәре язылган. Мәсәлән: Ситсы туй, Гөлле туй, Бәллүр туй, Бронза туй, Көмеш туй, Зөбәрҗәт туй, Алтын туй, Бриллиант туй. Тик аларның кайсы ничә елдан соң уздырылганлыгы күрсәтелмәгән. Сезгә шуларны билгеләргә кирәк булачак. Әдилә бию башкарып китә. А.Б. Ә хәзер гаиләләрнең җавапларын карыйк. ( Җавап язылган битләр җыеп алынды) Барлык гаиләләр дә җавапларны дөрес язганнар. Өй эше булгач, ятлап килгәннәр ахры. Рәхмәт барыгызга да. Гайлә туйларыгызның Бриллиантына кадәр барып җитәргә язсын сезгә. А.Б.Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, кадерле тамашачылар! Бүгенге бәйрәм-уен барышында гаиләдә тату булып яшәү серләрен ачарга тырыштык. Ә хәзер һәр гаиләгә "Тату булып яшәүнең төп шартын нәрсәдә күрәсез?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итик әле. Һәр гаилә җавап бирә. Әлфия:Тату булып яшәү өчен иң беренче сабырлык кирәк. Сабыр булып авырлыкларны үткәреп җибәрсәң, гаилә тату була. Нүрия: Мин дә Әлфиянең сүзләренә кушылам. Сабырлык гаиләнең ярты бәхете, сабыр итеп , бер-береңне хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә. Сүрия: Тату булып яшәү өчен хатын-кыз да, ир кеше дә тормышта үз вазыйфаларын белергә, бер-берсенә юл куярга тиеш дип саныйм. Барлык гаиләләрнең дә тату яшңүләрен телим. А.Б. Рәхмәт сезгә. Димәк, Әти-әниләрнең шушы сүзләренә кушылып, һәр гаилә тату яшәүгә үзенчә ирешә икән, дигән нәтиҗә ясыйбыз. Әйе, бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин. Ә.хәзер Каюмов Рамил башкаруында «Юкка түгел, юкка түгелдер» дигән җыр яңгырар. Гаиләләр сәхнә алдына тезелеп баса, бүләкләр тапшырыла. А.Б.Без - кешеләр - җиргә иҗат итәр, сөяр-сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк! Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, матур киңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт. Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын. Балалрыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын! Олы мәхәббәт һәм бәхет сезгә. Хөрмәтле тамашачылар! Гаилә бәйрәмебез шуның белән тәмам. Бүгенге бәйрәмебезгә килгән өчен рәхмәт сезгә. Барыгызга да тазалык-саулык, икенче очрашуларга кадәр сау булыгыз. (Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итә.) Тәмам. Әдиләгә. Минем әнием көн дә эшкә китә, Арып кайта аннан кичләрен. Елмаюы итеп алып кайта Шәфәкъләрнең алсу төсләрен. Әти-әни , сездән башка тагын Кем бар шундый бала бәгырьле! Кош сыман әнием якын булса, Әтием дә шундый кадерле. Гүзәлиягә. Мин бай кеше Бик күп кызлар Карый миңа көнләшеп, Юмарт булсам да аны мин Бирә алмыйм өләшеп. Очыйм дисәм, оча алам Канатларым пар минем. Байлыгым шул- әтием дә Әнием дә бар минем. Сиринәгә. Әти! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы, җылы исем. Ә аның янәшәсендә "Әни" сүзе дә торса, ул тагын да матуррак ишетелә. Әти-белән әни булганда гына хөр күңел белән кайгы-хәсрәтсез яшисең. Балагызның берәве сез, Гаиләнең йөрәге сез, Иминлекнең терәге сез, Һәркемнең кирәге сез. Сез чаялар, сез батырлар Сез дөньяда иң матурлар. Сез булганда тормыш ямьле, Сез булганда яшәү гамьле. Теләкләр бәйгесе.(тост)

1. Байлык турында.

2. Сәламәтлек турында.

3. Хатын-кызлар турында.

4. Ир-атлар турында

5. Матурлык турында.

6. Гаилә турында.

7. Ир-хатын тугрылыгы турында.

8. Кунакчыллык турында.

Трамвайга әле яңа гына кереп утырган әби, як-ягын күзләп алды да, урыныннан күтәрелә башлады. Йөзләре балкып, күләре нурланып китте.

1 әби. -Әттәгенәсе, син түгелме соң бу, Бибиәсма ахирәткәем. Күземә күренәсеңме дип торам!...(Мунча себеркесе кыстырган сумкасын урынында калдырып, әби танышы янына барып утырды.)

1 әби. -Ни хәлләрдә яшәп ятасың, Бибиәсма? Авырмыйсыңмы, дигәндәй...Һаман ялгыз башың көн итәсеңме?...

2 әби.- Ялгыз әле, ялгыз, Шәмсеруй.(кул биреп күрешәләр) Шулай ялгыз яшәүләр насыйптыр инде безгә...

1 әби. - Әй, бер дә көенмә, Бибиәсма, ялгыз башың рәхәтләнеп яшә. Парлы яшәп тә бик кыен бу тормыш. Картны әйтәм әле, хәтере саекты соңгы елларда. Сабыйга әйләнде бит. Мәгәзингә бер нәрсәгә дип чыгырысың, икенче нәрсә күтәреп кайта.

Дөньясын оныта инде менә, дөньясын!... Әле үткән атнада мунчага барган идек. Зарлана да зарлана. Ләүкәгә дә мендем, чабындым да , түлке аягыма җылы үтмәде ди. Баксаң, Бибиәсмакаем, аягындагы йон оегын салмыйча кергән икән, рәхмәт төшкере!..

Ялгыз башың рәхәтләнеп яшә, ахирәт. Минеке кебек тишек хәтерле кеше белән яшәү теңкәгә тия.

2 әби . - Минем мәрхүмкәем дә үзенең сәерлекләре белән аптырашта калдыра иде.

Шулай бервакыт бүлнискә дип чыгып киткән иде, кайтмый да кайтмый. Эзләтмәгән җирем калмады. Үзем белгән бөтен Маручкаларына шалтыраттым. Низнаем, дип кенә әйтәләр. Берзаман кайтып төште бу. Орышам тегене. -Эшләрем начар бит әле Шәмсеруй, Маручкалар кайгысымыни,- ди бу. Бүлнистәге духтыр җүләр сатарга кушты, җүләр сатып йөрмәсәң йөрәгең буксавать итәчәк, - дип әйтте ди. Нихәтле йөреп, бер җүләр таба алмадым,- ди. Эй, минәйтәм, бәгырь кисәгем, - Алар бит сиңа җүләр эзләп йөрергә кушмаганнар, уйламыйча, борчылмыйча, башыңны җүләргә салып йөрергә кушканнар, - дим. Картлык шатлык түгел шул , картайдык инде картайдык...

1 әби. - Синең белән сөйләшеп барып, төшәргә онытмыйк тагын.

(Ишектән чыга башлаганда бер кыз йөгереп килеп сумкасын бирә)

1 әби. - кара, онытканмын икән бит, Алла коллары! Истән , гел каласы булган!...

2 әби. _Берүзең генә бардыңмыни соң бу юлы мунчага, Шәмсеруй? Картыңны әйтәм, өйдә калдымыни?

1 әби. (як-ягына каранды, күзләре түгәрәкләнде, үзе үрсәләнеп таптанырга кереште) -Менә кирәк булса, әй! Шул хәтерсез белән яшәп, үзем дә әллә нишли башладым. Мунчада онытып калдырганмын бит! Иртәрәк чыксаң, көтеп торырсың, дигән иде. Хәтеркәйләре юк шул аның хәзер, Бибиасмә, юк шул! Калган бит, калган... (кереп китәләр)

Бәйрәм 1 ноябрь 2008 нче елда куелды.

Гаилә бәйрәмендә 3 гаилә- Шәңгәрәевләр, Ситтигуллиннар, Рахматуллиннар гаиләсе катнашты. Барлыгы 11 кеше.

© 2010-2022